Гамил Афзал һәм Михаил Салтыков-Щедрин әсәрләренең охшашлыгы
учебно-методический материал (11 класс) на тему

Абдрахманова Роза Ядкаровна

   Кимчелекләр, җитешсезлекләр,  эчүчелек  белән  көрәш,  әхлаксызлык,  алдау,  ришвәтчелек  кебек  ямьсез  күренешләр  тормышыбызның  һәр  адымында очрап  тора.   Менә  шуны матур  итеп,  сарказм  белән  тасвирлый  алучы  язучыларыбыз  күп  түгел.  Бу  җитешсезлекләрдән  көлү  алымы  татар  әдәбиятында  Гамил  Афзал  һәм  рус  сатиригы  Михаил  Салтыков-Щедрин  әсәрләрендә  ярылып  ята.    Рус  мәктәбенең  11 сыйныфында  Гамил  Афзал  иҗаты,10 сыйныфта   Салтыков-Шедрин  иҗаты  тирәнтен  өйрәнелә.  Бу  ике  шәхес  төрле  чорларда  яшәгәннәр  (Гамил Афзал- 1921-2003;  М.Салтыков-Щедрин- 1826-1889  еллар),  төрлечә   белем  алганнар,  төрле  гаиләләрдә  үскәннәр.  Әмма  икесе  дә  чорыбызның  гаять  үткен  -четерекле  мәсьәләсен-җәмгыять  һәм  шәхес  проблемасын  яктыртканнар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гамил  Афзал һәм   Михаил  Салтыков-Щедрин  әсәрләренең  охшашлыгы

   Кимчелекләр, җитешсезлекләр,  эчүчелек  белән  көрәш,  әхлаксызлык,  алдау,  ришвәтчелек  кебек  ямьсез  күренешләр  тормышыбызның  һәр  адымында очрап  тора.   Менә  шуны матур  итеп,  сарказм  белән  тасвирлый  алучы  язучыларыбыз  күп  түгел.  Бу  җитешсезлекләрдән  көлү  алымы  татар  әдәбиятында  Гамил  Афзал  һәм  рус  сатиригы  Михаил  Салтыков-Щедрин  әсәрләрендә  ярылып  ята.    Рус  мәктәбенең  11 сыйныфында  Гамил  Афзал  иҗаты,10 сыйныфта   Салтыков-Шедрин  иҗаты  тирәнтен  өйрәнелә.  Бу  ике  шәхес  төрле  чорларда  яшәгәннәр  (Гамил Афзал- 1921-2003;  М.Салтыков-Щедрин- 1826-1889  еллар),  төрлечә   белем  алганнар,  төрле  гаиләләрдә  үскәннәр.  Әмма  икесе  дә  чорыбызның  гаять  үткен  -четерекле  мәсьәләсен-җәмгыять  һәм  шәхес  проблемасын  яктыртканнар.

Әйе, туры  әйткәнне  беркем  дә  яратмый. Вакыты белән Г. Афзал йомшак телле, тәмле телле була белә. Үз итеп, наян итеп көлә белә. Ә вакыты белән ул «әрем телле» дә була.

«Әрем телле булдым әрем тотып...
Телемдәге әрем өчен дә
Салкын көздә,
Сары чәчәк атып.
Әрем үсәр каберем өстендә”,-дип  яза  шагыйрь  “Әрем”  шигырендә.

      Г.Афзал  үз  иҗатында  Тукай,  Бабич  традицияләрен  дәвам  иткән  булса,  М.Салтыков-Щедрин   Д.И. Фонвизин, А.С.  Грибоедов,  Н.В.  Гоголь традицияләрен  дәвам  иткән.  

     Эзләнү  эшемдә  ике  шәхеснең  2 шәр  әсәренә тукталып,  әсәрләрендәге  эчтәлек,  күтәрелгән  проблемаларның  охшашлыгына тукталасым килде.

    “Тун  астында  кыюлык”  шигырендә  тун-ябык  пространство. Тун  астыннан  “мин”  олы  дөньяны  күзәтә,  ямьсез  кимчелекләргә  нәфрәтләнә.  “Мин”  үзенең  кечкенә  дөньясы  эчендә  яши,  ирек  чикләнгән  ябык  пространство  аны  куркытмый.  Киресенчә,  ул  үзен  бик  бәхетле  тоя,  яшәгән  йомык  дөньясы  чикләрен  ватып  чыгу  яисә  башка  яшәү  рәвеше –камил  дөнья  барлыгын         “мин”  күз алдына  китерүдән  курка. Шулай  ук “Мыек борам” шигырендә  дә  “кечкенә” кешенең  кабык  эчендә  көн  күрүе, үз шәүләсеннән үзләре куркып яшәгән “пескарь” ләр  темасы  яктыртыла.

1983  елда  М.Салтыков-Щедринның    “Премудрый  пескарь  ”  әкияте  басыла. Бу  әкиятнең  эчтәлеге  бөтен  кешегә  таныш:   башкалардан  берни  белән  аерылмаучы   бер  ташбаш  яшәгән. Ул  характеры  буенча  куркак.  Бөтен  гомерен  үзенең  өненнән  чыкмыйча,  үзенең  күләгәсеннән  куркып, тыныч  кына  яшәмәкче  була.  Гомере  шулай  гаиләсез,  балаларсыз  үтеп  китә.  Әмма  үләр  алдыннан  бу  ташбаш  үзенең  үтелгән  гомеренә  әйләнеп  карый  да  анализ  ясый: “Кемгә  ярдәм  иттем,  кемгә  нинди  яхшылык  эшләдем.  Тудым  да  үлдем?  Мин  беркемгә  дә  кирәк  түгел,  мине  беркем  белми,  беркем  үлемемнән  соң  да  искә  алмас”  ди.    Бу  сюжет- әкиятнең  тышкы  ягы.  Ә  Щедрин  әкиятне  язган  вакытта  башка  мәгънә  салган:  Ташбаш-балык түгел.  Ул  -үзенең  җаны  өчен  куркып  утырган  тар карашлы кеше, мещан.     Чынбарлыкта  үз эченә  бикләнгән,  читләшкән  чиновниклар  гади  халыкның  проблемаларын  аңламый.  

    Гамил  Афзалның  “Кызыл  балчык  промартелендә”  шигырен  алыйк.   Автор  җәмгыятьтә  бюрократик  аппаратның  үсүен,  кирәкмәгән  штатларның  артуын,  конкрет  эше  өчен  берәүнең дә  җавап  бирмәвен  тәнкыйть  итә. Ике  малайның  чүлмәк  ясавын  кабатлау  аша  алар  җитештергән  байлык  хисабына  нихәтле  кешенең  (бригадир,  бухгалтер,  технолог,  тәэминатчы,  кладовойчы,  замначальник,  начальник)  хезмәт  хакы  алып,  ашап  ятуын сурәтли.  . Юкны  бушка  аударучылар  бүләк  ала,  ә  эшләүчеләр   кул  чабып  утыра.

   Шушы  ук  эчтәлеккә  охшаган  эчтәлек  Салтыков  Щедринның  “Повесть  о  том,  как  один  мужик  двух  генералов  прокормил”  әсәрендә  очрый. 2  генерал  ниндидер  регистратурада  хезмәт  иткәннәр. Бернинди  дә  эш рәте белмиләр,  әмма эш-гамәлләренә  караганда  алардан  да зуррак кеше  юк кебек. “Кеше  йөрми торган  утрауга  барып  эләккәч,  ачтан  интегәләр. Бәхетләренә  мужик   очрап, икесен  дә  ач  үлемнән  дә алып  кала. Ике  язучы  да  үзләренең  әсәрләрендә  гади  халыкның  кол  рәвешендә,  үз  фикере  булмавын  сурәтлиләр.        

  Йомгаклау.  

Бу  ике  язучының кайсы гына әсәрен алсаң да зур урын алып торган көлке типлар-куштаннар, битарафлар, куркаклар. Һәркайсында намуссызлык, кешелексезлек, битарафлык, буыннар арасында бәйләнешнең, гореф-гадәтләрнең юкка чыгып баруы, саранлык, комсызлык, үз-үзеңне генә ярату, үз максатыңа ирешү өчен намус белән алыш-биреш ясау, байлыкка табыну  кебек проблемалар күтәрелүен һәм язучылар тарафыннан шушы проблемаларга кагылышлы әһәмиятле идея үткәрелүе күзәтелә.

  Төрле  чорларда  яшәп,  төрле  тәрбия  алган  язучыларыбызның  әсәрләре  бүген  дә  бик актуаль һәм  хакыйкатьне ярып салган әсәрләрнең озын гомерле  булуын  һәм   шуңа озак яшәүләрен  әйтәсем  килә.

Әдәбият


1.Татар электрон  китапханәсе: Гамил Афзал
   kitap.net.ru

2.М.Салтыков-Щедрин  «Премудрый  пескарь», “Повесть  о  том,  как  один  мужик  двух  генералов  прокормил”.