• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Мин Сирин Батыршин урамында яшим…

Опубликовано Абдрахманова Роза Ядкаровна вкл 18.10.2018 - 14:09
Абдрахманова Роза Ядкаровна
Автор: 
Мифтиева Динара

Шәһәребездә,  районыбызда  Сирин  Батыршинның  исемен,  иҗатын  мәңгеләштерү  йөзеннән  язучының  тормыш  юлына,  иҗатына  экскурсия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sirin_batyrshin_izhatyna_bagyshlangan_tobkara_fnni-gamli_konferentsiya.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин  Сирин  Батыршин  

урамында  яшим…

     Мин  Баулы  шәһәрендә Сирин  Батыршин  урамында  яшим.  Кем  ул  Сирин  Батыршин?  Нинди  бөеклек  ясаган? Шушы  сораулар  белән  мин  татар теле һәм  әдәбияты  укытучысы  Роза  Ядкәр  кызына  мөрәҗәгать  иттем.

     Укытучым-Роза  Ядкәр  кызы-тумышы  белән  Баулы  районы  (хәзерге  Ютазы  районы) Кәрәкәшле  авылыннан. Аның  әнисе –Тәслия  апа-Сириннең  абыйсы  (дядя)Рифгать абый  Батыршинның  хатыны-  Сәрия  апаның  сеңлесе.  Без  укытучым  белән  Кәрәкәшле  авылында  яшәүче  Рифгать  абыйларга  барып,  үзем  эзләгән  сорауларга  җаваплар  табарга  тырыштык.  

Рифгать  абый  Батыршин  бүген  дә  Кәрәкәшле  авылында  яши.  Аңа  инде  83 яшь.  Ул  ТАССРНЫҢ  “Атказанган  агрономы”.  Сирин  абыйның  энесе - Мәхәсим  абый, ә аның улы-Рифгать  абый.     Рифгать  абый  безгә  шуларны  сөйләде:  “Сириннәр  гаиләсе  ишле  иде,  7-8  бала ахрысы: Камил,  Җәмил,  Мәрхабә, Мәхәсим (кызганычка  каршы  башка  балаларның  исемнәрен искә  төшерә  алмады).

 Аның  сөйләве  буенча,   Сирин  абый  Себер лагерьларында  йөреп кайтса да, сугыш  авырлыкларын,  контузияләрне  кичерсә  дә,  әкренләп  иҗат  иткән.  Ул  Ак-Чишмә  авылындагы  Фәһимә  исемле  хатынга  өйләнгән.  Балалары  булмаган. Сирин  абый  үлгәч,  Казаннан  Сириннең  шигырьләрен  эзләп  кешеләр  килүен  дә  искә төшереп  алды  Рифгать  абый.  

     Сирин  абый  Ютазы  районы  (элеккеге  Баулы  районы)  Кәрәкәшле  авылында  туган. Бу  авылда  Сириннең  музее бар,    авылдашлары  аның белән горурланалар.

     Ә  безнең  шәһәребездә,  районыбызда  аның исемен,  иҗатын  белүчеләр,  өйрәнүчеләр  бар  микән?  Шушы  сораулар, эзләнүләр   мине  Баулы  район  китапханәсенә  алып килде.  

  Мине  тетрәндергән,   еллар  үтү  белән  саргайган  гәҗит  битләре  минем  алдымда.  Алар  Сирин  Батыршинның  юбилей  еллары  белән  бәйле.  

     Иң  беренче  булып,  1986  елның  13 декабрь  санында  “Хезмәткә дан” газетасында  басылган  (“Сирин  турында  кайбер истәлекләр”),  бүгенге  көндә  Чаллы педагогика  университетында  эшләүче  Әнвәр  абый  Шәриповның  истәлекләре   белән  танышырга  туры  килде.  Ул  язмалардан  мин  Сирин  абыйның   Бөек  Ватан  сугышы  вакытында  снаряд  ярылгач,  туфрак  астында  күмелеп  калып,  контузияләнеп,  Кәрәкәшле авылына кайтуын белдем.  Сугыштан  соңгы  еллар  авыр  булса  да,    такмаклар  чыгарып,   күңел  төшенкелегенә  бирелмәвен  укыдым.    Әнвәр   абый  Шәрипов  язып  алган  истәлекләрне    укыганда,  Сирин Батыршин  турында  шундый  бер  могҗизалы  юлларга  тап  булдым. “Алтмышынчы  елларда  Сирин  абый  бик  озак  авырып,  болницада  ята.  Больницада  ятканда  аңа  ай  саен  үзенең  пенсия акчасын  китереп  биреп  торалар.  Шунда  ул,  больницаның  китапханәсенең  бик  кечкенә  икәнен  күреп,  яңа  китаплар  алу  өчен  үзенең  пенсия  акчасыннан  100 сумны  китапханәгә  язма  рәвештә   бүләк  итеп  биргән”. Бу  юллар  минем  күңелемдә  Сирин  Батыршинга  хөрмәт  уятты.        

       Аннары  шул  ук  газетада  язучы  Кашиф  Рәхимнең  “Яңа  тормыш  җырчысы”  дигән  мәкаләсендә  (“Хезмәткә  дан”   6.12.1986 )  “30-елларда Сириннең  шигырьләрен  укымаган  артист  һәм  ул  шигырь  укымаган  кичә яки  концерт  булмагандыр,  аның    кайбер  шигырьләре   халык  җырларына  әверелде” дигән  юллар  белән  таныштым.    

      1996  елның  17 декабрь  санында  шул  ук  “Хезмәткә дан” газетасында Зөфәр  Абдуллинның    “Шагыйрь каберенә - чәчәкләр” исемле  мәкаләсе  белән  таныштым.

  Сирин Батыршинның 100 яшьлек күренекле датасын Баулы җәмәгатьчелеге киң билгеләп үткән  икән.  Баулы район үзәк китапханәсе Сириннең гасырлык юбилеена багышланган  атналык үткәргән. Барлык китапханәләрдә шагыйрьнең иҗаты турында күргәзмәләр оештырылган, мәктәпләрдә әдәби сәгатьләр уздырылган. Шагыйрьнең исемен, иҗатын халыкка кайтару юнәлешендәге башка чаралар үткәрелгән.

  Баулы шәһәренең  Киров  урамында  урнашкан   татар зиратында, шагыйрьнең кабере янында аның йөз яше тулуга багышлап уздырылган митинг шуларның иң тәэсирлесе һәм халыкны үзенә җәлеп иткәне булгандыр. Бу  митингта  шул  вакыттагы   Татарстан язучылар берлеге рәисе, язучы   Ринат Мөхәммәдиев  мондый  сүзләр  әйткән:  “Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туып үскән Сирин- заманның олы шагыйре булган. Аның шигырьләрен халык яраткан, үз иткән. Тик гаепсез кулга алынуы, Гулагка озатылуы аның иҗатының онытыла башлавына китергән. Без бу олы шәхесне, аның талантлы иҗатын халыкка кайтару өчен барысын да эшләргә тиешбез. Моңа Баулы һәм Ютазы районы хакимиятләре дә ярдәм итәрләр дип ышанабыз. Шагыйрьнең гасырлык юбилее уңае белән һәр ике районда үткәрелгән чаралар моның шулай булачагына өмет бирә.”

    Сирин иҗатын озак еллар өйрәнүче һәм җыючы Яр Чаллы педагогия институты галиме Әнвәр Шәрипов   та үзенең чыгышында шагыйрьнең иҗатына олы бәя биреп, аның әсәрләрен тизрәк бастырып чыгару зарурлыгына басым ясаган.  Бүгенге  көндә  “Мәйдан”  журналында (2015  ел, декабрь саны)  Әнвәр  Шәриповның  “Горур  башым  түбән  иелмәс” дигән  язмасы  шагыйрь  иҗатына  һәйкәл  булып  тора.

     Шагыйрьне күреп белгән, 1996 елда аны җирләүне оештыручыларның берсе булган элеккеге Саклык банкының Баулы бүлекчәсе идарәчесе Ансель Рахманкулов истәлекләре дә аеруча тәэсирле.   “Сирин үз халкының тугрылыклы улы иде, аның мәнфәгатьләре өчен көрәште, сәнәкчеләрдән кешеләрне яклауга күп көч салган. Аның драматизмы - җәмгыятьнең драматизмы ул. Бүгенге     искә алу  көнен мин гаделлекнең җиңүе, шагыйрьнең халыкка кайтуы бәйрәме дип атар идем. Район җәмәгатьчелеге шагыйрьне һәрчак истә тота. Аның 90 еллыгы зурлап билгеләп үтелгән иде. Шул көннәрдә Сирин каберенә Г.Зяблинцев эшләгән һәйкәл куелуы халыкның шагыйрьгә ихтирамын күрсәтмимени?”  

     Шагыйрьнең  сурәт-барельефы  төшерелгән  таш  Ансель  Рахманкуловның    көч  һәм  тырышлык  нәтиҗәсе  икәнлекне  бәлки, күпләр  белми торгандыр  әле.  

     Китапханәдән  соң  юл  мине татар зиратына, Сирин  җирләнгән  каберлеккә,  илтте.    Үземнең хөрмәтемне  күрсәтеп,   аңа баш  идем.

Йомгаклау.

  Сирин  яшәгән,  ул  иҗат  иткән  еллар  инде  артта  калган  булса  да,  аның  йөрәк  җырлары  безнең белән  бер  сафта.   Якты  хыяллары  безнең  көннәрдә  тормышка  ашты.  Аның  исемендәге  мәктәп  музее, аның  исемендәге  урам,  аңа  багышланган  фәнни-гамәли  конференция  Сирин  Батыршин  рухына  якты  истәлек  булып  барып  ирешсен.  Мин  Сирин  Батыршин  исемен  йөрткән  урамда  яшәвем  белән  горурланам!

Әдәбият.

  1. Ә. Шәрипов.Сирин  турында  кайбер истәлекләр. “Хезмәткә дан” газетасы,    13 декабрь  1986  ел.
  2. Ә.Шәрипов. Революцион  рухлы  шагыйрь.   “Хезмәткә дан” газетасы,    11 декабрь  1986  ел.
  3. Ә.Шәрипов.  Горур  башым  түбән  иелмәс .  “Мәйдан”  журналы, декабрь,  2015  ел.
  4. Зөфәр  Абдуллин.   Шагыйрь каберенә – чәчәкләр.  “Хезмәткә дан” газетасы,    17 декабрь  1996  ел.
  5. Кашиф  Рәхим. Яңа  тормыш  җырчысы.  “ Хезмәткә  дан”  газетасы,  

 6  декабрь, 1986 ел.  

  1. Рафаэль  Мостафин. Такташның  көндәше.   “ Хезмәткә  дан”  газетасы,   10  декабрь, 1996 ел. .
  2. Сафа  Сабиров. “Давыллы  еллар  җырчысы. “ Хезмәткә  дан”  газетасы,   13  декабрь, 1986 ел.  

Поделиться:

Девчата

Басня "Две подруги"

Рисуем подснежники гуашью

"Морская болезнь" у космонавтов

Два петушка