Ахметзанова Равия Нутфулловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Укытучы кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: преподавание татарского языка и литературы в средней общеобразовательной школе

Увлечения: чтение исторических книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Бюрганы

Место работы: МБОУ "Бюргановская средняя общеобразовательная школа Буинскогомуниципального района РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetzanova-raviya-nutfullovna
Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.
Фәнис Яруллин

                     Укытучы!

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

О себе

Хөрмәтле коллегам!
Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын.

Мин – Әхмәтҗанова Равия Нотфулла кызы - 1982 нче    елда Тәтеш педагогия училищесын тәмамладым, ә 1994 нче елда  Чаллы дәүләт педагогия институтын. 

Эш стажымны 1982 нче елда Чаллы шәһәренең 22 нчы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башладым.

2001 нче елдан Буа районы Боерган урта гомуми белем мәктәбендә эшлим.2010 нчы елдаТатар гуманитар-педагогия университеты нигезендә татар теле һәм әдәбияты буенча әзерлек курсларын тәмамладым.Алты ел мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытам.

Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә,  гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим. 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясе: ана һәм бала арасындагы җылылык, горурлык, ярату хисләре соклану уята. Ананың баланы һәм баланың ананы ничек яратырга тиешлеге ачыклана. Кешенең эчке матурлыгын күрә белергә өйрәнәбез. Бу хикәяне укыган һәркемнең  кешеләргә  рәхимле буласы килә башлый. Ә тормышта рәхимлелек - иң мөһим кешелек сыйфаты

Мой взгляд на мир

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат,ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”. (Фәнис Яруллин)

Мои достижения

Грамота РОО,2011г.

Почетная грамота Главы Буинского района,2013г.
Диплом участника образовательного семинара "Теория и практика краеведческих исследований. организация исследовательской работы учащихся"2013г.
Диплом республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм"акциясендә катнашу өчен,2015ел
Свидетельство участника конкурса "Татар авыллары тарихы",2014 г.(Педуспех)

Моё портфолио

Иң кыены - үзеңне танып белү, иң җиңеле - башкаларга киңәш бирү.

Фалес

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: