«Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6.
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү, 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_bulyshchy.docx24.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6.

Максат:

Предмет нәтиҗәсе: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү, 
Метапредмет нәтиҗәсе: 2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру. 
Шәхескә кагылышлы: 3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү. 
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, тест сораулары, сүзлекләр 
Дәрес тибы: диалолик-монологик сөйләмгә чыгу, йомгаклау дәресе. 
Дәрес барышы: 
I. Оештыру өлеше.

    Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, хөрмәтле килгән кунаклар. 
-Исәнмесез, укучылар. 

- Хәерле көн!

-Хәерле көн, миңа!

-Хәерле көн, сиңа!        

-Хәерле көн, сезгә!

-Хәерле көн, барыбызга да!

Бүген кем дежур?Бүген ничәнче число?

Атнаның нинди көне?

Сыйныфта кем юк?

Бүген көн нинди?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Әйдәгез әле, экранга карап бүгенге дәреснең темасын билгелик. 
Әйе, без бүген сезнең белән “Мин өйдә булышчы” темасын йомгаклыйбыз. 

III.Төп өлеш 
1).Ә хәзер рәсемгә карыйбыз. Малай кемгә булыша? Ул нишли?

 5 нче слайд.

Малай тузан суырта. 
 Малай тузан сөртә.

Малай кер үтүкли.

Малай чүп чыгара.

Малай идән себерә
Малай урын җыя.
Малай аш пешерә.

      Малай  сеңлесен карый.


Укучылар, без җөмләләрне ничәнче затта кулландык? (В каком лице использовали предложения?)

2)-Ә хәзер 1 нче затта кулланып карыйк әле. (6 слайд)

Мин тузан суыртам. Мин тузан сөртәм....

 3)Ситуатив бирем.(7 слайд)

Как скажешь о том, что: 
- ты утром встаешь; 
- сам убираешь постель; 
- сам умываешься; 
Спроси у друга: 
- убирает ли он постель; 
- Помогает ли родителям;

4)Диалогларга репликалар өстәп, үзара сөйләшергә (8-9 слайд)
4)- Әйдәгез әле, тагын бер уен уйнап алыйк. (10 слайд)

Сүзләр урыннарын алыштырганнар.

Дөрес итеп җөмләләрне төзергә кирәк.
Мин тәлинкә ашыйм 
Мин күлмәк укыйм 
Мин китап юам 
Мин аш тегәм 

5)- Укучылар без сезнең белән “Мин өйдә булышчы” темасына  төрле  әсәрләр  укыдык. Әйдәгез, кайсыгыз санап чыга нинди әсәрләр укыдык?

  • “Әхмәт нигә елады?”
  • “Супермалай”
  • “Уллар”

“Әхмәт нигә елады?”әсәрен тест ярдәмендә искә төшерү.(11 слайд)

VI. Йомгаклау өлеше 
Балалар йомгаклап шуны әйтәм. Сезнең төп эшегез-уку, белем алу. Әти-әниләрегез дә, мин дә сезне тормышта булдыклы, уңган кешеләр итеп күрәсебез килә. Ә моның өчен хәзердән үк кулыгыздан килгән хезмәтне башкарып, өлкәннәргә ярдәм итеп үсәргә кирәк. 

Билге кую.Үзбилге кую.

Мин дәрестә актив катнаштым

Мин дәрестә та тарча сөйләштем

Мин укытучыны аңладым

 Өй эше. 8 репликадан торган диалог төзергә

                 Мәкальләр язып килергә


    “Мин өйдә булышчы” дәресе 6 нчы сыйныф рус төркемендә үтте. Бу сыйныфны мин 5 нче сыйныфтан укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача, авыр үзләштерүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 5 укучы. Шуларның  өчесе-катнаш гаиләдән, берсе -татар милләтеннән, берсе-чуаш. 
      Бу сыйныфта татар теле дәресе Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен  укыту буенча программасына , Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде. 
Дәреснең темасы “Без булышчылар “ темасын йомгаклау. Бу өлешкә 2 дәрес планлаштырылган. 

Дәреснең максатлары.

Предмет нәтиҗәсе: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, 3зат х.ф.+алаконструкциясе, инфинитив,) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү, 
Метапредмет нәтиҗәсе: 2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру. 
Шәхескә кагылышлы: 3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү. 
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, тест сораулары, сүзлекләр 
Дәрес тибы: диалолик-монологик сөйләмгә чыгу, йомгаклау дәресе. 
Дежур укучы рапорты тыңланылды. 

Укучыларны сөйләштерү өчен төрле типтагы ситуатив күнегүләр кулланылды. 
Презентацион материалга карап бер-берсе белән сорау-җавап формасында эшләделәр 
Рәсемнәр буенча да эш алып барылды, диалолик сөйләм оештырылды. 
Дәрестә индивидуаль һәм парларда эшләделәр. Биремнәрне үтәү өчен вакыт бирелмәде. Бала үзен иркен тотып җавап бирде. Шуңа күрә дәрестә алар биремне ишетү белән эшли башладылар. Биремнәрне башта рус телендә әйттем, чөнки бала биремне аңлаганда гына эшкә керешә. Бу дәрестә проектор кулланылды. Проектор куллану уңайлы да , җайлы да. Экран ярдәмендә начар күрүчеләр дә күрә алды. Дәрескә куелган максатларны күрсәтә алдым дип уйлыйм. 

МГББУ “ТР Буа муниципаль районы Боерган урта гомуми белем мәктәбе”

Тема:

“Без- булышчылар”

(6 нчы сыйныф рус төркемкендә татар теленнән  ачык дәрес)

Үткәрде:

1.кв.категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Әхмәтҗанова Р.Н.


9 нчы декабрь 2016 нчы ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту”

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту” программасына  багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында”Ашханәдә ашыйбыз” дигән темага ...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....

Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау

Туган (татар) теле дәресе.            Тема :  Лексикология  бүлеген кабатлау...

5 нче сыйныфта татар теле. Фонетика бүлеген кабатлау.

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру. Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында т...