“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту”
материал на тему

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту” программасына  багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында”Ашханәдә ашыйбыз” дигән темага  мастер -класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                       

Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан  әзерләү үзәге

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту” программасына  багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында”Ашханәдә ашыйбыз” дигән темага  мастер -класс

2014 ел

ФГОС ның төп үсеш юнәлеше булып-системалы –эшчәнлекле юнәлеш тора.Системаны барлыкка китерүче компонентлар-нәтиҗә:шәхси,метопред                                                 мет,предмет нәтиҗәләре.Коммуникатив технология системалы эшчәнлеккә туры килә,төп укыту ысулы булып тора.Күренекле галим Е.И.Пассов бу методик категориягә түбәндәге билгеләмәне бирә:”Аралашу-билгеле бер сөйләм ситуациясендә сөйләм бурычын (сорау,хәбәр итү,килешү,килешмәү)                             үтәү өчен кирәк булган лексик –грамматик материалны укучының мөстә                           кыйль сайлап,үз фикерен аралашуга телдән яки язмача җиткерә алуы”.Рус телле балаларның татар телендә билгеләмәдә күрсәтелгән дәрәҗәдә аралаша алуы бу фәнне өйрәнүнең ахыргы максаты булып тора.Ахыргы максат укыту барышында Федераль Дәүләт стандартларында билгеләнгән предмет нәтиҗәләренә әйләнергә тиеш.                                                                                     Белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара.Башта белемнәр суммасы булдырып,аннан соң аны практикада  кулланырга мөмкин дип уйлау ,хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми.Сөйләмгә  өйрәтү процессы башта аерым сүзләр ,грамматик категорияләр өйрәнеп ,аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса,бу әйләнгеч ,нәтиҗәсез юл булыр иде.Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау  түбәндәгедән тора:башта балаларның яшь үзенчәлекләренә карап,аларның аралашу сфералары ачыклана,аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык материал сайлана.Сайлап алынган материал филологик формада таныштырылгач.аны төрле аралашу сфераларында социаль контактларда,текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә.Өйрәнелгән грамматмк материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы  текстлар эчтәлегендә кулланылып укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.                                                                                                                                           Дәресләрне дә ФГОС ка нигезләп төзергә  тырышабыз.Мәсәлән 3нче рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча“Ашханәдә“ темасы бирелә.Тема үткәннән соң,гомумиләштереп кабатлаганда,укучыларга теманы әйтмим алар алган белемнәре нигезендә үзләре теманы әйтергә тиеш булалар.Башта сүзлек эше алып барам өйрәнгән сүзләр искә төшерелә.(төрле ашамлык исемнәре),шуларны балалар итле татлы,эчемлекләргә аералар.Бу ашамлыклар арасыннан мин өчпочмак яратам ,ә син нәрсә яратасың? –дигән сорауны бирергә була.Укучылар әйтәләр,шуннан сүзләр тикшерелә .Мәсәлән:гөбәдия нинди?аны нишләтәләр(пешерәләр ,ашыйлар)1сүз белән әйткәндә ул нәрсә?(ашамлык)Шулай теманы укучылар үзләре әйтәләр.Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,Укучылар бер-берсеннән син минем белән ашханәгә барасыңмы? Нәрсә яратасың ?кебек сорауларны чылбырлап бирәләр,җавап бирә баралар. Төрле ситуатив диалоглар бирелә ,монда балалар актив катнашалар.Ахырда балалар үзләренә үз бәя куялар.мәсәлән 3төрле рәсем таратыла (кояш ,чәчәк,балыт)шулар арасыннан һәрберсе сайлап алырга тиеш була .Кояш-бик яхшы җавап,чәчәк-уртача ,болыт-миңа әле тырышырга кирәк.Шулай эшләгәндә генә уңышка ирешергә була.                

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту

Проект  методын кулланып укыту  максатлары;•  белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү;•  укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;•  укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны , ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...