Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү
статья по теме

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЛАНЫНА КҮЧҮ ШАРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БАЛАЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ (ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН)

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы,Казан шәһәре Идел буе  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе«129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»неңтатар теле  һәм әдәбияты укытучысы,филология фәннәре кандидаты

Егерме беренче гасыр мәктәп тормышына зур үзгәрешләр алып килде. Бүгенге мәктәп – яңа технологияләр мәктәбе. Укытучы – яңа заман кешесе. Димәк, укытучы дә заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә, яңа метод һәм алымнар өстендә эшләргә тиеш. Мин - башлангыч сыйныф балаларына татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Шуңа күрә дә минем методик темам заман таләпләренә нигезләнеп алынды: “Федераль  дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенциясен үстерү”.

Темамны тормышка ашыру юлында түбәндәге максатларны мөһим дип саныйм:

1. Башлангыч сыйныф укучыларына (рус төркемнәренә) өйрәнеләсе тел турында беренчел мәгълүмат һәм коммуникатив компетенция нигезләрен биреп, гадидән катлаулы формаларга күчү юлы белән телдән аралашу күнекмәләрен булдыру. Татар төркемнәрендә укучы балаларга туган телдә аралашуга ихтыяҗ тудыру максатыннан яңа чыганаклар эзләү.

2. Укучыда милли үзаң тәрбияләү юлында, телләр һәм мәдәниятләр белән кызыксыну уяту.

3. Балада туган телне һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә ихтыяҗ уяту.

4. Укучыларның иҗади сәләтләрен барлау һәм үстерү.

        Максатларымны тормышка ашыру эшендә мин дәресләремдә аудио, видео, презентацион материаллар куллануны отышлы дип саныйм, әдәбият дәресләрендә А.Яхин методикасын киң  кулланам, Сингапур методлары да минем эшчәнлегемдә отышлы, дип саныйм. Шуларга киңрәк тукталыйк.

Бүгенгесе көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен татар әдәби телендә чыгарылган аудио һәм видео материаллар белән үткәрү бик нәтиҗәле алымнардан берсе булып тора. Дәресләрдә өстәмә материал буларак, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  «Татармульфильм» студиясе чыгарган мультфильм һәм әкиятләр циклы укыту һәм тәрбия бирүдә максатка ярашлы булып торалар. Минем шәхси лабораториямдә мондый видео һәм аудио материаллар күп. Аудио материаллар иллюстрационрәт белән бара. Алар арасында А.Алиш, Г.Тукай, татар һәм рус халык әкиятләре һ.б. бар. Шунысы әһәмиятле, әлеге кулланыла торган материаллар бары тик төп программага өстәмә материал буларак кына файдаланыла, дәүләт стандартыннан читкә җибәрелми.

 Мәсәлән, беренче сыйныфта татар төркеменәрендә “Әлифба” курсын өйрәнгәндә татар халык әкиятләрен тагын да тирәнрәк үзләштерү максатында, мин ул әкиятләрнең үзләрен күрсәтүне отышлырак дип саныйм. Бу уңайдан, халык гыйбарәсе “җиде кат ишеткәнче, бер кат күр” бик туры килә. Мисал өчен “Өч кыз” әкиятен алыйк. Әкиятне караганчы, мин балаларга алдан ук сораулар биреп куям:

  • Әнинең ничә кызы булган?
  • Алар нинди киемнәр кигәннәр?
  • Әнинең урманда яшәүче якын дусты кем? Һ.б. сораулар.

Карап бетергәч, укучылар белән әңгәмә оештырыла. Иң игътибарлы

бала билгеләнә. Каралган әкиятне балалар бер-бер артлы укыгыннан соң, укытучы үзе укый. Кабат видео-күренешләргә тукталып, әсәрнең эчтәлеге искә төшерелә. Интерьер, кием-салым, савыт-саба, табигать күренешләре турында җентекләп әңгәмә корыла, әдәби әсәр анализы терминнары (персонаж, сюжет, пейзаж, жанр һ.б.) кертелә.

Әдәби әсәргә анализ ясаганда, А.Яхин методикасын өлешчә куллануны отышлы дип табам. Монда, әлбәттә, гадидән катлаулыга бару методы күздә тотыла. Беренчедән, вакыйгаларны барлыйбыз, аларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз, һәр өлешкә аерым-аерым анализ ясыйбыз, өлешләр арасында каршылыкны табып, әсәрнең темасын, идеясын, проблемасын, сюжет сызыкларын ачыклыйбыз.

Мәсәлән, өченче сыйныф татар төркемнәрендә Абдулла Әхмәтнең “Малайлар аңламадылар” исемле хикәясен өйрәнгәндә әсәрне өч өлешкә бүлеп карыйбыз. Беренче өлеш – Әнәс белән Әкътәснең шугалакта танышулары, һәм әдәплелек турында әңгәмә корулары. Икенче өлеш – эскәмия янына көрәк кебек сакаллы бабайның килүе. Өченче өлеш – Гәҗит тоткан чит абыйның малайларны оялтуы. Вакыйгаларны гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз: беренчесе – малайларның әдәплелек турында фәлсәфә корулары, икенчесе – практикада шул фәлсәфәнең челпәрәмә килүе. Шуннан соң сюжет сызыкларын билгелибез, персонажларга характеристика бирәбез. Зур игътибар белән Әнәс белән Әкътәс сюжет сызыгы анализлана. Монда аерым Әнәс образына тукталу мөһим. Аның әдәплелек турындагы фәлсәфәсе бары тик теория генә булып калуы, тормышта кулланылыш тапмавы (бабайга торып урын бирмиләр һәм үзләренең ялгышын аңламыйлар) укучылар тарафыннан тәнкыйтьләнергә тиеш. Шулай итеп, әсәрнең темасы (“Шугалакта”), идеясе (“Әдәплелек, олыларга ихтирам”), проблемасы (“Балаларның әдәплелек турындагы белемнәре сүздә генә кала”) ачыклана. Хикәядә бирелгән тел –сурәтләү чаралары да әсәр эчтәлеген ачуга ярдәм итә. Әйтергә кирәк, анализ барышында мин гадәти чагыштыру, эпитет һәм җанландыру тел-сурәтләү чараларын өйрәнү белән бергә, алдан бару (опережающий) элементларын да кулланам, метонимия , метафора кебек тел-сурәтләү чараларын да кертергә тырышам (метонимия (“тәңкә-тәңкә кар”), метафора (“көрәк сакаллы карт”). Мондый тип анализ укучыларның эзләнү сәләтләрен арттыра, белемнәрен тирәнәйтә коммуникатив компетенцияләрен булдырырга ярдәм итә.

Рус төркемнәрендә исә терәк сүзләр ярдәмендә әсәрнең сюжетын яисә аерым эпизодын сөйләп бирү,  иллюстрацияләр кулланып, вакыйгаларны хронологик тәртипкә урнаштыру кебек укыту алымнары белән еш эшлим.  Мәсәлән, 2 нче сыйныф рус төркемендә “Күмәчкәй” (“Йомры икмәк”) әкиятен өйрәнү халык авыз иҗаты турында мәгълүмат бирүдән һәм аудированиедән башланып китә. Кече яшьтән үк сюжеты таныш булган әсәрнең татар телендә яңгырашы үзе дә балалар өчен зур яңалык һәм аларда кызыксыну уята. Бу очракта балаларның яңа белемнәргә һәм ачышларга табигый тартылуларына таянып,  яңа лексик һәм грамматик материал эзләнүле уен рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Сингапур методикасын, аерым алганда ТИК-ТЭК-ТОЙ алымын куллануны аеруча отышлы дип табам. Өйрәнелә торган әкият буенча балалар сүзләр уйлыйлар (Күмәч, төлке, бабай, әби, һ.б.) һәм аларны алдан ук әзерләнгән тугыз  карточкага язып куялар. Кисмә карточкаларны өчәрләп-өчәрләп өч рәткә төзеп куеп, башта диагональ, аннары вертикаль һәм горизонталь буенча җөмләләр төзиләр (“Крестики-нолики” уенындагыча).

Куян  

төлке  

тәрәзә

Әби    

күмәч  

бүре

Бабай  

куян    

аю

“Куян”-“күмәч”-“аю” сүзләреннән “Күмәчкәй аюдан да, куяннан да китте”, дигән җөмлә төзергә була. Җөмләләр уйлап язу барышында, морфемаларның ялгану тәртибе, сингармонизм законы, җөмләдә сүзләр тәртибе кабатлана, татар телендә аралашуга ихтыяҗ туа.

Шулай итеп, әдәби уку дәресләрендә югаррак сыйныфларда үткәрелә торган анализ алымнары беренче сыйныфтан ук минем тарафтан башланып җибәрелә. Әлеге алымнар балаларның фикерләү сәләтен, танып - белү активлыгын үстерергә ярдәм итә. Материалны ныгыту, эзләнү һәм кызыксыну максатында, өй эше өйрәнелгән әсәргә иллюстрация ясау, яки өстәмә бер халык әкиятен әти-әниләре ярдәме белән укып, сөйләргә өйрәнеп килергә кушыла.

        Татар теле дәресләренә килгәндә, биредә укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү уен технологиясе, халык педагогикасы аша алып барыла. Уен башлангыч сыйныф балалары өчен уку материалын үзләштерүдә табигый җирлек булып тора, укучыларда уңай психологик халәт тудыра һәм туган телдә иркенләп аралашуга кызыксыну уята. Халык педагогикасы тәрбия бирү чыганагы булса, уен грамматик материалны үзләштерүгә, сүз байлыгын арттыруга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан чыныктыра, ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.  Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уята, дәртләндерүче фактор булып тора. Төрле уеннар вакытында хәтта иң оялчан һәм кыюсыз балалар да  үзләрен кыюрак тота башлыйлар, коллективка тартылалар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Бөек педагог А.С.Макаренко, уенның ролен ассызымлап, “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай[1]”, - дип язган иде. Шул ук темага психологлар Л.С.Выготский, А.А.Леонтьев, Д.Б.Эльконин хезмәтләрендә дә уңай һәм югары бәя табабыз. Танылган педагог В.А. Сухомлинский да уенның мәгънәсенә тукталып, “ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул[2]”, – дип язган.

        Башлангыч сыйныфларда мин күбрәк хәрәкәтчән уеннарны кертергә тырышам. Бу очракта хәрәкәт аерым әгъзалар (баш, кул, бармаклар, муен, аяклар) белән башкарыла. Иң яратып кулланылган уеннардан берсе – хәрәкәтле сөйләм. Мәсәлән, “Очты-очты” уены барышында бер бала әйтеп бара, калганнары күрсәтәләр. Бу уен грамматик күнекмәләрне дә ныгыта, физкульт минут функциясен дә үти.

        Беренче сыйныфларда уен уенчыклар кулланып, сорау-җавап һәм ритмлы җырлар башкару формасында алып барылса, алдагы сыйныфларда уенны өйрәнеләсе темаларны үзләштерү максатында үткәрәм. Бу очракта Сингапур методикасы ярдәмгә килә. Мәсәлән, 3нче сыйныф татар төркемендә “Тамырдаш сүзләр” темасын өйрәнгәндә, ДЖОТ ТОТС уены отышлы. Ул болай башкарыла: укучыларга 3-4 кечкенә кәгазь кисәкләре таратам. Шуннан соң сыйныфка теманы әйтәм. Берничә минут вакыт эчендә балалар шул кәгазь кисәкләренә бирелгән сүзгә (баш, күз, эш һ.б.) тамырдаш сүзләр уйлап язарга тиеш булалар. Тикшергәндә, бер укучы әйткән сүзне бүтәннәр кабатламаска тиеш. Соңыннан укытучы, укучылар белән бергә нәтиҗә ясап, уйланылган сүзләрне төркемнәргә (тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кыскартылма) бүлеп, җөмләләр төзиләр.

Сингапур методы буенча ИНСАЙД - АУТСАЙТ СЕКЛ эшләү формаларын да уңышлы кулланам.  Әлеге уен барышында халык авыз иҗаты һәм халык педагогикасы мисалларын куллану отышлы. Мәсәлән, 3нче сыйныф татар төркемнәрендә җөмлә төрләрен өйрәнгәндә, мин болай эшләүне уңай дип табам. Укучыларны “А” һәм “Б” төркемнәренә бүлеп, таратып җибәрәм. Татар бию көенә балалар сыйныф буйлап таралып бер минут эчендә биеп аллар. Музыканы кинәт туктатуга,   балалар  тышкы һәм эчке түгәрәкләргә басарга тиешләр: “А” тышкы түгәрәккә, “Б” эчке түгәрәккә. Балалар бер-берсенә карап басалар – шулай итеп, парлар хасил була. Укытучы татар табышмагын әйтә һәм “Б” түгәрәгендә басып торучыларга аның җавабын табарга куша. Вакыт билгеләнә. “А” түгәрәге бит-партнерларының җавапларын бәяләргә тиеш булалар.  Шул рәвешле уен дәвам итә, түгәрәкләр урыннарын алыштырып, яңа парлар барлыкка килә, һәм яңа биремнәр бирелә.

Уеннар укучыларның зиһеннәрен арттыра, белемнәрен җиңелрәк үзләштерүгә ярдәм итә, татар телендә аралашуга ихтыяҗ тудыра, коммуникатив компетенцияләрен булдыра.  Мин куллана торган уеннар арасында:  

1. Фонетик уеннар (“Сүз уйлау”: [ү] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер;  “Исем уйлау”:  [ә] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер;  “Әйтеп бетер”:  укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы  сүзне әйтеп бетерергә тиеш; “Югалган авазларны тап”: сузык аваз хәрефләрен куеп сүзләр язу: “т.з”, “т.ш”, “к.л”, “ч.к” һ.б.);

2. Рольле уеннар (Дәрес – аукцион “Кибеттә”, “Базарда”, “Табибта”, “Ашханәдә”; “Нәрсә, кайда, кайчан?”, “Телефоннан сөйләшү”, “Тәрҗемәче” уены, “Кем син”һ.б.);

3. Лексик уеннар(“Хайваннар һәм кошлар кайда яши?”: балалар алдына рәсемнәр эленә, кытучы сөйләшү үрнәкләре буенча сораулар бирә; “Ул нинди?”: предметны, яки күренешне төрле яктан сурәтләү;  “Сүз яз”:  бирелгән хәрефләргә сүзләр уйлап язарга; “Ватык телефон”, “Кем күбрәк сүз белә?”:  бер озын сүздән сүзләр төзү; “Очты-очты”; “Артык сүзне тап”һ.б.);

4. Грамматик уеннар: “Күрсәт әле, үскәнем”; “Могҗизалар кыры”:  тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында уздырыла; “Кайтаваз уены”: бер үк җөмләне берничә укучыдан кабатлаттыру; “Кар өеме уены”:  билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти; “Хата табу ” уены; кроссвордлар чишү һ.б).

        Югарыда тәкъдим ителгән методик темам да юктан гына килеп чыкмады. Мәктәптә эшләү дәверендә, миңа шундый күренешне күзәтергә туры килде: мин укыткан башлангыч сыйныфларда татар балаларының милли үзаңы сакланган очракта да, телнең аралашу функциясенең үтәлмәве аяныч. Икенче төрле әйткәндә, “мин-татар”,  дип әйтүче бала, нигездә, үз телендә иркенләп сөйләшә алмый һәм теләге дә юк. Бу уңайдан, публицист  А.Р. Мурадова  соңгы буын балаларга мондый билгеләмә бирә: «…данное поколение... либо двуязычно, либо владеет лишь языком титульной нации. Довольно часто эти люди воспринимают родной язык не от родителей, а от бабушек и дедушек, особенно, если те проживают в сельской местности и продолжают в обиходе пользоваться родным языком…»[3].  Бүген мәктәп администрациясеннән балаларын рус төркемнәрендә укытырга теләп йөри торган ата-аналарның сукмагы өзелми. Бу аянычлы хәл ата-аналарның үзләренең дә туган телләрен яхшылап белмәүләре аркасында, балаларына тиешенчә ярдәм итә алмаганлыкларын күрсәтә. Алар фикеренчә, татар теле җәмгыятьтә уңышлы интеграция өчен кирәкле шарт түгел.  Шушы җирлектә үзеннән-үзе методик темам барлыкка килде. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысы  үз  дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү өстендәаеруча күп көч куярга, яңа алымнар һәм методлар эзләргә тиеш. Бары тик шул очракта гына белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешергә мөмкин.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Макаренко А. С.  Лекции о воспитании детей / Под ред. А.С.Макаренко и В.Н.Колбановского. – 4-е изд. – М.: Учпедгиз, 1952. – 96 с.
  2. Сухомлинский В. А. Гомеремне балаларга бирәм. – Киев: Радяська школа, 1969.
  3. Мурадова А.Р. Как исчезают языки и как их возрождают. Языковое разнообразие в киберпространстве: российский и зарубежный опыт. Сборник аналитических материалов / Сост.: Е.И. Кузьмин, Е.В. Плыс. - М.: Межрегиональный центр библиотечного сотрудничества, 2008. – 218 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Рус төркемнәренең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив күнекмәләрен электрон белем бирү ресурслары ярдәмендә устерү

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәт...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...