5 нче сыйныфта татар теле. Фонетика бүлеген кабатлау.
план-конспект урока (5 класс)

Залия Махасимовна Камалтдинова

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру.

 Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында тулы мәгълүмат бирү һәм әлеге тема буенча белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

 - үстерү: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

 

- тәрбияви:туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 - предмет буенча нәтиҗәләр: сузык. тартык авазларны аеру;

 - метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү;

 - шәхси нәтиҗәләр:туган телебезгә хөрмәт белән карау, телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_syynyf_tatar_tele._fonetika._microsoft_word_2.docx692.15 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 5

 Тема. Фонетиканы кабатлау.

  Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру.

 Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында тулы мәгълүмат бирү һәм әлеге тема буенча белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

 - үстерү: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

- тәрбияви:туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 - предмет буенча нәтиҗәләр: сузык. тартык авазларны аеру;

 - метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү;

 - шәхси нәтиҗәләр:туган телебезгә хөрмәт белән карау, телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәрес тибы:  материалны кабатлау дәресе.

 Принциплар: фәннилек, аңлылык, активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

 Методлар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Алымнар: презентация, таблица, карточкалар, дәреслек белән эшләү,

Дәреслек: татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, – Казан : Тат.кит.нәшр., 2012.

 Чаралар:  программа, дәреслек, кулланмалар;  компьютер, проектор, экран, индивидуаль биремле карточкалар, “Уңышлар баскычы” карточкасы, капчык, хат.

 Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.

 Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль,парлап, төркем белән, фронталь.

Төп төшенчәләр: сузык авазларны, алгы рәт (нечкә әйтелеш), арткы рәт (калын әйтелеш), иренләшкән, иренләшмәгән; тартыклар. Яңгырау. Саңгырау, парлы, парсыз.

Дифференциацияле һәм индивидуаль якын килеп укыту (астына сызарга): булды/булмады. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге (астына сызарга): репродуктив, продуктив.

Дәреснең максатына ирешүне бәяләү (астына сызарга): тулысынча ирешелде, өлешчә ирешелде, ирешелмәде

Тема: Фонетика, орфография буенча үтелгәнне кабатлау

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Метод: уен-дәрес.

Эпиграф: Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

Девиз: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

У:Исәнмесез, хәерле көн.

-Хәлләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Актуальләштерү.

2 слайд (видеоролик)

- Ә хәзер Сезнең белән видеролик карап китәрбез.

(нәни балаларның туган тел турындагы фикерләре буенча ясалган ролик карала)

- Укучылар, бу ролик нәрсә турында? (туган тел, татар теле турында)

- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (чөнки аны һәркем белергә тиеш, әти-әни өйрәтә, Г.Тукайның “Туган тел” шигыре бар)

- Әлеге роликтагы теманы 2021 нче ел белән ничек бәйләп була? (2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде)

3 слайд

- Афәрин, укучылар! Туган телебез турында бик күп матур әсәрләр иҗат ителгән, алар арасында иң күренеклесе – Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Әйдәгез бергәләп шигырьне искә төшерик әле.

4 слайд

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Укытучы.1. Шигырдән калын сүзләрне.

2. Нечкә сүзләрне табабыз.

3.нинди сүз сингармонизм законына буйсынмый

4.яңгырау тартыклары гына булган сүзләр

5. саңгырау тартыклары гына булган сүзләр

6.ике авазны белдергән сүзләрне әйт

3. Уку мәсьәләсен кую.

5 слайд (тема)

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

(фонетика турында)

- Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз, укучылар?

(фонетика турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне бәяләрбез һәм тикшерербез)

- Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя карталары ята. Һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез. Биремнең санын баскычка язып куярсыз.

6 слайд (критерийлар)

1 нче баскыч:

- Үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел, – дигәнне аңлата

2 нче баскыч:

- Яхшырак та эшли, җавап бирә ала идем, - дигәнне аңлата.

3 нче баскыч:

- Кулымнан килгәннең барын да эшләдем, дигәнне аңлата.

3. C:\Users\Aygel Fanzatovna\Desktop\3.jpg

2. C:\Users\Aygel Fanzatovna\Desktop\1.jpg

1. C:\Users\Aygel Fanzatovna\Desktop\2.png

1 тукталыш- “Хәтер тукталышы”    Блум ромашкаы

У: Нәрсә ул фонетика?

Б : Сөйләм авазларын өйрәнә торган фәнне фонетика диләр.

У: Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар?

Б: Авазларны сөйләмдә кулланабыз һәм аларны әйтә алабыз. Ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп була.

У: Татар телендә ничә хәреф бар?

Б: 39

У: Урыс һәм татар алфавитының төп аермасы нәрсәдә?

Б: Татар алфавитына татарның 6 үз хәрефе өстәлгән: һ, ә, җ, ң, ө, ү.

У: Нинди авазлар бар?

Б: Татар телендә авазлар 2 төркемгә бүленәләр: сузык һәм тартык.

У: Сузык авазларны санап чык һәм алар ничә төркемгә аерыла?

Б: Калын һәм нечкә сузыкларга бүленә: а, о, у, ый, ы,

о, ы, ә, ө, ү,и, э( е )

У:Тартык авазларын сана һәм төркемчәләрен әйт.

Б: яңгырау; б, в, г, гъ, д,ж, з, җ / л, м, н, ң, й, р, w

саңгырау: п, ф, к, къ, т, ш, с, ч/ ц, щ, х, һ

У: Ике аваз белдерүче хәрефләрне сана, мисаллар китер.

Б: ю, я, е.

У: Татар теленең үз сүзләрендә нинди хәрефләр сүз башында килми?

Б: е,ң, ц, щ, ъ,ь.

У: Аваз белдерми торган хәрефләр бармы? Алар турында нәрсә беләсез?

Б: Аваз белдерми торган хәрефләр икәү: калынлык һәм нечкәлек билгеләре. Алар аеру җилгесе булып йөриләр, я тартыкларның калынлыгын яки яки нечкәлеген белдерер өчен кулланылалар.

У: Молодцы.

Юлыбызны дәвам итәр өчен без нишләдек? Тырыштык. Бүгенге дәресебезнең девизы булып : “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” булыр. (Хор белән укыйлар.)

Матур язу күнекмәсе. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз

У: Мәкальне язып куйыйк (эпиграф язалар)

У: Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

У: Мәкальдән сузык һәм тартык авазларны аерып әйтик әле.

У: Әйдәгез, сәяхәтне дәвам итәбез.Ә хәзер ял итеп алыйк. ( Магнитофон ) Бер авазга гына билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә. Бер тапкыр сикерәбез, куллар белән бер тапкыр чәбәклибез. Ике авазга билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикерәбез, ике тапкыр чәбәклибез.

2.        “Мин хәрефләр ясыйм” күргәзмәсенә килдек.

Үзегез ясаган рәсемнәрне якларсыз.

1нче укучы.

•        Мин “Фонетика” бүлеген борынгы замок рәвешендә ясадым. Капкасында калынлык(ъ) hәм нечкәлек (ь) билгеләре сакта тора.

Алар бит аваз белдермиләр, димәк, сөйләшмиләр, читләрне кертмиләр. Аскы катта тартыклар: алар бик күп. Өске катта сузыклар яши.

Тәрәзәләрдә ике аваз белдерүче сузыклар: я, ю, е, ё.

2нче укучы.

Мин сузык авазларны географик карта рәвешендә ясадым. Сузык авазлар утравын Фонетик океан әйләндереп алган. Ә утрауда шәһәрләр: Иренләшкән сузык авазлар шәһәре (у, ү, ө, о) hәм Иренләшмәгән сузык авазлар шәһәре (а, ә, ы, и, э (е))

А хәрефе калкулыгы – [а], [а]

Тар әйтелешле авазлар тавы [о], [ы], [э]

Киң әйтелешле авазлар тигезлеге [о], [ы], [э]

3нче укучы.

Мин дә тартыкларны географик карта рәвешендә ясадым.Тартыклар утравы Фонетик океанда урнашкан. Яңгырау тартыклар hәм саңгырау тартыклар шәһәрчеге бар. Аларны Калынлык hәм Нечкәлек билгеләре күле аерып тора.

Яңгырау тартыклар шәһәрчегендә ял итәргә яраталар. “В” кафесында ирен-ирен [w]hәм ирен-теш [в] тартыклары гына бәйрәм итә. “Борыннар” кафесында борын авазлары гына күңел ача. “Тавыш hәм шау” кафесында башка тартыклар кәеф-сафа коралар.

Саңгырау тартыклар шәһәрчегендә кече тел тартыгы [х] хат язып көнен үткәрә, йоткылык тартыгы [һ] һәйкәлләрне искәрә. Кече тел тартыгы [къ] hәм тел арты тартыгы [к] үз парларын сагынып көн итәләр. (һәмзә) [‘] тартыгы тауга менеп башкаларны күзәтә. Ә калган тартыклар кибетләргә йөреп көннәрен үткәрәләр.

4нче укучы.

Ә мин “Әкият” өе ясадым. Ул ике ишекле. Бер ягыннан сингармонизм законына буйсынган сүзләр керәчәк, ә икенче ишектән ирен гармониясе сүзләре керәчәк. Ләкин сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр дә бар бит әле. Алар качып кайсы ишектән керә алалар, шуннан керәләр hәм балконга качалар.

У.Бик булдырдыгыз!

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем (төркемнәрдә эш)

7 слайд

Һәр төркемгә рәсемнәр таратыла, укучылар шул рәсемнәр буенча “Милли кием – милләт йөзе” дигән темага 4-5 җөмлә яза, сүзләрне иҗекләргә бүлә.

- Укучылар, рәсемнәр буенча “Милли кием – милләт йөзе” дигән темага 4-5 җөмләдән торган хикәя языгыз. Беренче җөмләдәге сүзләрне иҗекләргә бүлегез, иҗек калыплпрын күрсәтегез.и

Татар кызы һәм татар малае милли кием кигәннәр. Кызның башында калфак, ә малайда – түбәтәй. Кыз итәкле күлмәк, чиккән  камзул кигән. Малайда күлмәк, матур камзул,  ыштан. Аякларында читекләр.

Бу кыз һәм малай – рус милләтеннән. Рус кызы башына  какошник кигән. Ә малаенда кепка.   Рус кызы өстенә сарафан һәм рубаха кигән. Рубаха ак киндер тукымадан тегелгән һәм аны өчпочмак, квадрат, түгәрәк һәм ромб кебек узорлар белән бизәгәннәр. Сарафанны зәңгәр, кызыл, ал төсләрдән теккәнннәр.

Бу кыз һәм малай – башкорт милләтеннән.

3 нче тукталыш. Менә миңа бер укучы “Сабантуй” газетасына җибәрәсе  турында хикәясен тикшереп чыгарга бирде. Әйдәгез бергәләп укып карыйк әле.

Минем туган җирем - Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Карабаш поселогы. Үзем – татар кызы. Туган телем – татар теле. Мин  татарча укыйм, сөйләшәм, язам, җырлыйм.

У: Бу хикәя газетада басылып чыгармы?

Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

-Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен хикәяне газетада бастырмаслар?

Б: Сүзләрдә хәрефләр төшеп калган, сыйфатлар кулланырга кирәк.

-        Нинди хәрефләр төшеп калган,  аңлат.

•        Нинди сыйфатлар кулланып була?

(

Укучылар, биремне башкарып чыктыгызмы? Җавапларны тыңлыйк. (з төркемнең дә җавабы тыңлана)

- Укучылар, әлеге рәсемдәге егет-кызлар сөйләшә белсә, нинди телдә сөйләшерләр иде? (туган телләрендә – татар, рус, башкорт телләрендә)

- Әйе, укучылар, һәр милләтнең үз туган теле, милли киеме, милли ризыклары, милли моңнары бар. Җир шарында яшәүче һәр милләт бер-берсенең туган телен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

У: (Хаталарны төзәттек ). Әйдәгез хәзер туган телебез турында синквейн языйк.

(тактада һәм урыннарда)

Туган телем

Матур. Назлы.

Яши, үсә, ярдәм итә

Мин туган телемне яратам.

Татар теле.

8 слайд

Ял минуты.

“Серле тартма” уены (тартмага  табышмак-сораулар язып салына. Бию (татар, рус, башкорт бию көйләре) көенә укучылар бии, төрле хәрәкәтләр ясый, тартманы бер-берсенә бирәләр, көй туктагач, сорауга җавап бирәләр).

1. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (су)

2. Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә, төчкертә. (борыч)

3. Төнлә карасаң – күп була,

Көндез карасаң – юк була. (йолдыз)

4. Алфавитта ү хәрефеннән соң килә торган хәреф. (ф)

5. Сикереп төшә, бозны тишә. (тамчы)

6. Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк. (тел)

- Афәрин, укучылар, булдырдыгыз!

3 нче бирем.

- Ә хәзер эшне парларда дәвам итәрбез. Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган карточкалар бар, аларны укыгыз (Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр; иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел; Күңеле турының теле туры; Сүзе хакның йөзе ак; Теле бозыкның күңеле бозык;  Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк; Туган телен кадерләгән халык кадерле була).

- Укучылар, җавапларны тыңлап китик. Һәр парның җавабын тыңлыйк.

- Калын сүзләрне, нечкә сүзләрне күрсәтегез.

-ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне күрсәтегез

Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне күрсәтегез

8 слайд

- Укучылар, Сез укыган мәкальләрдә уртаклык бармы? (әйе, алар тел, сүз турында)

- Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (туган телне кадерләргә, матур, әдәпле сөйләшергә)

Модельләштерү. 9 слайд

4 нче бирем. Фонетика буенча кластер төзү (төркемнәрдә эш)

- Без дәрестә фонетика бүлегенең  күп кенә үзенчәлекләрен күрдек, кабатладык. Ә хәзер фонетика буенча дәрестә эшләгән барлык биремнәрне искә төшереп,  белгәннәребезне алдыбызда яткан ак битләрдә күрсәтербез. Ул нәрсәне белдерә, сораулары һ.б. түгәрәкләр эченә язарбыз.

5 нче бирем “Почмаклар”.  Дүрт почмакка туган тел турында шигырьләр эленә.

- Укучылар, сыйныфыбызда дүрт почмак бар. Аларда шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышланган шигырьләреннән өзекләр (1 куплет) язылган. Кайсы шигъри юллар Сезгә якынрак,  шул почмакка барып басыгыз.

1нче почмак

Рухи яктан үстерүче - туган тел,

hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!

Ышана бит, инана бит күңел гел.

Рәзинә Мөхияр

2нче почмак

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем - бәгърем, син ул, син!

Хәсән Туфан

3нче почмак

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

4нче почмак

Дөньяда иң - иң матур ил    

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң - иң матур тел

Ул - минем туган телем.

Энҗе Мөминова

        - Укучылар, әлеге шигъри юллардагы  фикерләр турында яңа төркемнәрегездә фикер алышыгыз, автор позициясен билгеләгез, сыйфатларны табыгыз.

- Ә хәзер кемнәрнең чәче озынрак (һәр төркем дә билгеләнә) сүз Сезгә!

(укучыларның җаваплары тыңлана)

III. Рефлексия, бәяләү этабы.

1. Рефлексия.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз, алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә кыенлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

2. Үзбәя.

- Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Дәрес барышында билгеләп барган үзбәя карталарын карап, үзегезгә билгеләр куегыз. Үзбәяләрегез минем билгеләр белән туры килсә, аларны журналга куям.

3. Өй эше.

10 слайд

1. Мәҗбүри өй эше (репродуктив) – дәреслектәге 63 нче күнегү. Шигырьне укыгыз. Сыйфатларны әйтегез, сыйфатларны антонимнары белән язып алыгыз.

2. Ярым иҗади (конструктив) – әдәбият дәреслегеннән сыйфатлар кергән 5 җөмлә язарга.

3. Иҗади – “Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Сыйфат дигән сүз төркеме яшәгән икән...” дип башланган әкиятне дәвам итәргә.

- Кадерле укучылар, без дәрестә туган телебез турында сөйләштек. Дәресебез ахырында “Туган телебезне саклау рецепты”н языйк әле.

(тактада карточкалар бирелә: туган телебездә аралашырга, китаплар укырга, татарча бик сирәк сөйләшергә, туган телне өйдә генә кулланырга һ.б. укучылар туган телебезне саклау өчен кирәк дип тапканнарын сайлап тактага элә)

- Туган телебезне саклау, үстерү өчен кайсылары кирәк, дип уйлыйсыз, сайлап алыгыз. Булмаганнарын өстәп язып куярга да мөмкин.

- Укучыларым, әлеге рецептны һәрчак истә тотыйк! Туган телебездә аралашып, башка телләрне дә өйрәнеп, хөрмәт итеп яшик!

4 нче тукталыш – “Фонетикада кунакта”

Кунакка бүләксез барып булмый.”Бияләйнең парын тап”

Бар- пар788888ггггг

\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\

Җәй – чәй

Вил- фил

Гөл- көл

Дар- тар

Зал- сал

1.        5 нче төркем.

“Артык” сүзне тап.

1.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) төтен

Ә) тозлы

Б) килде (сузыклар гармониясе)

2.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) бакча

Ә) мәктәп

Б) болыт( ирен гармониясе)

3.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) кышкы

Ә) кәшәкә

Б) җил (яңгырау тартыклар)

4.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) миңа (сингармонизм законына буйсынмый)

Ә) бияләй

Б) итек

5.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) савыт

Ә) вакыт

Б) ваза (в ишетелә)

2. Мультфильм. Кышкы кич.игьтибар белән карагыз һәм язып барыгыз:

Экранда бирелгән сүзләрне аерып язарга: ашамлык, көзге, Илһам, шәһәр, озын, очкыч, китап, үрдәк, миңа.

Шигырьне өлешләргә бүлү.

– Ә хәзер 1-3 нче куплетларны укыйк әле.

– Әлеге юлларны нәрсә берләштерә?

(бәхетле балалар)

– Калган юлларны нәрсә берләштерә?

(бәхетсез балалар)

– Димәк бу шигырь кемнәр турында?

(бәхетле балалар һәм бәхетсез балалар турында)

– Менә шигырьнең эчтәлеген белдек

– Укучылар, ни өчен шигырь “Кышкы кич” дип атала. Ә “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” дип аталмый?

(Чөнки автор кышкы салкын кичне сүрәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле, ә урамдагы йорт-җирсез ятимнәрнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлеген күрсәтә.)

– Әлеге шигырьдә тагын бер катнашучы бар. Беренче куплетта балаларга кем эндәшә? Кем алар белән сөйләшә?

– Автор

– Автор тыңлап утырган балаларга ни әйтергә тели?

(Ятимнәргә ярдәмле булыгыз. Аларның да сезнең кебек җылы өйдә утырасы килә. Сез алар белән соңгы ипиегезне бүлешегез,-ди)

–  Ярдәмле булу ул нинди дигән сүз? Нинди кеше генә кешеләрне кызгана белә, аларга ярдәм итә?

(игелекле, шәфкатъле, мәрхәмәтле, изге кеше)

– Димәк автор нәрсә әйтәсе килгән?

(изге күңелле, мәрхәмәтле булыгыз)

– Автор “Мәрхәмәтле булыгыз,”-дип шигырьдәге әкият тыңлап утырган баларга гына әйткәнме?

(юк, ул безгә дә әйткән)

– Димәк, монда без дә катнашабыз икән. Менә без сезнең белән әсәрнең мәгънәсен таптык. Ул игелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булу турында. Г. Тукайның, үзе ятим үскәнлектән, ятим балаларны кызганып йөрәге әрни.

Төркемнәрдә эш. (Раунд-Тейбл-по кругу)

1 нче төркем сузыклар гармониясе күзәтелгән;( ашамлык,шәһәр, үрдәк)

2 нче төркем ирен гармониясе күзәтелгән;(озын , көзге,очкыч)

3 нче төркем сингамонизмга буйсынмаган сүзләрне яза.(Илһам,китап, миңа) Ахырдан тикшерәләр. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә.

Дөрес җавап видеопроектор аша күрсәтелә. Укучылар карточкаларны алышып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Ял итеп алыйк.

6нчы тукталыш – “Кыш бабайның капчыгында ниләр бар”

- Тартыклар нинди төрләргә бүленәләр? (яңгырау, саңгырау, парлы, парсыз)

-аерым әйтелә “Серле капчык” уены(карточкаларда күрсәткән хәрефләрнең авазларына характеристика бирү)

1) Ике авазны белдергән хәрефле сүзләрне табып. “Чыршыны бизибез”.[к]-[къ], [г]-[гъ] авазлары язылган сигнал карточкалары ярдәмендә эшләү.

Бирем: укытучы әйткән сүздә булган авазны сигнал карточкасы ярдәмендә күрсәтергә.

Әгәр 2 аваз булса, икесен дә күрсәтергә.

исәнлек, тазалык, сәламәтлек, шатлык, гомер, тынычлык, тырышлык, кыюлык,тигезлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, шәфкатлелек

 Йомгаклау.

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.

Фонетика буенча дәрес – проектта яхшы гына белемнәрегезне күрсәттегез. Ә хәзер тест эшләп алабыз. Һәрберегездә тест биремнәре. Дөрес җавапны билгеләргә кирәк. Һәркем үз төркеменә туры килгән тестны башкара.

Тест. “С” төркеме өчен.

1.        Төзелеше ягыннан нинди иҗекләр була?

1.        ачык;

2.        ачык һәм ябык;

3.        ябык;

4.        калын әйтелешле.

2.        Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куяр идегез?

К...ммәт, ди...к...ть, г...мер.

1) и, к, ә, һәм е;

2) и, к, а һәм е;

3) ый, къ, а һәм о;

4) ый, к, ә һәм о.

3. Кәгазь сүзендә ь хәрефе нинди хезмәтне үти?

1) алдагы тартыкның нечкәлеген күрсәтә;

2) аеру билгесе;

3) кече тел авазы барлыгын белдерә;

4) иҗекнең нечкә укылырга тиешлеген белдерә.

4. Күп нокталар урынына тиешле сүзне табыгыз.

Без Татарстан ... янында басып торабыз, зур шәһәрләрне эзлибез.

1.        Картасы;

2.        кыры;

3.        чиге;

4.        башкаласы.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язар идегез?

Г...дәт, дә...вә, зәвы..., к...пка (баш киеме).

1) ә, г, к һәм и;

2) а, гъ, к һәм е;

3) ә, г, к һәм ый;

4) а, г, г һәм е.

Җаваплар:

1.        2

2.        3

3.        4

4.        2

5.        2

Тест. “В” төркеме өчен.

1.        Фонетика нәрсәне өйрәнә?

а.        Сүзләрнең ясалышын;

б.        сөйләм авазларын;

в.        сүзләрнең дөрес язылышын.

2.        Татар телендә ничә сузык аваз бар?

а.        6;

б.        11;

в.        12.

3.        Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

а.        [а] авазы кебек;

б.        [о] авазы кебек;

в.        [о] га охшатып, бераз иренләштереп.

4.        Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

а.        Тартык авазларга карап;

б.        яңгырау авазларга карап;

в.        сингармонизм законы нигезендә.

5.        Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

а.        [а], [ә] сузыкларына;

б.        [и], [э(е)] сузыкларына;

в.        [о], [ө] сузыкларына.

Җаваплар:

1.        б

2.        в

3.        в

4.        в

5.        в

Тест. “А” төркеме өчен.

1.        Авазларны нәрсә өйрәнә?

а.        морфология;

б.        фонетика;

в.        Сүз төзелеше.

2.        Татар телендә ничә тартык аваз бар?

а.        6;

б.        28;

в.        12.

3.        Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

а.        [а] авазы кебек;

б.        [о] авазы кебек;

в.        [о] га охшатып, бераз иренләштереп.

4.        Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

а.        Тартык авазларга карап;

б.        яңгырау авазларга карап;

в.        сингармонизм законы нигезендә.

5.        Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

а.        [а], [ә] сузыкларына;

б.        [и], [э(е)] сузыкларына;

в.        [о], [ө] сузыкларына.

Җаваплар:

1.        б

2.        б

3.        в

4.        в

5.        в

1.        Тел арты [к], [г] авазлары булган сүзләрне табыгыз.

1.        Табак, суган, колмак;

2.        вак, как, кыш;

3.        гомер, кабак, кыяр

4.        гөл, көзге, гер

2.        Кече тел [къ], [гъ] авазы булган сүзләрне табыгыз.

1.        вакыт, сагыну, чаңгы;

2.        герой, килә, коллектив;

3.        кишер, гигант, герб;

4.        ефәк, диңгез, зәңгәр.

3.        Кайчан татар теленең үз сүзләрендә к, г хәрефләре тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

1.        Калын сүз яки калын иҗектә;

2.        нечкә сүз яки нечкә иҗектә;

3.        алынма сүздә:

4.        калын яки нечкә сүздә.

4.        Нинди сүзләрдә к, г хәрефләре һәрвакыт тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

1.        Калын сүзләрдә;

2.        нечкә сүзләрдә;

3.        татар теленең үз сүзләрендә.

5.        Шигырь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?

1.        6 хәреф, 6 аваз;

2.        6 хәреф, 7 аваз;

3.        6 хәреф, 5 аваз.

Җаваплар:

1.        4

2.        1

3.        2

4.        2

5.        3

Видеопроектор аша җаваплары күрсәтелә. Парларда эш (Mix-Pair-Share). Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билге куялар.

Үткән бүлек буенча алган белемнәрегез тикшерелде. Бу дәрестә без үз-үзебезгә бәя бирәчәкбез.Билгеләрне көндәлеккә куегыз.

Өй эше.

Кагыйдә дәфтәрләрегездәге үзләшереп бетерелмәгән кагыйдәләр булса, тагын бер мәртәбә искә төшереп алырсыз.

У: Киләсе дәрескә барып җитәр өчен, түбәндәге сораулы – табышмаклы башваткычны чишәргә кирәк. Җавапларның беренче хәрефләре киләсе дәреснең ачкычы булачак.

1.        Балда бар, шарда юк,

Алмада бар, ханда юк. (“Л” хәрефе.)

2. Кое төбендә нәрсә бар? (“Е” хәрефе)

3. Җәен соры, кышын ак,

аңа шулай яхшырак. (“Куян”)

4. Аны әрчегәндә елата. (“Суган”)

5. Тәрәзәдән түгел, ә нәрсәдән йөриләр? (Ишектән)

6. Үзе шардай, эче кандай, тәмле балдай. (Карбыз)

7. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда өчәү. (“А” хәрефе).

Димәк, киләсе дәреснең темасы шулай аталачак.

У: Без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Б: Фонетика бүлеген, гомумән, авазларны, хәрефләрне кабатладык.

Дәресне сүз турындагы эпиграф белән башлаган идек. Шулай тәмамлыйк та.

Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе бай. Бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Туган тел байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы. Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу.

Билгеләр кую.

Өйгә эш 162 нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

Фонетика бүлеген кабатлау

Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга  төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...

Фонетика бүлеген кабатлау.

Мәктәп программасында иң катлаулы, авыр үзләштерелә торган темаларның берсе – фонетика. Шуңа да әлеге теманы кызыклырак һәм үтемлерәк итү өчен мин аны дәрес-проект итеп үткәрәм. Аңа әзерлек шактый алд...

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....

Татар теленнән фонетика бүлеген кабатлау өчен тестлар

Татар теле фонетикасын кабатлау өчен тест....