Фонетика бүлеген кабатлау.
методическая разработка (5 класс) на тему

Низамиева Рузиня Гадиевна

Мәктәп программасында иң катлаулы, авыр үзләштерелә торган темаларның берсе – фонетика. Шуңа да әлеге теманы кызыклырак һәм үтемлерәк итү өчен мин аны дәрес-проект итеп үткәрәм. Аңа әзерлек шактый алдан башлана. Максат һәм бурычлар бу темага керү белән үк билгеләнә. Әзерлек барышында укучылар төрле иҗади проектлар әзерләү буенча эш алып баралар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon broshyura.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Тормышның бөтен

                                          шатлыгы – иҗатта

                                                              Р. Ролан

Проект – яңа эш дигән сүз. Архитектор яңа бина проектлары ясый, конструктор- яңа самолетлар, ә без яңа дәрес проекты ясыйбыз. Аның һәр этабы безнең иҗади проектлардан төзелә.

 

1. Рәсемнәр күргәзмәсе проекты. “Мин авазларны ясыйм. Бу проект буенча эшләүче укучылар  үзләренең рәсемнәрен күрсәтә һәм аңлатма бирәләр.

 (Укытучы балалар  иҗат иткән проект белән таныштыра).

- Мин фонетиканы борынгы зур йорт итеп ясадым. Анда төрле авазлар яши. Иң өстә Фонетика исемле акыл иясе урнашкан. Бакчада, көлешеп, сузык авазлар йөри. Аларның үз законнары. Сузыклар сингармонизм законы буенча яшиләр: бер-берсен хөрмәт итәләр, бер-берсенә охшарга тырышалар. Тәрәзәләрдән акыллы йөзле кырыс тартыклар карап тора. Алар шулай күренәләр генә. Үзләре сузыкларга җайлашалар һәм моны аккомадация дип кабатларга яраталар, ассимиляция дә дигән булалар. Ишек төбендә ь һәм ъ торалар, алар бер сүз дәшмиләр, күзәтәләр генә, бер тавыш та чыгармыйлар. (Вәлиев Айдар)

- Ә мин сузыкларны кызлар, ә тартыкларны малайлар итеп ясадым. Сузыклар, иреннәрен буяп, бик матур киенеп йөриләр. Тартыклар бик шуклар, бер дә тик тормыйлар, шуклар, шаяннар. Әле бер сузыкны үпкәләтәләр, әле - икенчесен. Үзләре шунда ук дуслашалар да. ( Әбубакирова Раилә)

2 .Фонетика турында лингвистик әкиятләр һәм уеннар проекты

- Борын-борын заманда авазлар һәм хәрефләр дус яшәгән. Бервакыт к һәм г  хәрефләре ъ белән үпкәләшкәннәр.”Мин башка сезнең янга утырмыйм”,-дигән ъ. К белән г аптырап калганнар. Нишләргә? Әгәр ъ алар янында килмәсә, “кәнәгәт”, “нәк”,”гәли” дип укыячаклар бит! Шулай аптырап торганда, А исемле кыз, оялып кына: ”Мин сезнең янга урнашырмын”,-дигән. Тартыклар шатланганнар инде. Шулай итеп, сүзләр [КЪәнәГЪәт], [Гъәли] дип укыла башлаганнар. К һәм г сузыкларга бик рәхмәтле булганнар. Соңыннан ъ бик уңайсызланган һәм кайчакта үзе дә бу тартыклар янында килергә булган (“Нәкъ”) (Хәйруллин Алмаз)

- Бервакыт кыш бик салкын килгән. М авазы грипп белән авырып киткән. Борыны белән сулый алмый икән. Н белән ң моның хәлен белергә килгәннәр. М төчкереп куйган. Бер дә чыныкмаган булган. Икенче көнне н белән ң да авырый башлаганнар. Боларның да борыннары тыгылган. Өчесен дә иптәшләре “Борын авазлары” дип үртәгәннәр. Шул кушамат боларга ябышып калган. (Шәрәфетдинова Зөлфия)

Уеннар

1)Артык авазны алып ташла:

А) [а] [у] [и] [п];

      Ә) [у] [ү] [о] [ө] [и];

Б) [б] [в] [с] [д] [г] .

2) Җавабын тап.

А) Урманда бар, кырда юк,

     Мунчада бар, өйдә юк.

ә) Өй башына ни кунган?

Б) Күзнең уртасында ни бар?

3) Тиешле хәрефләрне (о, ы, ө, е) куеп языгыз һәм үзегезчә дәлилләгез.

й...зек

к...ш

к...зге

й...з

й...зак

й...мырка

к..яш

3. Иҗат җимешләре проекты

Бу проект өстендә эшләүчеләр хикәя язалар. Әмма хикәядәге бөтен сүзләр дә бер үк хәрефтән башланырга тиеш.

                              Җәй җитте.

1) Җылы җәй җиткәч, Җизни, Җәүһәрия, Җәмилә җиләк җыярга җыендылар. Җиләкле җиргә җиттеләр. Җәмилә җиләкне җырлый-җырлый җайлап җыйды. Җиделәрдә җиләктән җәяүләп җилдердек. (Юсыпова Азилә)

                            Кыш көне

      2) Кыш көне. Күктә кояш көлә. Кар күп. Кәримә, Камилә, Кави, Каюм кар көриләр. Кәримәне карга күмеп куйдылыр. Каюм кычкыра-кычкыра көлде. Кыш көне күңелле. (Җамалиева Алсу)

Әлеге проектлар бездә фонетиканың төп үзенчәлекләрен истә калдырырга ярдәм итә, белемнәребезне ныгыта,  дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен, иҗади сәләтне үстерә, фәнгә кызыксыну уята.

 

              Низамиева Р. Һ.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фонетика бүлеген кабатлау

Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга  төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.

"Лексикология  һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту

Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм  ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...

Татар теленнән фонетика бүлеген кабатлау өчен тестлар

Татар теле фонетикасын кабатлау өчен тест....

5 нче сыйныфта татар теле. Фонетика бүлеген кабатлау.

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру. Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында т...