Татар теленнән фонетика бүлеген кабатлау өчен тестлар
тест (9 класс) на тему

Sungatullinakurbanova

Татар теле фонетикасын кабатлау өчен тест.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrol_esh_fonetika.docx17.1 КБ

Предварительный просмотр:

Фонетика, орфоэпия,  орфография буенча 1 вариант

А1.Сөйләм авазлары тел белеменең кайсы бүлегендә өйрәнелә?

         1) фонетика;

         2) морфология;

         3) орфография;

А2. Саңгырау тартык авазларны билгеләгез.

         1) [а], [ә], [о], [ө], [у];

         2) [к], [п], [с], [т], [ф];

         3) [м], [н], [ң];

А3. Иренләшкән сузыкларны билгеләгез.

         1) [у],[о],[ө];

         2) [а],[ә],[ы];

         3) бер җавап та дөрес түгел;

А4. Кайсы сүзләр рәт гармониясенә буйсынмый?

         1)авыл, урам, озын;

         2)күлмәк, шәһәр, түгәрәк;

         3)төнбоек, үзаң, көнбагыш;

А5. Тел-теш тартыкларын дөрес билгеләгез.

         1) ж, җ, ш, щ, ч;

         2) з, с, д, т, ц, н, л, р;

         3) гъ, къ, х, ң;

А6. ь билгесе  кайсы очракта аеру вазифасын башкара?

         1) ниһаять;

         2) көньяк;

         3) ямьле;

         4) сәнгатьле.

А7. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да  бишәр аваз бар?

        1) яшьле, ватан, юрга, китап, бүләк;

        2) елан, ерак, сәхнә, тарак, кояшы;

        3) тоелу, хәвеф, ялгыз, сөенү;

А8. Нинди хәрефләр төшеп калган? Вәг...дә, кул...тура

       1) ъ, ь – калынлык һәм нечкәлек билгеләре

       2) ъ, ь – аеру билгеләре

       3) бернәрсә дә кирәк түгел

Текстны укыгыз һәм В1-В5 биремнәрен үтәгез. Җавапларны сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

    1)Иҗат юлын мин шигырьдән башладым. 2)Куллар әле каләм тотарлык хәлдә түгел иде, больницаның алты кешелек палатасы көндезге ыгы-зыгыдан тынгач, төннең серле караңгылыгы мине хыял дөньясына алып кереп китә: уй-хыяллар өр-яңадан сәп-сәламәт кеше итә, әллә нинди озын юлларга алып чыга, чибәр кызлар белән очраштыра. 3)Шунда син, вакыт һәм простраство чикләрен узып, дөнья белән икәүдән-икәү генә каласың. 4)Күңелгә бик тә мәгънәле, бик тә акыллы булып тоелган шигъри юллар килә. 5)Иреннәр, пышылдап, ул юлларны кабатлый. 6)Төннәр буе кабатлый, яңарта, үстерә торгач, иртәнгә алар ниндидер бер кысага кереп утыралар. 7) Кемгә дә булса аны әйтеп торып, дәфтәргә теркәтәсе генә кала. ( Ф.Яруллиннан)

В1. 4 җөмләдән алынма сүзләрне табып яз.

В2. 3 җөмләдән ь(аеру билгесе) булган сүзне табып яз.

В3. Кайсы җөмләләрдә рус алынмалары бар? Цифр белән яз.

В4. 6 җөмләдәге нинди сүзләрдә аваз саны хәреф саныннан күбрәк?

В5. 1 җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне табып яз.

Фонетика, орфоэпия,  орфография буенча.

2 вариант

А1.Язудагы хәрефләр тел белеменең кайсы бүлегендә өйрәнелә?

         1) фонетика;

         2) графика;

         3) орфография;

А2. Яңгырау тартык авазларны билгеләгез.

         1) [а], [ә], [о], [ө], [у];

         2) [к], [п], [с], [т], [ф];

         3) [м], [н], [ң];

А3. Иренләшмәгән сузыкларны билгеләгез.

         1) [у],[о],[ө];

         2) [а],[ә],[ы];

         3) бер җавап та дөрес түгел;

А4. Кайсы рәттәге барлык сүзләрнең  әйтелеше белән язылышы туры килә?

         1) кояш, каләм, мәктәп;

         2) төзелеш, саулык, гомер;

         3) урман, үсемлек, халык;

А5. Сүзләрдә ирен гармониясе булган рәтне билгелегез.

         1) тормыш, Шөгер, омтылыш, бөтенесе;

         2) роман, океан, урын, түземсез;

         3) дөньяда, тәрбия, Гөлшат, армия;

А6. Кече тел тартыкларын дөрес билгеләгез.

         1) ж, җ, ш, щ, ч;

         2) з, с, д, т, ц, н, л, р;

         3) гъ, къ, х, ң;

А7. ь билгесе  кайсы очракта тартыкның нечкәлеген күрсәтә?

         1) ниһаять;

         2) көньяк;

         3) альбом;

А8. Нинди хәрефләр төшеп калган? Ма...май, тә...мин, тә...сир

       1) өчесендә дә к хәрефе

       2)  к, э, ә хәрефләре

       3)  өчесендә дә э хәрефе

Текстны укыгыз һәм В1-В5 биремнәрен үтәгез. Җавапларны сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

    1)Иҗат юлын мин шигырьдән башладым. 2)Куллар әле каләм тотарлык хәлдә түгел иде, больницаның алты кешелек палатасы көндезге ыгы-зыгыдан тынгач, төннең серле караңгылыгы мине хыял дөньясына алып кереп китә: уй-хыяллар өр-яңадан сәп-сәламәт кеше итә, әллә нинди озын юлларга алып чыга, чибәр кызлар белән очраштыра. 3)Шунда син, вакыт һәм простраство чикләрен узып, дөнья белән икәүдән-икәү генә каласың. 4)Күңелгә бик тә мәгънәле, бик тә акыллы булып тоелган шигъри юллар килә. 5)Иреннәр, пышылдап, ул юлларны кабатлый. 6)Төннәр буе кабатлый, яңарта, үстерә торгач, иртәнгә алар ниндидер бер кысага кереп утыралар. 7) Кемгә дә булса аны әйтеп торып, дәфтәргә теркәтәсе генә кала. ( Ф.Яруллиннан)

В1. 1 җөмләдән алынма сүзне табып яз.

В2. 2 җөмләдән ь(нечкәлек билгесе) булган сүзне табып яз.

В3. Кайсы җөмләләрдә гарәп алынмалары бар? Цифр белән яз.

В4. 1 җөмләдәге нинди сүздә аваз саны хәреф саныннан күбрәк?

В5. 2 җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фонетика бүлеген кабатлау

Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга  төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...

Фонетиканы кабатлау өчен тестлар

Тест предназначен для проверки знаний у учащихся 5 класса по разделу "Фонетика"....

Фонетика бүлеген кабатлау.

Мәктәп программасында иң катлаулы, авыр үзләштерелә торган темаларның берсе – фонетика. Шуңа да әлеге теманы кызыклырак һәм үтемлерәк итү өчен мин аны дәрес-проект итеп үткәрәм. Аңа әзерлек шактый алд...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Укытучым"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары  "Укытучым"....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....

5 нче сыйныфта татар теле. Фонетика бүлеген кабатлау.

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру. Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында т...