"Фонетика" бүлеген кабатлау өчен тест
тест (5 класс)

Сабирова Резеда Агзамтиновна

"Фонетика" бүлеген кабатлау өчен тест (5класс)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fonetika.docx16.17 КБ

Предварительный просмотр:

ФОНЕТИКА БҮЛЕГЕН КАБАТЛАУ ӨЧЕН ТЕСТ (5 класс)

  1. Татар телендә генә булган авазны билгеләгез.

1) [в] 2) [й] 3) [ә]

2. Рус телендә булмаган сузык авазны билгеләгез.

        1) [и]   2) [у]   3) [ү]

3. Иренләшкән сузык авазны билгеләгез.

        1) [ы]  2) [о]   3) [э]

4. Калын сузык авазлардан торган сүзне билгеләгез.

        1) басым  2) иҗек 3) хәреф

5. Җөмләдәге калын сузык авазларның санын билгеләгез.

        Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата. (Мәкаль)

        1) 4 2) 8   3) 9

6. Җөмләдәге нечкә сузык авазларның санын билгеләгез.

        Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. (Мәкаль)

        1) 2  2) 4   3) 6

7. Нечкә сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез.

        1) Аз булсын, яхшы булсын. 2) Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

        3) Эш беткәч, уйнарга ярый.

8. Иренләшкән сузык аваз кулланылган мәкальне билгеләгез.

        1) Агач – җимеше белән, кеше – эше белән.

        2) Башланган эш – беткән эш.

        3) Аз сөйлә, күп эшлә.

9. Яңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгеләгез.

        1) чыршы  2) имән   3) усак

10. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгеләгез.

        1) чык  2) яңгыр  3) болыт

11. Парсыз саңгырау тартык авазларны билгеләгез.

        1) [w], [й], [л], [м], [н], [ң], [р]

        2) [п], [ф], [к], [қ], [т], [ш], [с], [ч]

        3) [х], [һ], [ц], [щ]

12. Борын тартыкларының барысы да кулланылган сүзне билгеләгез.

        1) миләшләремне 2) урамнардан 3) имәннәрнең

13. [ʼ] һәмзә авазы кулланылган сүзне билгеләгез.

        1) эшмәкәр  2) мәсьәлә 3) елан

14. Хәрефләр һәм авазлар саны тигез булган сүзне билгеләгез.

        1) төньяк 2) вәгъдә  3) хыял

15. Җөмләдәге хәреф белән аваз саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

        Аз эш күп сүздән яхшырак. (Мәкаль)

        1) күп  2) сүздән  3) яхшырак

16. Җөмләдәге сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне билгеләгез.

        Китап битен бөкләргә ярамый.

        1) китап  2) бөкләргә  3) ярамый

17. Җөмләдәге сингармонизм законының ирен гармониясенә буйсынган сүзне билгеләгез.

        Сабантуйда сөлге җыялар.

        1) Сабантуйда 2) җыялар  3) сөлге

18. Мәкальдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне билгеләгез.

        Коега төкермә, суын эчәрсең. (Мәкаль)

        1) коега, төкермә 2) суын 3) эчәрсең

19. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләрнең санын билгеләгез.

        Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый, кыю кош кыя башына. (Мәкаль)

1) 2    2) 4   3) 5

20. Протеза күренеше чагылыш тапкан сүзне билгеләгез.

1) эшләпә 2) бүрәнә  3) фатир

21. Эпентеза күренеше чагылыш тапкан сүзне билгеләгез.

1) өстәл  2) көрпә  3) Омски

22. Җөмләдәге ябык иҗекләрнең санын билгеләгез.

        Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. (Мәкаль)

        1) 5  2) 6  3) 7

23. Җөмләдәге ачык иҗекләр санын билгеләгез.

        Тамчыдан күл җыела. (Мәкаль)

        1) 3  2) 4  3) 5

24. Җөмләдәге ТС калыбына туры килгән иҗекләр санын билгеләгез.

        Кешенең сүзен өзмә. (Мәкаль)

1) 1  2) 4   3) 3

25. Басымы соңгы иҗеккә төшкән сүзне билгеләгез.

        1) укучылар  2) татарча  3) язмыйбыз

26. Җөмләдәге басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзне билгеләгез.

        Бүләкнең кечкенәсе булмый. (Мәкаль)

        1) бүләкнең  2) кечкенәсе 3) булмый

27. Басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрнең санын билгеләгез.

        Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең. (Мәкаль)

        1) 1  2) 2   3) 3

28. Шигырь сүзенең транскрипциясен билгеләгез.

1) [шиғэр]  2) [шиғыр]  3) [шигэр]

29. Дөрес язылган сүзне билгеләгез.

        1) повестенда   2) повестында  3) повестьтә

30. Кушымча дөрес ялганган сүзне билгеләгез.

        1) фестивальда 2) фестивальдә  3) фестивалдә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау (тест)

Әлеге тест җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау өчен тәкъдим ителә....

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....