“Кереш сүзләр” темасын кабатлау буенча тест.
тест

Сабирова Резеда Агзамтиновна

“Кереш сүзләр” темасын кабатлау буенча тест.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keresh_suzlr.docx16.61 КБ

Предварительный просмотр:

  “Кереш сүзләр” темасын кабатлау буенча тест.

                                                Тест №1

                                               1нче өлеш.

А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.

А1  Кереш сүз дип нәрсәне атыйлар?

 1) сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны белдергән сүзне;

 2) бер атаманы тәрҗемәсе аша ачыклаган сүзне;

 3) хәбәрлек сүзне;

 4) сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдергән сүзне.

  А2. Нәрсәгә нигезләнеп, кереш сүзләр ничә төркемчәгә бүленә?

  1) эш яки хәлне кайсы яктан ачыклауга карап;

  2) җөмләдәге уйга нинди мөнәсәбәтне белдерүгә карап;

  3) сөйләүченең нинди максат белән хәбәр итүенә карап;

  4) сүзләрнең нинди грамматик чаралар белән бәйләнүенә карап

.

   А3. Ышану, раслауны белдерә торган кереш сүзләрне табыгыз.

   1) бәлки, ахры, күрәсең;

   2) зинһар, хәер;

   3) һичшиксез, билгеле, әлбәттә;

   4) беренчедән, бер яктан.          

А4. Фикернең чыгынагын белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

1) әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез,  билгеле, дөрес;

2) синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә;

3) гадәттә, табигый, мәгълум булганча;

4) бәхеткә каршы, кызганычка каршы.

А5. һичшиксез, шөбһәсез, табигый, билгеле, дөрес, бәхәссез кереш сүзләре

1) ышану яки раслауны белдерә;

2) үтенү яки үз фикереннән чигенүне белдерә;

3) фикернең тәртибен белдерә;

4) фикернең чыганагын белдерә.

А6. Кереш сүз җөмлә башында килсә

1) сызык куела;

2) алардан соң өтер куела;

3) тыныш билгесе куелмый;

4) өндәү билгесе куела.

А7. Кереш сүз янында тыныш билгесе дөрес куелган  җөмләне күрсәтегез.

1) Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны мәсәлән: фәлән айның фәлән числосында төгәлләргә. (М.Хәсәнов);

2) Шулай итеп мең төрле мәшәкать белән яз җитә.(М.Хәсәнов);

3) Мөгаен, миләш агачы да түземсезләнеп кояшны һәм язны көтә торгандыр.(Р.Низамиев);

4) Чаңгыны имеш, юкәагачтан ясамыйлар.(Ф.Хөсни).

А8 Әлбәттә, билләр бәйләнгәч, җитезлек белән әллә ни алдыра алмыйсың.(Р.Зарипов) Бу җөмләдә кереш сүз

1) фикер тәртибен белдерә;

2) раслауны белдерә;

3) шикләнүне белдерә;

4) фикер нәтиҗәсен белдерә

                                                      2нче өлеш.

В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга  сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

1) Касыйм аны Каенлыдан алып кайтты. 2)Алиман карасу тутлы яшь кенә бер кыз иде. 3) Бердән, мин шундый тырыш, эшчән килен килүенә сөенеп бетә алмадым. 4) Икенчедән, үзен бик тиз яраттым, ошаттым. 5) Бәлки, кыз үстерәсем килеп тә, үземнең кызым булмагангамы, шулай яраттым, ахры. 6) Хәер, аннан гына түгелдер, әлбәттә. 7) Алиман, чынлап та, ачык йөзле, бик акыллы, бик тырыш кыз булып чыкты. 8)Шуның өчен мин аны үз кызым кебек ярата башладым. 9) Дөрес, кайбер каенаналар киленнәре белән тату яши алмыйлар. 10) Ул яктан, һичшиксез, минем бәхет булды: өеңә шундый килен килү зур бәхет икән ул. 11) Сүз уңаеннан әйткәндә, чын бәхет, минем уемча, адәм башына җәйге яңгыр кебек күктән яумый ул.12) Кешегә сиздермичә, ничектер, үз тирәсендәге кешеләргә мөнәсәбәтенә карап килә. 13) Шулай, бөртекләп, өлешләп җыела-җыела, бәхет дигән нәрсә туа. (Ч.Айтматовтан)

В1. Ышану, раслауны белдергән кереш  сүзләрне  язып алыгыз

Җавап:_______________________________________________________

В2.  Кереш  сүзләр булган җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В3. 1-5нче җөмләләр арасыннан фикер тәртибен белдерүче кереш сүзләрне язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В4. 10нчы җөмләдәге кереш сүзнең кайсы төркемгә керүен билгеләгез.

 Җавап: ___________________________________________________________

В5. 10-13нче җөмләләр арасыннан җәенке кереш сүзләр булган җөмләнең санын билгеләгез.

Җавап:____________________________________________________________

В6. 5,6 нчы җөмләләрдән кереш сүзләрне язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В7. Шикләнү,икеләнүне белдергән кереш  сүзләрне  язып алыгыз

Җавап: ___________________________________________________________

В8. Кереш сүзләр булмаган җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  язып алыгыз.

 Җавап:____________________________________________________________

                                                Тест №2

                                                1нче өлеш.

А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.

А1 Сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр

1) мөстәкыйль сүзләр дип атала;

2) эндәш сүзләр дип атала;

3) кереш сүзләр дип атала;

4) хәбәрлек сүзләр дип атала.

А2. Кереш сүзләр ничә төркемчәгә бүленә?

1) 5;

2) 6;

3) 7;

4) 8.

А3. Икеләнү, шикләнүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

1) димәк, шулай итеп;

2) ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы,мөгаен, шәт, никтер;

3) ниһаять, ичмасам, башлыча;

4) чынлап та, бәхәссез, әлбәттә.

А4 . Бердән, беренчедән, икенчедән, барыннан да элек, ниһаять кереш сүзләре

1) ышану яки раслауны белдерә;

2) үтенү яки үз фикереннән чигенүне белдерә;

3) фикернең тәртибен белдерә;

4) фикернең чыганагын белдерә.

А5. Кереш сүз җөмлә уртасында килсә

1) тыныш билгесе куелмый;

2)  бер яктан өтер куела;

3) ике яктан өтер белән аерыла;

4) ике яктан сызык куела.

А6.  Раслауны белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

1) димәк, шулай итеп;

2) ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы,мөгаен, шәт, никтер;

3) ниһаять, ичмасам, башлыча;

4) бердән, беренчедән, барыннан да элек.

А7 Ниһаять,  сал яңадан елга киңлегенә чыкты.(М.Хәсәнов) Бу җөмләдә кереш сүз

1)фикер тәртибен белдерә;

раслауны белдерә;

шикләнүне белдерә;

фикер нәтиҗәсен белдерә

А8. Кереш сүз янында тыныш билгесе дөрес куелмаган  җөмләне күрсәтегез.

1)Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны мәсәлән: фәлән айның фәлән числосында төгәлләргә. (М.Хәсәнов);

2) Беренчедән, үлеп арылган.(М.Хәсәнов);

Тормыш үзе, гомумән, малай өчен зур бер табышмак иде.(Р.Низамиев);

Кем белә, бәлкем, каланча башындагы Галәви абзый да шулай уйлый торгандыр.(Ф.Хөсни).

                                                      2нче өлеш.

В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга  сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

1) Ниһаять, табигатьтә яз билгеләре күренә башлады. 2) Беренчедән, ерактагы урман, ничектер, күгелҗемләнеп, яшәреп китте. 3) Икенчедән, өй түрендәге миләш ботаклары да яшелрәк төскә керделәр. 4) Өченчедән, түбә читләрендә боз сөңгеләре күренде. 5) Чана юллары шомардылар, караеп калдылар. 6) Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар – килеп, су буендагы биек талларга оя кордылар. 7) Кояш,әлбәттә, җиргә турырак карый һәм ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. 8) Шулай итеп, тереклек чыганагы -  кояш – табигатькә җан кертте. 9) Кешеләрдә эшкә дәрт артты, күңелләр күтәрелде. 10) Билгеле, кояш мәктәпкә дә җан иңдерде. 11) Балаларның ыгы-зыгысы башланды. 12) Тиздән – имтиханнар!   (Г.Гобәйдән)

В1. Ышану, раслауны белдергән кереш  сүзләрне  язып алыгыз

Җавап:_______________________________________________________

В2.  Кереш  сүзләр булган җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В3. 1-5нче җөмләләр арасыннан фикер тәртибен белдерүче кереш сүзләрне язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В4. 10нчы җөмләдәге кереш сүзнең кайсы төркемгә керүен билгеләгез.

 Җавап: ___________________________________________________________

В5. 7-12нче җөмләләр арасыннан җәенке кереш сүз булган җөмләнең санын билгеләгез.

Җавап:____________________________________________________________

В6. 2нче җөмләдән кереш сүзләрне язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

В7. Шикләнү, икеләнүне белдергән кереш  сүзне  язып алыгыз

Җавап: ___________________________________________________________

В8. Кереш сүзләр булмаган җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  язып алыгыз.

 Җавап:____________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Безнең музейларыбыз" темасына буенча тест

"Безнең музейларыбыз" темасына тест...

5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ.

5"В" СЫЙНЫФТА "кЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ....

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентция

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентация....

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....

“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар

quot;Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә....