Әхәтова Гүзәлия Габдулхаковна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхәтова Гүзәлия Габделхак кызы сайтына рәхим итегез!

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез. (Ризаэддин Фәхреддин)

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Творческие

Увлечения: Вышивание, вязание

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ"Почкучукская средняя школа"Кукморского муниципального района Р Т

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/akhatova

О себе

Мин, Әхәтова Гүзәлия Габделхак   кызы, Татарстан  Республикасы Кукмара  районы  Уразай авылында дөньяга килгәнмен.  Балачагым гүзәл  табигатьле  авылым  кочагында  үтте.

       Укытучы  булу  турында үземне белгәннән бирле хыялланганмындыр. 

Әти-әниемнең тормышка карашлары, үзара татар телендә сөйләшүе дә сәбәпче булгандыр. Мәктәп  елларында беренче укытучым  Наилә Нурмөхәммәт кызының  үрнәге бу хыялымны  тормышка  ашырырга ярдәм итте.

        Мәктәпне тәмамлагач, уй-хыялларымны тормышка ашыру нияте   белән Арча педагогия училищесына укырга кердем.

        Хезмәт юлымны туган мәктәбемдә башлап җибәрдем.  Бүгенге көндә  " Починок Кучук урта мәктәбе"ндә   туган тел дәресләрен алып барам.  Хезмәтемә  намус  белән  карап, балаларда татар теленә карата сөю хисе тәрбиялим.

        Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Әдәби чаралар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар оештыру да үз нәтиҗәсен бирә. Дәресләрдә заманча технологияләр кулланып, укучыларымда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән дә эш тәҗрибәсе  белән уртаклашам.

         Мин- бәхетле кеше! Чөнки янымда мине сөйгән, якын иткән гаиләм бар,  һәр көн иртән шатланып, ашкынып барган мәктәбем һәм иҗади укучыларым бар!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Зифа Кадыйрова "Синсез килгән язлар", "Көтеп узган гомер" , "Сагынырсын мин булмам", "Бәхеткә юл кайдан"

Мой взгляд на мир

Оптимистик

Моё портфолио

 Туган  тел! Һәркем  өчен  дә газиз, иң  кадерле, бернәрсә  белән  дә  алыштырмый  торган  сүз. Туган  телебезне  саклау, үстерү, аның  сафлыгы, матурлыгы  өчен  көрәшү- безнең  татар  теле  укытучыларының, халкыбызның  изге  бурычы. 

 Сайтка  куелган материаллар үз эшебездә кирәкле һәм  файдалы  булыр дип  өметләнеп  калам.  

 

 

     

    Добавить грамоту в портфолио
    Портфолио: