Эссе
материал по теме

Әхәтова Гүзәлия Габдулхаковна

Эссе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx20.43 КБ

Предварительный просмотр:

Мин бер гади укытучы түгел,

                                                                             Татар теле мөгаллимәсе.

Мөгаллимә! Нинди тирән мәгънә, сабырлыҡ, ихласлыҡ, җылылык бөркелә аннан! Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин мөгаллимә! Парта артыннан миңа әллә ничә сынаулы күзләр яратып карый. Алар - безнең киләчәк. Димәк, мин үзем  өчен генә түгел, ә илем, халкым, телем язмышына, аның киләчәгенә җаваплымын. Мин -мөгаллимә, белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел. Ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртә ашкынып мәктәпкә килсәң, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы һәм шатлыҡ хисләре чолгап ала.

        Мин үз бәхетемне балаларны укытуда күрәм. Бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыялландым. Изге хыялымны тормышҡа ашырыр өчен, Казан  дәүләт университетына юл алдым. Анда күренекле остазларым Роза Әмин кызы, Чулпан Мөхәррәм кызы, Фоат Галимулла улы һәм башкалар бар көчләрен салып төпле белем бирде, эшемә  кызыксыну, җаваплылыҡ, горурлык өстәде.

         Хәзерге заман укытучысы үз өстенә авыр һәм җаваплы миссия алган – укучыларны шушы катлаулы  дөньяда ничек югалып калмаска, дөрес юл табарга, кешелек сыйфатлары кимеп барганда үз дәрәжәңне сакларга,  тәрбияле, белемле, кызыксынучан, төрле биеклекләргә омтылучан шәхес итеп олы тормыш юлына чыгару.  Димәк, син укыту предметын ныклы белергә, югары мәдәниятле, укучыларга кешелекле һәм итәгатьле, иҗади эшләүче, тәрбия кануннарын һәм үсмерләр психологиясен яхшы белүче, баланы яратучы, кирәк чакта аңа иң беренче ярдәм кулы сузучы Кеше булырга тиешсең.  Тәрбия бирүдә мин халык педагогикасы принципларына таянып эш итәм. Кластан тыш чараларда, фольклор бәйрәмнәрдә, тәрбия сәгатьләрендә бер генә тапкыр булса да әйтемнәр әйтелмәсә, мәкальләр кулланылмаса, моңлы җырлар җырланмаса, балаларның күзләрендә очкыннар чәчрәтеп,аларны ял иттерүче  халык уеннары булмаса, ул тәрбия чараларынан балаларның канәгать булуы шикле. Чөнки халкыбызның яшәү рәвеше, педагогикасы алар нигезендә ята. Буыннар аша безгә мирас булып калган халык педагогикасы хәзинәләрен яшь буынны тәрбиләүдә файдалану мөмкинлекләре ифрат зур һәм формалары да күп . Шушы гади генә алымнар белән балаларга изгелек, ярдәмчеллек, кешелеклелек тойгылары тәрбияләргә була. Нәтиҗәле итеп куллансак, тәрбияви чараларның сыйфаты күтәрелер, киләчәктә белемле, тәрбияле шәхесләр тәрбияли алырбыз, дип уйлыйм. Мин ышанам: һәр бала үзенчә талантлы. Үз алдыма куелган максатым: укучыга үзен ачарга, булдыклылыгын күрсәтергә, ижади яктан үсәргә ярдәм итәргә.

Балалар белән эшләвемә 14 елдан артык вакыт узган. Замана үзгәреп тора, балалар һәр яңалыкны үзләштерә бара. Заманча уҡытуда,  укучылардан артка калмас өчен, яңа инновацион технологияләрне өйрәнергә, программаларны үзләштерергә, даими эзләнергә, иҗади эшләргә туры килә. Укыту системасындагы төрле карашлар, фикерләр арасыннан үзеңнекен сайлый белергә кирәк. Тематик презентациялар, интерактив электрон дәреслекләр, интернет челтәре мәгълүматлары, проект эшләре кебек башка алымнарны кулланып, һәр дәресне мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.

          Йомгаклап шуны әйтәсе килә: укыту-тәрбия бирүне камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Нинди генә методик алымнар куллансак та , мәктәп бала өчен “шатлык мәктәбенә” әверелсен иде.

Укытучы һөнәре... Кичә, бүген, иртәгә. Юк. Мәңгегә. Нинди генә дәреслекләр, технологияләр, укыту программалары булуга карамастан, укытучы Укытучы булып кала. Бернинди яхшы дәреслек һәм программалар да укытучыны алыштыра алмый, ә тулыландыра гына. Җәмгыятьтә укытучыга караш начар якка үзгәрмәсен иде. Чөнки дөньяда бу һөнәрдән дә изгерәк хезмәт юк.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...