5 класс туган (татар) тел әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Әхәтова Гүзәлия Габдулхаковна

әдәбият

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_-dbiyat_28.0818.doc393 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Почкучукская средняя школа»

Кукморского муниципального района Республики Татарстан

« Рассмотрено»

Руководитель МО

______Аполинариева Р.Р.

Протокол № 1

  «15» августа 2018 г.

«Согласовано»

Заместитель директора школы по УР

________Шайхутдинова М.Г.

 «20» августа 2018 г.

«Утверждено»

Директор

________Файзрахманов А.В.

Приказ № 21

  «25» августа 2018 г.

                                                     

Рабочая программа

по предмету «Родная  (татарская) литература»

5 класс  (базовый уровень)

учителя родного языка и литературы первой квалификационной категории

Ахатовой Гузалии Габдулхаковны

на 2018 – 2019 учебный год

Планируемые результаты освоения учебного предмета

Шәхси:

  • укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;
  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
  •  баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  •  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
  • төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

Метапредмет :

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
  •  сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү.

 Предмет :

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
  •  укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Укучы өйрәнәчәк: фольклор әсәрләрдә бирелгән төп фикерне ачыкларга, тәкъдим ителгән язучының тормыш юлын һәм әдәби әсәрләрне аңлап  укырга, әсәр буенча план төзеп һәм  аңа нигезләнеп эчтәлек сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә, әдәби төшенчәләрне үзләштерергә өйрәнү.

Укучы өйрәнү мөмкинлеге алачак: фольклор әсәрләрдә бирелгән төп фикерне ачыклый, тәкъдим ителгән язучының тормыш юлын һәм әдәби әсәрләрне аңлап  укый, әсәр буенча план төзи һәм  аңа нигезләнеп эчтәлек сөйли, әдәби төшенчәләрне үзләштерә,  үз фикерен әйтә  белү, тавышны дөрес итеп төшерә һәм күтәрә  алу, ягъни интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре үзләштерү, проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайлый белү, телдән һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру.

Содержание учебного предмета

Разделы

Количество часов

 Халык авыз иҗаты.

5сәгать.

Халык иҗаты белән рухланып.

2сәгать.

 Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

1сәгать.

 Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре.

1сәгать.

 19нчы йөз әдәбияты үрнәкләре.

2сәгать.

 20нче йөз татар әдәбияты үрнәкләре.

6сәгать.

 Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чор әдәбияты.

11сәгать.

Туган ил , туган як турында.

 

2сәгать.

Тәрҗемә әсәрләре.

1сәгать.

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор.

3сәгать.

 Язма эш. Контроль эш

1сәгать.

Халык авыз иҗаты.

Б.с.ү. Китап дигән могҗиза. И.Гази “Үзе бер могҗиза”. Татар халык авыз иҗаты.  Фольклорның кече жанрлары.  Балалар фольклоры (табышмаклар, мәкальләр,  такмак, санамыш, мәсәл).  Бишек җырлары. Халык авыз иҗаты төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше. “Ак байтал” әкияте. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы, аларда фантастик элементлар “Солдат балтасы”, “Үги кыз” – тормыш-көнкүреш әкиятләре. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. “Хәйләкәр төлке”, “Кәтән Иваныч”  – хайваннар турындагы әкиятләр. Даими эпитетлар, гипербола, чагыштыру, төшенчәләре.         “Камыр батыр”,  “Өч каләм”  әкиятләренең төзелеше һәм төре.

Халык иҗаты белән рухланып.

Мәсәл жанры, читләтеп әйтү, сюжеты һәм төзелеше. Мәсәлләрдә мораль. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре. Г.Морат “Мәсәл” Г.Тукай,  Г. Шамуков һәм И.Крылов мәсәлләре. Мәсәл белән мәкальнең уртак яклары

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

Кол Гали турында белешмә. К.Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре. Әсәрнең сюжеты. Ш.Галиевның Кол Галигә багышланган шигыре

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре.

Мөхәммәдъяр турында белешмә, аның  иҗаты.”Норы содур” поэмасыннан өзек. Хикәятнең мәгънәсе

19нчы йөз әдәбияты үрнәкләре.

Каюм Насыйринең  тормыш юлы һәм иҗаты. Халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган “Патша белән карт”, ”Бай һәм хезмәтче”, ”Аңгыралык бәласе” әсәрләренең  халык авыз иҗаты белән бәйләнеше. Кысалы кыйсса, тартмалы композиция төшенчәләре К.Насыйринең “Әбүгалисина” әсәрендә белем алуның әһәмияте. К.Насыйри музее.

20нче йөз татар әдәбияты үрнәкләре.

Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре.  “Су анасы” поэмасы. Поэма турында төшенчә. Әкият –поэма. Рифма. Ритм. Г.Тукай  “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала психологиясе. Б.Рәхмәтнең “Эш беткәч” шигыре белән уртак һәм аермалы яклары. Кырлайдагы Тукай музее.  “Алтын тарак” либреттосын тыңлау. Б.с.у.  М.Сәхипгәрәева “Су анасы” картинасы. Г.Ибраһимовның тормыш юлы. "Яз башы" хикәясендә  туган якка  мәхәббәт хисе һәм туган як табигатенең матурлыгы. Пейзаж. Табигатьне сурәтләүдә әдәби алымнар. Г.Ибраһимовның "Фагыйлә”хикәясе.  Хикәя жанры, әдәби образ төшенчәләре. М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. “Алтынчәч” либреттосы.   Ария, либретто, строфа, баллада төшенчәләре. М.Булатова турында мәгълүмат

Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чор әдәбияты.

М.Җәлил “Кызыл ромашка”,  “Җырларым”,  “Бүреләр”  шигырендә җиңүгә ышаныч. Сугыш китергән фаҗига һәм үлемсезлек. Б.с.ү. Х.Якупов турында белешмә. “Хөкем алдыннан” картинасы. М.Җәлил музейлары Ф.Кәримнең тормыш юлы. “Кыр казы” , “Ватаным өчен” шигырьләрендә Ватан азатлыгы өчен көрәш  бирелеше. Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образы. Юмор хисе А. Алишның тормыш юлы. “Килделәр” хикәясендә кешеләрнең фашистларга нәфрәте, бала психологиясе.  Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере. Нәсер турында төшенчә Л.Лерон “Фашист очып үтте” шигыре. Б.с.ү.   А.Пластов “Фашист самолёты очып үтте” картинасы. С.Хәкимнең тормыш юлы. “Колын” шигырендә сугышның хайваннарга да китергән фаҗигасе. С.Хәким музеена сәяхәт. Ренат Харис “Ветеран дәфтәрләр”,  Р.Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигырьләре

Ф.Хөснинең тормыш юлы. “Чыбыркы” хикәясендә бала характерының формалашуы. Һөнәр сайлау проблемасы. Бала психологиясе. Ата- бала мөнәсәбәте. Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты. “Бәхет кайда була?” шигырендә хезмәтне яраткан кешенең бәхетне табуы. Р. Вәлиева “Бәхет” шигыре Н.Дәүлинең "Кар нинди җылы" хикәясендә балалар белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт. Бала психологиясенең бирелеше. Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятендә эчке матурлыкның ямьсезлекне җиңүе. Ф.Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырендә табигатьнең серле матурлыгы

Туган ил , туган як турында.

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы. “Туган ил ” шигырендә туган як. Н.Мадъяровның “Сиңа кайттым гүзәл, туган җирем” шигыре. С.Хәкимнең “Башка берни дә кирәкми...” шигыре. Лирик геройларның горурлык хисе

М. Әгъләмовның тормыш юлы.  “Матурлык минем белән” шигыре. Көнкүрештә эстетика чагылышы. Б.с.ү.  И. Шишкин “Нарат урманы”. К.Сибгатуллин ”Шишкин наратлары” шигыре.  

Тәрҗемә әсәрләре.

А. Платонов “Ягъфәр бабай” әсәрендә бабай образы. Дж. Родари “Әбинең кошчыклары” хикәясендә картлар йортында яшәүчеләрнең кичерешләре. Баланың ата-ана алдында җаваплылыгы

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор.

А. Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә”,   “Дианаларда кунакта” “Интернетта – ALF!” хикәяләре. Балалар тормышында тапкырлык Һәм  нанотехнологияләр. Зыялы шәхес тәрбияләү.  Х.өст.эш. Л.Лерон “Зөһрә кыз-безнең авылдан” хикәясе һәм “Песи булсаң иде” шигыре.  Эпиграф, юмор, пародия төшенчәләре. Р.Миңнуллин “Мин рационализатор” , Ш.Галиев “Эш кушарга ярамый”, “Борау”, Р. Корбан “Мин” шигырьләре.

Календарно – тематическое планирование

№ п/п

Наименование темы

Кол-во часов

Дата проведения

Примечание

План.

Факт.

Б.с.ү. Китап дигән могҗиза. И.Гази “Үзе бер могҗиза”. Татар халык авыз иҗаты.  Фольклорның кече жанрлары.  Балалар фольклоры (табышмаклар, мәкальләр,  такмак, санамыш, мәсәл).  Бишек җырлары.

1

5.09

Халык авыз иҗаты төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше. “Ак байтал” әкияте. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы, аларда фантастик элементлар

1

12.09

 “Солдат балтасы”, “Үги кыз” – тормыш-көнкүреш әкиятләре. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт.

1

19.09

“Хәйләкәр төлке”, “Кәтән Иваныч”  – хайваннар турындагы әкиятләр. Даими эпитетлар, гипербола, чагыштыру, төшенчәләре.

1

26.09

“Камыр батыр”,  “Өч каләм”  әкиятләренең төзелеше һәм төре.

1

3.10

Мәсәл жанры, читләтеп әйтү, сюжеты һәм төзелеше. Мәсәлләрдә мораль. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре. Г.Морат “Мәсәл”

1

10.10

Г.Тукай,  Г. Шамуков һәм И.Крылов мәсәлләре. Мәсәл белән мәкальнең уртак яклары

1

17.10

Кол Гали турында белешмә. К.Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре. Әсәрнең сюжеты. Ш.Галиевның Кол Галигә багышланган шигыре

1

24.10

Мөхәммәдъяр турында белешмә, аның  иҗаты.”Норы содур” поэмасыннан өзек. Хикәятнең мәгънәсе

1

07.11

Каюм Насыйринең  тормыш юлы һәм иҗаты. Халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган “Патша белән карт”, ”Бай һәм хезмәтче”, ”Аңгыралык бәласе” әсәрләренең  халык авыз иҗаты белән бәйләнеше. Кысалы кыйсса, тартмалы композиция төшенчәләре

1

14.11

К.Насыйринең “Әбүгалисина” әсәрендә белем алуның әһәмияте. К.Насыйри музее.

1

21.11

Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре.  “Су анасы” поэмасы. Поэма турында төшенчә. Әкият –поэма. Рифма. Ритм.

1

28.11

Г.Тукай  “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала психологиясе. Б.Рәхмәтнең “Эш беткәч” шигыре белән уртак һәм аермалы яклары. Кырлайдагы Тукай музее.

1

05.12

 “Алтын тарак” либреттосын тыңлау. Б.с.у.  М.Сәхипгәрәева “Су анасы” картинасы.

1

12.12

Г.Ибраһимовның тормыш юлы. "Яз башы" хикәясендә  туган якка  мәхәббәт хисе һәм туган як табигатенең матурлыгы. Пейзаж.Табигатьне сурәтләүдә әдәби алымнар.

1

19.12

Г.Ибраһимовның "Фагыйлә”хикәясе.  Хикәя жанры, әдәби образ төшенчәләре.

1

26.12

М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. “Алтынчәч” либреттосы.   Ария, либретто, строфа, баллада төшенчәләре. М.Булатова турында мәгълүмат

1

09.01

М.Җәлил “Кызыл ромашка”,  “Җырларым”,  “Бүреләр”  шигырендә җиңүгә ышаныч. Сугыш китергән фаҗига һәм үлемсезлек.

1

16.01

Б.с.ү. Х.Якупов турында белешмә. “Хөкем алдыннан” картинасы. М.Җәлил музейлары

1

23.01

Ф.Кәримнең тормыш юлы. “Кыр казы” , “Ватаным өчен” шигырьләрендә Ватан азатлыгы өчен көрәш  бирелеше.

1

30.01

Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образы. Юмор хисе

1

06.02

А. Алишның тормыш юлы. “Килделәр” хикәясендә кешеләрнең фашистларга нәфрәте, бала психологиясе.  Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере. Нәсер турында төшенчә

1

13.02

Л.Лерон “Фашист очып үтте” шигыре. Б.с.ү.   А.Пластов “Фашист самолёты очып үтте” картинасы.

1

20.02

С.Хәкимнең тормыш юлы. “Колын” шигырендә сугышның хайваннарга да китергән фаҗигасе. С.Хәким музеена сәяхәт. Ренат Харис “Ветеран дәфтәрләр”,  Р.Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигырьләре

1

27.02

Ф.Хөснинең тормыш юлы. “Чыбыркы” хикәясендә бала характерының формалашуы. Һөнәр сайлау проблемасы. Бала психологиясе. Ата- бала мөнәсәбәте.

1

06.03

Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты. “Бәхет кайда була?” шигырендә хезмәтне яраткан кешенең бәхетне табуы. Р. Вәлиева “Бәхет” шигыре

1

13.03

Н.Дәүлинең "Кар нинди җылы" хикәясендә балалар белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт. Бала психологиясенең бирелеше

1

20.03

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятендә эчке матурлыкның ямьсезлекне җиңүе. Ф.Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырендә табигатьнең серле матурлыгы

1

10.03

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы. “Туган ил ” шигырендә туган як. Н.Мадъяровның “Сиңа кайттым гүзәл, туган җирем” шигыре. С.Хәкимнең “Башка берни дә кирәкми...” шигыре. Лирик геройларның горурлык хисе 

1

17.03

М. Әгъләмовның тормыш юлы.  “Матурлык минем белән” шигыре. Көнкүрештә эстетика чагылышы. Б.с.ү.  И. Шишкин “Нарат урманы”. К.Сибгатуллин ”Шишкин наратлары” шигыре. 

1

24.03

А. Платонов “Ягъфәр бабай” әсәрендә бабай образы. Дж. Родари “Әбинең кошчыклары” хикәясендә картлар йортында яшәүчеләрнең кичерешләре. Баланың ата-ана алдында җаваплылыгы

1

01.05

А. Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә”,   “Дианаларда кунакта” “Интернетта – ALF!” хикәяләре. Балалар тормышында тапкырлык Һәм  нанотехнологияләр. Зыялы шәхес тәрбияләү.  

1

08.05

Язма эш. Контроль эш (арадаш аттестация эше).

1

15.05

Х.өст.эш. Л.Лерон “Зөһрә кыз-безнең авылдан” хикәясе һәм “Песи булсаң иде” шигыре.  Эпиграф, юмор, пародия төшенчәләре

1

22.05

Р.Миңнуллин “Мин рационализатор” , Ш.Галиев “Эш кушарга ярамый”, “Борау”, Р. Корбан “Мин” шигырьләре. Ел буе үткәннәрне кабатлау.

1

29.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы, 6 нчы сыйныф

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы,  6 нчы сыйныф...

5 нче класс туган (татар) әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре

ФГОС таләпләренә туры килердәй 5 класс татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре...