Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы, 6 нчы сыйныф
рабочая программа (6 класс)

Садриева Алия Габдулловна

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы,  6 нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_tatar_dbiyaty_2019-20.doc162.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем  учреждениесе “Күәм урта гомуми белем  мәктәбе”

                       

«КАРАЛДЫ»

Метод берләшмә  җитәкчесе:

____________ Сөнгатова Г.З.

Беркетмә № 1  «27» август 2019 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары:

__________ Ганиева Л.Ф.

«27» август 2019 ел.

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры:_ ________Хакимзянов Х.Г

боерык  №  68       § 4

«28» август 2019 ел.

   ТАТАР МӘКТӘБЕНЕҢ   6 нчы СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы

Төзеде: югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

 Садриева Алия Габдулла кызы

2019– 2020 нче уку елы

6 нчы сыйныф.ӘДӘБИЯТ

Барлыгы – 70 сәгать

Әдәбият өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
  •  сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
  •  укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

  • укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;
  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
  •  баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  •  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
  •  төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар  табарга күнектерү.

                          Программаның төп эчтәлеге

       Халык авыз  иҗатының эпик жанрларын кабатлау. (Бәет, әкият, риваять, легенда) Метафориклык, аллегориялелек.

       Мифлар. Мифларның килеп чыгышы турында карашлар. Мифлар классификациясе. Татар  халык мифлары («Алып кешеләр» ,«Җил иясе җил чыгара»). Төрле халыкларның мифологик күзаллауларында галәм һәм кешелек җәмгыятенең килеп чыгышы һәм төзелеше турында уртак һәм аермалы яклары.

       Әдәбиятта мифологик һәм дини сюжетларны үстерү. Каюм Насыйриның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге (1825-1902). Аның  татар халкының фольклор, этнография, әдәбият, тарихын өйрәнүе.  

      К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте" повесте. Повестьта фантастик сюжет һәм мәгърифәтчелек идеяләре . Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте.

   Фикер алышу темасы.  Әбугалисина образы-тарихи персонаж, әкият герое яки мәгърифәтчелек идеалы?        

     Фольклор жанрларының әдәбиятка күчүе: шартлылык (Г. Рәхимов тормышы һәм иҗаты   "Яз әкиятләре").         Аллегорик образлылык. Персонаж- хикәяләүче исеменнән сөйләү. Кешенең мөһим сыйфаты буларак риясызлык.

 ХX гасыр башы татар әдәбияты

      Г.Ибраһимов XX гасыр башында татар әдәбиятының күренекле романтигы, язучы, галим, тәнкыйтьче, тел галиме, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе. Г. Ибраһимов. “Алмачуар” . Кешеләр образлары системасы. Алмачуар образы. Кечкенә геройның атка мәхәббәте. Хикәяләүче һәм өлкән хикәяләүче образларының функцияләре. Этнографик детальләр һәм материаллар.  

      Г.Тукай. «Исемдә калганнар» автобиографик повесть. Хикәяләүче образы: бәләкәй Апуш һәм шагыйрь Габдулла. Холык. Истәлекләр, шартлылык,уйдырма.        

      Р. Батулла. "Имче" .Тукайның балачагы турында тарихи сюжет. Батулла героеның Тукай Апушы белән охшашлыгы һәм аерымлыгы. Тарихи хәлләрне иҗат итү, сөйләм  үзенчәлекләре.       Әсәр тексты буенча сораулар формалаштыру.

      Комик  образлар. Г. Камал - татар реалистик драматургиясенә нигез салучыларның берсе. Г.Камалның  тормышы һәм иҗаты.

  Г. Камалның «Беренче театр "комедиясендә төп конфликтлар.  Мәгърифәтчелек идеяләре, комик чаралар.        Татар театрының тарихы.

     Лирик-эмоциональ образлар. Дәрдмәнд "Видагъ” .Лирик текст эчтәлеге, лирик герой,  аның хис-кичерешләре. Лирик геройның  күңелен  ачу чарасы буларак табигать образлары. Пейзаж шигырьләренең фәлсәфи мәгънәсе, аларның символикасы.

     Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты. Татар әдәбият белеме белгече Дәрдемәнд  турында.

      С. Рәмиев.  “ Уку “. Белем бирү мотивы. Автор образы. Гражданлык лирикасы.  С. Рәмиевның тормышы һәм иҗаты.        

       Һ. Такташ " Пи-би-бип». Табигать һәм туган җир образы.

    М. Җәлил. “Сандугач һәм чишмә " .Шартлылык , аллегория.

    Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында  баллада”.  Фантастик  вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Образлар системасы.            

     И.Газиның  «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.  Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.          

      Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.  Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет  этаплары. Хикәяләү алымнары.

      Р.Миңнуллинның  ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”,   “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”   шигырьләре.  Балачакны   гәүдәләндергән  образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре.   Сурәтләү  чаралары.

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция  үзенчәлеге; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау.

     Ә.Фәйзи “Тукай” романы  (өзекләр). Язучының  тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә.  Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм  романның язылу тарихы.  .    

      6 сыйныфта өйрәнелгәннәрне кабатлау һәм гомумиләштерү.  

Дәрес төрләре: яңа материалны өйрәнү дәресе, контроль дәрес, кабатлау-ныгыту дәресе

Дәрестә эшчәнлек төрләре: сорау- җавап, сүзлек белән эш, әңгәмә, мөстәкыйль эш, тест.

ТЕМА

СӘГАТЬ САНЫ

КАЛЕНДАРЬ СРОК

ФАКТИК СРОК

ИСКӘРМӘ

1

Халык авыз  иҗатының эпик жанрларын кабатлау. (Бәет, әкият, риваять, легенда) Метафориклык, аллегориялелек.

1

2.09

2

    Мифлар. Мифларның килеп чыгышы турында карашлар. Мифлар классификациясе. Татар  халык мифлары («Алып кешеләр» ,«Җил иясе җил чыгара»).

1

6.09

3

Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары.

1

9.09

4

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.

әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары.

1

13.09

5

Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. Кереш контроль эш.

1

16.09

6

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте

1

20.09

7

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы.

1

23.09

8

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар

1

27.09

9

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.Хикәяләүче автор образы; автор позициясе

1

30.09

10

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Контроль сочинение “ Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?”

1

4.10

11

Хаталар өстендә эш .Дәрестән тыш уку. №1 Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

1

7.10

12

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея.

1

11.10

13

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы.

1

14.10

14

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую.

1

18.10

15

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.Тел–стиль чаралары (троплар).[1] Контроль эш , тест №1

1

21.10

16

Хаталар өстендә эш .Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог).

1

25.10

17

Бәйләнешле сөйләм үстерү №1 Образларга чагыштырма характеристика бирү.

1

28.10

18

Дәрестән тыш уку.№2 И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

1

19

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя.

20

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст.

1

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. №2 Сочинение. “Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары”

1

22

Хаталар өстендә эш .Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре.

1

23

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрь- ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен, уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр

1

24

С Рәмиевнең «Уку»шигыре.Лирик герой образы.

1

25

С Рәмиевнең “Авыл” шигыре. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы.

1

26

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.Көлке ситуациягә корылган вакыйга.

1

27

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары.

1

28

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы.

1

29

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Комедиянең популярлыгы. Контроль эш.Тест№2

1

30

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм үстерү. №3 Хәмзә бай образына характеристика.

1

31

Г.Тукай. «Исемдә калганнар».

1

32

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы.

1

33

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу.

1

34

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше

1

35

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Габдулланың Кырлайдагы тормышы

1

36

Бәйләнешле сөйләм үстерү.№4Сочинение“Г.Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре”

1

37

Хаталар өстендә эш .Практик дәрес.Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары.

1

38

Практик дәрес.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

1

39

Дәрестән тыш уку. Л.Шагыйрьҗан “Тукай тавышы” поэмасы.

1

40

Һ.Такташның “Урман” шигыре

1

41

Һади Такташ “Пи-би-би-бип...” шигыре

1

42

Һ.Такташ “Болай гади җыр гына” шигыре

1

43

Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.

1

44

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. тургай образы.

1

45

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,

хикәяләүче образы

1

46

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. сурәтләү алымнары.

1

47

Дәрестән тыш уку. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

1

48

Рабит Батулла тәрҗемәи хәле. “Имче” хикәясе.

1

49

Р.Батулланың “Имче” хикәясендә имләүнең фаҗигале нәтиҗәсе.

1

50

Рабит Батулла “Көчек”, хикәясе.

1

51

Рабит Батулла “Чагыр” хикәясе. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. Контроль эш. Тест №3

1

52

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хаталар өстендә эш

1

53

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар

1

54

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Хикәяләү алымнары.

1

55

Контроль сочинение “Мин кемнәрдән үрнәк алам?"

1

56

Хаталар өстендә эш Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”,

1

57

Р.Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем”

1

58

Р. Миңнуллин шигырьләре: “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

1

59

Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

1

60

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.

1

61

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”

1

62

Илдар Юзеев“Йолдыз кашка турында баллада”.

1

63

Илдар Юзеев иҗаты. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы.

1

64

Йомгаклау контроль эше. Иҗади биремле ТЕСТ. Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы

итеп тасвирлау.

1

65

Хаталар өстендә эш Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты

турында кыскача белешмә.

1

66

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр).

1

67

Ә.Фәйзи “Тукай” .укайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы.

1

68

Ә.Фәйзи “Тукай” романы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

1

69

Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Әдәби әсәрләр турында телдән журнал.

1

70

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Йомгаклау дәресе.

1



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннан эш программасы 5 сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, 2014...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф...