5 нче класс туган (татар) әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре
учебно-методический материал (5 класс)

Гиниятуллина Гульсира Фоатовна

ФГОС таләпләренә туры килердәй 5 класс татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 52.docx24.1 КБ
Файл 51.docx24.85 КБ
Файл 50.docx21.48 КБ
Файл 49.docx21.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты, 5 нче сыйныф

 Дәрес № 51

Тема: : Фатих Әмирханның “Нәҗип” хикәясе.

Максат: Дидактик 1. Ф.Әмирханның “Нәтип” хикәясе белән танышуны дәвам итү;

Үстерелешле   2. Нәҗипнең башкаларга нигә үпкәләп йөргәнен ачыклау,фикерләрен дәлилләп әйттерергә ирешү ;  

 Тәрбияви 3.Һөнәрсезлекнең  начар нәтиҗәгә китерүен аңлату.

Бурыч: Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 - укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Көтелгән нәтиҗә: хикәяне укып сөйли, анализлый алу;сорауларга мөстәкыйль җавап бирә белү.

Төп ресурслар: Ф.Ә Ганиева, Л.Г. Сабирова, Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы

Дәрес барышы:

I. Оештыру этабы.

  • Хәерле көн, укучылар!  Дәрестә игътибарлы булып, сыйныфташыгызга ярдәм итеп, актив катнашуыгызны сорыйм. Уңышлар сезгә.

II. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

  • Сез  укыган хикәяне кем сөйли,аның турында ниләр белдегез? (сөйләү).

III. Уку мәсьәләсе кую.

 Без Ф.Әмирханның "Нәҗип” әсәрен өйрәнүне дәвам итеп, бу әсәрдә без кешеләрнең тагын бер күркәм сыйфаты – матурлыкны күрә белү белән очрашабыз. Матурлыкны күрә белү кешене кеше итә торган, гасырлар буена буыннан буынга күчеп килә торган сыйфат. "Нәҗип” хикәясендә сабый күңелен, бала рухын, үсмерлекнең рухи дөньясын билгеләргә тиеш булган матурлык дөньясы дип атарга мөмкин.

IV.  Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1нче бирем.

-"Нәҗип” хикәясендә сабый күңелен, бала рухын, үсмерлекнең рухи дөньясын билгеләргә тиеш булган матурлык дөньясы дип атарга мөмкин. "Нәҗип” хикәясенең беренче юлларыннан алып, соңгысына кадәр автор бик яратып, еш кулланыла торган сүз бар. Ул сүз кайбер абзацта өчәр-дүртәр мәртәбә кабатлана. Ул сүз икешәр мәртәбә бер үк җөмләдә кабатланган урыннары бар. Нинди сүз ул? (Көтелгән җавап: "Матур” сүзе, дәреслектән табып уку).

- Бусүзнебезнеңнәни герой ниндиочраклардакертә? (көтелгән җавап) а)Мәрфуга апасын тасвирлаганда: “Мин аны күзләре зур булганга,тешләре тигез, ап – ак булганга һәм авызын матур итеп көлгәнгә сөя идем...”.Әйе, – беренче мәртәбә бу сүз тышкы матурлыгына безнең игътибарны туплый,,икенчесендә тышкы матурлыкны рухи матурлык белән  яктыртып җибәрә.Бусы тумыштан килгән матурлык кына түгел,бала вакыттан ук "булдырылган" , тагын да соклангыч матурлык. Икенче мәртәбәдә кулланылган “матур” сүзе Нәҗипнең үзе биргән бәяне башкаларда да күрергә теләү, башкаларны да шуңа ышандырырга теләү галәмәте булып та аңлашыла.Мәрфуганың күңел матурлыгын Нәҗип аша гына түгел,автор үзе дә соклана – соклана җанландыра.Мәрфуга сөйләменә хас “нәнәм”, “акыллым”, “җаным”- дип дәшүләр,ямьсез итеп ясалган үз сурәтенә ачуланмыйча-кабаланмыйча гына йомшак һәм ягымлы итеп үпкә белдерүе,Нәҗипкә йомышын һәрчак сабырлык белән тыныч итеп әйтүе,соңыннан сабый җанын канатланырлык итеп мактавы,рәхмәт әйтүе,иркәләве.Образ бер үзе генә дә – матурлык идеалы.

2нче бирем.

1.Табигать күренешенең мәгънәсе ничек була?

-Табигать күренеше Нәҗипнең кичерешләренә чагыштыру булып киләләр. Нәҗип тә бер караңгылана, бер дөрес фикергә килә дә яктыра. Автор Нәҗипнең үзенә дөрес бәя бирүен, үзен тәнкыйтьли алуын бозылган һаваның тынычлануы белән чагыштыра.

2.Ни өчен Мәрфуга апасын ямьсез итеп сурәтли?

-Нәҗип, балчыктан ясаганда, Мәрфуга апасын матур булсын дип ясый. Бик ямьсез итеп ясаса да, үзе шуның матурлыгына ышана. Нәҗип Мәрфуга апасын берничә мәртәбә ямьсез итеп күз алдына китерергә тырыша. Ләкин ялгыша. Юри шулай эшли. Үч ала. Шулай итеп Нәҗип  күңелендә үзе күрәсе килгән икенче Мәрфуга апасын тудыра. Игътибар итик: Нәҗип үзенең хаксызлыгын белә, ләкин Мәрфуга апасын нәкъ шулай ямьсез  дип үзен ышандырырга тырыша. Чөнки аның  бердәнбер юанычы шул гына була ала.

Юаныч та  төрле була икән. Балчыктан ясалган Мәрфуга апасы Нәҗипнең шул хисенә чагыштыру булып килә

3. Геройның характер сыйфатын нидә күрсәтергә?

-“Кәефемнән бераз кызарынып”, ди Нәҗип. Ул үзенең хисен шулай сурәтли. Бик әдәпле, бик тыйнак, тәрбияле кеше генә шулай әйтә ала. Нәҗип әсәр ахырында һәр адымына бәя бирә һәм аз гына ялгышын  да төзәтергә әзер тора. Моңа кадәр ул ничек мактанырга һәм мактау сүзен ишетергә белми аптырый иде. Ә хәзер мактау ошаганын күрсәтү дә Нәҗипкә оят.

V. Белемнәрне ныгыту.

(дәфтәрдә язмача)

Түбәндә бирелгән өзекне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән языгыз:

-Ачылып җиткән бу чәчәкнең янына ачылып килә торган бер чәчәк тә ясап бирсәм ничек булыр? – дидем мин Мәрфуга апага.

VI. Рефлексия.

- Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек ,нинди нәтиҗә ясадык ?

? (Без  бүген хикәяне өйрәнеп анализладык,образлар,әдәби алымнарны табып дәлилләдек .Нәҗипнең көнчел, мактанчык, ә ахырда һөнәрле булуын күрдек).

 

VII. Йомгак.

 Акыллы, тыйнак, һөнәрле булу – кешене бизи торган сыйфатлар.Шул уңайдан һәммәбезгә дә, үзенә ошый һәм күңеленә хуш килә торган  һөнәр үзләштерергә насыйп итсен иде.

VIII  Өй эше бирү: "Минем яраткан  һөнәрем” темасына сочинение язуга әзерлек.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты, 5 нче сыйныф

 Дәрес № 51

Тема: : Фатих Әмирханның “Нәҗип” хикәясе.

Максат: Дидактик 1. Ф.Әмирханның “Нәтип” хикәясе белән танышу; әсәрне өлешләргә бүләргә өйрәнү;

Үстерелешле  2. Өлешләр арасындагы мәгънәне табып, әсәрнең идеясын, авторның теләген ачыклау;  

 Тәрбияви 3. Кешеләргә хас матур сыйфатлар тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 - укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Көтелгән нәтиҗә: хикәяне укып сөйли, анализлый алу;сорауларга мөстәкыйль җавап бирә белү.

Төп ресурслар: Ф.Ә Ганиева, Л.Г. Сабирова, Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы

Дәрес барышы:

I. Оештыру этабы.

  • Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез күңелдән, йөрәгебездән чыккан иң

изгетеләкләребезнебер-беребезгә  телик. “Йөрәктәнчыккан, йөрәккәбарыпҗитә”-диелә татар халыкәйтемендә. Бер-беребезгәкарапелмайыйк, күңелләребезшатлыкхисебеләнтулсын.

    Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булып, сыйныфташыгызга ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

II. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

  • Сез  укыган хикәяне кем сөйли,аның  турында ниләр белдегез?

III. Уку мәсьәләсе кую.

 Без Ф.Әмирханның "Нәҗип” әсәрен өйрәнүне дәвам итеп, бу әсәрдә без кабатлау, үз – үзеңә бәя бирү сыйфатлары белән очрашабыз. "Нәҗип” хикәясендә сабый күңелен, бала рухын, үсмерлекнең рухи дөньясын билгеләргә тиеш булган хис - кичерешләр дөньясы дип атарга мөмкин.

IV.  Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

УКЫТУЧЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

УКУЧЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

     1.Әсәрне ничә өлешкә бүләргә мөмкин?

- Без вакыйгаларга бай, катлаулы һәм күләмле әсәргә анализ ясыйбыз. Бу әсәрнең төзелешен ике, өч өлеш итеп күз алдына китерү өчен , күп вакыйгаларны берләштерергә тиеш булабыз.

-Cюжет сөйләгәндә әсәрне болай бүләргә ярый әле. Ләкин мондый бүленеш сюжетны кабатлап сөйләү генә бит. Бу юл белән әсәрнең эчтәлеген ача алмаячакбыз. Анализ ясаганда сюжет тәртибеннән китәргә тиеш булабыз. 2.Сыйныфка сорау : Хикәядә күзгә күренми торган нинди алымнар бар?

- Ә менә башкаларын тиз генә табып булмый. Без моңа кадәр әйбер белән әйбер, сыйфат белән сыйфатны чагыштырдык. Вакыйганы вакыйга белән чагыштырмадык. Хикәядә исә вакыйганы вакыйга белән чагыштырырга кирәк. Чагыштыра торган вакыйга төп вакыйгадан аерылып торырга, аңа турыдан – туры бәйләнмәгән булырга тиеш.

3.Шуларны таптыру өчен мондый сорау бирәбез:

-  Төп вакыйганы табыгыз?

Таба алмасалар, җиңелрәк сораулар бирәбез:

-Әсәр кем турында?

-Нәҗип турында булса, аның нинди эшләре турында?

-Әсәрдә мактауга бәйләнмәгән вакыйгалар бармы?

4.Әсәр ахырында төп вакыйга бәйләнеше аз булган  тагын бер вакыйга бар. Болытлы яңгыр турындагы өлешне дә кычкырып укыйбыз. Аннан соң бу вакыйгаларга анализ ясыйбыз. Укучылар ике уенның уртак якларын һәм аермасын табалар.

5.Укучыларның игътибарын шуңа юнәлтик: уен башта һәм ахырда ике мәртәбә кабатлана. Без инде беләбез, кабатланган урын – әсәрнең иң әһәмиятле өлеше. Җитмәсә, ул әле әсәрнең башында да, ахырында  да килә. Димәк, уен нәрсәнедер чагыштырып күрсәтә. Нәрсәне чагыштырып килергә мөмкин? Әлбәттә, төп өлешне. Ягъни Нәҗипне һәм аның белән бәйле вакыйгаларны. Шуларны белгәннән соң, без уеннарның мәгънәләрен табарга тиеш.

 

6.Ләкин мөстәкыйль вакыйганың тагын берсе бар бит әле. Бу вакыйгага да анализ ясыйбыз. Укучылардан һава үзгәреше турында сөйләтәбез.

- Бу вакыйга эчендә бәя бирү алымы бармы?

7.Без әсәрнең чагыштыру өчен язылган өлешен таптык. Хәзер төп өлешне искә төшерик.

Гадәттә, төп өлештән дә бәя бирү алымнарын эзлибез.

 Вакыт калса, Нәҗип турындагы вакыйгаларны укучылардан сөйләтаргә мөмкин. Сөйләргә өйрәнсеннәр һәм әчтәлекне исләренә төшерсеннәр.Аннан соң  укучыларга мондый сораулар бирәбез:

- Бу вакыйгаларда кабатлану бармы?

- Берләштереп, гомумиләштереп исем бирә алабызмы?

- Гомумиләштерелгән вакыйгада нинди бәя бирү алымы бар?

8.Димәк,  безнең вакыйгаларның һәрберсе ике өлештән тора. Мактану – ялгышын тану. Мактану – начар эш. Хатаңны күрә белү – яхшы эш. Шулай итеп, вакыйгаларның һәрберсендә каршылык бар икән. Шундый охшаш вакыйгаларны кушабыз һәм укучыларның аңлатуын сорыйбыз:

- Нәҗип, үзенең ялгышын күрә торып, ник шунда ук тагын ялгыша?

9.Мактану теләге дә хис. Ә менә үзенә бәяне ул акылы аша бирә. Шулай итеп, Нәҗип вакыйгасындагы каршылыкны Нәҗипнең үз эчендәге каршылыгы – хисе белән акылы арасындагы каршылык дип әйтә алабыз. Мондый каршылыкка кичереш диләр.

(Укучыларга кичереш турында язылган урыннарны кычкырып уку яүшы булыр иде. Мәсәлән , бу урынны:

“Ул көн кич йокларга яткач, мин үземнең шул эшләрем хакында бик озак уйландым. Бер караганда, апа, Мәрфуга апа, әни, абый, хәтта теге кунак кызлары да мине җәбер иткәннәр шикелле тоелалар, икенче караганда, мин үзем, болай сугыша башлап, начар эшләгәнмен шикелле тоела. Бер уйлаганда, тегеләргә ачуым кабара, икенче төрле уйлаганда, алардан оялган сыман булам. Башкалары тагын бер хәл иде, Мәрфуга апа алдында мин үземне оятлы итеп сизә идем.

Ул мине, акылсыз малай икән бу, дип уйлагандыр инде”.

10. Дәрестә шундый тагын ике урынны укый алабыз.

 Сорау :

-Мәрфуга апасы аны өч мәртәбә “акылсыз” ди. Нәҗип чыннан да акылсызмы?

11.-  Нәҗип акылла малай булгач, Мәрфуга апасы “акылсыз” дип аның нинди  сыйфатына бәя бирә?

12. Ахыр чиктә Нәҗип үзен үзе төзәтә. Кыланмый башлый. Мактанмый. Нәкъ менә үзен өстен итеп күрсәтүдән туктагач, аны мактый башлыйлар.

- Хикәя башындагы Нәҗип белән хикәя ахырындагы Нәҗипне чагыштырыгыз. Аерма бармы?

13. Чынлыкта хикәчдә ике Нәҗип бар. Без Нәҗипнең ничек үзгәрүе турында сөйләдек инде.

14. Без уен һәм табигать күренеше вакыйгаларын – беренче өлеш, чагыштырып бәя бирергә тиешле өлеш дигә идек. Менә хәзер, икенче өлешнең төзелешен өйрәнгәч, чагыштыруга күчә алабыз, һәр ике вакыйганың мәгънәсен табабыз.

-Ике төрле уен белән Нәҗипнең ике халәтен чагыштырыгыз?

-Атсыз тарантас мәгънәсен белегез?

15.- Ә җилкәнле көймәнең мәгънәсе ничек була?

1.Бүленеш чама белән болай булачак:

1.Нәҗип абыйсын апалары янына кертмәскә тырышы.

2.Нәҗип өйгә кереп “батырлык” күрсәтә.

3.Өй түбәсенә менеп “батырлык” күрсәтә.

4.Койма башына менеп “батырлык” күрсәтә.

5.Һөнәрен күрсәтә.

2.Нәҗипнең үзен абыйсы Гомәр белән чагыштыруы һәм аңардан өстен булырга тырышуы .

-Нәҗип үзен абыйсыннан өстен куярга тырыша. Мактана. Вакыйгаларның күбесе шул хакта.

-Андый вакыйгалар бар. Язучы малайларның уены турында ике мәртәбә яза.

(Уенның икесен дә укучылардан сөйләтәбез. Хәтта сыйныфта бу өлешләрен кычкырып укыйбыз).

-Уеннарның икесендә дә “баралар”. Атсыз тарантас та “бара”, көймә дә “бара”. Аермалары шунда: тарантасның аты юк. Күпме генә кусалар да, ул бармый. Ләкин Нәҗип наы барыбер “тиз бара” дип фараз итә. Ә менә көймәнең кечкенә генә булса да җилкәне бар. Көймәне чыбыркыларга, куарга кирәкми. Ул җил уңаена үзе китә.

-“Кабатлау” алымы бар. Язучы җилнең көчәюен, тынуын дүрт мәртәбә кабатлый. Монда каршылык барлыгын да табабыз. Каралып, җил – бураннары белән, бөтен дөньяны чылатып болыт килә. Ә соңыннан көн бер яхшырып, бер начарланып торганнан соң аяза, матурая. Автор бу вакыйгада да кабатлау алымы куллана. Димәк, аңарга да аеруча әһәмият итүне сорый. Шулай булгач, табигать үзгәреше вакыйгасының да мәгънәсен табарга тиеш булабыз.

-Нәҗип белән бәйле вакыйгаларда кабатлау бар. Ул абыйсының кураен тартып ала, юньсезлек эшли. Аңа “акылсыз” дип бәя бирәләр. Өй түбәсенә менеп мактанмакчы була – юньсезлек  эшли.  Аңа тагын шул ук бәяне бирәләр. Койма өстенә менеп мактана. Тагын шул ук бәяне ала. Ләкин кабатланган вакыйгаларның иң мөһим җире шунда: Нәҗип һәр очракта да үзенең хатасын таный. Эшләгән эшләренә үкенә. Үзенә  үзе дөрес бәя бирә.

-Аның мактану теләге зур. Ул үзен абыйсыннан өстен итеп күрсәтергә тырыша. Аның үзе яраткан Мәрфуга апасыннан мактау сүзе ишетәсе килә.

-Үзенә үзе шундый дөрес бәя бирә белә торган кеше акылсыз булмый. Нәҗип – бик акыллы малай.

-Сүз, әлбәттә, Нәҗипнең тәртипсезлеге турында бара. Мактануын да, кылануын да, үз – үзен тота алмавын да апасы “тәртипсезлек” ди. Ә бөтен тәртипсезлекнең сәбәбе – Нәҗипнең хисенә ия була белмәвендә, хисен акылдан өстен итүендә.

-Бар. Ул үзгәрде. Үзенең адымнарына акыл белән бәя бирә башлады.

Әсәрдәге ике Нәҗипне без Нәҗип белән вакыйгаларның ике өлеше итеп карый алабыз. Тәртипсез Нәҗип һәм тәртипле Нәҗип. Ә менә аның кичерешләре – ике Нәҗипне бәйләп торучы өлеш, дия алабыз. Бу шулай. Чөнки малайның кичерешләре аның начар эшләре белән дә, яхшы эшләре белән дә бәйләнгән. Нәкъ менә кичерешләре Нәҗипне үзгәртә, тәртипле итә. Шуннан соң аның эшләре уңга китә дә инде.

-Автор уен вакыйгасы белән Нәҗипкә бәя бирә. Безгә укучыларга да киная ясый. Кеше күңеле кушканны гына эшләсә, акылы кушканны эшкә җикмәсә, атсыз тарантаска охшап кала. Бик нык чабып барган кебек тоелса да, чынлыкта тарантас урынында тора, ди.

-Кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән җилкән кебек ул. Җилкәнле көймәне куаларга да, этәргә дә кирәкми. Ул үзе бара.

.

V. Белемнәрне ныгыту.

(дәфтәрдә язмача)

Төп вакыйгаларга бәйле хисләрне нинди төсләр белән биреп булыр?(хисне языгыз,төсле карандашлар белән әсәрнең сюжетын сызыгыз:шатлык – ачык төс,борчылу – караңгы төс)

Гомәр курайда уйный,әНәҗипнең андый сәләте юк

Нәҗип Мәрфуга апасына үзен Гомәрдән сәләтлерәк итеп күрсәтергә тели

Нәҗипнең рәсем ясау сәләте ачыла

(хис)

            (хис)

        (хис)

         (төс)

      (төс)

       (төс)

VI. Рефлексия.

- Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? (Без  бүген хикәяне өйрәнеп анализладык, образлар, әдәби алымнарны табып дәлилләдек).

VII. Йомгак.

Шулай булгач, Һөнәрсез кеше атсыз тарантас куган сыман, никадәр кызу чапкан сыман тоелса да, бер урында тора. Файдасыз эш килеп чыга. Нәҗип мисалында укучылар үзләренең эшләгән эшләренә, хисләренә дөрес бәя бирергә, хаталарын күрергә һәм төзәтергә өйрәнәләр. Өстәвенә без шактый катлаулы әсәргә анализ ясарга өйрәдек.

VIII  Өй эше бирү:  “Үкенү” дигән темага телдән хикәя төзергә.

Укучылар : “Мин көн дә үкенәм. Бервакыт шулай...”



Предварительный просмотр:

Дәрес №50

Татар әдәбияты 5 класс                                        

 Тема: “Ай өстендә Зөһрә кыз”хикәясе

Максат:  1Хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә ачыклау;

2. Хикәя нигезендә ни сәбәпле җир өстендәге гаделсезлекләр,

кешеләрнең бер-берсен җәберләүләре хакында төшендерү, шул

турыда уйларга өйрәтү;

3.Халык авыз иҗаты әсәрләренә (“Ай өстендә Зөһрә  кыз  хикәясенең әкияткә нигезләнеп язылуы) мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну арттыру;

Бурыч: Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру

УУЭ:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

  Регулятив УУГ:  

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.  

   Танып белү УУГ: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ: - иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Көтелгән нәтиҗә:Ф.Әмирхан әсәрләренең үзенчәлекләрен: теленең сурәтләү чараларына бай, матур булуын, геройларының кичерешләрен укучы да танып бәяләрлек итеп тасвирлавына ирешү, эчтәлекне аерым эпизодларга бүлә белү, сорауларга төгәл җавап бирү, әкияткә хас үзенчәлекләрне  билгели белү.

Җиһазлау

Әдәбият.5 нче сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы  / Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова.- Казан: Татар. кип. нәшр., 2014

Дәрес барышы.

1этап .

Оештыру-мотивация .

 Дәрестә игътибарлы булыгыз, актив катнашыгыз, сыйныфташыгызга ярдәм итегез.

2 этап.

 Мотивлаштыру (эшкә кызыксыну тудыру).

  • Әкияткә хас үзенчәлекле сыйфатларны атагыз?
  • Үги ана газапларын татыган хәлләр сүрәтләнеп язылган  нинди әсәрләр беләсез ?

3 этап.

Уку мәсьәләсе кую.

“Ай өстендә Зөһрә кыз”хикәясенең татар халык авыз иҗатының бер жанры булган әкияткә нигезләнеп язылуы, аңа  хас булган үзенчәлекләрне искә төшерү.

Мисаллар китерү( әкияткә хас үзенчәлекләргә нигезләнүе).

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

-Бүген без, сезнең белән “Ай өстендә Зөһрә кыз”хикәясенең сюжетын сөйләрбез.

1 нче бирем . Укучылар, сез  бүген сюжет буенча план төзергә тиеш (биремнәрне ике вариантта да эшләтергә мөмкин).

 а) Үги анасы,Зөһрәнең матурлыгыннан көнләшеп,аны нык рәнҗетеп – җәберләп яши,төннәрен төпсез кисмәкне су белән тутырырга куша.

б) Бичара кыз,ни эшләргә белмәгәч,ярдәм көтеп.Айга ялвара.Ай кызның авыр чиләкләрен күтәрергә ярдәм итә,ә йолдызлар,аны күккә күтәреп,Айга илтеп тапшыра.Шулай итеп кыз үги анасыннан да, аның җәбер – золымыннан да котыла.

2 нче бирем.

 Зөһрә кызның тәңрегә мөрәҗәгатен табып  уку.

( укытучының  интонация белән укырга кушуы).

3 нче бирем:

- Укучылар әйтегез әле, Зөһрәгә теләктәшлек итүче, аны кайгыртучы Ай образын ничек тасвирлап була?

- Хикәяләү тоны - интонациясенә игътибар итегез: моңсулык яки шаян юмор белән елмаеп сөйләү хасмы?

- Сезгә аеруча тәэсир иткән урыннарны укыгыз.Сүрәтләү алымнарын, капма – каршы кую, чагыштыруларны табыгыз (әсәрдә айның үткән һәм бүгенгене тоташтыручы булуы; элек кешеләрнең йөрәкләренә, җаннарына авырлык салмаган,моңландырмаган;)

4 нче бирем: Укучылар,  хикәя геройларын әйтегез, “Зөһрә кыз” легендасы,”Үги кыз”әкиятен искә төшереп, хикәя белән нинди уртаклыгы бар? Бу өч әсәрдәге кызны нәрсә берләштерә?

5этап.

Рефлексия.

1.Дәрестә нинди УМ чиштек?

2. Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

6 этап.

Хикәя буенча төзелгән планның тукталышларын тиешле тәртиптә урнаштырызыз?

1

Айның кызга ярдәме?

2

Күпне күргән карт ай.

3

Үги ананың кызга мөнәсәбәте.

4

Зөһрә йолдыз – иң якты йолдыз.

5

Зөһрәнең матурлыгы.

6

Үги ана җәзасы.

7 этап. Үзбәя.

8 этап .

Йомгаклау.

Димәк, бу хикәядә  җир өстендәге гаделсезлекләр, кешеләрнең бер – берсен җәверләве, эш – гамлләр, мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба.

9 этап  Өй эше.

“Ай өстендәЗөһрәкыз” хикәясендәге образларга характеристика бирергә.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты 5нче сыйныф     №49

Тема: Ф. Әмирханнын тормыш юлы, иҗаты.

Максат: 1.Ф.Әмирхан тормышы,иҗаты,яшәгән чоры,замандаш язучылары белән таныштыру;

2. Әдәбият тарихында язучы биләгән урынның зурлыгы хакында  иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

3. Язучы иҗатына мәхәббәт һәм халыкның күренекле шәхесләренә кызыксыну уяту.

Бурыч: Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру

УУЭ:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша уздырып кабул итәргә өйрәнү.

  Регулятив УУГ:  

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.  

   Танып белү УУГ: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ: - иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Көтелгән нәтиҗә:Ф.Әмирханның татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе;Тукайның замандашы,якын дусты булуын истә калдыру; әсәрләренең үзенчәлекләрен: теленең сурәтләү чараларына бай, матур булуын, геройларының кичерешләрен укучы да танып бәяләрлек итеп тасвирлавын, хикәя жанры сыйфатларын Ф.Әмирхан әсәрләре мисалында күреп аңлата белү.

Җиһазлау

Әдәбият.5 нче сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы  / Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова.- Казан: Татар. кип. нәшр., 2014

Дәрес барышы.

1этап .

Оештыру-мотивация .

 Дәрестә игътибарлы булыгыз, актив катнашыгыз, сыйныфташыгызга ярдәм итегез.

2 этап.

 Мотивлаштыру (эшкә кызыксыну тудыру).

-Укучылар, сез әкиятләр тыңларга,  китаплар укырга, буш вакытларыгызда уйнарга яратасыз. Бүгенге дәресебезне дә уеннан башлыйбыз. Ул “Чиста такта” дип атала.  Игътибарыбызны тактага юнәлтәбез. Шушы сүзләр ярдәмендә  Фатих ага Әмирханның тормыш юлын искә төшерәбез.

3 этап.

Уку мәсьәләсе кую.

Әйдәгез бергәләп укып чыгабыз, биографияне искә төшерәбез.

- Я кайсыгыздан башлыйбыз? Кем кыюрак?

Еллар

Вакыйгалар

Ф.Әмирхан -----------Яңа Татар бистәсендә мулла гаиләсендә туа.

________мәдрәсәсендә,дин сабакларыннан тыш,дөньяви фәннәрне,Көнчыгыш классик әдәбиятын үзләштерә.

Гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга әзерләнү максаты белән,_______һәм ________курсларда укып йөри.

____________кайта.

__________авыруыннан вафат була.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

   Кыска һәм фаҗигале гомерендә Ф.Әмирхан зур әдәби мирас калдырган язучы. Шундый авыр хәлдә дә төшенкелеккә бирелмичә иҗат эшен дәвам итә, замандашлары Г.Тукай, Г.Камал, Шәриф Камаллар белән бер сафта атлый.

Бирем . Дәфтәрдә эшләү.

Дәреслектәге материалдан файдаланып,бирелгән әсәрләр арасыннан Ф.Әмирхан иҗат иткәннәрен генә язып алырга:

”Гарәфә кич төшемдә”, “Шүрәле” “Тукран малае Шуктуган”, “Сак – Сок”, “Ул үксез бала шул”, “Корбан”, “Нәҗип”, “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Балалар атавы”, “Ай өстендә Зөһрә кыз”.

Әлеге сорауга тулырак җавап табу өчен,дәреслекненң 131-132 нче битләрендә язылган материал белән танышып чыгыгыз.

Йомгаклау. ??????????????

-Кешенең хис-халәтен, моң- сагышларын гаять үтемле итепәйтеп бирүдә, халыкның рухын чагылдыруда җырларның башка бер сәнгатьтә дә булмаганмөмкинлекләре,тылсымнары бар.Сезнең күңелегезгә бу җырлар  ничек тәэсир итте? Ниндинәтиҗә ясый алдыгыз?

- Татар халык җырлары -зур хәзинә ул. Җырларыбызда  милләтебезнең тел байлыгын табып була.Алар рухи матурлыкны тәрбияләүче төп сыйфат.

-Әйе,күңелләрне айкый,уйландыра,хисләндерә торган мәгънәле җырлар бу. Яшьләребезшушындый көйләрне тыңлап үссәләр, ата- анага, дуска-туганга, туган җиргә,туган телгәмәхәббәтләре беркайчан да саекмас иде.

5нче бирем. Өй эше.

“Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясен укып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе: :“Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил !”

Разработка урока по татарской литературе для учащихся на тему: "Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил".  На данном уроке изучается произведение Аделя Кутуя "Сагыну".  Разработка составлена п...

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы, 6 нчы сыйныф

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы,  6 нчы сыйныф...