Хайбуллин Альфир Тагирович

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Читать, составлять тесты

Увлечения: Изучение истории села

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Средние Тиганы, Алексеевский район РТ

Место работы: МБОУ Среднетиганская СОШ

Звание, ученая степень: Учитель первой категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/alfir

О себе

Мин Хайбуллин Әлфир Таһир улы. Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында туып үстем. Урта Тигәнәле урта мәктәбендә 10 ел белем алдым, 29 ел шунда эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Кол Галинең "Йосыф һәм Зөләйха" поэмасыннан алып хәзерге язучыларга хәтле.

Мои достижения

1.1998 год – Диплом Алексеевского отдела образования за целенаправленную и эффективную работу по выявлению, обобщению и распространению педагогического опыта;

2. 2000 год - Диплом Алексеевского районного Совета  профсоюзных организаций, за III место в соревнованиях по лыжным гонкам среди педагогических работников района;

3. 2004 год – Грамота Алексеевского районного Совета председателей профсоюзных организаций за активную работу в профсоюзе;

4. 2005 год – Почётная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан за достигнутые успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения;

5. 2007 год – Грамота Алексеевского районного Совета председателей профсоюзных организаций за многолетнюю, активную работу в выборных профсоюзных органах;

6. 2011 год – Благодарственное письмо районного Совета и Исполнительного комитета за вклад в развитие олимпиадного движения в муниципальном районе;

7. 2011 год – Благодарственное письмо районного Совета и Исполнительного комитета за участие в районном смотре-конкурсе агидбригад первичных профсоюзных органиазаций;

8. 2012 год – Грамота отдела образования за III место в районном этапе республиканского конкурса «Учитель года -- 2012»;

9. 2013 год – Благодарственное письмо  Министерства образования и науки Республики Татарстан за достигнутые успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения, сохранение и развитие родного языка и культуры татарского народа;

10. 2014 год – Грамота (III место) за активное участие в смотр-конкурсе школьных музеев, посвящённом 70-й годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.

11.  2015 год – Грамота за III место в соревнованиях по плаванию на кубок Юрия Алексеевича Гагарина в рамках VII спартакиады среди предприятий и организаций Алексеевского муниципального района Республики Татарстан.

12. 2016 год – Димлом II степени муниципального конкурса информационных баннеров в рамках Республиканской  историко-патриотической акции «Родные лица Победы», посвящённой 71-годовщине  Победы в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 годов.

13. 2016 год – выиграл Грант учителей первой категории «Учитель - мастер» в Республики Татарстан.

14. 2016 нчы ел -- Диплом ТР ФһММ "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашкан өчен;

15. 2017 год – Диплом за III место Республиканском конкурсе «Путешествие к истокам»

16. 2018 год -- Благодарственное письмо  от всемирный конгресс татар за помощь организации  акцию «Татарча диктант»

Моё портфолио

Бирешмәскә, гел алга барырга, яңа үрләр яуларга!!!

Минем методик табышларым.

(Эссе)

Язлар килә, язлар китә,--

мин калам,

Җәйләр килә, җәйләр китә, --

мин калам,

Көзләр килә,көзләр китә, --

мин калам,

Кышлар килә, кышлар китә, --

мин калам...

Мин калам.

Мәңгелеккә карыйм да мин тын калам.

Аһ, табигать, мин бит синең бер балаң...

И.Юзеев. Уфтану.

Әйе! Гомер аккан сулар кебек. Артка карыйм да, барысын да күз алдына китереп, уйланамын. Кем уйлаган! Гади бер эшче гаиләсендә туып-үскән авыл малае укытучы һөнәрен сайлар да, шушы Урта Тигәнәле авылына кайтып, балалар укытыр,  диеп.

Артка таба сагышлы караш ташлап, чуалып беткән уй-фикерләрне һәм хис-тойгыларны бераз тәртипкә китереп алдым... Әлләни фаҗига юк икән лә... Гомернең артта калган бер кисәге - үзе бер аерым гомер кебек, һәм, бернигә карамастан, шактый кызыклы, мавыктыргыч узган. Әлбәттә, язмыштан күбрәкне теләр идем, ләкин, мин үзем шуннан да ары бәхетләр өчен яратылган кеше түгелмендер, ахырсы. “Бәхет һәрчак бертөрле, бәла-казалар гына һәркемнеке үзенчә” дип әйткән ди кайсыдыр бер акыл иясе... Ә мин, шәхес буларак та, язмыш буенча да, дөньяда башка беркемгә дә охшамаганмын.

            Моннан 36 ел элек, мәктәпне тәмамлаганнан соң, синең урының мәктәптә булырга тиеш дип, педагогия институна керергә тәкъдим иттеләр.

Институтны тәмамлагач, авылда татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк булу сәбәпле, мәктәп җитәкчесе эшкә чакырды. Мин бик рәхәтләнеп риза булдым. 

Ничә еллар инде менә

Мәктәп юлларын таптыйм.

Башка кунган көмеш төсле

Ап-ак чәчләрне саныйм.

          

 1990нчы елның 15нче августында минем педагогик эшчәнлегем башланып китте. Үземнең йомшак күңеллелегем аркасында бик нык эшләргә , авырлыкларны җиңәргә,  укучыларга белемне төрле юллар белән бирергә тырыштым. Чөнки 90нчы елларда илебез зур үзгәрешләр кичерде. Телевидениегә килеп кергән яңа уен программаларын дәресләрдә куллану мөмкинлекләре туды.  “Могҗизалар кыры”, “Рус лотосы”, “Бәхетле очрак” һ.б. дәрес элементлары итеп тә, төрле кичәләр үткәрү өчен дә алынды. “ Рус лотосы” уенында дәреслек буенча әзерләнгән сораулардан кала мәзәк сөйләү, табышмакның җавабын белү, мәкаль һәм әйтемнәр куллану, санау такмагы әйтү кебек халык авыз иҗаты да кулланыла.  Бер семинарда “Рус лотосы” уенын районыбызның татар теле укытучыларына таратуга ирештем һәм алардан да күп яңалыклар алып кайтырга тырыша идем.

Семинар дигәннән. Эшли башлавымның 4нче елында  безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булып узды. Татар язучыларына багышланган “Бер күкнең йолдызлары “ дип аталган семинарда  Абдулла Алишның тормыш юлын яктырткан әдәби монтаж белән чыгыш ясаган идем. Үзем тарафымнан язылган монтажда төп геройны (Абдулла Алишны) уйнарга туры килде. Шуннан китте, китте.....

1997нче елда “Г. Ибраһимов – талантлы шәхес”тә Галимҗан Ибраһимов ролендә,  2000нче елда “Мәңге яшәр, Сәйдәш моңнары! “ исемле  монтажда Сәйдәш булып уйнадым. Укучыларны сәхнәдә туплый алдым, шуның белән аларда татар театрына, татар әдипләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. 2006нчы елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышлап язылган “Бар җырымны илгә багышладым...” исемлесен генә укучыларның үзләренә тапшырдым.   Укучылардан башка язылган монтажларны  башкаларга күрсәтеп булмаган булыр иде. Аларга бик зур рәхмәт.

Укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү, аларны төрле юллар белән тикшерү өстендә күп эшләр башкарылды. Укучыларга бирелә торган эшләрнең төрле дәрәҗәдә булуыннан чыгып, төсләр, фигуралар белән тамгаланылды. Укучы үзенә тиешле зшне алып, тиешле билгесен дә ала.

Тестлар белән эшләүне күбрәк кулланырга тырыштым. Китап кибетләрендә очраганнарын үземдә булдырырга, мөмкинлектән чыгып, тестлар ясап, укучылардан эшләтәм. Укучылар үзләре дә 10-15 өлештән торган тестлар ясап килгәлиләр. Алар тестлар белән эшләүне 5нче сыйныфтан ук башлыйлар.  Соңгы вакытларда татар теленнән БРИ әзерләнү өчен чыгарылган эшләрне укучылар белән бәйгеләрдә, үзлектән эшләрдә кулланам. Шуның нәтиҗәсендә, район буенча үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты  бәйгеләрендә берничә мәртәбә алгы урыннарны алып, республиканыкында катнашырга туры килде.

 Укучылар арасыннан:” Абый, без бит татар телен беләбез,”--  кебек сүзләр ишетергә туры килсә, төрле дәреслекләрдән, журналлардан җыеп алынган русча текстларны укучының белеменә карап өләшәм дә тәрҗемә итәргә бирәм. Тексттагы кеше исемнәрен татар исемнәре белән алыштырырга, әдәби сөйләм теленә туры китереп язарга кушам. Укучы язып кына калмый, иптәшләре алдына чыгып, укып та бирә. Аларның татр теленең сүзлек хәзинәсен ни дәрәҗәдә белүләре шунда ачыклкна да инде.

5нче сыйныфта лексикография темасын өйрәнәбез. Бу теманы өйрәнгән вакытта төрле сүзлекләр белән танышабыз. Шуларның берсе – орфографик сүзлек.. Сүзлек белән эшләргә өйрәнгән вакытта уеннар да уйнап алабыз. “ Сүзне кем тизрәк эзләп таба” уенын укучылар уңай кабул итәләр.

Сүзлектә сүзләрнең ике төре дә актив кулланыла торган вариантлары да бар. Мәсәлән: аз һәм әз; барсы һәм барысы һ.б. Мин менә шундый варианттагы сүзләрне язып алып сыйныфка элеп куйдым. Бу тема “Сүзлек хәзинәсе” исеме астында  “Мәгариф “ журналында да яктыртылды.

Газета-журналларда ел саен диярлек төрле темаларга мәкаләләр бастырырга һәм шуңа укучыларны да тартырга тырышам. Аларның әти-әниләренә, һөнәр сайлауга багышлап язылган  эшләре район газетасы битләрендә бастырыла.

Кайткан елларда кибет киштәсеннән деопроектор һәм аңа кушып төрле мультфильмнар төшерелгән тасмалар, слайдлар сатып алып кайттым. Шуларның берсен күрсәтәм дә өйдә эчтәлеген язып килергә кушам. Беррәттән дәрестән тыш сәгатьләрдә укылган әсәрләрнең дә эчтәлекләрен язып килергә куша башладым. Бу эшләр укучыларның күрү, уйлау, язу, тирәнтен фикер йөретү сәләтләрен формалаштыруга этәргеч бирә.

Ә менә укучыларны шигырь язарга өйрәтә алмадым. Шигырьне бергә җыелып, дәрес вакытларында, дәрестән соң язып булмый. Кешенең күңелендә шигырь  юллары тусын өчен, ниндидер бер көтелмәгән вакыйгага яки күренешкә тап булырга кирәктер. Укучыларга гел менә шул турыда әйтеп киләм һәм аларга үземдә туганын укып күрсәтәм.

            Соңгы елларда мәктәп китапханәсенә татар әдипләренә багышланган томлыклар кайта башлады. Шуларның берәр китабын җыеп алып кабинетыма урнаштырдым. Хәзер шуларны дәресләрдә кулланам. Берәр тыныш билгесе турында, җөмлә төрләрен караганда, карточкалар ясарга туры килсә, һ.б. темаларны   өйрәнгәндә киң кулланам. Тактага берничә сүз язып куям да, шул сүз кергән җөмләне табу кебек уен да уйнатып алам.

 Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул чакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да гадиләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше итеп тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнә ала.

 Минем барлык уңышларымның нигезе – укучыларым. Мин алар белән бергә сулыйм, уйныйм, көләм, булган барлык белемнәрем белән уртаклашам. Алар безнең киләчәгебез, шатлыгыбыз, безнең дәвамчыларыбыз. Әгәр алар булмаса, ... 

 Тын калам да авыр сулап уфтанам:

Язлар килер, язлар китәр.—

        мин булмам,

Җәйләр килер, җәйләр китәр,--

 мин булмам,

Көзләр килер, көзләр китәр, --

 мин булмам,

Кышлар килер, кышлар китәр, --

 мин булмам...Аһ, табигать, мин бит синең бер балаң,

Шулай укмы эзсез китеп югалам?..

И.Юзеев. Уфтану.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы