Тестлар
тест (5 класс)

Хайбуллин Альфир Тагирович

5нче сыйныфта сан һәм сыйфат темасына тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_syynyf_san_hm_syyfat_suz_torkemnren_kabatlauga_test.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

№ 16/ 5 сыйныф татар теле

Тема: Сан һәм сыйфат темаларын гомумиләштереп кабатлау.

Тестлар.

  1. Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) кем? нәрсә?

 б) нинди?

 в) ничә? күпме?

 г) нишли? нишләде?

  1. Сан белән ачыкланган исем:

  а) сыйфатланмыш дип атала;

  б) саналмыш дип атала;

  в) берничек тә аталмый;

  г) аныкламыш дип атала.

  1. Ясалышы ягыннан саннар:

        а) кыскартылма була;

        б) тамыр гына була;

        в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

  1.  “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:

  а) җыю саны;

  б) микъдар саны;

  в) тәртип саны;

  г) өлеш саны.

5. Сыйфат:

          а) предметның билгесен белдерә;

          б) предметның эшен белдерә;

          в) предметны белдерә;

          г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

6. Сыйфат ачыклап килгән исем

а)  аерылмыш дип атала

б) саналмыш дип атала

в) сыйфатланмыш дип атала

г) аерылмыш дип атала.

7. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

        а) теле сүзе;

       б) татлының сүзе;

        в) исемләшкән сыйфат юк

       г) күп сүзе.

8. Әйтелгәнчә язу ничек атала?

а)  транскрипция дип атала

б)  трансляция дип атала

в)  традиция дип атала

г)  транспорт дип атала.

9. Татар телендә ничә тыныә билгесе бар?

а)  14

б)  13

в)  12

г)  11

10. Кайсы рәттәге исемнәргә -ин фамилия ясагыч кушымча өстәлә?
          а) Сафа, Җәлил, Сираҗи;
          б) Гата, Вафа, Мортаза;
         в)Гайфи, Шакир, Яхъя;
          г) Борһан, Вәли, Самат;

11. Кайсы рәттәге ялгызлык исемнәр дөрес язылган?

     а) Җидегән чишмә, Киек каз юлы, Хезмәт Герое, Түбән оры;

      б) Татарстан Республикасы, Зәй Районы, Шүрәле балеты;

     в) Россия Федерациясе, “Җәлил” операсы, 8 нче Март бәйрәме;

     г) Г.Тукай исемнедәге Дәүләт Премиясе, Җиңү  бәйрәме.

12. Берлек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

а)  -лар,-ләр

б)  -нар. -нәр

в)  -быз.-без

г)  -кушымчалар алмый.

13. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез:

        А) та-мыр, сөй-лә-де-ләр, бө-тен-е-се, яз-ын;

        Б) там-ыр, сө-йло-де-ләр, бөтен-е-се, яз-ын;

       В) там-ыр, сөйл-әде-ләр, бөт-ен-есе, я-зын;

       Г) та-мыр, сөй-лә-де-ләр, бө-те-не-се, язын.

14. Иялек килешендәге сүзне тап:

      а) агачка;

      б) урманны;

      в) китапның;

      г) китаптан;

15. Җыйнак җөмләне тап.

      а) Алсу яза;

      б) Урманны сакла;

      в) Китапның бите;

      г) Минем апам;

16. Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

     1. Бирелгән тексттан  сыйфатларны язып ал: _________

     2. Күплек сандагы исемнәрне яз:_________

     3. Юнәлеш килешендәге исемне яз:_______

    4. 3нче җөмләдән ия белән хәбәрне язып ал:_______


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....