6 сыйныф өчен тестлар
тест (6 класс) на тему

Хайруллина Гульчачак Равкатовна

Йомгаклау тестлары, татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_nchy_syynyf_ochen_testlar.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф өчен тестлар (йомгаклау)

1. Рәвеш нинди сорауларга  җавап бирә?

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

2. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы;

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр;

б) тамыр, ясалма, кушма, карлы, тезмә

3. Җөмләләрдә рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр;

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл;

б) ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр

 

4. Рәвешләрнең төркемчәләрен әйтегез.

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

а) вакыт, күләм – чама, охшату – чагыштыру,  урын, сәбәп – максат, саф;

ә) саф, күләм – чама, вакыт, охшату – чагыштыру, сәбәп – максат, урын;

б)  күләм – чама, урын, вакыт, сәбәп – максат, охшату – чагыштыру, саф.

5. Рәвешләрнең ясалышын әйтегез.

Бервакыт, иртә - кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма;

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр;

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.

6. Болар төзелешләре ягыннан нинди алмашлыклар?

Барлык, андый, тегеләй, ниндидер.

а) тамыр алмашлык;

ә) ясалма алмашлык;

б) кушма алмашлык.

7. Алмашлыкларның төркемчәсен билгеләгез.

Һәркем, һәркайсы, һәммә, бөтен, бар, үз.

а) билгесезлек алмашлыклары;

ә) билгеләү алмашлыклары;

б) күрсәтү алмашлыклары.

 

  8. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

   Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.  (Г.Тукай)

   Бу җөмләдәге безнең, минем алмашлыклары нинди җөмлә кисәге?

      а)ия;           ә) хәбәр;       б) аергыч;      в) тәмамлык;       г)хәл.

9. Исемгә кушымчалар түбәндәге тәртиптә ялгана:

а) башта – килеш, аннан соң тартым кушымчасы;

ә) башта  - тартым., аннан соң килеш кушымчасы;

б) башта – күплек, аннан соң тартым кушымчасы.

10. Кайсы җөмләдәгше сүзгә -нан кушымчасы ялгана?

а) Беренче гыйнвар... унынчы гыйнварга кадәр ял иттек.

ә) Алар Казан... иртәгә китәчәкләр.

б) Бу турыда мин апа... белдем.

11. Сузыкка беткән исемнәргә тартым кушымчаларының түбәндәге төрләре ялгана:...

а) берлектә- м, -ң, -сы, -се, күплектә -быз, -без, -гыз, -гез, -сы, -се, -лар(ы), -ләр(е)

ә) берлектә -ым, -ың, күплектә -ыгыз, -ләр(е).

12 . Парлы саннар,

а) микъдар саны булып килә;

ә) тәртип саны итеп карала;

б) бүлем саны итеп карала;

в) җыю саны итеп карала;

г) чама саны булып килә.

13. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар?

Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, 1941-1945 нче еллар, ярты икмәк.

а) сыйфатны

ә) рәвешне

б) исемне

в) фигылне

14. Бу шигырьдәге саннар нинди җөмлә кисәге булалар?

Язгы ташуларда

Аккан бозга басып,

 Икәү килә елга буйлатып,

 Берсе җырлый шашып,

Изүләрен ачып,

Икенчесе килә уйнатып...

15. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез.

Нурлы иртә, кунакчыл халык, кисек бау, хәйләкәр егет, аерым куак, күтәренке күңел, документаль фильм, сайланма әсәрләр, оялчан бала.

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

в) парлы

г) тезмә.

16. Бу нинди сыйфатлар?

Матур-ямьсез, зур-кечкенә, эшчән-ялкау, батыр-куркак, ачы-төче, авыру-сау.

а)  омонимнар

ә)  антонимнар

б) синонимнар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

6 сыйныф өчен тестлар

Задания для учащихся, в помощь при подготовке к олимпиадам....

4 нче сыйныф өчен тестлар

Тесты предназначены для учащихся и учителей, преподающих в 4 классе....

6 нчы сыйныф өчен тестлар.

Кабатлау өчен тест....

5 нче сыйныф өчен тестлар

Дәрестә куллану өчен тестлар...