Ни өчен тукранның томшыгы озын?
материал (5 класс)

Хайбуллин Альфир Тагирович

Башлангыч һәм 5нче сыйныфларда кулланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әкият14.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тукранның ни өчен томшыгы озын.

Кайчандыр, бөтен җир өсте, сулыклар, хәтта һава да  төрле бөҗәкләр белән гөж килеп торган, ди. Шуңа күрә, теләсә кайдан тотып ашарлык бөҗәкләр булганга,  кошларның борыннары барысыныкы да бертигез булган, ди. Тора-бара җир йөзендә чебен-черкиләр, камкалар, суалчаннар азая башлаган. Азаю гына түгел, алар төрле агач ярыкларына, чирәм араларына, җир һәм су астына хәтле төшеп яшеренә башлаганнар. Кошларга азык табуы кыенлашса да алар бирешмәгәннәр. Агач ярыкларын чукыганнар, чирәм араларында йөгергәннәр, су астына хәтле җитешкәннәр.

Менә бервакыт бик матур чуар тукран бөҗәкләр эзләп агач тирәсендә йөри икән. Агач ярыгына яшеренгән чебен-черкиләрне күреп алган да тиз генә чукый башлаган. Шундый тиз чукыган ки, томшыгының агач ярыгына кысылып калганын сизми дә калган. Алай иткән, болай иткән тоткынлыктан ычкына алмаган. Шул тирәдә барлык кош-кортлар аның янына җыелган. Ничек тә тукранга ярдәм итәселәре килгән. Иң беренче чыпчык үзенең оясындагы йон кисәген алып килеп тукранның борынын кытыклап караган. Янәсе, төчкерү белән томшыгы ычкынмасмы дип уйлаган. Ул эш барып чыкмаган. Кара карга да оясындагы иң нык таякны алып килеп агач ярыгын каергалаган. Ләкин томшык ычкынмаган. Шуннан саесканның башына бер уй килгән. “Әйдәгез, бергәләп тукранны, шалкан тарткан кебек, тартып карыйбыз”, дигән. Барча кошлар да риза булганнар. Менә бер-берсенә тотынышып тукранны тарта башлаганнар. Тукранның томшыгы бирешмәгән, киресенчә, озыная гына барган.Томшыкның озынаеп, нечкәреп калуы була, ярыктан котылып та куя. Барча кошлар: “Ура!!! ”—дип, кычкырганнар.

Тукран тоткынлыктан котылыун гына түгел, борынының озынаюына да бик шатланган. Чөнки агач ярыкларына яшеренгән бөҗәкләрне эләктереп алырга озын томшыгы бик булышкан. Шуннан бирле тукранның томшыгы озын булып калган, ди.