• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Презентация "Розы" по предмету технология

Опубликовано Гайнутдинова Савия Ягдутовна вкл 04.04.2012 - 22:24
Автор: 
Галиева Ралина, Халикова Инзиля

Презентация "Розалар"ны 3нче сыйныф укучылары башкарды. Бу бүләкне туган көнгә, 8нче Мартка, әниләр бәйрәменә, укытучыларга бүләк итәргә мөмкин. Чәчәкләрне ясау өчен 3төстәге  буш пластик шешә, тимерчыбык кирәк була. Шәм белән яндыруларны укытучы үзе эшләсә кулайрак. Чөнки бу укучы балалар өчен куркыныч. Менә дигән бүләк килеп чыга!!!

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentaciya_rozalar_galieva_r._halikova_i..ppt2.49 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Эшне башкаручылар: 3нче сыйныф укучылары Галиева Ралинә Халикова Инзилә "РОЗАЛАР"

Слайд 2

Роза чәчәкләрен ясау өчен кәгазьдән 7шаблон кисәбез. Алар төрле зурлыкта булырга тиеш. Шул шаблоннар белән пластик шешәгә чәчәкләр төшерәбез . Шешәләр төрле төстә булса, матуррак килеп чыга. Һәрбер чәчәккә кадак яки без белән тишек тишәбез.

Слайд 3

Һәр чәчәк таҗын шәм белән җылытабыз. Алар бөгәрләнеп киләләр. (Монысын укытучы апа эшли) Чәчәкнең төбенә яшел шешәдән, шаблон ярдәмендә яфраклар эшлибез. Нәкъ чәчәк таҗларын эшләгән шикелле. (3штук кирәк)

Слайд 4

Яшел шешәдән сабагын эшлибез. 3 кисәк тимерчыбык кирәк була. Яшел шешәдән 1см киңлектә итеп, спираль кисәбез. Шәм белән җылытып, спиральне тимерчыбыкка чорныйбыз. Очында бераз өлешен, чәчәкләрне беркетү өчен ачык калдырырга кирәк. Шул чыбыкка чәчәкләрне җыябыз .

Слайд 5

Яфрак өчен шаблон ясыйбыз. Шул шаблон белән яфрак кисәбез. Утка тотып алабыз.

Слайд 6

Чәчәкне сабагына беркетәбез.

Слайд 7

Чәчәкләрдән букет ясап, вазага утыртабыз. Бу розаларны бүләккә бирергә була.

Поделиться:

В Китае испытали "автобус будущего"

Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)

Как нарисовать портрет?

Сочинение

Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"