• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Исследовательская работа на тему "Гыйльметдиновлар гаиләсе һәм аның безнең районның мәгариф һәм тәрбия эшенә керткән өлеше"

Опубликовано Сагьдиева Танзила Хатиповна вкл 18.02.2013 - 17:45
Сагьдиева Танзила Хатиповна
Автор: 
Гильмутдинов Б.Х.

Исследовательская работа на тему "Моя родословная" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл v_mezhdunarodnaya_gumanitarno.docx66.09 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар  халкы  һәм  Татарстан  тарихы”  V нче  республика  конкурсы

Номинация: Укытучылар  династияләре

Фәнни-тикшеренү  эше

Гыйльметдиновлар  гаиләсе  һәм  аның  безнең  районның  мәгариф  һәм  тәрбия  эшенә  керткән  өлеше

Гыйльметдинов  Булат, Татарстан  Республикасы

Кама  Тамагы  муниципаль  районы Иске  Казиле  гомуми  урта  белем  бирү мәктәбенең 11нче  сыйныф укучысы

Фәнни  җитәкче:Сәгъдиева  Тәнзилә Хатиповна,1  категорияле    укытучы

Казан-2011

Эчтәлек

 Эчтәлек                                                                                                           2

 Кереш                                                                                                          3-4

1нче  бүлек.  Без  түбәннән,  тормышның  төбеннән  күтәрелдек.       5-10

  1. Гыйльметдиновлар  шәҗәрәсенең  тарихы.                                   5-6
  2. Үткәннән  башка  киләчәк  юк.                                                       6-8
  3. Хәсән  бабам  һәм  аның  зур гаиләсе                                            8-9
  4. Гарәфетдин  һәм  Бәдретдин  бабаларымның  җәмгыять                      тормышындагы  роле                                                                    9-10

 2нче  бүлек.  Гыйльметдиновлар  гаиләсе  һәм  аның  безнең  ра-

                йонның  мәгариф  һәм  тәрбия  эшенә  керткән  өлеше.    11-29

  1. Безнең  нәсел -  зыялы,  укымышлы  кешеләр  нәселе.                11
  2. Зәйнуллин  Зиннәтулла  бабам  һәм  аның  изге  эшен  

           дәвам  итүчеләр.                                                                         11-16

  1. Нәселебез  кешеләре  арасында  талантлы  җитәкчеләр

дә  күп.                                                                                         16-19

  1. Милләтебезгә,  халкыбызга белем  һәм  тәрбия  бирүче-

педагоглар-безнең  горурлыгыбыз.                                           19-22

  1. Туган  мәктәбем  белән  нәселебез  кешеләре  язмышы

           бергә үрелеп  бара .                                                                     23-26

2.6.      Әтием-  нәселебезнең  лаеклы  дәвамчысы.                            26-29

                                                                     

            Йомгаклау                                                                                        30

           Безнең  нәсел шәҗәрәсе.                                                             31-36

          Кулланылган  әдәбият                                                                     37

                                             Кереш

Нәсел  нәсәбегезне  белегез, кар-

дәшләрегезгә барыгыз, чөнки, бергә яшәсәгез дә, өзелгән  туганлыкта якынлык юк, еракта торсагыз  да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.

Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә: барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга,кайгы - хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме - үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.

“Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе – нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле балалар тәрбияләргә тиеш.

Мөселман – ислам дөньясы үзенең мәдәни рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Шәҗәрә - нәсел агачы дигән сүз. Һәр мөселман үзенең әти һәм әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән.

Гаилә шәҗәрәсен булдыру, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кешелеклеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халыкның тарихын, килеп чыгышын ачыклый. Һәркемнең нәсел шәҗәрәсендә ил тарихы чагылыш таба.

Татар  шәҗәрәләре, гадәттә, әтиләр, бабайлар, ягъни  ир  кешеләр  буынын  теркәү  юлы  белән  төзелә.

Татар халкы гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларны - өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тигез аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим саный. Яшәеш барышында алар нигезендә тирән эчтәлекле әхлакый нормалар, милләт өчен әһәмиятле таләпләр фор-малашкан:  “ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәтләү – фарыз”, “олыларны олылау фарыз”, “ туганнарың белән аралашмау – хурлык”.

Татар шәҗәрәләрен галимнәр XVI гасырдан башлап өйрәнә башлыйлар , XVIII гасырдан шактый кулъязма китаплар саклана.

Бугенге көндә Казанда Татарстан фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсендә 99 шәҗәрәнең коллекциясе тупланган. Нәсел  шәҗәрәңне  өйрәнү  һәм  белүнең  фарыз  гамәл  булуы  безгә  дә  буыннар  аша  сеңдерелгән.

                                             

                                             1 бүлек

                Без  түбәннән,  тормышның  төбеннән күтәрелдек

1.1Безнең гаилә өчен дә иң кадерле ядкарь булып нәсел шәҗәрәсе тора.

        Мин  үзем- Гыйльметдинов  Булат  Халит  улы -  Гыйльметдиновлар  нәселенең  дәвамчысы  булуым  белән  чиксез  горурланам. Гыйльметдинов  фамилиясе  әтием  ягыннан  5нче  буын  бабам  Гыйльметдин  исеменнән  килеп  чыккан.

        Безнең нәсел шәҗәрәбез 10 буынны үз эченә ала.  Элеккеге  Тәтеш  өязе  Иске  Казиле  авылыннан  чыккан  Гыйльметдиновлар  нәселенең  шәҗәрәсен төзү өчен күп көч куелган. Безгә кадәр яшәгән әти - бабаларыбыз аны көндәлек язмалары, тарихи елъязмалар, мемуарлар аша безнең буыннарга кадәр китереп җиткергәннәр. Ә без яшәгән елларда нәселебез кешеләре бу шәҗәрәне фәнни нигездә эшләп, дәүләт архивларында эзләнеп, тагын да баеттылар, төгәлрәк иттеләр.

 Мин үзем  нәсел  шәҗәрәм  белән  башлангыч  сыйныфларда  укыганда  ук  кызыксына  башладым. Һәм  шуннан  соң   үз  алдыма  ел  саен  ата-бабаларым, туганнарым  турында  күбрәк  материал  тупларга  дигән  олы  максат  куйдым.

Әби-бабаларыбыз кемнәр булган, алар ничек яшәгәннәр, ил тарихындагы нинди вакыйгаларда катнашканнар? Бу сорау миңа тынгылык бирми. Нинди дә булса яңалык белсәң, тагын да күбрәк беләсе килүгә омтылыш туа.

Бу эшемдә бирелгән шәҗәрәдә XVIII гасырдан башлап нәсел тарихы ачыкланган. Нәселебез кешеләре арасында уңган, тырыш, булдыклы кешеләр бик күп. Укымышлылык, зыялылык, кешелеклелек – безнең нәсел кешеләре-нә хас сыйфатлар.

Нәселебез кешеләре арасында район тарихында мәртәбәле урыннарда эшләүчеләр күп.

Дәү абый - әтиемнең абыйсы –Гыйльметдинов Илдус Бәдретдин улы ( ул озак еллар район администрациясе башлыгының беренче урынбасары булып эшләде) нәсел шәҗәрәсен өйрәнү эшенең башында тора. Ул, безне дә ияртеп, дәүләт архивларында эзләнү, барлау эшләре алып бара. Гомумән, бездә нәселебез белән горурлану хисләре тәрбияләүче өлкән буын кешеләре байтак. Безнең шәҗәрәдә һәр өлкән кеше – тәрбияче, нәсел тарихын өйрә-нүче. Нәселебездәге һәр өлкән кеше нәселебез тарихын сөйләүне, аның тра-дицияләре белән таныштыруны үзенең изге бурычы дип саный.

Мин үземнең бабаларым турында күп беләсем килә, ләкин моның  өчен  бик  күп  эзләнергә,архивлардан, туганнардан сорашырга, авыл  кешеләренә мөрәҗәгать   итәргә,  документларны,  фотоальбомнарны актарырга  кирәк. Бу  бик  күп  көч,  энергия  сорый  торган  хезмәт,  әмма  мин  чигенергә  җыенмыйм.  Чөнки  күбрәк  белгән  саен  әби-бабаларым  һәм  миннән  соң  киләчәк  буыннар  алдында  үз  бурычымны  үтәгәнгә  саныйм.  

1.2.“Без  түбәннән, тормышның  төбеннән  күтәрелдек.” Бу  сүзләр безнең нәсел кешеләренә  атап  язылган  сыман.

      Безнең  нәселнең  чишмә  башы  борынгы  Иске  Казиле  авылына  барып   тоташа.  Кама  Тамагы  эшчеләр  поселогыннан  төньяк-көнбатышка  таба  42   км  ераклыкта  урнашкан (элеккеге  Казан  губернасы  Тәтеш  өязе  Иске  Ба-рыш  волосте)  әлеге  авыл  чама  белән  16-17  гасырлар  чигендә  чукын- дырылудан  качкан  мөселманнар  тарафыннан  төзелә. Авылга  исем,    анда беренче  килеп  төпләнгән  кеше  Гаптелказый  исемле  булганга,  Казый  иле  дип  бирелә. Шушы урыннарда күп еллар яшәгәннән соң, урман эчендә яшеренеп ятучы шайкалар авылга һөҗүм итәләр. Шушы һөҗүм вакытында авылның берничә  йорты гына исән кала,  калганнары барысы да янып бетә.

        Әлеге фаҗигале көннәрдә Әптелказый агай да ерткычларча үтерелә. Инде ул көннәргә дә биш йөз елдан артык  заманнар үтеп киткәннәр. Нинди язмаларга таянып, ул еллар  турында белергә мөмкин булыр соң?

         Иске Казиле авылының иң борынгы  язма – ядкарь истәлекләреннән берсе булган Аръяк  зыяратына куелган  кабер ташы гына да, заманның кай-сы чорлары икәнен искә төшерәдер.

          Моннан күп еллар элек хөрмәтле авыл карты Хәлил бабай бик кыенлык белән генә кабер ташындагы “Әл....Мәхел,Кәлам,... Сәка.... Казый Яуда,” – дигән сүзләрне уку бәхетенә ирешкән иде. Калын хәрефләр, чәчәкләп эшлән-гән юллары , гасырлар  үтә- үтә  җилләр, яңгырлар тәэсире белән ашалып, та-нылмаслык хәлгә килгәннәр.

        Аръяк зыяратына барлыгы 20000 артык кеше күмелгән. Бу зыяратның яртысыннан күбесе, сукаланып, иген басуларына әйләнгәннәр. Бүгенге көн-нәрдә  яр буйлары  ишелү сәбәпле , күп кенә кеше сөякләре чыга.

        Кайберәүләр, Иске Казиленең беренче көннәреннән үк яши башлавы ту-рында төрлесе–төрле фикерләр әйтәләр. Мәсәлән, күп еллар мәчеттә укы-тучылык иткән Әхмәтгали бабай ышандырырлык итеп , шундый юлларны әйткән: “Бу Иске Казиле  безнең нәселдән таралган ул. Ни өчен?... Беренче мәртәбә Казан шәһәреннән мәчет башлыгы Гали агай яңа җирләр алып, яңа нәселләр  арттыру өчен, берничә кеше белән Аръяк тауларына килеп туктаган. Бу 1550 елларга туры килә. Шулай  урманнар янында урнашып калган. Заманына карата аңлы кеше ул...”

    Казый авылын, бик күп еллар үткәч, Иске Казиле авылы  дип үзгәрткәннәр.

            Районның  Суыксу, Бишалаб,  Каратал  авыллары  Казиле  авылыннан  чыккан  кешеләрдән  төзелгән  дигән  фикерләр  бар.

             1858 нче  елда  үткәрелгән  10  нчы  ревизия  вакытында  авылда  92  гаилә - 259  ир-ат, 243  хатын-кыз, барысы 502  кеше  яшәгәнлеге  ачыклана. Ә  1884  нче  елда  145гаилә -418ир-ат, 388 хатын-кыз яши.Крестьян  хуҗалык-ларында  103ат, 88сы-ер,336  вак  терлек  исәпләнә.145  гаиләнең  1се  җир-сез,8е  атсыз  була. Авылда 1  җир  тегермәне, 1  ярма  тарттыру урыны эшли.

              1909нчы  елда  Иске  Казиле  мәхәлләсендә  362 мөселман  ир-ат,  344 мө-селман  хатын-кыз, 10  йортта  керәшеннәрдән  24  ир, 27  хатын  яшәгәнлеге  билгеле.

  1. нче  елның  10  нчы  мартыннан  мәхәллә  имамы  итеп  Идия-тулла  Абдуллин  сайлана.  Икенче  мәхәллә  1900нче  елда  төзелә,  шул ва-кытта  төзелгән агач  мәчеттә  имам- хатиб  итеп  31нче  октябрьдән  Зәй-нуллин  Зиннәтулла  куела.

 1917нче  елда  авылда  коточкыч  пожар  була, бик  күп  кешеләр  йорт-сыз- җирсез  кала.

2 мәхәллә  мәктәбендә  ел  саен  30 лап шәкерт  белем  ала.

1920 нче елда  авылда 215 йорт, 1114  кеше, 1922нче  елда-1195кеше, 1926 нчы  елда-152 йорт, 755кеше  исәпләнә. 1992нче елда Иске  Казиледә 254 кеше, 2006 нчы  елда-78  хуҗалык,193  кеше яши.

Мәчетләрнең  берсе 1929 нчы  елда ябыла, аның  бинасы  мәктәпкә  би-релә. Икенче  мәчет  30нчы еллар башында  ябыла.

1918 нче  елда  авылда  ярлылар  комитеты  төзелә.  “Дөрес  юл”  кол-хозына  нигез  1929 нчы елда  салына.

1950 нче  елда  В.И.Ленин  исемендәге  колхоз (Атабай  авылы)  һәм  “Дөрес  юл”  колхозы  берләшәләр.  Ә  1958нче  елда  аларга  К,Маркс (Җә-мәки) ,”Кызыл  Октябрь”(Бишалаб),  Ленин  исемендәге  (Каратал)  колхоз-лары  да  кушылалар.

1.3.   Буыннар  чылбырында  безгә  билгеле  булган  борынгы  бабабыз  Атнагол  исемле булган.  Аның  белән  Хәсән  бабамны  Җомагол, Рәхмә-тулла,  Шәйдулла  бабайлар  тоташтыра.  Хәсән  бабам  нәсел  шәҗәрәсендә  5нче  буын  вәкиле  булып  тора. Алар  турында   мин түбәндәгеләрне  беләм: Хәсән бабайлар күп балалы гаилә булганнар. Аның алты баласы булган: Хисаметдин, Гайнетдин, Гыйльметдин, Баһаветдин, Хөсниҗамал, Шәмси-җамал. Үзе ул кечкенә генә буйлы булган. Икмәк үстереп, хайван асрап яшәгәннәр. Аның өченче баласы Гыйльметдин – минем бабамның, Бәдрет-диннең әтисе булган. Безнең хәзерге буыннарның фамилияләре аның исеменнән алынып Гыйльметдинов булып йөрибез. Гыйльметдин бабай шулай  ук  кыска  буйлы  булып, биленә гел кызыл билбау бәйләп йөргән. Бик җитез, тырыш крестьян булган  ул. Иген үстереп, терлек тотып яшәгән. Ләкин аның гаиләсендә имана җире аз була, чөнки аның кызлары күбрәк була: Мәрьямбикә, Миңнебикә, Сәрбиҗамал. Ә ул вакытта имана җирен ирләргә һәм ир балаларга гына биргәннәр. Менә шуның өчен Гыйльметдин бабайның кече улы Бәдретдин тугач  барысы  да  бик  бик сөенгәннәр. Чөнки аңа да имана-җире биргәннәр. Шуңа күрә минем бабам Бәдретдинне, апалары  һәм гомумән, гаиләдә аны бик яратканнар. Ул бик акыллы, чибәр, эшчән булып үскән. Ләкин ул вакытларда мәктәпләр аз була, ул мәчет каршындагы мәктәптә генә белем ала.

   

1.4.Дәү әтием Хәсәнов Бәдретдин (аның фамилиясе Гыйльметдин бабайның әтисе исеменнән ясалган) 1941 нче елда сугышка киткән. Бабам 7 ел Армиядә һәм сугышта була. Ул Польша-СССР, Финляндия-СССР сугышларында катнаша, аннан, Германия басып кергәч, немецлар белән сугышырга, беренче Белоруссия фронтында катнашырга туры килә.

Сугышта йөреп, ул, 1942 нче елның кышында үлгән әтисен, Гыйльметдин бабайны, күмәргә дә кайта алмый.  1943 нче елда яраланып авылга кайта һәм колхозда эшли башлый. Ул бик җитез, эшчән була. Ат белән дә эшли, склад мөдире дә була. Барлык балаларын да укытырга тырыша. Алты баласының өчесе институт бетерәләр (Ильдус, Наилә, Халит). Ул бик матур җырлый торган булган. Дәү әни белән икәү сәхнәдә “Зөләйха” спектаклен, М. Фәйзинең “Галиябану” спектакеленнән Хәлил белән Галия-бануны оста итеп уйнаганнар.

Бабам, ферма мөдире булып эшләгәндә ветеринар һөнәрен дә үзләштерә. Хайваннарны үзе дәвалый, бозаулата торган була. Сыерларның кайчан бозаулыйсын көне-сәгате белән төгәл әйтә  алган. Авыл халкы да, сыеры кай-чан бозаулыйсын гел аңардан сорап белгән.

Гыйльметдин бабайның абыйсы Баһаветдинның улы Баһавиев Гәрәфетдин бабай (1904-1943) 1929-1933нче елларда иң беренче авыл советы рәисе булган. Бу еллар авылыбыз тарихына колхозлашу еллары буларак кереп калган. Авылыбызның иң катлаулы тарихи үзгәрешләр чорында Гәрәфетдин бабай идарә итү арбасының уртасына җигелеп тарта. Бу еллар авыл кешеләренең күп гасырлардан килгән яшәү рәвешләрен, гореф – гадәтләрен, хуҗалык итү тәртипләрен үзгәртеп кору, яки бөек үзгәрешләр еллары була. Гәрәфетдин бабай авылдашларын күмәк хуҗалыкка бер-ләштерү, оештыру, кулак итеп читкә сөрүдән саклап калу кебек бетмәс – төкәнмәс хуҗалык эшләренең башында тора. Ул 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китеп, ил азатлыгы өчен көрәшләрдә каты яралана һәм 1944 нче елда һәлак булуы хакында хәбәр килә.

                                                        II- бүлек

Гыйльметдиновлар  гаиләсе  һәм  аның безнең  районның  мәгариф  һәм      тәрбия  эшенә  керткән  өлеше

2.1.Безнең нәсел кешеләренең кайсысын гына алсаң да, илнең тарихи сәхифәләрендә алар һәр эштә дә алгы сызыкта булганнар, вакыйгаларның эчендә кайнаганнар.  Нәселебез  кешеләре  арасында  уңган,  тырыш  кешеләр  бик  күп. Алар  зыялы,  укымышлы,  зур  оештыру  сәләтенә  ия  булулары  белән  аерылып  торганнар.  Кемнәр  генә  юк  безнең  нәселебез  кешеләре  арасында:  талантлы  җитәкчеләр, укытучылар, мәктәп  директорлары,  дин  белгечләре, врачлар,  экономистлар, спортчылар,  төзүчеләр,  юристлар  һәм  башкалар. Һәркайсы  Ватаныбызның  тугрылыклы  баласы, башкалар  өчен үрнәк.  Барысы  турында да  күп итеп  язарга,  озак  итеп  сөйләргә  була.  Мин  бу  язмамда  күбрәк  5нче  буын  бабам  Хәсәннең  уллары  Баһаветдин  һәм   Гыйльметдин,  Хәсән  бабам  белән  бертуган  Зәйнулла бабайның  улы  Зиннәтулла,  алар  белән туганнан-туган Кәлимулла бабайның  улы  Хәби-булла  нәселен  дәвам  итүчеләр турында  язарга  телим.  Моның  сәбәбе  шул  -  2010нчы  ел  Россия  Федерациясе  Президенты  Указы  нигезендә Укытучы  елы  дип  игълан  ителде. Укытучыдан, аның  фидакарь  хезмәтеннән  башка  җәмгыять  үсешен  күз  алдына  да  китереп  булмый ,ә  бу  нәселләрнең  дәвамчылары  арасында  үзләренең  гомерләрен  бу  игелекле  эшкә  багышлаучылар  бик  күп.  Алар  арасында  шулай  ук   талантлы  җитәкчеләр,  гомерләрен  шифалы  догалар  ярдәмендә  авыруларны  дәвалауга  багышлаган  искиткеч  сәләткә  ия  булган  кешеләр  дә  бар.

2.2 Минем туган авылым - Иске Казиле дигән гүзәл табигатьле, бай та-рихлы, күркәм халыклы авыл ул. Төбәкнең үзәгендә тирә - якны нурлан-дырып мәчет балкый. 1994 нче елда нигез салынып, 1996 нчы елда ачылган мәчет җирле халыкның ерак тарихтан килгән исламга тугрылыгының шаһиты.

Әле узган гасыр башында да авылда мәчет була. Ә аңа имам- хатип итеп кемне сайларга? Авыл мөселманнары беравыздан бары бер кешенең генә исемен телгә алалар: “ Зиннәтулланы!”. Шулай итеп, Иске Казиле мөселман-нары икенче мәчеткә Зиннәтулла Зәйнуллинны имам - хатип итеп куюны үтенүе  сәбәпле, 1899 нчы елның 4 нче ноябрендә Зиннәтулла Зәйнулла улы Зәйнуллинның Тәтеш өязе Иске Казиле авылының икенче мәчетенә имам хатип итеп билгеләнүе турында указ чыга.

Зиннәтулла бабайның әтисе Зәйнулла белән минем 5 нче буын бабам Хәсән бертуганнар.

Мулла бабайны барысы да яхшы кеше итеп, зурлап искә ала. Гаиләдә яисә кеше арасында Зиннәтулла бабай һәрвакыт акыллы, гадел була. Гомер юлдашы Бәдерниса әби белән биш бала тәрбияләп үстерәләр: Сөрүлбәнәт, Ибраһим, Асия, Касыйм, Сәкинә. Әмма тыныч, имин тормышны хаксыз җилләр тузгыта. Революциядән соң, ни кызганыч, гомере буе кеше малына кызыкмыйча, үз эшенә күңел биргән, хак тормыш алып барган яхшы хәлле крестьян, муллаларны да хөкем итәләр. Тирә - яктагыларга үрнәк, киңәшче булган керсез күңелле Зиннәтулланы да, гаиләсе белән догалы нигезеннән аерып, йортын яндыралар. Ә абзарда бер гаепсезгә мыскылланып ничек яшәргә кирәк? Мулла бабайның олы җаны озакламыйча, бакый дөньяга күчә.

Әмма Зәйнуллиннар нәселе дәвам итә. Нәсел белән бергә мулла бабай салган изге юл да...

Дәвамчысы булып аның улы Ибраһим тора. Тик аңа Казиленең татлы суларын эчеп, нигезнең ныклы хуҗасына әйләнеп, туган авылында гомер итү насыйп булмый. Йорт кара күмергә әйләнә, ә язмыш җилләре Ибраһим белән бертуган энесе Касыймны Урта Азия якларына илтеп ташлый.

Балакаем – сылукаем,

Сагынам сулаган саен.

Сагынганда күрә алмыйм,

Сабырлык бирсен Ходаем.

Бала бит ул, бала бит ул,

Бала йөрәк ите бит ул.

Балалардан аерылу

Әҗәлләрдән читен бит ул.

Газиз балаларының читтә каңгырап йөрүләрдән әйләнеп кайтуын тәрәзәдән күз алмый көтә - көтә, Бәдерниса әбинең күзләре сукырая.

Чит җирләрдә эз яшереп йөреп, сугыш елларын узып, Ибраһим туган якларына әйләнеп кайта. Әмма читтә йөргәндә туган җирне сагыну хисе йөрәгенә шулкадәр тирән үтә, мәңгелек әрнү Ибраһимның күңелен гомере ахырына кадәр сыкрата.

Туган җиркәем! Нигез туфрагыңа кагылып кына карарга да, челтерәп аккан суларыңа багарга иде! Йөрәген тыя алмыйча, туган ягына әйләнеп кайткач, авылдашларына менә шушылай дип җырлап та күрсәтә:

Уйлый күңелем, уйлый күңелем

Уйлый күңелем шашарга.

Уйлый күңелем өйгә кайтып

Калган ашны ашарга...

Ул Казанда синтетик – каучук заводының янгын сүндерү бүлегенә эшкә урнаша. Яңа Чишмә районы Шахмай авылы хәзрәте Шәйхетдин кызы Хәлимәгә өйләнә. Гаиләне тулыландырып, уллары Зөфәр туа. Ә дин? Ә дин – аның тормышы. Ибраһим 1964 – 1984 нче елларда “ Мәрҗәни” мәчетендә мөәзин булып эшли. Ягымлы тавышы белән азан әйтә. “ Ибраһим абыйныкы төсле матур тавыш юк ул бүтән!”- диләр аны белүчеләр. Һәр күзәнәгеңә барып җитәрлек итеп, җаннарыңны рәхәтләндереп, сусаган күңелгә нур иңдереп әйтелгән азанны бер генә ишетергә, мөнәҗәтләрен бер генә тыңларга иде!

Тарих шаһит: мәчетләрдә азан әйтү, чиркәүдә чаң кагу тыела. “Мәрҗәни” мәчетенең элеккеге рәисе Зәкәрия хәзрәт белән бергә мәчеткә йөрүчеләрнең күңеленә азан әйтү уе керә. Азан 17 ел да 4 ай ишетелмәгән, әле дә рөхсәт юк! Мәчетнең рәисе әлеге адымны Ибраһимга йөкли.

Ибраһим куркып, икеләнеп кала. Азан әйтелмәгәнгә 17 ел бит! Кем дә куркыр иде. Зәкәрия әйтә: “ Мин кушты, диярсең”. Бу өйлә намазы вакыты, җомга көн иде. 17 ел кеше аягы басмаган, кошчыклар оялаган манарага менеп, Ибраһим азан әйтә! Азан йөрәккә үтеп керә, дөнья ваклыкларыннан аралый, Ходайга якынайта, күңелләрне сафландыра, уйландыра.

Тирә - күршедәге башка милләтләр яратмый моны, хөкүмәт органнары да азан әйтүне туктатырга кушалар. Зәкәрияне шәһәр советы башкарма комитеты сәркатибе дә бик каты кисәтә. Әмма ул: “ Мин аны туктата ал-мыйм”,- ди, сүзендә тора. Мәчеттә азан әйтү тыелмый. Бу зур вакыйга була.

Республикада дин эшләренә күзәтчелек итүче А.Михалев бик кырыс, җитди кеше булса да, динчеләргә карата йомшаклык күрсәткән. Хаҗга барырга теләүчеләргә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Элеккеге баш казый Габделхак хәзрәт Саматов сөйләгәнчә: “ Михалев Ибраһим абыйның 1977 нче елда хаҗга бару теләгенә йомшак карады”.

Кешеләрнең күңелен ул мөнәҗәтләр әйтеп тә җәлеп итә. Мәетне соңгы юлга озатучылар төрле хәлдә булуга карамастан, ана телендә матур мөнәҗәтләр әйтеп, күңелләрне нечкәртеп, йомшартып кайта.

Ибраһим гадел, дингә хилафлык китерүчеләргә бик кырыс кеше булган. Соңгы елларда зиратка исерек хәлдә килүчеләр күренгәч, хатын – кыз йөри башлагач, изге урынның кадерсезләнүен тоеп, яшьләрнең замана шаукымына иярә баруын күреп, гарьләнеп кайта. Ә кадерсезләүчеләргә: “ Корт чаккыр-лары, хайванлыкка төшәсез бит”,- дип нык шелтә бирә. Әлбәттә, ачулары килә, шунлыктан мәчет рәисе Зәкәрия хәзрәткә барып зарланалар.

Ә бүгенге яшьләрне күрсә, Ибраһим абый ни әйтер иде? Хәзер дин өлкә-сендә ямьсез хәлдән матур хәлгә күчә башладык бит. Тик шулай да динсезлек караңгылыгына баткан халыкларның күңеленә үтеп керергә авыр әле. Әмма мәчетләрдә, уку йортларында дингә ихласлылар күбәйде. Шушылай барсак, халкыбыз дингә йөзе белән борылыр дигән өмет бар.

Ибраһим туган авылы Иске Казиле белән дә элемтәне өзми. Сугышлар беткәч, ел саен кайтып, гает намазлары укыта. Аны тыңларга бөтен авыл мөселманнары җыела. Таң калырлык гүзәл, моңлы тавышы берәүнең дә күңелен кузгатмыйча калмый.

Ибраһим абыйның авылдашы, туганы, хәзер Казанда гомер итүче Нур-лыҗиһан әби дә аны яратып искә алды. 1950 нче елны, Казанга килгәч үк, Ибраһим абыйлар белән йөрешә башладык”,- диде. Аның тормыш иптәше Хәлимә апа бик якты, ачык йөзле, тәмле сүзле иде. Ибраһим абыйны Коръән укытырга чакыра идек. Аныкы кебек моңлы тавыш юк хәзер. “ Тормышыңда иң бәхетле көннәрең булдымы?”- дип сорасалар, мин Ибраһим абыйның Коръән укыганын тыңлаган көннәремне шуңа тиңләр идем. Өйгә чакырасы яки ул укыган җиргә барасы булса, ул көнне түземсезлек белән көткән.

Ул балаларны, яшьләрне ислам юлына кертер өчен бик зур тырышлык куйган. Биргән киңәше – алтынга тиң. Авылга кайткан саен яшьләрне: “ До-галар өйрәнегез, зәлидә уйнарга вакыт табасыз бит”,- дип шелтәләп тә алга-лаган. Намаз уку тәртипләренә өйрәткән, догаларның мәгънәләрен аңлаткан. Күп кешегә якты, нурлы юлны күрсәткән. “Җырларга да, артист итеп тә чакырдылар, бармадым”,- дигән Ибраһим. Ул гомер бакый мәчеткә йөр-гән,мәңге дингә тугрылыклы булып калган, Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән ышанган.

Әтисенең юлын хәзер улы Зөфәр дәвам итә. Динле, нурлы юл өзелми. Тормыш юлдашы Мәрьям ханым белән инсафлы балалар тәрбияләп үстер-деләр. Зәйнуллиннар нәселе яши. Алар, Ибраһимның рухын шатландырып дөньяга изге нур тараталар.

Зиннәтулла мулланың кызы Сөрүлбәнәт тә искиткеч сәләткә ия кеше булган – ул гомере буе догалар һәм шифалы куллары, сулышы ярдәмендә авыру кешеләрне дәвалаган. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән кешеләргә сәламәтлекләрен кайтарып, яшәргә көч, өмет биргән. Кайлардан  гына  килмәгәннәр  аның  янына  шифа өмет  итеп - күрше  һәм  ерак  район-нардан,  ерак  өлкәләрдән-  берсен  дә  кире  бормаган -  аллаһы  тәгалә  ярдә-ме  белән  аларда яшәү  көче  уяткан.  Хәтта  башка  динне  тотучылар  да Сөрүлбәнәт  әбинең  шифалы  догаларыннан  шифа  тапканнар. Хәзер аның эшен кызы Гөлирам дәвам итә,ул  Кайбыч  районының  Акхуҗа авылында  яши,  әнисе  кебек үк  кешеләрдә  яшәүгә  өмет  уята,  авыруларның   тәннә-рен генә түгел,  җаннарын да  дәвалый.  Гөлирам  апаның  ике  кызы  хәзерге  вакытта  инглиз  теле  укыталар.  Кем  белә,  бәлки  алар да,  еллар  үткәч,  үзләрен  шушы  эшкә  багышларлар.

2.3.  Безнең  нәсел  шулай ук  җитәкчеләргә  дә  бик  бай.  Район  баш-лыклары  һәм  авыл  җирлеге  җитәкчеләре,  мәктәп  директорлары,  парт-оешма  секретарлары  һәм  башкалар.

Әтием Халитнең олы абыйсы ( дәү абый ) Гыйльметдинов Илдус 1946 нчы елның 28 нче ноябрендә туган. Ләкин аны әтисе (минем дәү әтием) Бәдретдин, үзе сугышлардан сугышып кайткач, 1 ай өчен 1 яшькә зур булып йөрмәсен, дип ,1947 нче елның 1 нче январенда туган дип яздырганнар. (Армиягә 1 елга соңрак китсен өчендер инде.)

Иске Казиле авылында җидееллык яңа мәктәп 1954 нче елда ачыла һәм дәү абый беренче класска укырга керә. Шул мәктәптә 1962 нче елда сигезенче классны бетергәч, дәү әти аны бездән 20 км. ераклыктагы Олы Кариле авылына тугызынчы класска укырга илтә. Дәү абый шул мәктәптә 1965 нче елны унынчы классны тәмамлый. Ә ул вакытта укытучылар җитешмәгәнгә аны безнең күрше авыл, Каратал башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ул анда 1967 нче елның сентябренә кадәр, Совет Армиясенә киткәнче эшли. Ике ел да өч ай Армиядә сержант элемтәче булып хезмәт итә. 1970 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтының табигать-биология факультетына укырга керә һәм 1976 нчы елның январендә аны уңышлы тәмамлый. 1974 нче елдан 1981 нче елга кадәр ул Иске Казиле сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли. Шул елларда  мәктәпкә күп үзгәрешләр кертә. Мәктәпкә янкорма төзетә, иске биналарны ремонтлатып, утын ягудан ваз кичеп, җылылык казаннары куйдыра, җылыту системасын керттерә һәм мәктәп ел саен 800кубометр  утын әзерләүдән азат була. Мәктәпкә баштанаяк яңа мебель, уку әсбаплары ташый. Ул сигезьеллык мәктәпне урта мәктәпкә әйләндерү буенча күп көч куя. Һәм Иске Казиле мәктәбе 1975 нче елда урта мәктәпкә әверелә. Ул вакытта балалар да күп була,  350-360 укучы укый. Шул елларда аның әйбәт  эшләгәнен күреп 1974-1975-1976 нчы елларда “Социалистик ярышта җиңүче” дигән күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Ул Иске Казиле урта мәктәбе тарихында беренче мәктәп директоры була.

Ул вакытларда КПССның көчле вакыты. Дәү абыйны КПСС райкомы Ленин исемендәге колхозга партком секретаре итеп сайлый. Ул анда 1981 нче елның октябреннән 1984 нче елга кадәр эшли.

Аның партоешмада яхшы эшләгәнен күреп 1984-1990 нчы елларда райкомда пропаганда һәм агитация бүлегенә, оештыру бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр.

1990 нчы елларда, райкомнар беткәч аны район админстрациясе баш-лыгының, социаль-культура өлкәсе буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. 1995 нче елдан 2007 нче елга кадәр хакимият башлыгының беренче ярдәмчесе булып эшли. Бу елларда ул район өчен бик тырыша. Районны газлаштыру, тузган торакларны бетерү, төзелеш эшләре, мәгариф, культура, спорт, сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләрен даими күз уңаенда тота. Газлаш-тыруны район буенча 95% ка җиткерә. Тузган торакларны бетерү буенча 500 дән артык йорт һәм квартира төзелә. Яңа мәктәпләр, юллар һәм башка бик күп кенә социаль объектлар корыла. Спорт заллары, хоккей мәйданчыклары, стадионнар ачыла.

Дәү абый халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, үстерү буенча да зур эш алып бара. Ул 25 ел инде район Сабантуен әзерләп, алып бара. Бу эшләрен күреп, 1996 нчы елда Республика Президенты аппараты  аны “Татарстан Республикасы Почет грамотасы” белән бүләкли.

Ул 2007 нче елның 1 нче сентябреннән, 42 еллык эш стажы белән,  Татарстан Республикасының I класслы Дәүләт советнигы чинында лаеклы ялга китеп, Кама-Тамагы эшчеләр поселогында балаларына булышып, онык-ларны үстерүгә ярдәм итеп яши. Ул әле дә Бөтендөнья татар конгрессының Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җитәкчесе һәм Кама Тамагы районы җәмәгать палатасы рәисе булып  эшли. Ул 4 чакырылышта район Советы де-путаты була. Күп кенә  ВЛКСМ ҮК, ВЛКСМ  өлкә  комитеты,  КПСС өлкә  комитеты  почет грамоталары  белән  бүләкләнә.  

Илдус  Бәдретдиновичның  тормыш  иптәше  Тамара  Александровна  да  Иске  Казиле  урта  мәктәбе  тарихында  лаеклы  урын  алып  тора. Ул  югары  белемне  Алабуга  педагогика  институтында  ала. Эшкә  безнең  мәктәпкә  билгеләнә.  Бәхетен  дә  шунда  таба.  1973-1974  нче  елларда  мәктәп  дирек-торы  булып эшли.  Математика,  физика  фәннәрен  укыта.  Тамара  Алек-сандровна  киң  эрудицияле  булуы, үз  фәнен  тирәнтен  белүе  белән  аерылып  тора.  1981-1983нче  елларда  ул  тагын  директор  булып  эшли.  1981  нче  елда  аның  җитәкчелегндә  мәктәптә  “Туган  якны  өйрәнү  “  музее  ачыла.  Үз  укучыларын ул әдәпле ,  тәрбияле,  кешелекле  итеп  тәрбияләргә  тырыша.  Кызларны  чигәргә,  бәйләргә, тегәргә  өйрәтә.  Бу  ике  җитәкче -  педагог-  дәү   абыем  һәм  Тамара  Александровна  һәрвакыт  әйдәүче,  оештыручы,  үз эшләренең  чын  осталары  булып танылалар. Үзләрендәге  бөтен  уңай  сыйфатларны  3  балаларында  тәрбияләп,  аларның  өчесенә дә  югары  белем  алуда  ярдәм  итеп,  бүген  дә  алар  өчен  сөенеп,  хәзерге  көндә  Кама Тамагы  эшчеләр  поселогында  яшәп  яталар.  Өч  балаларының  да хәзер  үз  гаиләләре,  өчесе дә  җаваплы  эшләрдә  эшләп,  әти-әниләренең  лаеклы  алмашы  булып  яшиләр.

Гарәфетдин бабайның оныгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы(  9нчы  буын  вәкиле)   турында да бик  күп   язарга  мөмкин  булыр  иде.

Унбер   яшьтә  әнисен  югалтып  ятимлек  ачысын  татыган,  эне-  сеңел-ләренә  таяныч  булырга  омтылып  1980  нче  елда  Казан  дәүләт  авыл  ху-җалыгы  институтын  тәмамлаган  инженер   тәүге  хезмәт  чыныгуын  туган  җирендә  алган.  Тора- бара  шунда  ук  партком  секретаре(1984-87)  булган. ”Осинники”  совхозында  директорлык эшенә  алынган.

Ә  2005нче  елның  октябрендә  Зөфәр  Галимулла  улы  Кама  Тамагы  муниципаль  районы  башлыгы-  муниципаль  район Советы  рәисе  итеп  сайлана.  Бу – аңа  туган  халкы,  депутатлар  тарафыннан  күрсәтелгән  бик зур  ышаныч.

Гыйльметдин бабамның кызы Миңлебикәнең оныгы Сәгъдиев Илдус Хатип улы ( 9нчы  буын  вәкиле)  Казанда педагогия институтының  гео-графия  бүлеген тәмамлаганнан соң   Иске Казиле  урта  мәктәбендә  укытучы   булып  эшли  башлый, эшен  шулкадәр  яратып  башкара,  өенә  кунарга  гына  кайта.  Җиһазларына  кадәр  үз  куллары  белән  эшләп,  менә дигән  гео-графия  кабинеты  җиһазлый,  түгәрәкләр  үткәрә,  география  фәне  укучы-ларның  иң  яраткан  фәненә,  ә укытучы  үзе  укучыларның  кумирына  әверелә.Аның  энергиясе  ташып  торуын,  һәр  эшне  җиренә  җиткереп  башкаруын  күреп башта мәктәп директоры,  ә  соңрак РОНО мөдире итеп  куялар. Аннары инде менә 20 ел Иске Казиле җирле үзидарәсен җитәкли.  Моннан  нәкъ  20  ел  элек  ул  эшне  авылларда  чисталык булдырудан  башлаган.  Инде  хәзер  тәҗрибә  туплаган,  белемен дә  баеткан  башлык  соңгы  4  елда  республика  һәм  район  җитәкчеләре  ярдәме  белән  хыялда  гына  булган  эшләрне  дә  тормышка  ашырды.  Шуларның  берсе  2007нче  елда  авылга  асфальт  юл  килсә,  2009елда  Шарлама  чыганагының  тәмле  суы  һәр  өйгә  тоташтырылды.  Бу,  әлбәттә  иң  зур  хезмәтләрнең  берничәсе  генә.  Җирле  үзидарәне  үстерүдәге  казанышлары  өчен “ Иң яхшы муниципаль хезмәткәр”  номинациясендә  республика  конкурсында  лауреат,  соңрак  Бөтенроссия  конкурсында  катнашып  дипломга  ия  була. Авыл  Җирлеге  “Иң  яхшы  төзекләндерелгән  авыл”  булып  республика  конкурсында  2  нче  урын  ала.  Болар  һәммәсе  дә  тырыш  хезмәт  нәтиҗәсе.  Башлык  авылда яшьләрне  калдыру  өчен  тырыша.

2.4.  Безнең  нәселне  укытучылар  -  тәрбиячеләр  нәселе  дип  атасаң  да буладыр,  мөгаен.  Илдус  абыйның  тормыш  иптәше  Гөлшат  Галимҗановна да  шулай  ук  укытучы.  Ул  шулай  ук  Иске  Казиле  урта  мәктәбендә  эшли,  балаларга  ботаника,  география,  химия  фәннәренең  серләрен  төшендерә. География дәресләрендә  ул  безне  бөтен  җир  шары  буенча  экскурсияләргә  “алып  чыга”. Без  аның  белән  крокодилларга  “утырып”, Американың Амазонка  елгасына,  дөягә  “атланып”,  Африканың  Сахара  чүленә  һәм башка  бик  күп  җирләргә  сәяхәт  итәбез.  Коалалар  белән  агач  башларында  «йөрибез»,  маймыллар белән  банан  «ашыйбыз»,  юлбарыслар  белән « ауга чыгабыз».  Дөньяның  һәрбер  шәһәрен  яттан  беләбез.

Химия  фәненә  килсәк,  анда  да  күңелсезләнеп утырмыйбыз,  төрле  реакцияләр  ясыйбыз,  матдәләрнең  үзлекләрен  өйрәнәбез.  Ботаника  дәресләрендә  мавыктыргыч   үсемлекләр  дөньясына  чумабыз.

Илдус  абыйның  сеңлесе  Сәгъдиева  Тәнзилә  Хатип  кызы(  9нчы  буын  вәкиле) да  укытучы һөнәрен  сайлаган.  Аның  бөтен  гомере  Иске  Казиле  урта  мәктәбе  белән  бәйле. Башта  ул  шул  мәктәптә  10  ел  буе  белем  ала,  4ел  КДПИ  да  укый  һәм  яңадан  туган  мәктәбенә  әйләнеп  кайта.  Инде  менә  28  нче  ел  балаларда  математика  фәненә  мәхәббәт  тәрбияли.  Бу  еллар  эчендә  никадәр  сабый  күңелен  яулаган да,  ничәмә-  ничә  чыгары-лышны  олы тормыш  юлына  озаткан  ул. Укучыларның  да  ихтирам - хөрмәте  зур,  ата-аналар  да ихлас  рәхмәтле  аңа.

Уңай холык-сыйфатлар,  күңел  сафлыгы  кешегә   кече  яшьтән  бире-ләдер.  Бу  сыйфатлар  Тәнзилә  апага  да хас.  Ул  тормышта  һәр  баланы  якын  күреп,  сабый  йөрәген  аңлап  яши. Укытучыларга  хас  барлык  уңай  сыйфатлар  да  аңа  бирелгән.  Бик  нык  сабыр,  түземле,  бервакытта  да  та-вышын  күтәрмәс, үзенең  тыныч  тавышы  белән  укучыларны  тыныч-ландыра  да, үзенә  карата   белүче  дә, балаларны  тигез  күрүче дә  ул  Тән-зилә  Хатиповна.

Укытучы хезмәтен  ул  очраклы  рәвештә  генә  түгел,  яратып,  белеп,  гомере буе  һөнәренә  тугры  хезмәт  итәчәгенә  ышанып  сайлаган. Укытучы  булу-аңа  тумыштан   бирелгән  сәләттер,  мөгаен.  Нәни  йөрәкләрдәге  саф хисләрне  югалтмыйча,  балалар  күңеленә  игелек  орлыклары  салу-  аның  төп  изге  бурычы.

-Укытучы  һөнәрен  сайлавыма  бер  дә  үкенмим.  Гомеремне  балаларга  багышлавыма  чиксез  куанам,  алар  да  минем  сукмактан  китсәләр-икеләтә  сөенеч,-  ди  Тәнзилә  апа.  

        Укытучы, эшең  җиңел түгел,

        Мәшәкатьле  синең  язмышың.

        Сабырлыгың  җыеп, яшь буынның

        Төзәтәсең  күпме  ялгышын.

Тәнзилә  апа  минем  сыйныф  җитәкчем  дә,  5нче  сыйныфтан  башлап  барыбызны да  шәҗәрәләр  төзү  эше  белән  кызыксындыручы  да,  күпләр өчен катлаулы  булган  математика  фәненә  мәхәббәт  уятучы  да. Намуслы хезмәте өчен 2006 нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә ул.

Хәсән  бабам  белән  бертуган  Кәлимулла  бабай  нәселен  дәвам  итүчеләр  арасында  да  укытучылар  бар. Кәлимулла  бабайның  уртанчы  улы  Хәбибулланың  олы  кызы  Кәүсәрәнең  ике  баласы  шулай  ук  гомерләрен  укытучы  һөнәренә  багышладылар.  Минем  нәсел  шәҗәрәсендә  әтиемнәр  кебек  үк  8  нче буын  вәкилләре  булып  торучы  Җәмилә  апа  һәм  Исмәгыйль  абый  Иске  Казиле  урта  мәктәбен  тәмамлаганнан  соң  педа-гогик  уку  йортларында  укыйлар  һәм  хәзерге  вакытка  кадәр  армый-тал-мый  балаларга  белем  бирәләр.  Җәмилә  апа  үзебезнең  районның  Көрәле  мәктәбендә башлангыч  классларда укыта,  ә  Исмәгыйль  абый  шулай  ук үзебезнең  районның  Олы  Кариле  урта  мәктәбендә  физкультура    фәненә  мәхәббәт  тәрбияли.  Көн-төн,  алны-ялны  белмичә  шөгыльләнү,  физик  як-тан  нык  әзерлекле  укучылар  тәрбияләү-  Исмәгыйль  абыйның  төп  макса-ты.  Аның  кызы   һәм  укучысы Ләйлә  Нуруллина  узган ел республикада  үткән  физкультура олимпиадасында  призер. Уку  белән  бергә  спортны  бәйләп барганга ул  күп  олимпиадаларда  җиңүче. Татар  теле  буенча  республика  олимпиадасында  да  Ләйлә  беренче  унлыкта. Димәк  нәселебезнең  бу  тармагы  да  ышанычлы  кулларда.

9 нчы  буын  вәкилләре  арасында  укытучы  булып  эшләүче  Гарәфиева  Зөһрә  һәм  Гарәфиева  Кадрия  апамнар  да  бар  әле  минем.  Алар  икесе дә  татар  теле  укытучылары. Зөһрә  апа  озак  еллар  Казан  мәктәпләрендә  укытып,  сәламәтлеге  какшау  сәбәпле  хәзер  лаеклы  ялда.  Кадрия  апа  исә  Иске  Казиле  урта  мәктәбендә  укучыларда  туган  телгә  мәхәббәт  тәрби-яли.

  Кадрия  Галимулла  кызы  1996нчы  елда  Татар  Дәүләт  Гуманитар  институтының  татар  филологиясе  факультетын  тәмамлый  һәм  шуннан  бирле  үзе  укып  чыккан  мәктәптә  татар  теле  һәм әдәбияты  укыта. Тирән-тен  теоретик  белеме,  фәнне  укытуның  методикасын  белүе  аңа  яхшы  күрсәткечләргә  ирешергә  мөмкинлек  бирә.  Аның  укучылары  район  олим-пиадаларында  даими  рәвештә  призлы  урыннар  алып,  республика  олимпиадаларында  да  уңышлы  чыгышлар  ясыйлар. Күпләре  мәктәпне  тәмамлаганнан  соң  урта  һәм югары  уку  йортларында  укуын  дәвам  иттерә.

Ул  нинди генә эшкә  алынса  да,  тырышып, җиренә  җиткереп башкара,  үз  дигәненә  ирешә. Кадрия  апа  мәктәптәге  һәр сәләтле   баланы  тиз танып  ала,  ачылып  китүе  өчен  һәрьяклап  ярдәм  итә.  Ул  “Яшь  хәбәрче”ләр  түгәрәген  җитәкли.  Укучыларның  мәктәп  тормышы  турындагы  мәкаләләре  район  газетасында  гына  түгел,  республика  матбугат  битләрендә  дә  басылып  чыга.  2005 нче  елда  аның  укучысы  Г.Шәйхетдинова  “Алтын  каләм”  район  конкурсында  яшь хәбәрчеләр  арасында  3нче  урынны  ала.  2003нче  елда  К.Г.Гарәфиева  ТР  Мәгариф  министрлыгының  Мактау  грамотасы  белән  бүләкләнә.  Кадрия  апа үзе  дә бик  күп  конкурсларда  катнаша  һәм  гел  призлы  урыннар  яулый.  2009нчы  елда  район  күләмендә  үткәрелгән  “Ел укытучысы”  конкурсында  катнашып,  2нче  урынны   алды.  Узган  ел  исә  районыбыз  данын  яклап  “Ел  укытучысы”  республика  конкурсында  катнашты.

2.5. Хәзерге  вакытта  мин Иске  Казиле  урта  мәктәбенең  11  нче  сыйныфында  белем  алам.  Үзем  укыган  мәктәпне  бик  яратам  һәм  мәктәбем  белән  горурланам. Бу  мәктәпкә  безнең  нәсел  кешеләренең  бик  күп  көче  кергән.

Иске  Казиле  урта  мәктәбе  үзенең  тамырлары,  башлангычы  белән  1898-1901нче  елларга  барып  тоташа.  Бу  еллар-белем  алу, укыту  системасының  башлангыч  чоры,  ягъни   мәдрәсә  чоры.  Ул  елларда  Иске  Казиле  авылы  чагыштырмача  зур  авыллардан  исәпләнгән.  Шуңа  күрә  авылда  шәкертләр  ике  мәдрәсәдә  белем  алганнар.  Бу  мәдрәсәләрдә  шәкертләр  кунып,  белем  серләренә төшенгәннәр. Бу  эштә  башлап  йөрүчеләрнең  берсе  безнең  нәсел  кешесе  Зиннәтулла Зәйнуллин була.

         1930нчы  елда  Гайфуллин  Кәлимулла  исемле  бай  йортын башлангыч  белем  бирү  мәктәбенә  әйләндергән.

         1938-1945 нче  еллар  авыл  халкын  массакүләм  грамоталы  итү,  хәреф  таныту, яки  ликбез  еллары  булып  тарихка  кереп калган.  Изге  күңелле  мөгаллим  һәм  мөгаллимәләребез  ару-талуны  белми  авылдашларыбызны  укыту- белемле  итү  эшенә  керешәләр. Гыйльметдинова  Хәлимә (минем  дәү  әнием),  Миңнуллина  Халисә  апалар  авылыбыздагы  бик  күпләрнең   беренче  укытучылары  булалар.  Бу  елларның  кыенлыклары  турында  дәү  әнием  мондый  истәлекләр  язып  калдырган.

       “Сугыш...Авылда  хезмәткә  яраклы  ирләр  фронтка  китәләр. Күмәк  хуҗалыктагы  бөтен  эш  хатын- кызлар,  карт-корылар,  бала-чагалар  җил-кәсендә  калды.  Кияргә  киеме,  укырга  китабы  булмаган,  әтисез  калган ба-лалар  җанын  аңлау,  аңа  белем  бирү  өчен  киткән  көч-куәтне,  сабыр-лыкны  үлчәү  мөмкин булыр  идеме?  Салкын  класста  30-36  бала  газета  крыендагы  буш  полосага  карасы  каткан  савытны  тыннары  белән  җылытып  яздылар,  белем  алдылар.  Ә  мәктәпне  җылытыр  өчен  үгез  җи-геп,урманнан  утын  ташыдык.  Бәйрәм  көннәрендә  булса да  бала  күңеле  китек булмасын  дип, кырдан  җыелган  башакны  уып,  кабартма  пешерү  хезмәтен үтәдек.  Укытучыларга  җәй  көннәрендә  дә  ял  юк  иде,  колхоз  кая  кушса,  шунда эшләдек:  урак  урдык,  көлтә  ташыдык,  сыер  җигеп  җир  себердек,  Тәмтедән  (20км  ераклыкта)  кечкенә арба  белән  кибеткә  тоз ташыдык.  Укучыларның  өс-башлары  бик  начар,  кар яуганчы мәктәпкә  яланаяк  килә  иделәр. Укучылар  белән  бергә башак  җыя  идек,  аларга  200 грамм  икмәк  бирәләр  иде.  Һәр гаиләдә  ачлык  ,  шуның  өстенә  әтиләр-еннән,  абыйларыннан  үле  хәбәре  килә.  Гаиләләре  белән  ачтан  үлүчеләре  дә булды.”

                                  Әзер  юлдан  үз  көеңә  бару  җиңел,

                                  Тигез юлда  юл  салу  да  читен  түгел,

                                  Кыяларга  сукмак  салу  читенрәк,

                                   Тик  күңелгә  юл  салудан  җиңелрәк!

                                   Алар бурычы  мәгарифкә  сукмак салу!

                                   Сукмак  салып  үзәннәрне  эзләп табу.

                                  Язмышыгыз  дөнья  көнләшерлек...

     1954 нче  еллар -  мәктәп  тарихына  алтын хәрефләр  белән  язып  куяр,  мәктәпкә  яңа  яшәү  сулышы  биргән  еллар.  Бу  ел-  Балчыклы  җидееллык  мәктәбе  Иске  Казиле  авылына  күчеп,  җидееллык  мәктәп  булып  яши  башлау  елы.

      1962-63  нче  уку  елында  Иске  Казиле  җидеееллык  мәктәбе  сигезь-еллык  мәктәп  итеп  үзгәртелә

       1976нчы  ел -  Иске  Казиле  урта  мәктәбе   өчен  аеруча  истәлекле,  та-рихи дата.  Бу  елда  мәктәп  урта  мәктәп  итеп үзгәртелә.  Мәктәп  дирек-торы  Гыйльметдинов  Илдус  Бәдретдинович  педколлективның  сулар  һава-сына  әйләнә. Сабыр холыклы,  акыллы,  алдан  күреп   эш  итүче  җитәкче  белән  берлектә  педколлектив  укучыларны  тормышка  әзерләүдә  алны-  ял-ны  белми  хезмәт  итә.  Укытуны  кабинет  системасына  күчерү,  белем  би-рүнең  алдынгы  алымнарын  куллану,  мәктәпнең  материаль-  техник  базасын  ныгыту,  укучыларны  тормышка,  хезмәткә  әзерләү  проблемаларын  хәл  итү....һәм  тагын  бик   күп  эшләнәсе,  башкарыласы  эшләр    җитәкченең  җанына  тынычлык  бирми. Илдус  Бәдретдинович  җитәкчелегендә  педколлектив  авыл  халкы ,  ата-аналар  алдында  лекцияләр,  концертлар,  спектакльләр  белән  чыгыш  ясый.  Педсоветлар  караңгы  төнгәчә  дәвам  итә.

              Олы  бәхет  -  бөтен  вакытыңны  

              Яшь  буынга  бирү,  багышлау,

              Илең,  халкың  белән  бергә  атлау,  

             Тормыш  агышыннан  калышмау.

     Илдус  абый  күмәк  хуҗалыкка  партоешма  секретаре  итеп билгеләнгәч, аның  урынына  директор  итеп  аның  тормыш  иптәше,  шул  мәктәптә  фи-зика  фәнен  укытучы  Гыйльметдинова  Тамара  Александровнаны  тәкъдим  итәләр.  Ул  директорлык  иткән  елларда  “Туган  якны  өйрәнү  музеена  ни-гез  салына.  Хезмәт  тәрбиясенә  зур  игътибар  бирелә  башлый.  Укучылар-ның  производство  бригадалары  оеша  һәм  алар  азык  чөгендере,  кишер,  суган  үстерүдә  зур  уңышка  ирешәләр.

      1984нче  елда  Илдус  абыйны  район  үзәгенә  алгач,  Тамара  апа  да  район  үзәгенә  күченә.  Мәктәпнең  җитәкчелек  дилбегәсе  яшь,  энергияле  белгеч  Сәгъдиев  Илдус  Хатиповичка  күчә. Ул эшләгән  елларда  педкол-лектив һәм  укучылар  музейның  икенче  “Сугышчан  дан”  залын  җиһаз-лыйлар.  Музей  экспонатларын  тулыландыру  өчен  Апас,  Тәтеш  районна-рына  “Кызыл  эзтабарлар”  штабы  экскурсияләргә  бара. Бу  елларда  укыту-чылар  коллективы  Иске  Казиле  авылы  һәм  тирә-як  авылларга  10  га  якын  спектакль  белән  чыга.  Мәктәп  яны  тәҗрибә  участогында  бик  күп  эш  алып  барыла. Кабинетларны  җиһазлауга  зур  игътибар  бирелә.

        1980-1990нчы  еллар  мәктәпнең  тарихи   сәхифәләрен  тагын  да  җанлы,  нәтиҗәле  иткән  еллар.  Бу  елларда  пионер,  комсомол  оешмалары  эшчәнлеге  киң  колач  белән  алып  барыла.  Пионер  отрядларындагы  учаклы,  быргылы,  барабанлы  сборларны,  пионер  сабантуйларын  бүген  дә  сагынып  искә  алучылар  бихисап.

1988елда  Илдус  Хатиповичны  Кама  Тамагы  районының  мәгариф  бү-легенә  җитәкче  итеп  алалар.  Мәктәп  белән  җитәкчелек итү  минем  әтием  Гыйльметдинов  Халит  Бәдретдин  улына  күчә. Һәм  шул вакыттан  бирле  әтием  шушы үтә  дә  җаваплы,  авыр  эшне  үз  җилкәсендә тартып  бара.

2.6.Әтием Гыйльметдинов Халит Бәдретдин улы шулай ук VIII буын вәкиле. 1958 нче елның 7 нче июлендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән. Педагогия институтын тәмамлаган. 1988 нче елдан бирле, мин укый торган Иске Казиле урта мәктәбе директоры вазыйфасын үти.

       Ул  менә  инде  50  яшен тутырып,  авылыбызның  рух  баганасын  саклау,  яшь  буынны  тәрбияләү  кебек  изге  эшнең  башында  тора.  Авылда хөрмәт  итеп,  зурлап  аны  шушы  багана  белән  тиңләүчеләр  байтак.Әтисе, Бәдретдин  бабаем,  төпчек  улын  яратып,  Халит  булсын,  ягъни  “таяныч” булсын  дип,  юкка  гына  атамаган  күрәсең.

        Әйе, үзенең  яшь  егет  булып,  мәктәпкә  балалар  укытырга  килгән  чакларын  яхшы  хәтерли  ул.  Шул  көннәрдә,  озак  еллар  мөгаллимә  булып  белем  биргән,  бик  күпләрнең  беренче  укытучысы  булган  дәү  әнием  Гыйльметдинова  Хәлимә  улына  кат-  кат  сөйли:  “Улым,-ди  ана,-  син  зат-лы  нәселнең  дәвамчысы,  өстеңә  бик  зур  йөк аласың.  Һәр  эшеңне  уйлап  башкар,  булдырырлык  булмасаң, ул  якка  аягыңны  да  атлама!   Балалар  укыту-  иң  изге  эшләрнең  дә  изгесе”.  Ә  төпчек  малай  Халитнең,  барысы  да  уйланган,үлчәнгән.  Ул  кыю  гына әнисенә:”Борчылма,  әни,  мин  синең  йөзеңә  һәм  туганнарым  йөзенә  кызыллык  китермәм,  нәселебезне  изге  эшләрем  белән  дәвам итәргә  тырышырмын,-  дип,  кыю  рәвештә  җавап  бирә.

       Улының  иртәдән-кичкә  кадәр  мәктәпнең  мең  төрле  мәшакәтьләренә чумып,  тырышып  эшләп  йөрүләрен  күргән  ана  тынычланып:”Алла  боер-са,  булдырыр  бу,-  диеп  йөргән  көннәрнең  берендә:”Әни,  мин өстемә  зур  йөк  алырга  торам,  мәктәпкә  директор  итеп  тәкъдим  иттеләр”,-  дигәч, Дәү  әниемнең  кабат  йокысыз  төннәре  башлана.  “Ай-һай ,улым,  өстеңә  күтәрә  алмаслык  йөк  аласың  түгелме?-  дип  сагая  ана.  “Йөге  зур  да,  бик  җаваплы да  инде  аның”,-  дип,  әтием  үз  өстенә  алган  эштән  вакыт-  ва-кыт  куркып,  сагаеп  та  йөри.  “Тамырларымнан  аккан  кайнар  кан,  ун бу-ын  бабаларымнан  килгән  булдыклылык  булганда  нишләп  мин  куркып  торырга  тиеш”,-дип,  бар  тырышлыгын  эшкә  җигеп,  җаваплы  постка  шик-шөбһәләрен  таратып  керешә  ул.

         Әйе,  язмышның  китек  чит-читләрен  түгәрәкләр  өчен  күпме  чиләнә  ул.  Җитәкчелек  арбасының  уртасына  кереп  тарта-тарта,  менә  20  елдан  артык  гомер  кай  арада  үтеп  тә  киткән.

        Ул   мәктәп  директоры  булып  эшли  башлаганда,  авылның  борынгы  мәчетеннән  һәм  мәдрәсәсеннән  укмаштырып  төзелгән  биналарны  заманча  белем  бирү  үзәгенә әйләндерү  өчен  күпме  булдыклылык һәм  көч  таләп  ителгәнен  бергә  эшләгән  хезмәттәшләре  һәм  үзе  генә  хәтерли.

        Ул  җитәкләгән  коллектив  район  мәктәпләре  арасында  алдынгылар  рәтендә  бара.  Мәктәп  яны  тәҗрибә  участогында  мул  уңыш  үстерелә,  район  күләмендә  нинди  генә  конкурс  үткәрелсә  дә,  Иске  Казиле  урта  мәктәбе  җиңүчеләр рәтендә  була.  Җитәкче нинди  генә  эшкә  алынса  да,  хезмәттәшләренә,  укучыларына  таяна.  Ул:”Заман  койрыгында  сөйрәлү-хурлык”,-дип  әйтергә  ярата.

       Әтием  һәр  кич  саен  башкарылган  эшләргә  нәтиҗә ясап,  иртәгесе  көнгә  планнар  корып,  бик  күп  йокысыз  төннәр уздыра.

       Шундый  эшләр  белән  кайнашып  йөрсә  дә,  дәү әниемнең:”Улым, чын  ир  кеше үз  гомерендә  өч төрле  бурычны  үтәргә:  яхшы  нәсел  калдырыр-га,  йорт салырга,  агач  утыртырга  тиеш,”-  дигән  сүзләрен  исеннән  чыгар-мый.  Борынгы  Атнагол,  Җомагол,Рәхмәтулла  бабайлар  нәселен  дәвам итү  максаты  белән  күрше  Балчыклы  авылының  уңган,  чибәр  кызы  Фирда-нияне  туган  нигезенә  килен  итеп  төшерә...

        Вакыт,  гомер  дигәне  кай  арада  узып  киткән.  Илгә-көнгә  хәбардар-лык,  базар  икътисады  үзгәрешләре  белән  бергә  оптимизация  җилләре дә  исә  башлый.  Югары  трибуналардан  кечкен  авылларның  мәктәпләре  кыс-кара, берләшүләр  башлана  дигән  яман хәбәрләр  ишетелә  башлагач,  әтием өчен  кабат  йокысыз төннәр  башлана. Дәү  әтиемнең:”Рух  баганасы  какша-са,  авыл  бетә.  Адәм,  таяныр  ноктасын  җуеп,  бушлыкка  мәтәлә”,-  дигән  сүзләре  һич  кенә  дә  уйларыннан  чыкмый.  Рух  баганасы-мәктәп  бит  инде  ул.  Бары  тик  яңа  мәктәп  салып  кына  бу  бәладән  котылып  булачак.  Әйе,әйе,  яңа  мәктәп  төзергә  кирәк.  Шушы  өмете  аңа  тынычлык бирми.  Кая  гына  бармый  да,  кайсы  ишекләрне  генә  шакымый  җитәкче  ул  көн-нәрдә.  Өмете  шырпы  очы  кадәр  кечерәйсә  кечерәя,  ул  шуңа  таянып  яши.  Кайнар  өмет  дулкыны    күкрәк  читлегенә  бәрелеп  вата,  җимерә.  Әйе,  тырышлык  бушка  китми.  Югарыда  эшләүчеләр  дә  аңлыйлар   аны. ”Төзергә,  һич  кичекмичә  төзергә  кирәк,  ләкин  тырышу,  эшне  азагына  кадәр җиткерү  сездән  тора”,-  диләр.  Эш  анда  гына  калса,  сәламәтлек  тәртәгә  типмәсә,  ничек тә  тырышыр  идек,  дип, җиң  сызганып  эшкә  ке-решә  ул.  

       Көн-төн  чабулар,  тырышлыклар бушка  китми.  Бер  ел  дигәндә,  диңгез  киңлегендәге  ак  пароход  сыман,  заманча  җиһазландырылган  белем  мәгарәсе  төзелеп,  бәхетле  балаларны  үзенә  кабул  итә.

      Шулай  итеп,  2002 нче  елның  26  нчы  декабре  мәктәпнең  тарихи  сәхифәсенә  иң  матур  вакыйганы-  яңа  мәктәп  ачылу  вакыйгасын  яза.  Әлбәттә,  бу  мәктәпне  төзүгә  бик  күп  кешеләрнең  көче  керә.  Беренче  чиратта,  әтием  белән  бергә,  җитәкчеләребез  Гарәфиев  Зөфәр  Галимуллович,  Гыйльметдинов  Илдус  Бәдретдинович,  Сәгъдиев  Илдус Хатипович  бу  эшне  башлап  йөрүчеләр булалар.

      Иске  Казиле  авылында  төзелгән  мәктәп  үзенең  матурлыгы,  зәвык-лылыгы  белән  күпләрнең  күңеленә хуш  килә.  Җитәкче: “Мондый  мәк-тәптә  искечә  эшләү  мөмкин  түгел”,-дип,  коллективка   яңа  эш  алымнары  кулланып  эшләүне,  яңа  биеклекләр  яулауны  максат  итеп  куя.

       Укытуда  яңа  технологияләр  кулланыла.  Дәрестән  тыш  вакытларда  “Милли  көрәш”,  “Курчак  театры”,  “Яшь  хәбәрчеләр”,  “Оста  куллар”,  “Хореография”  түгәрәкләре  эшли.  Коллектив  республиканың  “Иң   яхшы  мәктәбе”  исеме  өчен  көрәшеп,  җиңү  яулый.  «Милли  көрәш»  түгәрәген-дә  катнашучылар  да  зур  уңышларга  ирешәләр.

          Әтиемнең  тырышлыгын,  коллективның  башкарган  эшләрен  югарыда  утыручылар  да  уңай  бәялиләр.  Ул  “Россия  Федерациясе  гомуми  белем  бирүнең  мактаулы  хезмәткәре”  дигән  күкрәк  билгесе  белән  бүләкләнә.

                                                     Йомгаклау

       Безнең нәсел менә шундый тырыш, сәләтле кешеләргә бик бай. Аларның барысы турында да язып бетереп булмый. Чөнки нәселемнең һәр кешесе мактауга лаеклы. Шулай булгач, мин дә нәсел традицияләрен дәвам итәрлек чын кеше булып үсәргә тиешмен – минем тормыш девизым шундый.

        Әлегә  мин  Иске  Казиле  урта  мәктәбенең  11  нче  сыйныфында  укыйм.  Үз  мәктәбемне,  укытучыларымны  бик  яратам.  Математика,  биология,  география  фәннәрен  аеруча  да яратып  укыйм.  6нчы  класстан  башлап  математика  буенча  район  олимпиадаларында катнашып,  призлы  урыннар  алам,  2  тапкыр  республика олимпиадасында  да  катнаштым.  Кечкенәдән  үк  хезмәтне,  спортны  яратам.  Әле  башлангыч  сыйныфларда  укыганда  ук милли   көрәш,  кул  көрәше,  җиңел  атлетика  буенча  ярышларда  катнашып, призлы  урыннар  яуладым. Мәктәптә  үткәрелгән  һәр  ярышта  катнашуны  үземнең  бурычым дип  саныйм. Милли  көрәш  буенча  үткәрелгән  район,  республика  һәм  зона  ярышларында  да  призлы  урыннар  алам.  Бер генә  җәйге  һәм  кышкы  Сабантуйда  да  катнашмыйча  калганым  юк. Сәламәт  тәндә - сәламәт  акыл,  дип, юкка  гына әйтмәгәннәр  бит.  Киләчәктә  минем  дә  бабамнар,  әтиемнәр  салган  туры  юлдан  тайпылмыйча,  аларның  игелекле  эшләрен  дәвам  итәсем  бар. Абыем  Ленар  да  нәселебезнең  горурлыгы  булыр  дип   уйлыйм,  ул  әлегә  юрист  һөнәрен  үзләштерә.  Мин  дә  киләчәктә  я  юрист,  я  физкультура   укытучысы  яки  тренер  булырга  хыялланам.  Кем  генә  булсам  да  нәселебезнең  лаеклы  дәвамчысы  булу-  минем  бу  тормыштагы  иң  олы максатым.

                    Гыйльметдинов Булатның нәсел шәҗәрәсе

Тәртип №

                         Буыннар

Ата-ана №

1.

2.

3.                  

4.

5.

6.                    

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17.

18.

19.

20.

21.

22.

23.

24.

25.

26.

27.

28.

29.

30.

31.

32.

33.

                                    I буын.

Атнагол.

                                    II буын.

Җомагол.

                                    III буын.

Рәхмәтулла.

                                    IV буын.

Шәйдулла.

Мостафа.

                                    V буын.

Хәсән.

Зәйнулла.

Кәлимулла

                                    VI буын.

Баһаутдин.

Гыйльметдин.

Гайнетдин.

Хисаметдин.

Шәмсиҗамал.

Хөсниҗамал.

Зиннәтулла.

Сафиулла.

Хәбибулла.

Газизә.

                                   VII буын.

Гәрәфетдин.

Нәфисә.

Газизә.

Нәҗибә.

Бәдретдин.

Сәрбиҗамал.

Миңлебикә.

Мәрьямбикә.

Өммиҗиһан.

Маҗиһан.

Габдулла.

Габделхак.

Миңлегаян.

Касыйм.

Миңлебану.

1.

2.

3.

3.

4.

4.

5.

6.

6.

6.

6.

6.

6.

7.

8.

8.

8.

9.

9.

9.

9.

10.

10.

10.

10.

11.

11.

11.

11.

11.

12.

14.

34.

35.

36.

37.

38.

39.

40.

41.

42.

43.

44.

45.

46.

47.

48.

49.

50.

51.

52.

53.

54.

55.

56.

57.

58.

59.

60.

61.

62.

63.

64.

65.

66.

67.

68.

69.

70.

71.

72.

73.

74.

75.

76.

77.

Сөрелбәнәт.

Ибраһим.

Асия.

Сәкинә.

Нәгыйм.

Хәйрулла.

Рәхимҗан.

Шәрифҗан.

Сәкинә.

Сара.

Кәүсәрә.

Нәрис.

Әнисә

Ләис.

Яфис.

Наил.

Зәки.

                                   VIII буын.

Арыслангали.

Мәүлиҗиһан.

Галимулла.

Әнүзә.

Әнисә.

Мөхәммәтвәли.

Фәхриҗамал.

Миңнур.

Минневәли.

Нурулла.

Ләлә.

Илдус.

Таһир.

Наилә.

Зилә.

Халит.

Маҗиһан.

Наил.

Гөлгенә.

Налия.

Рауза.

Наҗия.

Рәшидә.

Минзаһит.

Мөсфирә.

Ринат.

Рәшит.

15.

15.

15.

15.

16.

16.

16.

16.

16.

16.

17.

17.

17.

17.

17.

18.

18.

19.

19.

19.

19.

20.

20.

20.

21.

21.

23.

23.

23.

23.

23.

23.

23.

24.

24.

24.

24.

24.

25.

25.

25.

26.

26.

26.

78.

79.

80.

81.

82.

83.

84.

85.

86.

87.

88.

89.

90.

91.

92.

93.

94.

95.

96.

97.

98.

99.

100.

101.

102.

103.

104.

105.

106.

107.

108.

109.

110.

111.

112.

113.

114.

115.

116.

117.

118.

119.

120.

121.

Асылҗиһан.

Мөнирә.

Каюм.

Наҗия.

Нурания.

Зөлфия.

Кәсирә.

Майкамал.

Миңлекамал.

Сөембикә.

Мансур.

Гөлирам.

Зөфәр.

Әюп.

Гөлирам.

Наил.

Азат.

Булат.

Искәндәр.

Исмәгыйль.

Ринат.

Рәхимулла.

Рәхимҗан.

Җәүдәт.

Марс.

Таһир.

Исмәгыйль.

Җәмилә.

Нәфис.

Светлана.

Сиринә.

Лилия.

Резеда.

                                  IX буын.

Зөфәр.

Зөһрә.

Зөлфирә.

Җәмил.

Җәмилә.

Кәдрия.

Марат.

Айрат.

Илфат.

Илһам.

Илшат.

26.

26.

27.

27.

30.

31.

31.

33.

33.

33.

33.

34.

35.

36.

36.

38.

38.

38.

42.

42.

43.

43.

43.

44.

44.

44.

44.

44.

45.

45.

45.

47.

47.

53.

53.

53.

53.

53.

53.

54.

54.

54.

55.

55.

122.

123.

124.

125.

126.

127.

128.

129.

130.

131.

132.

133.

134.

135.

136.

137.

138.

139.

140.

141.

142.

143.

144.

145.

146.

147.

148.

149.

150.

151.

152.

153.

154.

155.

156.

157.

158.

159.

160.

161.

162.

163.

164.

165.

166.

167.                  

168.

169.

170.

171.

172.

173.

174.

175.

176.

177.

178.

179.

180.

181.

182.

183.

184.

185.

186.

187.

188.

189.

190.

191.

192.

193.

194.

195.

196.

197.

198.

199.

200.

201.

202.

203.

204.

205.

206.

207.

208.

209.

210.

211.

212.

213.

214.

215.

216.

217.

218.

219.

220.

221.

222.

223.

224.

225.

226.

227.

228.

229.

230.

231.

232.

233.

234.

235.

236.

237.

238.

239.

240.

241.

242.

243.

244.

245.

246.

Илнур.

Миңлегөл.

Габдулла.

Розалия.

Илгиз.

Илдус.

Илзирә.

Илсөяр.

Мансур.

Гүзәл.

Роза.

Лилия.

Ләйлә.

Роза.

Илмир.

Ришат.

Рашат.

Алия.

Ләйсән.

Резедә.

Гөлназ.

Илназ.

Ленар.

Булат.

Гүзәл.

Марсель.

Зөлфия.

Фәвил.

Луиза.

Илшат.

Рашат.

Гөлшат.

Илдус.

Тәнзилә.

Фәрит.

Әлфия.

Тәскирә.

Марсель.

Люция.

Рамил.

Рүзилә.

Раилә.

Раил.

Резедә.

Алсу.

Мөдәрис.

Гөлзидә.

Резедә.

Рифат.

Гөлназ.

Рәис.

Хәмидә.

Нияз.

Хәлидә.

Илгиз.

Ләйсән.

Эмма.

Айсылу.

Гүзәлия.

Марсель.

Азат.

Римма.

Чулпан.

Ландыш.

Ләйлә.

                                     X буын.

Роберт.

Булат.

Алинә.

Диана.

Алмаз.

Артур.

Илмира.

Ринат.

Эдуард.

Руслан.

Рината.

Раминә.

Алмир.

Шәүкәт.

Вәсилә.

Ильяс.

Рәдиф.

Рәзинә.

Рәсим.

Дамир.

Динар

Лилия.

Ленар.

Илдар.

Марсель.

Ләйлә.

Ислам.

Алия.

Раил.

Руслан.

Илүзә.

Гөлүзә.

Ильяс.

Илфат.

Илсөяр.

Руслан.

Регина.

Алинә.

Булат.

Гүзәл.

Азат.

Алинә.

Газинур.

Алия.

Айдар.

Дамир.

Булат.

Лилия.

Нияз.

Рөстәм.

Руслан.

Роза.

Рамилә.

Рүзилә.

Фаяз.

Илмира.

Илмир.

Илнур.

Ильяс.                                                                          

Резедә.

55.

57.

57.

57.

57.

57.

57.

57.

58.

58.

59.

61.

62.

62.

62.

63.

63.

63.

64.

64.

65.

65.

66.

66.

67.

67.

68.

68.

71.

72.

72.

72.

73.

73.

73.

74.

74.

74.

80.

80.

80.

80.

80.

81.

82.

85.

85.

86.

86.

86.

87.

88.

88.

88.

88.

90.

92.

101.

101.

102.

102.

103.

103.

104.

104.

111.

111.

112.

112.

113.

114.

114.

115.

117.

118.

119.

119.

123.

123.

123.

123.

124.

124.

124.

124.

124.

125.

126.

126.

127.

127.

128.

128.

129.

129.

133.

133.

134.

152.

152.

153.

153.

154.

154.

155.

155.

158.

159.

161.

161.

162.

163.

163.

164.

166.

166.

171.

172.

172.

172.

173.

173.

174.

174.

                           Кулланылган   әдәбият

1)  Гүзәл  Кама  Тамагы.  Х.Ф.Бәдретдинов.  ААҖ  “Идел- Пресс”,  2006

 2)  “Мәгариф”  журналы, №4,  2008.”Мәгариф”  нәшрияты

3) “Мәгариф”  журналы, №7,  2008.”Мәгариф”  нәшрияты

4) “Мәгариф”  журналы, №1,  2009.”Мәгариф”  нәшрияты

5) “Мәгариф”  журналы, №5,  2009.”Мәгариф”  нәшрияты

6) «Идел  таңнары”, №40,  2004

7) «Идел  таңнары”, №41,  2004

8) «Идел  таңнары”, №32,  2006

9) «Идел  таңнары”, №30,  2007

10) «Идел  таңнары”, №11,  2010

11)”Шәһри  Казан”,  31  март,  2007

                 


Поделиться:

Муравьиная кухня

Убунту: я существую, потому что мы существуем

Учимся рисовать горный пейзаж акварелью

Самый богатый воробей на свете

Одеяльце