Учащиеся делятся своими впечатлениями от просмотра фильма "Зорка Венера".
Вложение | Размер |
---|---|
Белорусский фильм "Зорка Венера" | 17.79 КБ |
Фильмнан соң уйланулар...
Мин “Зорка Венера” фильмын карагач, наркоманиянең нинди афәт икәнлегенә тагын бер кат инандым. Наркоман гаиләсенә, туганнарына чиксез кайгы китерә, үзе дә упкынга тәгәри.
Фильмда наркоман кыз үзенең сеңлесеннән файдалана. Сеңлесе, үзе турында уйламыйча, апасы өчен барысын да эшләргә әзер.
Кызыксынып, бер генә татып карыйм дип, күпме кеше шул юлга баса. Ә ахыры ничек аянычлы! Бик сирәкләре генә дәваланып наркотиктан арына ала. Дәваланганнан соң да кабат шул юлга басучылары бик күп.
Бу соңгы тапкыр, дип ант итүчеләр күпме? Ләкин алар беркайчан да үз сүзләрендә тора алмыйлар. Әнә бит Павла да Оксанага “соңгы тапкыр”, дип күпме әйтеп карый. Ә тегесе шуңа ышана, апасына ярдәмгә ташлана. Тик наркотиктан исергән Павла өчен сеңлесенә биргән вәгъдә берни түгел, ул аны теләгән кадәр әйтергә риза – сеңлесе генә ышансын да, наркотикларга җитәрлек акча тапсын...
Наркотикны бер кулланган кеше аңа бәйләнгән була инде, ул наркотиктан башка тора алмый. Көннән-көн күбрәк доза, көннән-көн көчлерәк наркотик кирәк була. Наркотик табу өчен, наркоман барлык киртәләрне җимерә, туганнары да, дуслары да аның өчен берни түгел.
Бәйрәмов Азат, 10А сыйныфы.
Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе.
Размышления после просмотра фильма...
Мы посмотрели белорусский фильм «Зорка Венера». Он очень грустный и тяжелый для восприятия. В фильме поднимается актуальная на сегодняшний день тема – наркомания.
Оксана «подсела» на наркотики, а ее сестренка Павла, очень талантливая скрипачка, играет в парках, в метро, чтобы заплатить долги своей сестры. Павла очень любит свою сестру, пытается ей помочь. Но Оксану уже ничего не интересует – она безразлична к жизни. Ее каждодневная забота – как достать еще одну дозу. Фильм наглядно показывает, к чему приводят наркотические средства.
Страшно. Страшно то, что Оксана и не пытается лечиться. Страшно, что существуют вокруг равнодушные, которые не пытаются увидеть эту проблему (парк, где тусуется эта молодежь, на мой взгляд, находился чуть ли не в центре города; равнодушна и соседка в деревне, которая выглянула-то только для того, чтобы посплетничать), что на продаже наркотиков кто-то хорошо зарабатывает и становится чуть ли не «пупом Земли». А еще страшнее то, что родители о дочери узнают в самую последнюю очередь. Неужели нельзя было не заметить странности в поведении Оксаны, поговорить о пропаже денег?
О чем только, наверное, не мечтали родители, когда у них в семье появился первенец – дочка. И что она будет помощницей матери, и что поможет воспитывать своих сестренок, и что у тех будет с кого брать пример... Наркотики поломали жизнь не только Оксаны: несчастна вся семья, несчастны друзья Павлы, которые искренне хотели помочь.
Фильм очень поучительный. Во время просмотра невозможно сдерживать слезы. Мне было жалко не Оксану (сама на себя беду накликала), а ее жертву – Павлу. Я бы посмотрела этот фильм еще раз.
Гарипова Резеда, 10А класс.
Большеатнинскаясош Атнинского района.
Фильмнан соң уйланулар...
Фильм хәзерге заманның иң куркыныч чирен тасвирлый. Дулкынландыргыч өлешләре дә шактый. Шулай да күңелдә кала торган, күзгә яшь китергән бер образ – кечкенә Павла. Минемчә, фильм авторы шушы кызны Венера йолдызы белән чагыштыра. Бу йолдыз, күк йөзендә иртәнге якта гына күренгәнлектән, бик тонык булып яна. Апасына ярдәм итәргә ташланган Павланың да, Оксананы бу баткаклыктан коткарып чыгарыр өчен, көче җитми.
Павланың күңеле нечкә, саф. Апасы аны күпме алдаса да, аның аркасында кыенлыклар күрсә дә, ул аны ярата. Тик менә апасын яклап, беркемгә дә, хәтта әти-әнисенә, серне чишмәве генә...
Бу фильмны карагач, наркоманиянең үзең уйлаганнан да куркынычрак нәрсә икәненнә төшенәсең. Павла нинди түбәнлекләргә генә төшми. Шундый туган җанлы булуы мине сокландыра. Апасы өчен оялып, үз-үзенә кул салмаса ярар иде дип куркып утырасың. Юк, ул алай эшләмәде. Көчле ихтиярлы Павла! Сыйныфташлары да шундый авыр вакытта ярдәм кулын сузалар. Бәлки, алар Павланы бу адымнан коткарып калганнардыр.
Бөтен халык белә, ничек әти-әнисе бер дә сизми икән дигән сорау туа. Ярый, әтисе көн-төн эштә, ди. Ә бит әнисе өйдә. Башка балаларга игътибарны биреп, ничек монысын онытты икән? Әллә инде иң өлкән кызына бик нык ышанганмы? Кайвакытта әти-әниләрнең тикшереп торулары ачуны китерә, ә бит дөрес эшлиләр икән. Әгәр дә Павланың әти-әнисе иртәрәк белгән булсалар да, бу кадәр үк тирәнгә китмәгән булыр иде. Әнисе акчаның да юкка чыкканын сизә, нигәдер төпченми генә. Ә Павла, әти-әнисен борчуга салмас өчен, үзе тырышып карый: апасы “башка алай эшләмим”, дигәч, акчасын да табып бирә, хәтта авылга дәваланырга да алып китеп карый.
Ихтияр көче булганнар мондый юлга басмаячаклар – бу фильм авторының әйтергә теләгән фикере. Әнә бит Оксанага наркотик сатучылар да Павла турында шулай уйлыйлар. Кызны скрипкада уйнатып, зур акчалар алу уйлары. Павланы күндерә алмауларына ачулары чыгып, апасы белән куркытырга тотыналар.
Фильмның ахыры күңелне тетрәндереп калдырды. Мин инде апасы бу авырудан арыныр да, Павлага, иптәшләренә рәхмәт әйтер, ул тагын гаиләсенә шатлык алып килер дип өмет иткән идем. Ә фильм наркоманиянең дәвалауга бик авыр бирелүче чир икәнен искәртә.
Шәрәфиев Илшат, 10А сыйныфы.
Әтнә районы, Олы Әтнә урта мәктәбе.
Рисуем "Ночь в лесу"
Невидимое письмо
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
За чашкой чая
Есть в осени первоначальной...