Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе»муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
Иҗади проект
(Кыз балалар өчен комплект)
Башкарды: 10 класс укучысы
Камалова Айгөл
Укытучы: Гайнетдинова Г.С.
2011 – 2012 нче уку елы
Эчтәлек
10. Технологик карта. 12 бит
11. Экономик исәпләү. 13 бит
12. Реклама. 14 бит
13. Әйберне сынап карау, бәяләү. 15 бит
14. Кулланылган әдәбият. 16 бит
Барлыкка килгән проблеманы
һәм ихтыяҗны нигезләү.
Минем яраткан сеңелем бар. Тиздән аның туган көне. Нәрсә
бүләк итәргә соң? Мин бу бүләкне үз кулларым белән эшләргә уйладым. Әниемнең киңәше буенча шапка, бияләй һәм оекбаштан комплект бәйләргә булдым. Минем бүләгем сеңелемә бик ошар дип уйлыйм. Шулай итеп мин бу проблеманы бик җайлы, бик тиз чиштем.
Конкрет бурычны билгеләү һәм
төп параметрларны ачыклау.
Минем төп бурычым кыз балалар өчен комплект бәйләү.
Ул җылы булырга, шул ук вакытта матур һәм килешеп торырга да тиеш. Эшләгән эшем укытучыма, әти-әниемә, ә иң мөһиме
сеңлемә шатлык китерергә тиеш.
Тарихи тенденцияләр.
XVI гасырда бәйләү Европада киң тарала, ә бәйләнгән әйберләр, бигрәк тә оеклар зур урын алып торган. Башлыча бу патша сарайларында һәм зур кешеләрдә күзәтелгән.
Глассман уйлавынча беренче оекны, берсүзсез, Англия короле Генрих IV кигән. Франциядә бәйләгән ефәк оекларны Карл IX һәмГенрих III киеп йөргән.
Ул вакытларда кулдан оеклар бәйләү башка производстволардан алга китә, хәтта тиздән цехлар да эшли башлый. Париж бәйләү цехы 1612 елда эшләнә.
Ирләр модасында салынып тора торган оеклар булган. Шунысы кызык, ул вакытларда бәйләү эше белән бары ирләр генә шөгыльләнгән. Бары соңрак кына бу эш белән хатын-кызлар да шөгыльләнә башлый.
Һәрбер яңа әйбер кебек бәйләүгә дә каршы чыгучылар була. Мәсәлән, Магистрат Магдбург 1583 елда бәйләнгән ефәк оекларны киюдән тыя. Чөнки ул аны кирәксез зәвык дип уйлый.
Англия патшабикәсе Елезавета тәхеткә утырганнан соң, өч ел үткәч, хезмәтчесе аңа үзе бәйләгән ике пар кара оек бирә. Шуннан соң патшабикә шушындый кара оеклар гына кигән. Шул оекларның бер пары Солебери коллекциясендә сакланып калган.
Бәйләү киң таралса да, бәйләнгән әйберләр бик кыйммәт торган. Хәзерге заманда да кулдан бәйләнгән әйберләр бик кыйммәт һәм популяр булып кала.
“Фикер йөртү” схемасын төзү.
| |||||||||||
![]() | |||||||||||
![]() | |||||||||||
![]() | |||||||||||
|
| ||||||||||
|
|
Идеяләрне, вариантларны эшләү,
идеяларны анализлау.

Оптималь вариантны сайлап алу.

Материал, җайланмалар,
эш кораллары сайлау.
Сәйлән |
Бәйләү җебе |
Кыз балалар өчен комплект |
Җепле энә |
Биш энә |
Кайчы
|
|
Булавка |
Куркынычсызлык кагыйдәләре.
Һәрбер эшне эшләгәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
Мәсәлән:
1. Бәйләү энәләре очлы булмаска тиеш, юкса алар белән бармакларны җәрәхәтләргә мөмкин.
2. Кайчы һәм энәләр белән эш иткәндә аларны дөрес тотарга, биткә якын китермәскә.
3. Күгәргән бәйләү энәләрен кулланырга ярамый, алар җепне бозалар.
4. Бәйләү энәләрен, тегү энәләрен эш башында һәм эшне тәмамлаганнан соң санарга кирәк.
5. Эш урынын тәртиптә тотарга.
Эш эзлеклелеге.
Оекбаш
4. Үкчә бәйләү. Үкчә бәйләгәндә ике энә генә кулланабыз.
Бияләй
Шапка
Технологик карта.
№ | Эшләрне эшләү тәртибе | Эш кораллары, инструментлар. |
| Оекбаш |
|
1 | Күзәнәк җыю. 4 энәгә 9 ар күзәнәктән 36 күзәнәк җыябыз. | Биш энә, җеп |
2 | Резинка бәйләү. Күзәнәкләрне 1уң, 1 сул күзәнәк тәртибендә 4 см озынлыкта резинка бәйлибез. | Биш энә, җеп |
3 | Балтыр бәйләү. Күзәнәкләрне уңнан гына бәйләп 5 см озынлыкта балтыр бәйләнә. | Биш энә, җеп |
4 | Үкчә бәйләгәндә ике энә генә кулланабыз. Һәр энәдә 11 әр күзәнәк . Уң яктан 1 бәйләп 1 бәйләмичә генә алып, ә сул яктан уң гына бәйләнә. Борган вакытта ике энәнең уртасыннан 5 күзәнәк алына һәм ике башыннан киметеп барып үкчә табан асты ягына таба борыла. | Биш энә, җеп |
5 | Оекбашны аслыгын бәйләү һәм очлау. Үкчә төгәлләнгәннән соң ике яклап күзәнәк җыела һәм 4 энәгә тигезләп бүлеп аскы өлешне уң күзәнәк белән генә бәйләп барабыз. Очлау ике яктан башкарыла. | Биш энә, җеп |
| Бияләй |
|
1 | Күзәнәк җыю. 4 энәгә 9 ар күзәнәктән 36 күзәнәк җыябыз. | Биш энә, җеп |
2 | Резинка бәйләү. Күзәнәкләрне 1уң, 1 сул күзәнәк тәртибендә 4 см озынлыкта резинка бәйлибез. | Биш энә, җеп |
3 | Резинкадан соң бармакка кадәр 3 см уң күзәнәк белән генә бәйләнелә. | Биш энә, җеп |
4 | Бармак калдыру. Булавкага 6 күзәнәкне алып шул күзәнәкләр урынына 7 күзәнәк җыябыз. Бармак өчен калдырылган 13 күзәнәкне 3 энәгә җыеп уң күзәнәк белән генә 3 см бәйлибез һәм очлыйбыз. | Биш энә, җеп, булавка |
5 | Бияләйне очлау. Бармактан соң өске өлешне 4 энәне дә уң күзәнәк белән генә бәйләп барабыз. Очлау өлеше ике яктан гына башкарыла
| Биш энә, җеп |
6 | Бияләйнең өске өлешен сәйләннәр белән бизибез. | Мәтүк җебе, тегү энәсе, сәйлән |
| Шапка |
|
1 | Җепле энәгә күзәнәк җыю. 100 күзәнәкне җепле энәгә җыябыз. | Җепле энә, җеп |
2 | Резинка өлеше ике катлы бәйләнелә. Уң яктан 1 күзәнәк уң бәйләнеп, ә икенче күзәнәк бәйләнмичә генә алынып барыла. Сул яктан бәйләгәндә киресенчә бәйләнмичә алган күзәнәк бәйләнелә, ә бәйләп алганы бәйләмичә алына. Бәйләп алынган күзәнәк җебе бәйләнмәгән күзәнәк алдыннан бара. | Җепле энә, җеп |
3 | Резинкадан соң шапканың алгы өлеше бәйләнелә. Узор: Беренче рәте: 1уң, 1 сул. Икенче рәте: 1 уң, 1чалып, 1 алып Өченче рәте: 1 уң, 1 чалып, 2 бергә бәйләп Дүртенче рәте: 1 уң, 3 бергә сул бәйләп . Шулай итеп 11 узор ясарга. | Җепле энә, җеп |
4 | Шапканың арткы өлешен бәйләү. Үкчә бору тәртибендә уртадан 17 күзәнәкне энәнең ике ягыннан чираттан киметә барып алны бәйләгән узор белән уртада күзәнәк беткәнче бәйләргә. | Җепле энә, җеп |
5 | Шапканы бәйләү өчен лямка бәйләргә һәм шапкага тегеп куярга. | Җепле энә, җеп, тегү энәсе |
6 | Сәйлән белән бизәү. Резинкага сәйләннәрне беркетәбез. | Мәтүк җебе, тегү энәсе, сәйлән. |
Экономик исәпләү
№ |
Материал |
Күләме шт. |
Бәясе (сум) |
Суммасы |
1 | Бәйләү җебе | 4 | 12 | 48 |
Комплект бәйләү өчен барлыгы 48 сумлык җеп тотылды.
Реклама
Бияләен йомшак итеп,
Җылы итеп оегын,
Комплект бәйләдек без сезгә,
Шапкасын матур итеп.
Сәйлән белән бизәлгән ул,
Ошасын дип һәркемгә.
Мондый матур комплектны
Бездән алып кит әйдә!!!
Безнең адрес: Күлле Киме авылы, Тельман урамы, 17 нче йорт урта мәктәп, технология кабинеты.
Белешмә өчен телефон: 35-3-20
Сезне көтеп калабыз!!!
Әйберне сынап карау, бәяләү
Миңа үзем бәйләгән комплект бик ошады. Сеңелемә киертеп карадым. Бәйләнгән комплект аңа яраклы булып чыкты. Бүләгемне сеңелем дә бик тә яратты. Кыш көне рәхәтләнеп киярмен дип сүз бирде.
Шулай итеп, мин үз алдыма куйган максатка ирештем. Безнең гаиләбез моңа бик шат.
Кулланылган әдәбият.
1. Л.Пешкова “Учитесь вязать”
2. М.В.Максимова “Азбука вязания”
3. М.Пермякова. Рукоделие для девочек. Москва. 2000.
4. В.Д. Симоненко “Технология” 5-10 кл. Москва. 2002.
5. И.А. Сасова “Технология” 5-8 кл. Казань. 2009.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.8 МБ |

Петушок из русских сказок

Красочные картины Джастина Геффри

Почему Уран и Нептун разного цвета

Домик зимней ночью

Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью