Табигать проблемасы күтәрелә.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 8.88 КБ |
Табигать – туган йортыбыз.
“ Без үзебезнең табигатьнең хуҗалары һәм
ул безнең өчен бөек тормыш байлыклары
туплаган кояш хәзинәсе”.
М. Пришвин
"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит.
Табигать дөньясы шаккатырлык! Ул безне серле тавышы белән, һавасы, серлелеге белән үзен тыңларга, матурлыгына игътибар итәргә, уйланырга мәҗбүр итә. Мин бу тормышны урманнарсыз, болыннарсыз, күлләрсез күз алдына да китерә алмыйм. Ә бит безнең табигать куркыныч астында!
Табигать безнең саклауга һәм ярдәмгә мохтаж! Бу хәзерге көндә иң актуаль темаларның берсе булып тора. Ни өчен табигатьне саклау бик мөһим соң? Кешеләр күлләрне, урманнарны, һаваны пычраталар, шуның аркасында үсемлекләр һәм хайваннар күпләп үлә. Мин җир шарында һәркөн саен берәр төр хайван һәм үсемлек юкка чыга дип уйлыйм. Кем гаепле соң? Әлбәттә без, кешеләр! Ә бит тиздән тереклек бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Агачларны кисәргә, аларның ботакларын сындырырга ярамый, чөнки алар без сулый торган кислородны бүлеп чыгаралар. Чәчәкләр безне үзләренең матурлыклары белән куандыралар, кошлар безнең өчен сайрый, кояш та безнең өчен балкый. Әгәр боларның берсе дә булмаса? Безнең белән ни булыр? Без шушы матурлыктан башка нишләрбез? Әгәр дә без аңа вакытында ярдәм кулы сузмасак, табигать нишләр? Әлбәттә үләчәк, бетәчәк! Мин табигатьне саклауны олыларның гына түгел, укучыларның да бурычы дип уйлыйм. Без менә һәр ел саен кошларга җимлекләр куябыз һәм кош оялары ясыйбыз, су һәм юл буйларын чүпләрдән арындырабыз, район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән төрле экологик чараларда катнашабыз, авыру агачларга ярдәм күрсәтәбез, чәчәкләр, агачлар утыртабыз һәм башка күп кенә эшләр башкарабыз. Ә бит болар һәркем кулыннан килә торган эшләр. Шулай булгач, нигә берни эшләмичә тик ятарга? Әйдәгез, һәрберебез шул турыда уйланыйк, һәрберебез туган йортыбыз – табигатьне саклап калу өчен вакытыбызны һәм көчебезне кызганмыйк!
Табигатьнең матурлыгы белән сокланыр өчен ерак барырга кирәкми. Үзебезнең Балтач районы табигате генә дә ни тора! Көз көне мин аны аеруча яратам. Бу вакытта ул тагын да гүзәлрәк булып тоела миңа. Нәкъ менә көзен күңел яңа ачышлар, хисләр белән тула, бөтен күңелне матурлык биләп ала. Шул мизгелдә кеше белән табигать үзара якын, бербөтен икәнен аңлый башлыйсың.
Фикеремне йомгаклап минем бар дөньяга кычкырасым килә: “Уйла, кеше! Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга ошап калмадыңмы? Син талап җансыз бушлыкка әверелдергән болын-урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле күкрәк тавышына ошамаганмы? Син томалап тончыктырган сулар, сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр карашы куркытмыймы сине? Син җимереп һәлак иткән, син юкка чыгарган таулар үзләренең кыяларында очкан бөркетләре, болытларга төрелеп тибрәлгән агалары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән? Уйла, кеше! Ачык күңел каралып планетаны буып алачак көннәре күз алдыңа килмиме? Әллә җир, күк каршында ишетмәс булып, колакларың томаландымы? Кипкән диңгез ыңгырашуында йөрәгең тоймас булып, туң кантарга әверелдеме? Күзең берни күрмәс, җаның берни сизмәс булдымы? Уйла, кеше! Бу сорауга син бүген җавап эзләмәсәң, иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак... Табигатьнең ачы каргышыннан курык!”
Фомина Алина Кече Лызи рус мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучысы

Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?

Рисуем кактусы акварелью

Невидимое письмо

Флейта и Ветер

Фильм "Золушка"