• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Г. Афзал исемендәге иҗат фестивале "Табигать- туган йортыбыз!"

Опубликовано Гарипова Лейсан Котдусовна вкл 07.02.2014 - 17:48
Гарипова Лейсан Котдусовна
Автор: 
Гибадуллина Камила

Табигать - уртак йортыбыз, Ә без кешеләр аны саклыйбызмы?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gamil_afzal_isemendge_izhat_festival1.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале

2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы

Табигать-уртак йортыбыз.

Салкын кышлардан соң , язны көтеп алабыз. Язгы кояш күңелләрне иркәләп елмая. Ул елмаеп бар табигатьне уята. Калын кар катламы сиздермичә генә, кат-кат тунын сала барып, гөрләвекләр булып ага. Яз- матур җылы яклардан кошларны чакырып кайтара. Язгы гөрләвекләр тавышы һәм кошларның күңелле сайраулары белән, дөнья җырга күмелә. Җир кардан арчылып бетүгә, яшел чирәм борын төртә. Бер-ике көн үтүгә, җиргә яшел келәм япкан кебек була. Озакламый яшел келәм чәчәкләр белән бизәлә..Ул чәчәкләргә төрле төсле күбәләкләр, бал кортлары килеп куна. Агачлар яшел күлмәк кия. Табигать кешеләргә, бөтен тереклеккә үзенең матурлыгын да кызганмый. Табигать уртак йортыбыз.Ә без кешеләр, табигатьне саклыйбызмы? Сулар һавабызны, эчәр суыбызны пычратмыйбызмы? Чишмәләрнең, елга-күлләрнең, урманнарның хәлләрен беләбезме, кошларны рәнҗетмибезме,игътибарсызлыгыбыз яки комсызлык белән әйләнә-тирә мохиткә зыян салмыйбызмы? Табигать турында кайгырту, аңа ярдәм итү- һәркемгә тиешле изге эш. Бу турыда беркайчан да онытмасак иде.

Гибадуллина Камилә

Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбенең 3енче класс укучысы

Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы


Поделиться:

Самый богатый воробей на свете

Зимняя сказка

Щелкунчик

Мост Леонардо

Нечаянная победа. Айзек Азимов