• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проектная работа Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле

Опубликовано Вахитова Залина Назифовна вкл 08.02.2014 - 18:06
Вахитова Залина Назифовна
Автор: 
Басырова Язгуль, Зайнашева Элина

 

Кеше тормышы белән табигатьтәге бәйләнешләрне бозу табигать өчен дә, кеше өчен дә начар нәтиҗәләргә китерә, ә бәйләнешләрне белгән кеше табигатьтән сакчыл һәм аңлы файдалана белә.
Урман - кешеләр, үсемлек һәм хайваннар  тормышында үз әһәмияте, матурлыгы белән чиксез зур шатлык китерә. Күп кенә рәссам, шагыйрь, язучыларга да иҗат итүгә этәргеч була ул. Безгә, мәктәп укучылары өчен, бүгенге көндә урманның башкарган ролен өйрәнү, аны саклауда үз өлешебезне кертү, киләчәк буынга җиткерү хәзерге көндә бик актуаль.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon proektnaya_rabota_keshe_tormyshynda_hm_tabigatt_urmannyn_role.zip2.99 МБ

Подписи к слайдам:

Җитәкчесе: Вахитова Зәлинә Назиф кызы
2013-2014 нче уку елы
Пучы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3 нче класс укучыларыЗайнашева Элина Ренат кызы, Басырова Язгөл Илһам кызының проект эше. Проектның темасы:«Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Актаныш
Проектның урыны Пректның актуальлеге: Кеше тормышы белән табигатьтәге бәйләнешләрне бозу табигать өчен дә, кеше өчен дә начар нәтиҗәләргә китерә, ә бәйләнешләрне белгән кеше табигатьтән сакчыл һәм аңлы файдалана белә. Урман - кешеләр, үсемлек һәм хайваннар тормышында үз әһәмияте, матурлыгы белән чиксез зур шатлык китерә. Күп кенә рәссам, шагыйрь, язучыларга да иҗат итүгә этәргеч була ул. Безгә, мәктәп укучылары өчен, бүгенге көндә урманның башкарган ролен өйрәнү, аны саклауда үз өлешебезне кертү, киләчәк буынга җиткерү хәзерге көндә бик актуаль. Проектның проблемасы: Урманның кеше тормышында һәм табигатьтә әйдәп баручы ролен билгеләү; кеше ваемсызлыгы аркасында барлыкка килгән экологик проблемалар белән танышып, аларны хәл итү юлларын эзләү. Проектның максаты: Урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге роле турында күзаллау булдыру; кеше тарафыннан килеп чыккан экологик проблемалары белән танышу; табигатьне ярату, табигатьтә үзеңне дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү. 1) Кешенең һәм табигатьнең аерылгысыз булуын; табигать хәзинәсе – урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын исбатлау.2) Үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү.3) Урманнарны саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту. Проектның бурычлары: урманның кеше өчен әһәмиятен аңлау; табигый байлык икәненә төшенү ; фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү ; табигатьтә үз-үзеңне тотуның экологик кагыйдәләрен, гади инструкцияләрне үтәү.
Көтелгән нәтиҗәләр: Эш этаплары: Әзерлек этабы (тема сайлау, актуальлеген билгеләү, максат, бурычлар кую).Мәгълүмат туплау һәм аның өстендә эшләү.Проектның планын гамәлгә ашыру.Проектны яклауга әзерлек.Презентация эшләү.6. Рефлексия (эшләнгән эшкә үзанализ). Ямь – яшел, куе булгач,Һәркем ярата аны.Анда бик куп агачлар,Җыр суза сандугачлар.Кызарып жиләк пешә,Чикләвекләр өлгерә.Санап та бетереп булмый,Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман) Шауласыннар яшел урманнар! Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 2011 ел – Халыкара урманнар елы дип игълан ителде.2013 ел – Экология елы. Ә нәрсә соң ул урман? Урман – үсемлекләр, хайваннар өчен яшәү тирәлеге. Урман –сулыклар сакчысы. Урманнар булмаса, чишмәләр дә кибәр, елгалар да саегыр һәм юкка чыгар иде. Урман – кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, мич ягарга утын бирә. Урман – кеше өчен ял итү урыны, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре чыганагы. Урманнарга  керәм, хәйран калам, Һәр агачның аерым моңы бар. Һәрберсенең әле сөйләнмәгән Мәхәббәте, яшерен сере бар. Бик хозур! Рәт-рәт тора,гаскәр кеби чыршы, нарат. Г.Тукай Урман төрләре:Яфраклы урманнарЫлыслы урманнарКатнаш урманнар УрмандаКояш көлеп торгандаКилеп кердек урманга.Урман безне кумады,Без бит аның кунагы.Җиләк белән сыйлады, Шатлык эчкә сыймады. Заһирә Гомәрова
Кышкы урман. Ап-ак  булып кышкы урман Серле тынлыкка чумган.Әйтерсең, бар тереклекТатлы йокыга талган.Матур ла ул серле урманРәхәт анда, саф һава.Бәсле агачлар өстенәТәңкә-тәңкә кар ява.
Урман – илһам чыганагы Урман! Урман! Урман! Урман! Сине ничә тапкыр иңләгәнем, матурлыгыңа сокланып арлы – бирле йөргәнем бар. Кайчан килсәм дә, син минем күңелемә илһам, ял бирәсең. Син җәй көне дә, көзен яфракларың алтынланганда да, кышын ак юрган ябынганда да, язын бөреләрең уянганда да матур. Синең зифа каеннарың, мәһабәт имәннәрең, иркә юкәләрең, горур өрәңгеләрең, алан тирәли тезелгән умырзаяларың килгән саен миңа нидер сөйлиләр, күрми үтсәм, дәшеп калалар. Мин үземне һәрвакыт иң якын дусларым арасында кебек хис итәм. Менә бүген дә сиңа килдем. Синең уянуыңны, бөреләр ачылуын үз күзләрем белән күрү өчен килдем. Әйе, яз сине дә, кешеләрне дә яшәртә, минем дә күңел бөреләрем ачылалар, йөрәгемдә яңа хисләр уяна. Минем күңелем дә җилле көнне син шаулаган төсле шаулый... Кояшның беренче нурлары агачларны кисеп үтте. Әкрен генә җил исеп куйды. Җил торган саен көчәя барып, агачларны чайкалдыра башлады. Урман язгы ташу кебек шауларга тотынды. Ул уянды. (И.Газизовтан) Урманнарда йөрдем Татар халык көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре Урманнарда йөрдем иркен сулап,Бигрәк хуш исле нарат ылысы;Йөрәк яраларын төзәтәдерКүз карашкайларыңның җылысы.Урманнарда йөрдем җәйге таңда,Басылмасмы дип сагыш күңелдә;Төннәрне яктырткан ай шикеллеБулсаң иде тормышым күгендә.Урманнарда йөрдем бер ялгызым,Баласын җуйган болан эзеннән;Башларым әйләнеп китте кинәт,Башканы сөям, дигән сүзеңнән.
Урман юлы Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Урман юлы куе үлән,Һәр ягы карамалы.Күзләреңне бер тутырып,Өздереп карама әле.Күңелемнең нык ярсыган,Моңга сусаган мәле,Сагышларымны таратыпБер җырлап алыйм әле.Урман юлында таныштык,Җәйнең аяз таңында.Сагышларым да таралаСин булганда янымда.Язмыш җилләре арагаҺич үтеп кермәсеннәр,Талгын гына чайкалыйк безГомерләр көймәсендә.Урман юлы безгә юлдаш,Гомерлек маяк булсын.Күңелләр мәңге сүрелмәсНазлы хис белән тулсын.Бар җиһанны кабатланмасМәхәббәт белән урыйк.Алдагы гомер юлларынҖаным, гел бергә узыйк.
Күмпе җырлар язылган... Керим әле урманнаргаРөстәм Яхин көе Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре Керим әле урманнарга,Каеннар арасына;Сөйлим әле моңнарымныСандугач баласына.Керим әле урманнарга,Урманнар арасына;Сагышларым адаштырыймКаеннар арасында.Керим әле урманнарга,Урманның карасына;Бәлки дәва табалырмынЙөрәгем ярасына. И.И.Шишкин «Нарат урманында иртә» Урманнарга кешеләрнең ваемсыз карашы... Урманга кергәнче өч кагыйдәне исеңә төшер:- Шаулама!- Чүпләмә!- Рәнҗетмә!
Табигать – ул безнең әни, табигатьне саклагыз! И күңелле җәй көнендә- Табигать кочагында! Менә шуны истә тоту Кирәктер шул чагында: Агачларны сындырмагыз, Кош оясын ватмагыз,Суларны да пычратмагыз, Пыяла, чүп атмагыз. Эссе чакта, коры чакта Урманда ут якмагыз. Сүз бирәбез – сакларбыз! Сакларбыз, үсемлекләрне,- Өзмәбез чәчәкләрне,- Кош оясына тимәбез,- Сакларбыз бөҗәкләрне.- Агач, куаклар утыртып,- Урманнар үстерербез.- Чишмә-күлләрне һәрвакытБез чистартып торырбыз.Әйдәгез киләчәк буыннарга да шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итик: урманны саклагыз – ул безнең байлыгыбыз, планетабызның “үпкә”се, безнең матурлыгыбыз. Урман һәм кеше берлеге өзелмәсен! Нәтиҗә: Урманнан башка тормыш юк, урман ул – сәламәтлек чыганагы, урман – илһам бирүче, урман – җылытучы, урман – яшәү өчен уңайлык тудыручы, хис-тойгы уятучы, туендыручы, эстетик зәвык тәрбияләүче. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар: О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов, Л.А.Царева, Әйләнә-тирә дөнья, дәреслек, 2 кисәк, Казан/”хәтер”/2012. Интернет ресурслар.
Поделиться:

Два плуга

Красочные картины Джастина Геффри

Рукавичка

Ералаш

Петушок из русских сказок