Проектно-исследовательская работа содержит материал о жизни родной деревни в период рыночной экономики
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 352.29 КБ |
Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
“Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Башкарды: Гыйльметдинова Алсу Марат кызы
Җитәкчесе: Гыйләҗева Гөлчәчәк Әгъләм кызы
2014 ел
Эчтәлек
Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.
Туган як, туган авыл тарихын без мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музееннан тупланган материаллардан шактый күп белдек. Бу музейны оештыруда башлап й укытучы Мәүҗиев Рафис абыйга, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Маннанов Рөстәм абыйга, мәктәптә хуҗалык эшләрен алып барган алтын куллы Хаҗиев Миннерахман абыйга без бик рәхмәтле.
Без хәзер XXI гасырда яшибез. Мәгълүмати җәмгыятькә аяк басып, базар икътисады чорында яши башлаганыбызга да ике дистә елдан артык вакыт узып бара. Бүген дөньяга килгән кеше өчен мин яшәгән чор инде тарих булачак. Ә мин яшәгән чорда гына да авылыбызда бик күп үзгәрешләр булды. Чөнки тарихи вакыт тыгызлануы нәтиҗәсендә авылдагы прогресс бик тиз бара. Шуңа күрә авылым тормышында, кешеләрнең яшәешендә булган үзгәрешләр турында язып калдырасы килде. Юкка гына язу барлыка килгән чордан башлап кешеләр үзләренең тормыш-көнкүрешләре турында язып калдырырга, елъязмалар алып барырга тырышмаганнардыр бит. Бу киләчәк буыннар өчен бик кирәк.
Проект - эзләнү эшчәнлегенең максаты:
XXI гасыр башында туган ягымда булган үзгәрешләр турында материаллар туплап мәктәп музеенда калдыру.
Бурычлар:
Проект - эзләнү эшчәнлегенең нигезләнүе:
Һәр кеше яшәү дәверендә нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Җәмгыятьтә, илебез тарихында булган вакыйгалар авыллар тормышына, кешеләр язмышына да күп үзгәрешләр кертә. XXI гасыр башындагы вакыйгалар безнең авылның тормыш-көнкүрешенә нинди яңалыклар кертте микән? Шуларны ачыклыйсы иде.
Проект -эзләнү эшчәнлеге нигезендә түбәндәгеләр тормышка ашырылырга тиеш:
Эшчәнлекнең төрләре:
“Кама” колхозының язмышы...
Боерган авыл җирлеге составына 4 авыл керә: Боерган (административ үзәк), Колыш, Таулар, Туера. Авыл җирлеге территориясе – 30 кв.км.
XX -XXI гасырлар чигендә җирлектә бик күп үзгәрешләр була.1993 елның маенда “Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының башка дәүләт предприятиеләрен һәм оешмаларын хосусыйлаштыру тәртибе турында” ТР Президенты Указы чыга. Россия Федерациясендә Җир кодексы кабул ителә. Бу закон җирне чынлап торып базар әйләнешенә кертә.
Шуның нигезендә “Кама” колхозының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр 1995 елда 543 кешегә 4.04 га күләмендә җир кишәрлекләре итеп бүленеп бирелә. Колхозның материаль байлыклары да милек пайлары итеп колхозчыларга бүленә.
1950-1952 елларда “Тельман” (Колыш), “Ык буе”(Чебенле), “Алмаз”(Таулар ,Туера), “Алга” (Боерган) колхозларын берләштереп төзелгән “Кама” колхозы 1997 елның 22 августында “Кама” җитештерү кооперативы итеп оештырыла.(853 нче номерлы дәүләт теркәү таныклыгы). “Кама” җитештерү кооперативы 2006 елда банкротка чыга. 2006 елның 28 июнендә шушы җирлектә яңа җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе төзелә(10661682044929 номерлы дәүләт теркәү таныклыгы).
2011 елның 11 нче апрелендә ООО СХП “Кама”ның маллары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть “Кама-Бекон”га сатыла.
Авылда колхозчыга эш калмый. Кайбер кешеләр, җир пайларын ызанлап, үзләренең техникалары белән эшкәртә башлыйлар. Пай жирләрендә күбрәк күпьеллык печән үстерәләр. Күпләп мөгезле эре терлек: симертеп сату өчен үгезләр, яки сөтен сату өчен сыерлар асрый башладылар. Фермер хуҗалыклар барлыкка килә: Хәсәнов Әзһәр, Хөснетдинов Фаил. Ләкин фермер хуҗалыклар продукциясе очсыз була. Шуңа күрә авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерә башлыйлар. Мондый хуҗалыкларга ярдәм итү буенча 2005 елда дәүләт программасы да: аз процентлы ссудалар тәкъдим ителә.
Россельхоз банктан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны (ЛПХ)
үстерү өчен ссуда алучылар
Мәшгульлек үзәге буенча эшсез калган кешеләргә үз хуҗалыгын үстерү яки үз эшен ачу өчен 58800 сум күләмендә кредитлар бирелә. 2010 елда безнең авылның 14 кешесе бу кредитны ала.
Таблица 1. Шәхси хуҗалыкларда терлек саны
Ел | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 |
Мөгезле эре терлек | 234 | 225 | 194 | 274 | 309 | 319 | 314 | 370 |
Шул исәптән сыерлар | 152 | 146 | 127 | 142 | 182 | 182 | 182 | 182 |
Ат | 13 | 15 | 10 | 14 | 7 | 15 | 17 | 29 |
Кәҗә | 12 | 8 | 4 | 4 | 6 | 5 | 5 | 21 |
Тавык | 1300 | 1150 | 1500 | 2115 | 2110 | 2750 | 1347 | 1998 |
Умарта күчләре | 125 | 132 | 132 | 137 | 107 | 237 | 182 | 182 |
2006 нчы елда Әхмәтҗанов Әмирҗан һәм Рәсимәләр гаиләсе хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнә башлыйлар. Үзләре дә шәхси хуҗалыкларында күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар.
Пай җирләрен эшкәртү мөмкилеге булмаган кешеләр үзләренең пай җирләрен арендага бирәләр. Арендаторлар уңышны җыйгач, ашлык, печән белән түлиләр. ООО “Кама-Бекон” 2011-2012 елларда бер пай җиренә 4 ц икмәк хисабыннан түләсә, 2013-2014 нче елларда бер пайга 4000 сум акча белән түли.
Ничек яшисең авыл?
Демографик күрсәткечләр
XX-XXI гасырлар чигендә безнең авыл халкының тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшыра. 2001нче елда йортларга табигый газ кертү эшләре башлана. 2004 нче елда бу эш төгәлләнә.
Газлаштырудан соң телефонлаштыру эше башлана. Күпләрнең өйләрендә телефоннар барлыкка килә. 2002-2003 елларда кешеләр компьетерлар сатып ала башлыйлар. Ә 2009-2010 елларда интернет челтәренә тоташалар. Йортларга су кертелә, урамнарда 2013 елда колонкалар бетерелә. Күп кенә йорт хуҗалары кайнар- салкын су булдыру җайланмалары көйлиләр. Душ кабиналары, сауналы, бассейнлы мунчалар барлыкка килә башлый.
Хуҗалыкларда шәхси машиналар саны көннән-көн арта.
Иминиятләштергән шәхси машиналар саны
Боерган авыл җирлегендә шәхси эшмәкәр Арсланов Айрат Мөҗәһит улының “ Ихластан”цехын ачуы җирлектә өстәмә эшләү урыннары булдыра. Ул 2009 елның 14 нче августында ачыла. Анда икмәк, камыр ризыклары пешереп, ярымфабрикатлар яспа сата башлыйлар. Цехта пешкән ризыклар Колыш, Күзкәй, Иске Байлар, Кәҗә Байлар кебек авылларның кибетләренә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга каласының сату нокталарына да алып барыла башлый. 2014 нче елның апрелендә Малайзиянең мөселманнарның ничек яшәве турында фильм әзерләүче телевидение журналистлары төркеме “Ихластан” җитештерү предприятиесенә килә, Боерган авылы халкының яшәү шартлары белән танышып китә. Журналистлар шулай ук авылның мәчетендә булалар.
“Моңа кадәр әлеге төркем Мәскәү, Ташкент кебек шәһәрләрдә, башка төбәкләрдә татарлар яшәгән урыннарда булган. Фильм төшерүчеләрне безнең төбәктә хәләл ризыклар җитештерү дә кызыксындырган. Алар башта бу тармакта актив эшләүче эре предприятиеләрнең берсенә – «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенә чыкканнар. Аннары хәләл продукция җитештерүче кече эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен, Боерганга Айрат Арсланов предприятиесенә барганнар. Аларны бигрәк тә автоматлаштырылган җиһазларда түгел, ә кул белән әзерләнүче хәләл ризык эшләнмәләре кызыксындырган. Телевидение журналистларына икмәк продуктлары һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерүче бу кече предприятиенең эшчәнлеге бик ошаган. Гомумән, авылдагы кунакчыллыкка, җылы мохиткә Малайзия журналистлары сокланып киткәннәр.” (“Якты юл” Тукай районы газетасы. 2014 елның 24 апрель саны)
Шәхси эшмәкәр Галиева Гөлсинә ( кыз фамилиясе Арсланова) Тойгузино урамында урнашкан райпо кибетен сатып алып 2011елның 1нче сентябрендә “Акчарлак” кибетен эшләтеп җибәрә. Анда азык-төлек, көнкүреш кирәк яраклары, кием-салым сатыла.
Бу кибетләрдән башка тагын ике кибет Әхмәтҗәнова Рәсимәнең “Чишмә”(Тынычлык урамында) һәм төрле кешеләр сатып алган “Боерган” (Тойгузино урамында) кибетләре халыкка хезмәт күрсәтә.
2008 елның 16 нчы гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәреннән авылга автобус йөри башлау авыл халкы өчен зур сөенеч була. Моның өчен авыл халкы шәхси эшмәкәр Айдаров Эдуардка зур рәхмәтле. Чөнки юлсызлык, район үзәгенә тиз генә барып кайта алмау бу җирлек кешеләре өчен күп еллар зур проблема булып килә. Хәзер билгеле распиание нигезендә җәй көне 7 шәр тапкыр, кыш көне 4 тапкыр Яр Чаллы шәһәренә автобус йөри. Айдаров Эдуард энесе Альберт белән халыкка бик яратып хезмәт күрсәтәләр, бер минут соңга калмыйлар, бер минут алдан китмиләр. Авылда эш бетү сәбәпле Яр Чаллы шәһәренә барып эшләүчеләр өчен дә автобусның йөрүе бик уңай була.
Төзелешләр
Безнең авыл халкы һәрвакыт тырыш булды. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрады. Йорт-җирен дә төзек, тәртипле итеп тотарга тырышты. Улларын башлы-күзле иткәч, борынгыдан калган гадәт буенча йортлы итәргә дә ярдәм итте. Соңгы 10-15 елда авылыбызда 30 дан артык матур йортлар калкып чыкты. Шәһәр кешеләре авылдан милек сатып алып йортлар сала башладылар. Аларның җәй көне генә кайтып йөреп бакча утыртучылары да бар. Ел дәвамында авылда яшәп, шәхси машиналарында шәһәргә эшкә генә барып йөрүчеләре дә аз түгел.
2005 нче елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл Бөек җиңүнең 60 еллыгына реконструкцияләнә.
2014 нче елда сугышта һәлак булганнар исемлегенә тыныч тормышта вафат булган Бөек Ватан сугыш ветераннары исемлеге дә өстәлә.
Авылыбыз мәктәбен тәмамлап киткән Галиев Илназ Ярулла улы теш табибы булып укып чыгып 2013 нче елда Күзкәй участок шифаханәсендә эшли башлый. Яшь медицина белгечләрен авылга кайтару турындагы дәүләт программасы буенча аңа1 000 000 сум акча бирелә. Ул гаиләсе белән 2014 елның җәендә йорт төзи башлый.
Бу елларда авылда яшь гаиләләр аз булу сәбәпле, туучы балалар саны кими. Шунлыктан 300 дән артык укучыга исәпләнеп төзелгән мәктәп бинасында артык мәйданнар барлыкка килә. Оптимизация шартларында 2009 нчы елның 18 нче сентябрендә авылның фельдшер-акушерлык пункты мәктәп бинасына күчерелә. 2011 нче елда балалар бакчасы, авыл китапханәсе, авыл советы да мәктәп бинасында урнаштырыла.
2014 нче ел Татарстан Республикасында мәдәният елы дип игълан ителә. Республика программасы буенча күп кенә авылларда мәдәният йортлары төзелә. Шул программа буенча безнең Боерганда да күп функцияле үзәк төзелә.Ул 2014 елның 30 августында ачыла. Анда 200 урынлы мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнаша. Мәдәният йорты директоры- Нуруллина Гөлүсә , сәнгать җитәксесе булып Фаттахова Рәхилә эшли. Фельдшер-акушерлык пунктында Гыйльфанова Гөлназ һәм Минһаҗева Филига халыкка медицина хезмәте күрсәтәләр.
Авылыбыз мәдәнияте
Элек-электән килгән гадәт буенча авылыбызда июнь аеның беренче көннәрендә татар халкының күркәм бәйрәме Сабантуй үткәрелә. Сабантуй буласы атнада авылыбыз яшьләре баянда уйнап, җырлап, бизәлгән атлар белән яулык җыя. Аларга бала-чагалар иярә. Һәрбер йортта балаларга тәмле күчтәнәчләр өләшәләр. Боерган авыл җирлегендә 2000- 2011 елларда Сатантуйлары Боерган, Туера, Колыш авылларында уздырыла . 2007 нче елдан су басу сәбәпле күчүгә эләккән Чебенле авылының Сабан туе уздырыла башлый. Чебенле авылы Сабан туена Рәсәйнең төрле якларына таралган элеккеге Чебенле халкы җыела, үзләренең бүләкләрен алып кайталар. Сабан туен Гараев Тәлгать җитәкчелегендә Мифтахов Зөфәр, Кадыйров Рафаэль, Ясавиев Зөфәр, Әхмәтхәнов Рәстәм, Мөхәмәтшин Сәетнур, Насыйбуллина Рәзинә оештыра. 2013 нче елдан Чебенле авылы урынында Боерган-Чебенле Сабан туе берләштереп уздырыла башлый.
Шулай ук Өлкәннәр көне, 1 Май – яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне һ.б. илебездә уздырылган башка бәйрәмнәр авылыбызда матур итеп үткәрелә. Кул эшләре осталарының күргәзмәләре оештырыла. Чигү-бәйләү осталары Салихова Фәния, Миргасимова Асия, Галиева Гөлсинә,Әһлиева Гөлфия, Мулланурова Халисә, Сабирова Мөслимә, Салахова Мәхтүмә апаларның кул эшләре, Галимова Эльвираның картиналары, Нөркәева Алсуның сәйләннән үрелгән эшләре күз явын алырлык матур, зәвыклы.
Авылның мәдәни тормышында авыл китапханәсенең роле зур. Китапханәдә 1981 нче елдан башлап Салимова Флүзә Мирзанур кызы авыл халкына тугрылыклы хезмәт итә. Ул күп еллар авыл Сабантуйларын алып бара, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, Әһлиева Гөлфия апаның, Мәүҗиев Рафис абыйның китапларын тәкъдир итү кичәләрен, үзешчән композитор Әхмәтханов Рәстәм абыйның иҗат кичәләрен оештыра. Салимова Флүзә 2013 елдан ветераннар советы рәисе булып эшли башлый. Китапханә каршында “Ядькар”(1997 ел)“ Яран гөл”(2011ел) клублары эшли.”Яран гөл” клубы әгъзалары “Орчык өмәсе” фольклор чыгышлары, мөнәҗәтләр белән авыл халкының күңелен яуладылар. 2014 елның 23 ноябрендә “Яран гөл” клубы әгъзалары башкалабыз Казанга “Аулак өй” телевизион тапшыруына барырга әзерләнәләр.
2014 елның 7 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Фаттахов Кирам ага вафат булды. Ул безнең Берлингача барып җиткән соңгы ветераныбыз иде. Сугыш толы Маһинур Мөхәммәтдин кызы Мөхәммәтдинова бүгенгесе көндә балалары һәм оныклары тәрбиясендә Минзәлә шәһәрендә яши. Аңа 99 яшь.
Мәчетебез эшләп тора. Авылыбызда көн саен азан тавышы яңгырый. Унлап авылыбыз картлары мәчеткә намазга йөриләр. Аларга әкренләп яшьләр дә иярә.
Шулай ук өлкән яшьтәге бер төркем хатын-кызлар да пәнҗешәмбе көнне мәчеткә кереп көръән укыйлар.
Ураза гаете, Корбан гаете кебек дини бәйрәмнәребез авылыбыз аксакаллары тарафыннан зурлап үткәрелә. Корбан бәйрәмендә авыл халкының күбесе корбан чала. 2013-2014 нче елларда Боерган мәчетенә шәхси эшмәкәр Арсланов Айрат җитәкчелегендә ремонт ясала. 2013 елда мәчет урнашкан нигездән репрессия-ләнеп куылган һәм 1989 елда акланган Әхмәтҗан Сәфәргалин гаиләсе рухына таш куела.
2014 елда Чебенле авылы егете Хаҗиев Азат Түбән Кама ГЭСы төзелү сәбәпле су астында калган (1979 ел) туган авылы турында “Чебенле(Тойгузино) авылы татар язмышында” исемле китап бастырып чыгара.
Шулай ук 2014 елда Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Чебенле авылы кызы Роза Мәүлиева- Шәехованың “Күңелләрдә өмет” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
ЙОМГАКЛАУ
XX-XXI гасырлар чигендә авыл зур үзгәрешләр кичерә. 70 еллап күмәк хуҗалык булып яшәгән авыл халкы милекчеләргә әверелә. Базар икътисадында яшәүгә яраклаша башлый. Эшсезлек проблемалары алдында кала. Бу проблеманы төрле кеше төрлечә хәл итә. Кемдер фермер хуҗалык оештыра, кемдер шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерә башлый. Шулай ук авылыбызда кече бизнес эшен башлаучылар - шәхси эшмәкәрләр табыла.
Ә иң мөһиме, туган телебезне, милли моңнарыбызны, асыл гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклап, үзенә күрә милли рух чыганагы булып торган Боерган авылы яши. Бернигә дә карамый яши, чөнки аның нәсел тамырлары нык, рухи чыганагы көчле. Яшьләр үз хуҗалыкларын күтәреп, үз эшләрен җәелдереп җибәрергә әзер торалар, йортлар төзек, яңартылып торыла, шәһәрдәге кебек уңайлыклары булган яңа йортлар салына. Авылдашларымның киләчәккә өмете бар.
Еллар уза, заманалар үзгəрə. Ә замананы сайламыйлар, анда матур итеп яшәп калырга кирәк.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Искәрмә: Гиперссылкалар һәм QR – кодлар ярдәмендә объект турында интернеттан ѳстәмә
информация алырга мѳмкин
Рисуем тыкву
Золотая хохлома
«Течет река Волга»
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Сочные помидорки