• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әнием-күз нурым

Опубликовано Хамзина Гульназ Ринатовна вкл 10.02.2016 - 11:36
Хамзина Гульназ Ринатовна
Автор: 
Сатдарова Ильгина Ильшатовна

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_kuz_nurym.docx13.93 КБ

Предварительный просмотр:

          Әнием  күз нурым!


Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган. Әнием мине һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлары, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке,

Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!


Поделиться:

Рисуем домики зимой

Девочка-Снегурочка

10 осенних мастер-классов для детей

Как я избавился от обидчивости

Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью