• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Безнең дә Әлмәндәр бабабыз бар

Опубликовано Багавиева Рямзия Габдуллазановна вкл 18.02.2016 - 12:09
Багавиева Рямзия Габдуллазановна
Автор: 
5 нче класс укучылары

Сугыш ветераны турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_d.docx14.33 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең дә “Әлмәндәр “ бабабыз бар.

25 нче ноябрь көнне безең хөрмәтле ветераныбыз –Мансур абыйга-  90 яшь тулды. Бәйрәм алдыннан  без, бишенче сыйныф укучылары, аны бу олы бәйрәме белән котларга бардык.

Без килеп кергәндә төш  вакытлары иде. Мансур абый оныгы Марат белән сарайда нидер тукылдата .  Безнең тавышны ишетеп , ул сарайдан  йөгереп чыкты.  Аның  куанычы  эченә сыймый иде,  елмаеп –көлеп , безне күрергә ашыкты. Күрешкәннән соң, Инзилә аны бик матур теләкләр белән шатландырды. Теләкләр теләгәннән соң, без аңа сораулар бирдек:

-Мансур абый,  шушы яшькә җитүгә карамастан,  сез шундый җитез, киң күңелле, шат чырайлы. Әле дә булса хезмәттә.  90 яшьлек бабайны  без болай итеп күз алдына китермәгән идек. Моның сәбәбе нидә соң?

-И, балалар, мин яшь вакытта гел спорт белән шөгыльләндем, турникта тартылдым. Армиядә чагында бер дә беренчелекне бирмәдем.  Сез дә спорт белән шөгыльләнегез !- диде.

Мансур абый сугыш ветераны. Без аның белән гел очрашып торабыз, өлкәннәр көне белән дә котларга төшкән идек. Ул вакытта да Мансур абый маллар ашатып йөри иде.

 Мансур абый, һәрвакыт шундый шат, киң күңелле, җитез, сау- сәламәт булып 100 гә кадәр яшә.

 Бу очрашу  безне  таң калдырды.  “Әлмәндәр” бабай бездә дә бар икән дип  , куанып кайтып киттек.

Олы Битаман мәктәбенең 5 нче сыйныф укучфлары.


Поделиться:

Л. Нечаев. Яма

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"

Как нарисовать лимон акварелью

Каргопольская игрушка

Швейня