• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Саймә Гыйлҗметдинова иҗаты.

Опубликовано Хайбрахманова Ания Амиряновна вкл 04.04.2016 - 20:57
Хайбрахманова Ания Амиряновна
Автор: 
Шаяхметов Булат

Фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnni_esh.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Алабуга муниципаль районы  «10 нчы урта гомуми белем  мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Әдәби Алабуга” секциясе

Ззләнү эше

Тема  “Саимә Гыйльметдинова әсәрләрендә табигать”

Эшнең авторы

Шәяхмәтов Булат,7 нче  класс  

10 нчы урта гомуми белем мәктәбе

                                                                       

 Җитәкчесе

Хайбрахманова Ания Әмирҗан кызы

10 нчы урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга  2016

Эчтәлек

Кереш. Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары....................................... 2 бит.

Беренче бүлек.  Саимә Гыйльметдинованың тормыш юлы   ...................   4 бит

Икенче бүлек.  Шагыйрә иҗатында  табигать..............................................5 бит

Йомгак............................................................................................................. 10 бит

Әдәбят исемлеге ............................................................................................ 11 бит


Кереш. Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары.                                                                                                                                                        

Кеше тормышы табигать белән аерылгысыз. Җир йөзендә кешелек барлыкка килгәннән бирле, ул аның хәзинәләре белән туенган, байлыкларыннан файдаланган. Соңгы  елларда промышленность үсә, шуңа күрә  табигатьне саклау- мөһим бурычларның берсе. Сулаган һавабызның, эчкән суыбызның чиста булмавы, иген үстергән басуларның   пычранып, агуланып торуы, урманнарның күпләп киселүе бездә зур борчылу тудыра. Әйләнә-тирәлекнең пычрануы һәм кеше сәламәтлегенең какшавы- бүгенге көндә  кешелек  алдында торган иң актуаль проблемаларның берсе.

Табигать – безнең  яшәү урыныбыз. Без аны яратабыз, табигатьтән күп нәрсә алабыз. Табигатьне саклау ул – үзебезне, киләчәгебезне саклау дигән сүз.

 Укытучым белән “Саимә Гыйльметдинова шигырьләрендә табигать” дигән теманы сайлап алгач, эзләнү эшен башлап җибәрдем. Аның иҗатын турында материаллар тупладым һәм аларны җентекләп өйрәндем.Ял көне без һәрвакыт Абалач авылына кайтабыз.Анда минем әбием белән бабам яши. Алар миңа Саймә апа турында материаллар табарга булыштылар.Аның турында язылган газеталарны алар кадерләп саклыйлар, авылдашы белән горурланалар.

  Табигать турында язылган әсәрләр күп. Саимә Гыйльметдинова    табигатьне бик ярата, шуңа күрә аңа  зур  игътибар бирә. Табигатьне саклау, аны ярату - авторны борчыган темаларның берсе.  Фәнни эшемнең төп максаты итеп, мин бүгенге көндә актуаль булган әлеге теманы аның әсәрләренә бәйләп  яктыртуны алдым. Теманы ачу өчен,  түбәндәге бурычларны куйдык:

  • Саимә Гыйльметдинованың тормыш юлын һәм иҗат җентекләп өйрәнү;
  • әдәби әсәрләренә күзәтү һәм  бу теманың ни дәрәҗәдә еш күтәрелүен ачыклау;

-нәтиҗәләр ясау.

 Саимә Гыйльметдинованың “Шомырт чәчәк атканда”, “Чишмә җырлый” җыентыклары  һәм “Чулман язлары” китабын  төп өйрәнү чыганагы  буларак  кулландым. “Алабуга нуры» газетасында басылып чыккан материаллардан  кызыклы  мәгълүматлар таптым. Шагыйрә турында материаллар,  әбием сөйләгәннәр  күңелемдә матур хисләр калдырды һәм аның иҗаты белән  кызыксынуымны тагын да арттырды.  Бу тема күпләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм                                                                              

Беренче бүлек.  Саймә Гыйльметдинованың тормыш юлы .

Саимә Хаҗетдин кызы Гыйльметдинова 1933 нче елның 2 нче гыйнварында Алабуга (хәзерге Менделеев) районы Абалач авылында туган. Каен-наратларга төрелеп, авыл буйлап сузылган мәһабәт Урыса тауларының итәгенә сыенып утырган туган авылында балалык һәм яшүсмер еллары уза. Әнисе йомшак табигатьле, нечкә күңелле, бик сабыр кеше була.Үтә моңлы, матур тавышы белән үзәкләрне өзеп бәетләр көйли, җырлый. Аның моңы Саимә апага да күчә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.1942 нче елда әтиләре сугыш кырында һәлак була. Нинди авыр шартларда яшәүгә дә карамастан, ул белем аларга омтыла. Авыл мәктәбендә җиде классны тәмамлаган кыз алга таба белем алу өчен, Алабуга китапханә техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Нефть чыгаручы Баулы эшчеләр бистәсенә эшкә билгеләнә. Яңа гына ачылган район балалар китапханәсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Саимә Гыйльметдинова белемен тагын да күтәрү нияте белән, Ленинград мәдәният-сәнгать институтының китапханә бүлегенә читтән торып укырга керә. Аны тәмамлагач, үзәк китапханәнең бүлек мөдире итеп билгеләнә.

Ул әдәбият-сәнгатькә кечкенәдән үк тартыла. Беренче шигыре бишенче сыйныфта укыганда, район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле дип әйтерлек, шигырьләр, көйләр иҗат итә. Саимә Гыйльметдинованың 1999 елда шигырьләрен һәм җырларын туплаган ”Чишмә җырлый” исемле беренче китабы, ә 2004 нче елда ”Шомырт чәчәк атканда” җыентыгы   дөнья күрә, шигырьләре һәм төрле язмалары “Алабуга нуры” газетасында басыла.

Икенче бүлек.  Шагыйрә  иҗатында табигать.

Саимә Гыйльметдинова  әдәбият -сәнгатькә кечкенәдән үк тартылып,  тематик яктан төрле булган әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләрендә татар халкының  тарихы,  киләчәк,  туган авыл, милләт язмышы, дуслык, сугыш темалары үзәккә куела.

      Аның поэзиясендә табигать үзенчәлекле урын алып тора. Табигать күренешләре сурәтләп язылган лирик әсәрләрне  пейзаж дип йөртәләр. Пейзажда шагыйрәнең табигатькә мөнәсәбәте, туган җиргә мәхәббәте, аның матурлыгына   соклануы ачыла.  Саимә Гыйльметдинова табигатьнең һәрбер үсемлеген, елга-чишмәләрен үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә бөдрә ак каеннар йомшак җилгә җырлар җырлыйлар, чал дулкыннар серләшә, җил назлана. Яр буенда инешләрне сөеп үскән сылу таллар, үзләре генә белгән җырны көйләп утырган камышлар тавышында лирик зат табигатьтәге мәңгелек яшәеш рухын, хәрәкәтне тоемлый. “... Үзгәрә барсы, тик табигать – мәңгелек!”(“ Табигать – мәңгелек!”) Шагыйрә туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтли. Мәсәлән, Саимә Гыйльметдинованың “Табигатькә чыгып башым иям”, “ И кодрәтле, бөек табигать!” циклы моның ачык бер мисалы.

Табигать- шагыйрәнең якын дусты, сердәше.  Аңардан ул илһам ала, яклау таба.  

Ак дулкынлы Чулмансуым -

Күңелемә якын елгам.

Йөрәк хисләрем сүнгәндә,

Синнән бит илһам алам. (”Ак дулкыннар чайкала”)

Балачагы, үсмер еллары, яшьлеге ничек кенә авыр үтмәсен, туган ягы аны үзенә тарта.1989 елны Саимә Гыйльметдинова гаиләсе белән Алабугага күчеп кайта.Туган авылы да шәһәрдән ерак түгел. Буш вакыты булган саен, ул туган авылына  кайтырга тырыша. «Җир -Ананың, табигатьнең гүзәллеген тоеп, аның илаһи көче алдында баш ию; гүзәллеккә омтылу да яши җанда. Бигрәк тә, урман – чишмәләрнең серлелеге, моңлылыгы сокландыра. Туган авылымның урманнары, аның җиләкле аланнары, изге чишмә сулары белән бәйле хатирәләр пакълык, сафлык бөркидер кебек”1.Табигатьнең сихри гүзәл кочагында, Урыса тауларына сыенган  Абалач авылын сагынып яши ул.

Туган ягым! Исемнән чыкмыйсың һич тә,

Үтте җирсеп, гомеркәйләр синнән читтә.

Туып үскән изге җирем, сагынам һаман!

Кайткан саен туфрагыңнан көч – дәрт алам! ( “ Җирсу”)

Саимә апаның елгаларга, чишмәләргә багышланган шигырьләре турында да әйтеп үтәргә кирәк. “Чулманда таң ату”, “Серле моң”, “Ак дулкыннар чайкала” кебек шигырьләрендә Чулманның серлелеге, гүзәллеге турында язылган. Табигатьне шагыйрә  ачык буяулар, матур бизәкләр белән бирә, шулар аша кеше кичерешләрен күрсәтә. Әйе, табигать кешегә төрлечә тәэсир итә: я соклану, гаҗәпләнү, сагыну, ярату, я борчылу, сагышлану, үкенү кебек хисләр тууга сәбәп була. “Зәм -зәм сулы Изге чишмә”, “Чишмә язмышы”, “Чишмәләргә һәрчак башым иям!”, “Яңарсалар иде чишмәләр!”, “Сигез чишмә бер тауда” шигырьләрендә чишмәләргә соклануы , шул ук вакытта сагышы, сагынуы турында да сөйли.

Ә кичләрен, коенып ай нурында,

Чишмә җырын тыңлап юанам.

Күңелем белән хыялым канатында

Яшьлек сукмагына юл алам. ( “Күрим дисәм, язның матурлыгын”)

Тирә - ягыбызның матурлыгы турында күп язылган.Танылган язучылар, шагыйрьләр табигатьнең  гүзәллегенә багышлап үзләренең күренекле

_____________________________________________________________

1 Гыйльметдинова С. Чишмә җырлый. Алабуга: АлАЗ, 1999.- 4б.

әсәрләрен иҗат иткәннәр. Ләкин  аның киләчәге шагыйрәне   борчый.  

“Үзебез яшәгән җир хакында борчулар да җитәрлек: актарылган җирләр, агулы елга – күлләр, корып баручы агачлар йөрәкне әрнетә”,2 - дип яза Саимә апа.

Әгәр дә башта  ул табигатьнең матурлыгына сокланса, аның серләрен ачса, хәзер инде шагыйрә мондый шигырьләр белән генә чикләнми.

...Ыңгыраша, елый Җир -Анабыз,

Ярдәм сорый бездән ялынып...

...Көтә халык чара күрелүне,

Сабырлыгын җуеп, зарыгып...( “Ярдәм көтә бездән Җир -Анабыз”)

 Шулай итеп, ул күпләрне борчыган олы һәм тирән  күренешләргә  алып керә, шулар турында уйланырга куша. Автор  табигатьне саклаучы, аны яратучы кеше тәрбияләргә омтыла.

Агулы угыннан үлем чәчә

Күпме завод. Җитми һавалар...

Парга әйләнеп агу – кислоталар,

Яңгыр булып тиргә явалар.

...Тик гамьсезлек чире көчле илдә:

Уза еллар, ярыла торбалар,

Фонтаннардай нефть ташкыннары

Төзәлмәслек яра салалар. ...( “Ярдәм көтә бездән Җир -Анабыз”)

Шагыйрә иҗатында табигатьне саклауга аеруча игътибар бирелә. “Кара алтын” агып җир – суларга..”, “Агыйделдә тагын афәт”, “Ярдәм сорый бездән Җир – Анабыз” шигырьләрендә сулыкларның пычрануын ул  нефтькә бәйләп аңлата. Нефть сулыкларга агып төшә һәм аны пычрата. Су безгә тереклек өчен, яшәү өчен кирәк. Ләкин хәзер чишмәләрне, елгаларны завод-

______________________________________________________________

2  Гыйльметдинова С. Чишмә җырлый. Алабуга: АлАЗ, 1999.- 4б.

фабрикалар пычрата, балыклар һәм башка җан ияләре үлә. Яр буендагы үсемлекләр корый. Туган як елгалары, чишмәләре челтерәп аксын, тәнгә сихәт, җанга шифа булсын, җырлары ерак чорларга яңгырасын иде дип өзгәләнә һәм өметләнә ул.

Ямьсез күренешләргә аның йөрәге әрни. Кеше табигать бирә алган мөмкинлекләр белән генә чикләнми. Ул һаман да күбрәк алырга, күбрәк файдаланырга омтала. Шагыйрә табигать дустыбызның хәленә керергә, аны сакларга, хәзерге һәм киләчәк буынның сәламәтлеге турында кайгыртырга чакыра.

Саимә Гыйльметдинованың балалар өчен язылган шигырьләре дә бар.  “Туган як сыерчыгы», «Елмаялар серле лаләләр”, “Чишмә язмышы”, “Давыллы яңгыр”, “Атлар саклаганда”, ”Якты йолдыз төшкән инешкә” исемле шигырьләрендә  табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтә, аны сакларга кирәклеген  бала күңеленә сеңдереп бара. Шулай ук табигать серләренә юл ача, балаларга аның сокландыргыч дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм бай тормышын күрсәтә.

Җирне күктән тулган ай күзәтә,

Бөтен җиһан нурга күмелгән.

Су буенда таллар, серле таулар...

Төнге сихри моңга төрелгән. ( “Якты йолдыз төшкән инешкә”)

“Туган як сыерчыгы” шигырендә ул безнең күңелләргә яхшылык җимешләре салырга омтыла. Күңелне  кузгата, уйландыра , яхшы эшләргә дә этәрә.

Катыргыны өстәл итеп

Җим сиптем кошкайларга,

Ачыгудан хәлсезләнеп

Күшеккән дускайларга. ( “Җим сибәм кошкайларга”)

Кошларга ярдәм итүче, аларның хәлен аңлаучы  мәрхәмәтле бала образы күз алдына килеп баса.


Йомгаклау.

Әйе, халык туган якны табигате матур һәм табигый байлыкларга юмарт булганга ярата, аңа мәхәббәтен җырларга салып җырлый. Табигать - безне туендыручы, яшәргә көч  бирүче . Кеше - табигать баласы, аңа яшәр өчен җир, су, һава кирәк. Ләкин кеше табигатьне саклауга җаваплы карыймы соң? Юк шул.  Хәзерге чорда халыкның экологик культурасы түбәнәйде. Табигатьнең пычрануы-  битарафлык, байлык артыннан куу нәтиҗәсе.  Бүген табигатьнең экологик  халәте  борчу уята, табигатькә янаган куркыныч проблемалар бездән яңача уйлану, яңа эш-гамәлләр сорый. Мин бу хезмәтемдә Саимә Гыйльметдинова әсәрләренә нигезләнеп   экологик проблемаларны күрсәтергә тырыштым. Максатыма ирешү өчен, мин бик күп эзләндем, материаллар өйрәндем.Минемчә, олы яшьтәге шагыйрә киләчәк буын өчен борчылып яши, аларның киләчәге матур булсын иде дигән матур теләкләрдә кала. Табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакыра.

 Шулай итеп, сайлаган теманы яктырту барышында мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем: табигатьне саклау- бүгенге көннең иң актуаль проблемаларыннан санала.

Комсызланып  табигатьне талау, башкалар өлешенә кереп баерга тырышу – бик зур җинаять ул. Табигатьтә һәр җан иясенә тереклек итәрлек һәм үзенең дәвамын калдырырлык кына байлык һәм мөмкинлекләр бар.Шуңа күрә һәр җирдә кеше аннан үзенә кирәк кадәр генә алырга һәм башкаларны да шуңа өйрәтергә тиеш.

Табигатьтән берне аласың икән, аңа икеләтә кайтарырга кирәк. Шулай гына аны саклап  була.            

   

Әдәбят исемлеге

1.Гыйльметдинова С. Чишмә җырлый.- Алабуга: АлАЗ, 1999.-132б

2.Гыйльметдинова  С. Шомырт чәчәк атканда.- Алабуга, 2002.-172б

3. Чулман язлары.-Алабуга. 1997.-172б

4.Татар әдәбияты: Теория.Тарих.( Д.Ф.Заһидуллина,Ә.М.Закирҗанов)- Казан: Мәгариф.- 2006. 239б.

5. Хафизова М. Туган якның җырчы кошы.-“ Алабуга нуры” 1999.

6.Дадина Ш. Ай нурында коенып,җырлап аккан чишмә җыры сезгә бүләгем! –“Алабуга нуры” - 2003.


Поделиться:

Привередница

Астрономический календарь. Февраль, 2019

Загадочная система из шести экзопланет

Просто так

Четыре художника. Осень