Бар да гаиләдән башлана
Вакыт тиз үтә, бүгенге көн кичәгегә күчеп артта кала, торган саен ерагая бара. Тик үткән заманнарны онытырга ярамый. Һәркем үзенең ата-бабасын, туганнарын белергә тиеш. Алар безгә хәтле ничек яшәгән, илгә ничек хезмәт иткән, ничек яңа тормыш корган – барысын да өйрәнергә, белергә, барысы өчен дә рәхмәтле булырга тиешбез.
Гаилә – һәркайсыбызның күңел түрендә! Бар да гаиләдән башлана. Без шунда туганбыз, шунда беренче тапкыр йөреп киткәнбез, шунда әти-әниләребездән, әби-бабаларыбыздан үрнәк алып өйрәнгәнбез... Мин үз гаиләмне шуңа күрә дә бик яратам.
Безнең гаиләнең, нәселнең бер үзенчәлеге шунда ки – аның һәр буынында укытучылар булган. Монда мин әнә шул иң кешелекле һөнәр ияләре турында язам да инде. Һәм алар белән бик горурланам!


Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея

Как нарисовать черёмуху

Сочные помидорки

Ах эта снежная зима

Солнечная система. Взгляд со стороны