Еллар үткәч, ташны казып алып
Әйткән халкым: минем җирем бу!
Бабаларым шунда гомер иткән
Минем илем, минем нигез бу !
Мөхәммәт Садри
...Кылганнар, кылганнар, кылганнар. Салмак кына җилдә тибрәнеп утыручы кылганнар миңа нишләптер үткәнебез, тарихыбыз турында сөйләргә телиләр кебек. Мин кечкенәдән үк тарих белән кызыксынам. Моңа бәлки мәктәптә тарих укытучысы булып эшләүче әнием һәм шулай ук тарих укытучысы һөнәрен сайлаган абыем сәбәпчедер. Чөнки гаиләдә буш вакытларыбызда без еш кына тарих турында әнгәмәләр корабыз, бәхәсләшеп алабыз.
2013 елда юллама белән мине Кырымның Алушта шәһәренә ял итәргә җибәрделәр. Кырымнан кайтуымны Казан вокзалында каршы алып торучы әткәй белән әнием миңа зур бүләк әзерләгәннәр иде. Без туп-туры сәяхәтебезне Болгар шәһәрендә дәвам иттек. Болгар шәһәрен, Болгар җирләрен күрү - минем күптәнге зур хыялым иде. Менә нинди икән ул борынгы бабаларыбыз яшәгән төбәк!
Шәһре Болгар!
Безнең өчен бу бит изге туфрак,
Тамырыбыз моннан таралган.
Зират кылыйк борынгылар өчен,
Милләтебез монда яралган,
Һәрбер нәсел үзенә җан алган.
Шәһәр өчен урынны сайлый белгәннәр бабаларыбыз, Идел елгасының иң биек ярында урнашканнар. Чөнки ерактан ук куркыныч килгәне күренеп торган, ә шәһәр бик ныклап таш диварлар белән ныгытылган булган. Дивар эчендә Җәмигъ мәчете, зур һәм кече манара, ак һәм кара пулат, төрбәләр, хан мунчасы... Болар Болгар дәүләтенең нинди алга киткән дәүләт булуы турында сөйли. Һәрберсе турында риваятьләр иҗат ителгән. Кырымның Бакчасарай шәһәрендә алган тәэсирләрем кабат яңарды. Кырым һәм Болгар ханнарының мәдәни зәвыгын чагыштырып аларның бик охшаш булуын аңладым. Бу тарихи һәйкәлләр төрле чораларга караса да, алар арасында ниндидер уртаклыкны тойдым мин.
Минем күз алдыма гөрләп торган зур шәһәр килеп басты. Әйтерсең ,вакыт сәгате мине борынгы Болгар дәүләтенә илтеп ташлады. Кемнәр генә юк монда: затлы киемле хан кызлары, чит ил сәүдәгәрләре, ил гизүче дәрвишләр, сугышчылар, һөнәрчеләр. Зур ярминкәләр гөрләп тора.Анда ниләр белән генә сату итмиләр: күз явын алырлык тукымалар, киемнәр, савыт-сабалар...Ул чор өчен мәһабәт таш йортлар, мәчетләр... Мондагы гүзәллекне тасвирлап бетерерлек түгел! Мин үземне әкият дөньясында кебек хис иттем.
Нинди матур безнең Болгар
Нинди иркен аның кырлары. Кырларында, тургай җырларында Ишетәм күк Болгар җырларын.
Басып торам изге җир өстендә
Үткәннәргә илтә уйларым.
Ишетәм күк Болгар көйләренә
Бии төсле Болгар кызлары.
Болгар дәүләтендә бер тапкыр булган илчеләр, аның гүзәллегенә сокланып, кабат килергә хыялланып яшәгәннәр дип укыгын идем мин. Болгар шәһәренең әкияти матурлыгы, байлыгы, халкының кунакчыллыгы дошманнарны бик кызыктырган һәм шәһәрнең харап булуына да сәбәпче булгандыр . Безнең гаиләдә еш кына кунакта булучы археолог , Болгар шәһәрен Киев Русеннан да зуррак шәһәр булган дип әйткән иде . Мин дә шулай уйлыйм, иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән Болгар шәһәренең бүгенге көндә аякка бастырылган корылмалары шуны раслаучы дәлилләр.Шул далалардан борынгыларның моңы ишетелеп куя кебек. Ерак дала киңлекләренә төбәлеп карасаң, атка атланган бер төркем сугышчылар килеп чыгар кебек тоела. Мин әле һаман алган тәэсирләремнән арынып бетә алмыйм. Бабаларыбыз рухы безне үзләренннән җибәрми кебек.
Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк диләр. Минем халкымның зур тарихи байлыгы бар, киләчәгебез дә ышанычлы безнең. Безгә, яшь буынга, тарихны өйрәнергә һәм аны онытмаска гына кирәк.
Аваз салыйк бөтен җир шарына
Ишетелсен безнең сүзебез.
Бабайларның изге туфрагына
Чакырабыз сезне хаҗ кылырга,
Чал Болгарга, дуслар, килегез!
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.49 КБ |

42379 РТ Актанышский район, с . Миннярово, ул. Центральная, д. 68
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Минняровская основная общеобразовательная школа"
Директор - Хамзина Зухра Фадитовна
Моя поездка на древний Болгар
Минем борынгы Болгарга сәяхәтем
Автор Научный руководитель
Камалов Данис Камалова Милауша
Нилевич Наиловна
ученик 8 класса преподаватель истории
МБОУ"Минняровская ООШ"
423759 РТ Актанышский р-н,
с. Миннярово, ул. Школьная д.1
8(85552) 5-20-20 8(85552) 5-20-20
Актаныш 2016
Заявка
Имя, фамилия участника: | Камалов Данис Нилевич |
Дата рождения: | 12.03.2001 |
Полное название учреждения: Номер телефона: | Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Минняровская основная общеобразовательная школа" 8(85552) 5-20-20 |
ФИО педагога: | Камалова Милауша Наиловна |
Контактный телефон педагога: | 8 937 618 72 04 |
Директор школы /З.Ф.Хамзина/

Мастер-класс "Корзиночка"

Акварельные гвоздики

Философские стихи Кристины Россетти

Золотая хохлома

Проказы старухи-зимы