| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.46 КБ |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Татар әдәбияты дәресләрендә һөнәрләр
Фәнни-тикшеренү эше
Автор: Андреева Надежда Алексей кызы
Түбән Кама районы
10 нчы гомуми урта белем бирү
мәктәбенең 11А сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Шәмсетдинова Ләйсән Әсфән
кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Түбән Кама – 2014
Эчтәлек
I.Кереш.
II.Төп өлеш.
III.Йомгаклау.
IV.Кулланылган әдәбият.
Кереш
Теманың актуаллеге
Без яңа гасырда яшибез. ХХI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Тиздән мин дә 11нче сыйныфны тәмамлаячакмын. Минем алда мәктәпне тәмамлагач кая барырга, укуны кайда дәвам итәргә, нинди һөнәр сайларга дигән сораулар тора.
Минемчә, һөнәр сайлау бик авыр эш ул. Мин бу хакта 15-16 яшьтән үк уйлана башладым. Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.
Минем фәнни хезмәтем дә, нәкъ менә, һөнәрләр темасына багышланган. Аның темасы: Татар әдәбияты дәресләрендә һөнәрләр. Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки алда мине зур эш – һөнәр сайлау көтә.
Фәнни эшемнең максаты: 11ел эчендә татар әдәбияты дәресләрендә һөнәрләр турында укыган әсәрләрне искә төшерү, эзләү, табу, аларның исемлекләрен төзү, таблицага тутыру.
Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- 11 ел буена өйрәнгән әсәрләрне искә төшереп, барлап чыгу;
- алар арасыннан һөнәрләргә багышланганнарын сайлап алу;
- аларны системага салу, таблицага тутыру;
- бу әсәрләрнең һөнәр сайлауга әзерләүдәге ролен билгеләү.
Тикшерү эшен башкарганда кулланылган методлар: эзләнү, тикшерү, системага салу, анализлау.
Эшнең структурасы.
Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора.
Төп өлеш
Каюм Насыйриның “Тәрбия китабы”на мөрәҗәгать итик әле. Менә беренче тәрбия.
Бер хәким балаларга шундый хикәят сөйләде.” Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын – көмешләр кеше өчен хәтәрдер. Йорт – җире булган кеше өчен аның тагын бер хәтәр ягы бар: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр бер агым судыр, ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.” Чыннан да, һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый.
К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә, һөнәргә өйрәнергә куша, тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.
Ә нәрсә соң ул “һөнәр”?
Һөнәр – 1) Нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.
2) Белгечлек, профессия.
(Һөнәр сүзенең синонимнары - белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.
Статиска буенча, 40 меңнән артык һөнәр төре бар
Е.А.Климов һөнәрләрне менә ничек төркемли: Кеше – кеше, кеше – табигать, кеше – техника, кеше – билгеләр системасы, кеше – образлар системасы.
(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005, 431 бит)
Мин фәнни эшемнең темасы итеп “ Татар әдщбияты дәресләрендә һөнәрләр” дигән теманы алырга булдым.
Ни өчен бу теманы сайлавымны аңлатып китәм.
Әле кайчан гына, чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Инде менә 11 ел үтеп тә бара. Алда безне зур тормыш көтә, барыбызга да булачак һөнәрләребезне сайларга вакыт җитте. Кемдер табиб, кемдер сәясәтче, кемдер укытучы булырга хыяллана.
Һөнәр сайлау – мәктәпне тәмамлаучылар өчен иң мөһим һәм фикер алыша торган тема. Кая укырга барырга? Нинди һөнәрне сайларга? Һөнәр сайлау, бүгенге көндә, минем тормышымда бик әһәмиятле адым булып тора. Гомумән, “ һөнәр ” темасы 11нче сыйныф укучылары өчен актуаль темаларның берсе дип уйлыйм мин. Татар әдәбияты дәресе минем иң яраткан дәресләремнең берсе. Шуңа күрә фәнни эшемне татар әдәбияты фәне буенча язарга булдым. Фәнни – эзәнү эшемнең максаты – 11ел дәвамында татар әдәбияты дәресләрендә укылган татар әдипләренең һөнәрләр турында язылган әсәрләрен барлау.
Эшемне башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен уку программасына кертелгән татар язучыларының әсәрләрен искә төшерүдән башлап җибәрдем.
Минем уйлавымча, укучыларны һөнәр сайлауга әзерләүдә әдәби әсәрләр дә зур роль уйныйлар. Балачакта әти-әниләр, соңыннан үзебез укыган китапларның, күңелдә тирән эз калдырып, хәтердә озак саклануы билгеле. Дәресләрдән генә түгел, китаплардан да укучылар күп нәрсә беләләр, яхшы белән начарны
аерырга өйрәнәләр, кешеләргә файда китерә һәм яхшылык эшли торган геройларга охшарга тырышалар.
11ел эчендә, без татар әдәбияты дәресләрендә, татар язучыларының бик күп шундый әсәрләре белән таныштык.Алар төрле темаларга караган, төрле кешеләр турында, төрле эчтәлектәге әсәрләр. Икенче эшем – шул әсәрләр арасыннан төрле һөнәрләргә багышланган әсәрләрне сайлап алу булды. Мин аларны сайлап алдым , бер системага салдым һәм таблицага тутырдым. Менә ул таблица.
№ | Сыйныф | Әсәрнең авторы | Әсәрнең исеме | Нинди һөнәр турында |
1 | 3сыйныф | Х.Гарданов | “Безнең урам” | сатучы, укытучы, тимерче, тегүче |
2 | 7,9 сыйныф | М.Мәһдиев | “Без-кырык беренче ел балалары” | укытучылар |
3 | 7сыйныф | Л.Ихсанова | “Лачын кыз” | очучылар |
4 | 8сыйныф | М.Садри | “Мин балыкчы” | балыкчы |
5 | 8сыйныф | Р.Миңнуллин | “Кирәк” | игенче |
6 | 9сыйныф | А.Шамов | “Госпитальдә” | табиблар |
7 | 9сыйныф | Р.Вәлиева | “Гомәр һәм һөнәр” | эшче, очучы, шофёр, төзүче |
8 | 9сыйныф | И. Юзеев | “Таныш моңнар” | тракторчы |
9 | 9сыйныф | Г. Ахунов | “ Хәзинә” | нефтьчеләр |
10 | 11сыйныф | Г.Кутуй | “Тапшырылмаган хатлар” | табиб, артист |
11 | 11сыйныф | Ф.Яруллин | “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” | укытучылар |
12 | 11сыйныф | Җ.Тәрҗеманов | “Математика укытучыларына хат” | укытучылар |
13 | 11сыйныф | Т.Миңнуллин | “Үзебез сайлаган язмыш” | укытучылар |
14 | 11сыйныф | М.Насыйбуллин | “Имтихан” | юрист, прокурор, тикшерүче |
Бу таблицада күренгәнчә, укыган әсәрләрнең күбесе укытучылар, табиблар турында. Бу әсәрләр аша без шушы һөнәрләр, шушы һөнәр кешеләре белән якыннан таныштык. Аларның тормышлары, көнкүрешләре белән яшәдек. Алар белән бергә шатландык, бергә кайгырдык. Аларның характерларын өйрәндек.
Йомгак
һөнәр сайлау – ул һәркемнең тормышында үзе тарафыннан ясала торган иң беренче зур, җаваплы, мөһим карары. Монда беркем дә киңәшче була алмыйдыр, мөгаен. Мөмкинлекләреңне, тырышлыгыңны үзең дә бик яхшы беләсең, шуңа күрә күңелеңне тыңлап кара – ул алдамас. Мин кайсы фәннәрне күбрәк яратам? Нинди өлкәдә эшлисем килә?
Чыннан да, һөнәр сайлау киләчәгеңне планлаштыру дигән сүз. Күңелеңә ятмаган һөнәр – гомерең буена озата барачак канәгатьсезлек хисе, тиз ару, эшеңнең шатлык китермәве бит инде ул.
Иң элек нинди һөнәр кирәклеген ачыкларга кирәк.
Түбәндәге өч сорауга җавап эзләргә кирәк.
Әгәр син шушы өч сорауга төгәл җавап бирсәң, сайлаган һөнәрең уңышлы булачак.
Сорауларга җавап бирәм.
Минем табибә буласым килә. Табиблар шикелле актан киенеп йөрергә телим. Бу теләгем Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укыгач аеруча артты. Әсәрнең үзәгендә врачлар. Ак төс бер вакытта да уңмый, искерми. Ак төс – сафлык, изгелек билгесе. Автор врачларны ак чәчәкләргә тиңли.Минем дә авыруларны терелтәсем килә.
Табиб булырга теләгән кеше нинди булырга тиеш? Мин шул хакта да уйландым. Әлбәттә, ул беренче кешелекле булырга тиеш. Чөнки табибның вазифасы – авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм гомерләрен саклап калу. Табибка күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул авыру серен саклый белергә
тиеш. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы Гөлшаһидә образы миңа бик ошады. Анда бу сыйфатларның бөтенесе дә бар. Һәм ул миңа һөнәр сайлауда бик зур ярдәм итте.
Кулланылган әдәбият
1. 1-11 сыйныф өчен татар теле дәреслекләре. Хайдарова Р. З.
2. А.М.Низамов Бүгенге мәктәп: укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү “Мәгариф” нәшрияты2009
3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005, 431 бит)
4. К.Насыйри”Тәрбия китабы”

Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"

Медведь и солнце

Галка в чужих перьях

Под парусами

Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт