Главные вкладки
Шамсутдинова Лейсан Асфановна
Татар теле һәм әдәбияты.
Профессия: Укытучы.
Профессиональные интересы: Мәгълүмати технологияләр
Увлечения: Кулинария, бакчачылык.
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Түбән Кама шәһәре.
Место работы: “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shamsutdinova-leysan-asfanovnaЯхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)

О себе
Мин - Шәмсетдинова Ләйсән Әсфән кызы, I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин үзем тумышым белән халкыбызга бөек шагыйребез Г. Тукайны биргән көйле, моңлы Арча якларыннан. Бүгенге көндә мин – бәхетле хатын, яраткан әни һәм Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем уйлавымча, ир, гаилә, балалар һәр хатын-кызга Алла тарафыннан бирелә. Ә менә һөнәрне без үзебез сайлыйбыз. Мин укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Әгәр миңа язмышымда яңадан һөнәр сайларга туры килсә, мин, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем. Мин хәзерге көндә Түбән Кама шәһәренең 10нчы гомуми урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Минем гомуми эш стажым 18 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак -14 ел. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам . Укучылар белән төрле конкурсларда катнашам, әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашасым килә.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Карнеги
Китапта кешелекнең зур рухи байлыгы ята. Китап – кешеләрнең, халыкларның иң универсаль аралашу чарасы булган һәм булып кала да. Ул күз күрмәгән илләргә, ерак гасырларга сәяхәт итә алучы вакыт машинасы. Китап – безнең аерылгысыз юлдашыбыз. Китап – татар халкының иң олылап һәм хөрмәтләп караган, изгеләштергән белем чыганагы, сердәше һәм тәрбиячесе. Халкыбызның китап турындагы хисапсыз күп мәкаль һәм әйтемнәре моны раслый. Китапка багышлап шигырь язмаган татар шагыйрьләре дә сирәк. Олуг галимнәр һәм олпат әдипләребез әллә никадәр фәлсәфи мәкаләләрен китапны зурлауга багышлаган. Әйе, бу шулай. Ләкин, кызганычка каршы, бүген кибеткә кереп китап алучы яшьләр бик сирәк. Хәзерге яшьләр китап геройларын кызганып еламыйлар, алар белән бергә шатланмыйлар. Көне-төне компьютерда уйныйлар. Бу уеннар аларның аңын томалый, зиһеннәрен тупасландыра, рухи дөньяларын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. Рухи кыйммәтләр югала барган саен, акчага табыну арта бара. Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә. Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

Мой взгляд на мир
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “ Фәнис Яруллин.

Моё портфолио
Укытучылар, укучылар өчен кулланмалар.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты