Эссе
статья на тему

Шамсутдинова Лейсан Асфановна

 Муниципальный этап Всероссийского конкурса "Учитель года 2017"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_shamsutdinova_l.a.docx13.62 КБ

Предварительный просмотр:

Мин- укытучы! 

Шәмсетдинова Ләйсән Әсфән кызы

Мин - Шәмсетдинова Ләйсән Әсфән кызы, I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин  үзем тумышым белән халкыбызга бөек шагыйрьебез   Г. Тукайны биргән  көйле, моңлы Арча якларыннан. Бүгенге көндә мин – бәхетле хатын,  яраткан  әни  һәм   Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы. Минем уйлавымча, ир, гаилә, балалар  һәр хатын-кызга Алла  тарафыннан бирелә. Ә менә һөнәрне без үзебез сайлыйбыз. Мин укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Әгәр миңа язмышымда яңадан һөнәр сайларга туры килсә, мин, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем. Мин хәзерге көндә 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Минем гомуми эш стажым 18 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  буларак -14 ел.

Әйе, укытучы эше җиңел эш түгел. Аның төп эше белем бирү булса да, бүтән вазыйфалары да күптөрле: ул укучыларына яхшы әни дә, киңәшче дә, тугры дус та була белергә тиеш. Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе бер кечкенә дөнья бит ул. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану – шуның ачык мисалы.  

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул-һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытучы  күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә тиеш. Укытучыга элек-электән гаять зур бурыч йөкләтелгән: ул баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тиеш.  Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Син укытучы икән, димәк,  балалар каршында,  ата-аналар, җәмгыять, дәүләт  каршында син җаваплы. Әгәр син аларның ышанычларын аклый аласың икән  - бу синең эшеңнең нәтиҗәсе. Һәр кеше дә укытучы була алмый. Чын укытучы булу – ул талант. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыларга исә, укучылары ирешкән уңышларны күрү  бик күңелле. Укучыларының рәхмәте  -  укытучылар өчен иң зур бәхет.

   Укытучы-барлык һөнәрләргә юл ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.

Бүгенге заманда укытучы-иң кирәкле һәм шул ук вакытта иң четерекле һөнәрләрнең берсе. Минем уйлавымча, укытучы һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә ул. Чөнки укытучы һәр балага бу катлаулы тормышта үз – үзен табарга ярдәм итү теләге белән яна. Укытучы акыллы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм балалар күңелен аңлый белә торган булырга тиеш дип саныйм...

        Менә шулай уйланып утырдым да бер фикергә килдем әле: әгәр укытучылар булмаса, бернинди табиблар да, юристлар да, укытучылар да булмас иде. Димәк укытучы һөнәре-бик кирәкле һөнәр икән. Һәм мин, бу һөнәрне сайлап, бер дә ялгышмаганмын. Мин сайлаган һөнәр - җир шарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып чыга ләбаса. Мин нинди бәхетле! Минем яраткан гаиләм бар! Минем яраткан эшем бар! Минем яраткан  укучыларым бар! Әйе, мин бик бәхетле! Мин – укытучы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...