"Безнең әниләребез" темасына презентация
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.04 МБ |
Слайд 1
Безнең әниләребез Казан шәһәре Совет районы 22 нче мәктәпнең 10 «А» сыйныфы укучысы Хәбибрахманова Диләрә эше. Җитәкчесе : Ибраһимова С.Р.Слайд 2
Ана карынында ү зенә җан иңгәч, Якты дөньяга туар вакыт җиткән бала куркып кала икэн.
Слайд 4
Әй бала, сине анда иң изге фәрештә - үз фэрештәң көтә. Ул сине бездән дә ныграк яратыр,иркәләр,сөеп -назлап бәбәкәем диеп дәшэр. Ул синең өчен барысына да әзер. Ә й балам, аның исеме - әни дип атала дигәннэр.
Слайд 6
Бала туа дөньялыкка . Й омшак куллар аны иркәләп күкрәгенә кыса . Шушы Иллаһи мизгелдән без ү з фәрештәбез кулларында .
Слайд 7
Ә ни, әнкәй бала очен иң якын сүз шушыдыр . Нинди җ ылы , нинди йомшак ! Әнием син минеке , минекегенә дип үзенен кечкенә куллары белән әнисенен бармакларына тотынган сабый бала.
Слайд 9
Әни куллары безне ипләп сөеп кенә тәпи басарга өйрәтә. Шушы куллар җитәкләп ишек алдына алып чыга, яшел чирәмдә чүпләнеп йөрүче каз бәбкәләре,сап- сары чебешләр белән йортны саклаучы м аэмай белән таныштыра.
Слайд 10
Үсә төшкәч нәни кулларыбыздан тотып безне балалар бакчасына,соңрак мәктәпкә - белем иленә алып бара.
Слайд 11
Без ничә яш ькә җитсәк тә , кайда гына йөрсәк тә , әниебезнен сулышын , кул җылысын , күз карашын янәшәдә тоябыз .
Слайд 12
Әни, иң кадәрле тирән сөюне үзендә саклый бу төшенчә . Яш ь ананың тәүге баласын кулына алган мизгелләрнең иллаһилыгында , нарасыена чиксез бэхет, тәүфикъ теләп бишек тибрәтеп уздырган төннәрендә, көйләгән тәүге җырларының назында, әниләр кулларының йомшаклыгында ...

За чашкой чая

Филимоновская игрушка

Каргопольская игрушка

Колумбово яйцо

Рисуем зимние домики