Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек. Шулай итеп гаилә корыла.
Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Көчле гаилә – көчле дәүләт. Гаиләдә кешене гомер буе озатып баручы тәрбия нигезләре салына. Күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, гаиләдә бирелгән тәрбияне бернинди белем бирү учреждениеләре дә, мәктәпләр дә төзәтә алмый, диләр белгечләр.
Нәрсә соң ул катнаш никах, катнаш гаилә? Безнең аңлавыбызча, катнаш никах — ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр?
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.35 КБ |
Без 11 мәктәпнең 9 сыйныф укучылар Бакирова Рәмилә һәм Зайнуллина Гүзәл. Эшебезнең темасы: Катнаш никах- замана чире
Тикшерү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте: Бүгенге көндә яшләр арасында канат җәйгән катнаш никахларның милләткә, кешелек дөньясына тәэсире зур
Эшнең максаты һәм бурычлары: яшьтәшләр фикерен өйрәнү,
статистик мәгълүматларны өйрәнү,анализлау
Яшьтәшләребезне гаилә мәсҗәләсенә җаваплы карарга өндәү
Эшнең гипотизасы:яшьтәшләребезне уйланырга мәҗбүр итү, (киләчәктә телне саклаучы, аны яклаучы гаиләләр корырга).
Әүвәл әхлак бозыла,
икенчедән, дин бетә,
өченчедән, ул халык үзе бетә. Г.Исхакый
Гаяз Исхаыйның бу сүзләре безне уйланырга мәҗбүр итте. Моның белән нәрсә әйтергә теләгән ул? Бу эшкә алынуыбызның да төп сәбәбе – шушы сорауга җавап эзләү булды.Нигә әле телебезнең дәрәҗәсе төшә бара? Нигә татар гаиләсеннән булган балалар рус төркемендә укырга тырышалар?.
Мәктәбезездә татар төркемнәре 7 генә. Ә анда укучы балалар саны да 59гына, ә мәктәптә татар гаиләсе 94 булса да. Катнаш гаиләләр саны 154.Ә алар саны елдан ел арта бара. Бу безне бик борчый.
Татарстанда күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла.
Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм бик кирәкле күзәнәге. Көчле гаилә – көчле дәүләт. Гаиләдә тәрбия нигезләре салына. Күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, гаиләдә бирелгән тәрбияне бернинди белем бирү учреждениеләре дә, мәктәпләр дә төзәтә алмый, диләр белгечләр.
Нәрсә соң ул катнаш никах, катнаш гаилә? Безнең аңлавыбызча, катнаш никах — ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр? Без бу сорауга җавап эзләп шәһәребезнең Загс бүлекчәсенә бардык. Үзебезне кызыксындырган сорауларны Яковлева Мәрьям Николаевнага бирдек.
Әйдәгез, катнаш никахлар турында мәглүматларга күз салыйк.
Таблицага күз салсак,гомумән, аерылучылар саны 50 % тәшкил итә. 3 елны чагыштырганда,иң күп аерылучы 2016 елда булган икән. Бу 57, 5%.
Катнаш никахтагыларның милләтләрен карап китик:
Катнаш никахларның иң күбесен татар белән рус никахы тәшкил итә.Бу бигрәк тә рус кызларының татар егетләренә кияүгә чыгарга теләкләре күп булуын күрсәтә.Күп гасырлар дәвамында татарлар белән урыслар янәшә яшәгәнгә күрә, социаль дистанция аермасы зур түгел .Ә гаиләдә тәрбияне хатын-кыз алып баруын искә төшерсәк, бу гаиләләрдә урыс милләте тәрбияләнә,урыс теленә өстенлек бирелә дигән сүз.Шулай итеп,татар фамилияле,ләкин урыс телле,урыс рухлы,урыс гадәтле Ахметшиннар, Гариповлар,Арслановлар тутыра безнең татарлар рәтен.
Катнаш никахның аерылу очраклары карап үтик.
Катнаш никахларның аерылу очрагын карасак,рус егетенә кияүгә чыккан татар кызлары арасында никахлар күбрәк таркала икән.Таблицадан күренгәнчә, катнаш никахлар – безнең өчен генә түгел, бөтен халыклар өчен дә – афәт икән ул. Әгәр яңа өйләнешкән ир белән хатын тормышларын икәүләшеп кенә корса, зур фаҗига да булмас иде, бәлки. Әмма ике яктан да туган-тумача, дистәләрчә дус-иш бар. Бер-берсенә ят ике дөнья бу!
Сорау туа: катнаш гаиләләрдә тәрбия нинди булырга тиеш соң?
Тәрбия бишек җырлары, мәхәббәт, ихтирам, ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Ә бу сыйфатлар, үз чиратында, милли гореф –гадәтләр белән үрелеп, кешелек кыйммәтләренә барып тоташа.
Әйдәгез, әби-бабайларыбыз заманында гаиләдә әхлак тәрбиясенең торышына игътибар итик әле. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек төшенчәләре балаларга әхлакый йогынты ясый торган төп чара булган. Ә Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, намуслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү хупланган.
Катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның татар телен белү дәрәҗәсе дә, халыкның гореф – гадәтләре, йолалары белән кызыксынуы да төрле.
Миллилекнең сакланышында иң мөһим шартларның берсе - ул тел. Анда милләтнең тарихы да, тәҗрибәсе, кайгы-шатлыклары , теләк-өметләре, рухи хәле , дөньяга карашы чагыла. Ана теле - милләт тереклегенең хәтере, коды. Тиешле ачкычын, шифрын белеп ача алсаң, анда милләтнең тарихи юлын да, эчке дөньясын да күрергә була. Адәм баласы үз ана телендә белем, тәрбия алмый икән, ул тиз арада юкка чыга. Сәламәт акыллы, үз халкына тугрылыклы кеше бәхетле, таза гаиләдә генә үсеп җитлегә ала. Әгәр кайсыдыр буында гаилә үзара килешмәүчәнлек аркасында таркалган, хәтта таркалмаса да, авыр кичерешләр аша узган икән – бу нәселдә киләсе буыннарда камил гаиләләр барлыкка килүе шикле. Катнаш никахтан туган балалар гомер буе “кем соң мин?” дигән сорау белән җәфалана..
Элек –электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсәләсенә үтә дә сак булганнар. Изге юлда ялгышлыклар,ашык –пошык эшләр һич хупланмаган. Катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгән борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Хәзер без әти-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйбыз шул,бу бик кызганыч.
Без мәктәптә 9-11сыйныфлар арасында сорау үткәрдек: ул болардан тора иде:
Барлыгы 81 укучы бу сорауларга җавап бирде. Җаваплар аноним рәвештә кайтарылды. Нәтиҗәләр мондый:
Алынган җаваплардан күренгәнчә, яшьтәшләребез катнаш никах мәсьәләсенә җитди карамыйлар.Укытучыларга, ата-аналарга балалар белән аңлату-агарту эшләре күп тапкырлар үткәрергә кирәк әле.
Катнаш никах милләткә, кешелек дөньясы өчен нәрсә белән зыянлы соң?
Мәгълүм булганча, төрле е милләт вәкилләренең катнашыннан туган кешеләр фәндә «метис» дип атала. Һәр милләттә диярлек метислар бар. Бер милләттә алар күбрәк, икенчесендә – әзрәк. Ләкин бөтен милләтләрдә дә барлык метислар өчен уртак бер дәрәҗә бар: алар милли җәмгыятькә үтеп керә алмый һәм дәрәҗәле катлаулар югарылыгына үсә алмый. Алар арасында еш кына аерым төр авырулар киң таралыш ала.
Кайбер белгечләр әйтүенчә, төрле секталарга юлыгу, төрле җинаятьчелек, яңа төр авырулар, СПИД, наркоманлыкның һәм башка шуның ише күренешләрнең зур күләмдә булуы катнаш никахтан туган кешеләрдә күбрәк була . Бу төр кешеләр акчага кызыгып сугышка ялланучылар арасында да күп очрый икән. Гомумән, көчле катламнар, үз максатларына ирешкәндә, метисларны еш кына корбан итеп куллана,ди.
Шуны да әйтергә кирәк, катнаш никах күренешенең куркынычы ана телен белмәүче һәм җинаятьчел буын барлыкка килүдә түгел, ә чын куркынычы – милләтнең нәсел информациясе буыннан-буынга күчмәүдә. Башка милләт кешесе белән никах корган өчен, кеше үзе гаепле, үзе җаваплы дигән фикер яши. Болай дип әйтү дөрес микән? Ул кешене бит ата-анасы, җәмгыять үзе тәрбияләгән…. Монда уйланырлык сәбәпләр бар.
Гаиләдә нинди каршылыклар туа? Бала туа – исем кирәк. Катнаш гаиләдә нинди исем кушылачак, бу мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы, алар белән нинди телдә аралашу барачак? Кеше гомеренең тагын бер мизгеле җитә ─ катнаш никахтан туган кеше үлә. Бу кешенең әти-әнисе исән булса(алай да булырга мөмкин), үлгән кешене нинди гореф-гадәтләр буенча соңгы юлга озатырга, кайсы зиратка күмәргә?.... Терсәк тешләүләр соңыннан башлана...
Бүген яшь гаиләләрнең бала тәрбияләүдә мөмкинлекләре җитәрлек. Бала ана телен ишетеп үскәндә генә, аның яңгырашына, сөйләм ритмына, аһәңенә күнегә. Әти-әниләргә балалары өчен татар телендә чыккан матур рәсемле китаплар, мультфильмнар, җырлар сатып алу мөмкинлеге зур. Димәк, алар да менә дигән кулланма була алалар. Кызының курчакларына Настя, Наташа исемнәрен түгел, ә үзебезнең ана телендәге матур яңгырашлы Җәмилә, Гөлшат кебек исемнәр бирүдән башлана тәрбия. Милләтебезнең киләчәге чын татар гаиләләре кулында. Бу эштә безгә беркем дә киртә куя алмый, бары тик чын татар булып калырга, гаиләләребезнең милли сафлыгын сакларга гына кирәк.
Яшьтәшләребезгә безнең киңәшебез шул: үз милләтеңнән булган газиз парыңны табып, бер уйда булып, уртак тел табып яшәү бәхетеннән үзегезне мәхрүм итмәгез. Уртак никах бер генә бер генә диндә дә хупланылмый ул. Кайбер милләтара низагларның катнаш никахтан булган кешеләр катнашы белән туганлыгын да онытмыйк. Чит милләтләр белән тарихи дуслыкны какшатмас өчен дә үз милләтеңнән булган кеше белән гаилә кору мөһим дип уйлыйбыз без.
Сүзебезне йомгаклап, сезгә эндәшәсебез килә, яшьтәшләребез:
Татар милләтенең өмете безгә ─ киләчәк яшь буынга төбәлгән. Безгә телне сакларга, бердәм сафка тезелеп аны якларга да кирәк булачак.
Милләтсез халыкта, тел дә булмый, диләр. Сезгә: ”Син кем?”— диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: ”Мин — татармын!”, “ Мин урыс!” — диярлек булсын!Әйдәгез,яшьтәшләрем, милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганны барысын да эшләргә тырышыйк.

Алые паруса

Северное сияние

Император Акбар и Бирбал

Дерево в снегу

Спасибо тебе, дедушка!