• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Зур Сәрдек гимназиясенең демографик портреты

Опубликовано Галимуллина Лилия Галимҗан кызы вкл 22.11.2019 - 21:49
Галимуллина Лилия Галимҗан кызы
Автор: 
Галимуллина Исламия

Научно- исследовательская работа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл islamiya.pptx1.23 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Зур Сәрдек гимназиясенең демографик портреты: элек , бүген, киләчәк Эшне башкарды: 8а сыйныфы укучысы Галимуллина Исламия

Слайд 2

Илнең иң зур байлыгы- аның халкы “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г.Тукай

Слайд 3

Максат һәм бурычлар Эшебезнең максаты: Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең элеккеге, бүгенге һәм киләчәктәге демографик портретын төзү аша Татарстанның демографик халәте турында күзаллау тудыру Бурычлар: 1.Гимназиянең укучылары арасында демографик күрсәткечләрне туплау 2.Татарстанның демографик күрсәткечләре белән гимназиянең күрсәткечләрен чагыштыру 3. Укучылардан сораштыру уздыру 4. Алынган мәгълүматларны туплау, чагыштыру, анализлау һәм нәтиҗә ясау

Слайд 4

Россиядә халык саны Еллар Халык саны Шәһәр халкы Авыл халкы 2002 145 200 000 73,3% 26,7% 2010 142 905 200 74% 26% 2016 146 519 759 74,14% 25,86%

Слайд 5

Татарстанда эшче көчләрнең кимүе һәм пенсия яшендәгеләрнең артуы

Слайд 6

Зур Сәрдек гимназиясендә төрле елларда белем алган балаларның гомуми саны Уку елы Балаларның гомуми саны Кызларның саны Малайларның саны 1998- 1999 394 192 202 1999- 2000 406 205 201 2000- 2001 413 211 202 2001- 2002 407 201 206 2002- 2003 446 219 227 2003- 2004 440 216 224 2004- 2005 404 198 206 2005- 2006 399 203 196 2006- 2007 394 204 190 2007- 2008 392 201 191 2008-2009 382 198 184 2009- 2010 368 190 178 2010- 2011 363 186 177 2011-2012 365 188 177 2012-2013 365 194 171 2013- 2014 362 181 181 2014- 2015 319 159 160 2015- 2016 298 146 152

Слайд 7

Гимназиянең киләчәге Алдагы ике елда гимназиябезгә килүче малайларның саны бераз арта . 2016-2017 нче уку елына 1нче сыйныфка 9 бала укырга керәчәк, шуларның 8е малай, 1се генә кыз . 2017-2018 нче уку елында 10 бала мәктәпкә киләчәк. Шуларның 7се малай, 3се кыз . 2018нче елдан соң киләчәк балаларның җенес буенча бүленешендә кызлар өстенлек итәчәк. Димәк, гимназиянең киләчәгендә дә кызларның саны өстен булачак.

Слайд 8

Демографик күрсәткечнең асылы- күп балалы гаиләләр Еллар Барлык укучылар саны Күп балалы гаиләләрдән килеп укучы балалар саны Тулы булмаган гаиләләрдән килеп укучы балалар саны 2011-2012 365 76 23 2012-2013 365 81 18 2013-2014 362 87 18 2014-2015 319 54 19 2015-2016 298 73 18

Слайд 9

Яшүсмерләрнең гаилә коруга, бала табуга мөнәсәбәте- сораштыру нәтиҗәләре 1нче сорау. Сез кайчан гаилә коруны уңышлы дип саныйсыз ? А) 11 нче сыйныфны тәмамлау белән Б) Югары уку йортын тәмамлагач В) Белем алып, берничә ел эшләп, керем туплагач Г) 30 яшьтән соң Д) Гашыйк булуга ук Нәтиҗә: В варианты- 63% укучы, Б варианты 22% укучы, Д варианты 10% укучы, Г варианты 5% укучы, А варианты 0% укучы сайлаган.

Слайд 10

2нче сорау. Гаиләдә ничә бала булырга тиеш дип уйлыйсыз? А) 1 Б) 2 В)3 Г) 4 һәм аннан да күбрәк Нәтиҗә: Б варианты 80% укучы, А варианты 7% укучы, В варианты 10% укучы, Г варианты 3% укучы сайлаган.

Слайд 11

3нче сорау. Зур Сәрдек авыл җирлегендә демографик хәлне яхшырту өчен нинди юллар тәкъдим итә аласыз? 12% укучы- яшьләр авылда калсын өчен шартлар тудырырга( эш, хезмәт хакы, торак белән тәэмин итү); 30% укучы- күп балалы гаиләләргә хөкүмәттән ярдәм; ял йортлары, балалар лагерьлары бушлай; 25% укучы- авылларда яңа клуб, медпунктлар төзү, яңа кибетләр ачу, гаилә фермалары төзү; 23% укучы- шифаханәләрдә авыруларны кабул итү бушлай; 10% укучы- авылларның чишмә суларын саклау, ә колонка һәм кое суларын чистарту һәм яңарту

Слайд 12

Минем тәкъдимнәрем: 1. И ң элек балаларга гаилә нигезләре, гаилә кыйммәтләре, аның мәгънәсе турында мәктәптә чакта ук аңлатырга тәкъдим итәм. Моның өчен дәресләр манзарасына “Гаилә дәресләре” дигән яңа предмет кертелергә тиеш дип уйлыйм;

Слайд 13

2. Авылны яраттыру өчен укытучылар кечкенә яшьтән үк балаларда патриотизм хисләре тәрбияләргә тиеш дип саныйм; бүгенге балаларда туган илне ярату, аны саклау һәм яклау хисләре түбән дәрәҗәдә дип саныйм

Слайд 14

Йомгаклау Минем иң зур теләгем- гимназиябез яшәсен, балаларның саны ел да артып торсын, демографик хәл һәрчак уңай якка гына үзгәрсен иде.

Поделиться:

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"

Новый снимок Юпитера

Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)

Кто чем богат, тот тем и делится!

Без сердца что поймём?

Комментарии

Бик күп файдалы материал.Рәхмәт

07.12.2019 - 16:12

Бик күп файдалы материал.Рәхмәт

Зарипова Ильсуяр Бариевна
  • изменить
  • ответить