Әлеге тестлар морфология темасы буенча мөстәкыйль сүз төркемнәрен тикшерү өчен төзелде.
Вложение | Размер |
---|---|
onlayn_test_amineva_r.docx | 27.53 КБ |
Әгерҗе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
1 нче гимназия
Проект темасы:
Алтынчы сыйныфта татар теле дәресләрендә куллану өчен морфология темасы буенча төзелгән онлайн тест
Эшне башкарды: 9 б сыйныфы укучысы Әминева Регина
Җитәкче: туган (татар) тел
укытучысы Г.Ф. Мурзина
Әгерҗе, 2021 нче ел
Аңлатма язуы
Мин быел 9 нчы сыйныфны тәмамлыйм. Минем алда дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру бурычы тора. Мин башкарган проект эше бу имтиханның мөһим бер өлеше.
Башлангыч сыйныфларда без татар теле дәресләрдә күп дидактик уенннар уйнап, белемебезне ныгыта идек. Урта сыйныфларда дидактик уеннарга урын аз бирелде. Уку процессын кызыклырак итү өчен, минемчә, алар кирәк. Шушы проблеманы күз алдында тотып, мин проект эшенең темасын “Алтынчы сыйныфта татар теле дәресләрендә куллану өчен морфология темасы буенча төзелгән онлайн тест” төзү дип алдым. Минем максатым: татар теле укытучылары өчен дәресләрдә кулланырдай файдалы дидактик материал төзү. Шушы максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычларны үтәргә кирәк булды:
Онлайн тестлар төзү - бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Мин үзем дә компьютерда эшли белү күнекмәләрен ныгыттым. Мин төзегән дидактик материал татар теле укытучылары һәм урта сыйныф укучылары өчен файдалы материал булыр дип уйлыйм.
Индивидуальный план выполнения проекта
обучающегося 9 класса ____ МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ
Этапы | Виды деятельности | Планируемая дата исполнения | Дата фактически | Подпись руководителя |
Подготовка | Выбор темы учебного проекта и тем исследований обучающихся; Разработка основополагающего вопроса и проблемных вопросов учебной темы; | |||
Планирование | Формулировка задач, которые следует решить; Выбор средств и методов решения задач Определение последовательности и сроков работ; | |||
Процесс проектирования | Самостоятельная работа; Оформления, записи и др. | |||
Итог | Достигнутый результат; Оформление; | |||
Защита |
Проект паспорты
Проект темасы | Алтынчы сыйныфта татар теле дәресләрендә куллану өчен морфология темасы буенча төзелгән онлайн тест |
Предмет | Татар теле |
Проект авторы | Әминева Регина Руслановна |
Проект җитәкчесе | Мурзина Гульнара Фаритовна |
Проек тибы | Иҗади проект |
Проектның максаты: | Татар теле укытучылары өчен дәресләрдә кулланырдай файдалы дидактик материал төзү. |
Проектның бурычлары: |
|
Планлаштырылган нәтиҗә | «Конструктор Тестов.ru» сайтында татар телендә онлайн тестлар төзү |
Интерактив чаралар | Компьютер, презентация, экран, Интернет |
Исем.
1.Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
ә) билгенең билгесен
б) предметны
2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?
а) барлык җанлы әйберләргә
ә) кешеләргә
б) кешеләргә һәм хайваннарга
3.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:
а) нишли? нишләде?
ә) нинди? кайсы?
б) кем? нәрсә?
4.Исемнәр җөмләдә:
а) ия, тәмамлык;
ә) хәбәр, аергыч;
б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.
5.Ялгызлык исемнәрен тап.
а) урман, агач;
ә) Идел, Нократ;
б) казан, савыт.
6.Тезмә исемнәр:
а) бер тамырдан тора;
ә) ике яки өч тамыр сүз тезелеп ясала;
б) кушымчалар ярдәмендә ясала.
7.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:
а) парлы;
ә) кушымча;
б) тезмә.
http://konstruktortestov.ru/test-25809
Фигыль.
1.Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
а) предметны белдерә;
ә)предметның билгесен белдерә;
б)предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.
2.Фигыль нинди сорауларг аҗавап бирә?
а)нинди?,кайсы?
ә)ничә?,күпме?
б)нишли? нишләде?, нишләгән?
3.Кайсы сүз фигыльне белдерә?
а) урман;
ә) кайта;
б) яшел.
4.Кайсы сүз артык?
а) бара;
ә) Азнакай;
б) уйнады;
5.Кайсысы боерык фигыль?
а)эшләде;
ә) эшлә;
б) укыгыз;
6. Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?
а)эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен;
ә)эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен;
б)эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен.
7. Сизәбез, сизәсез, сизәләр сүзләре нәрсә белән төрләнгән?
а) сан белән;
ә) тартым белән;
б) зат-сан белән.
http://konstruktortestov.ru/test-25821
Сыйфат.
1.Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?
а) модальлек сүз төркеме;
ә) мөстәкыйль сүз төркеме;
б) бәйләгеч сүз төркеме.
2. Сыйфатлар нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем?; нәрсә?; ни?;
ә) нинди?; кайсы?; кайдагы?; кайчангы?;
б) кайда?; кайчан?; ничек?
3.Сыйфат кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнергә мөмкин?
а) дәрәҗә категориясен алганда;
ә) исемләшмәгәндә;
б) исемләшкәндә.
4.Сыйфатлар төзелешләре буенча…
а) 4 төрле була;
ә) 5төрле була;
б) күп төрле була.
5. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны;
ә) предметның эшен;
б) предметның билгесен.
6..Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
а) Алсу мәктәптә укый;
ә) Бүген урамда җылы;
б) Мин кибеткә бардым.
7.Сыйфат булмаган җөмләне табыгыз
а) Без яңа кибеткә бардык;
ә) Минем әнием бик матур;
б) Миңа курчак сатып алдылар.
http://konstruktortestov.ru/test-25822
Сан.
1.Сан нәрсәне белдерә?
а) предметның исемен;
ә) предметның билгесен;
б) предметның исәбен.
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а) кайда? кайчан? ничек?
ә) кем? нәрсә? ни?
б)ничә? күпме? ничәү? никадәр?
3. Нәрсә ул саналмыш?
а) исем ачыклап килгән сүз;
ә) сыйфат ачыклап килгән сүз;
б) сан белән ачыкланган исем;
4. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар.
Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк.
а)исемне;
ә) сыйфатны;
б) фигыльне.
5. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?
а) 4;
ә) 5;
б) 3.
6. Микъдар санына –ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?
а) чама саны;
ә) җыю саны;
б) бүлем саны.
7. Микъдар санына –ау, -әү кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?
а) җыю саны;
ә) тәртип саны;
б) бүлем саны.
http://konstruktortestov.ru/test-25824
Алмашлык.
1. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен
а) алыштырып килә;
ә) алыштырмый;
б) турыдан-туры белдерә.
2. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
а) биш;
ә) алты;
б) җиде.
3. Зат алмашлыклары килеш белән
а) төрләнә;
ә) төрләнми.
4. Сорау алмашлыклары:
а) Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Ничә? Ничек? Кая? Кайчан? Ни эшли?
ә)Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Ничә? Ничек? Кая? Кайчан? Кайда?
5. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез:
а) кемдер, нидер, әллә кайда;
ә) беркем, һични, берничек;
б) бар, барлык, бөтен.
6. Тартым алмашлыкларын билгеләгез:
а) минем, синең, аның;
ә) минеке, аныкы, синеке;
б) мин, син, ул.
7.Билгеләү алмашлыкларын билгеләгез:
а) ул, бу, шул;
ә) алай, болай, тегеләй;
б) һәммә, үз, барлык.
http://konstruktortestov.ru/test-25826
Рәвеш.
1. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
а) ничек? кайда? кайчан? күпме?
ә) нинди? кайсы? ничек? кая?
б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?
2. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?
а) мөстәкыйль сүз төркеменә;
ә) модаль сүз төркеменә;
б) бәйләгеч сүз төркеменә.
3. Рәвеш нәрсәнебелдерә?
а) предметны белдерә;
ә) хәлнең билгесен;
б) предметның билгесен.
4.Рәвешл лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?
а) предметны белдерә;
ә) хәрәкәтне;
б) яки хәлнеңбилгесен;
5.Морфологик яктан рәвешнең төп характерлы үзенчәлеге нинди?
а) төрләнми;
ә) төрләнә.
6.Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?
а) 4;
ә) 5;
б) 6.
7. Яланаяк рәвеше ясалышы буенча нинди төркемгә керә?
а) ясалма;
ә) парлы;
б) кушма.
http://konstruktortestov.ru/test-26122
АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕ
1. Нинди сүзләр аваз ияртеме була?
1) Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр.
2) Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.
3) Предметны, затны белдерүче сүзләр.
2. Төзелеше һәм язылышы буенча аваз ияртемнәренең төрләре.
1)Ялгызак, парлы, катлаулы.
2)Тамыр, ясалма, тезмә.
3)Кушма, тезмә, парлы.
3. Аваз ияртемнәре кайсы сүз төркемендәге сүзләр ясалуга нигез булып хезмәт итә?
1)Сыйфат, алмашлык
2)Исем, фигыль
3)Рәвеш, сан
4. Яшен ялтыравын белдергән аваз ияртеме.
1)Җем-җем
2)Гөлт
3)Ялт-йолт
5. Чишмә агуын белдергән аваз ияртеме.
1)Келт-келт
2)Чаж-чож
3)Челтер-челтер
6. Аңлаешсыз сөйләмне белдергән аваз ияртеме.
1)Чут-чут
2)Мыгыр-мыгыр
3)У-у-у
7. Сагыз чәйнәүне белдергән аваз ияртемнәре.
1)Мышык-мышык
2)Лыгыр-лыгыр
3)Лач-лоч
http://konstruktortestov.ru/test-27064
Знакомые следы
Рисуем ананас акварелью
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Снегири и коты