Мурзина Гульнара Фаридовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Аз сөйлә, күп эшлә

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: люблю делать презентации

Увлечения: слушать музыку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Агрыз

Место работы: МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/murzina-gulnara-faridovna
Ил йөзенә кеше нур чәчмәсә, Киләчәккә якты юл алып, Бу тормышта олы фикерләр дә, Уй - хисләр дә кала югалып
Фазыл Шәех

 

 Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән.

                                                С.Л. Соловейчик.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес тәрбияләү зур җаваплылык буенча салынганлыкны аңларга тиеш. Юкка гына укытучыларны кеше күңеленең инженерлары дип әйтмиләрдер. Мин аларны кешегә киләчәк тормыш юлын күрсәтүчеләр дип атар идем. Башка төрле әйткәндә, укытучы – баланы әти-әни кулыннан алып, аларның дөньяга карашларын киңәйтүче. Укытучы – катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, укытучы – шәхес формалаштыручы, ләкин шул ук вакытта, саксыз кагылуы аркасында бала күңелен имгәтергә дә мөмкин булган зат.Мәктәп – ул җимеш агачлары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән беррәттән чүп үләннәре дә үсә ала торган туфрак. Туфракны ашлап, кайгыртып тору, бай уңыш алырга тырышу, чүп үләннәре үсәргә юл куймау – укытучының каршында торган төп бурыч. Белем һәм тәрбия бирүнең яңа эффектив алымнарын кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше үстерергә мөмкин.

О себе

     Гыйнвар аеның салкын иртәсе. Йомшак кына кар сибәли. Мин әкрен генә кышкы сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм, ә уйларым балачагыма алып китә...

- Кызым, бу балачагымның иң кадерле  истәлеге - кубик-Рубик... Ул - төрле төсле. Минем тормышым да якты җылы матур төсләрдән тора. Берәр нәрсәне төптән уйлап фикер йөртергә кирәк булган саен кулларыма кадерле истәлекне алам. Кулларым кубик Рубик җыя, үзем фикер дөньясына чумам...

   ... Мине укытучы иткән укытучылар кемнәр соң алар?...

   Тормышта яшәр өчен иң әһәмиятле белем биргән укытучыларым - әти - әнием. Алар мине туган телемдә сөйләшергә, туган җирне яратырга, КЕШЕ булып калырга өйрәттеләр. Аларның миңа биргән белеме - бәя биреп бетергесез. Шуңа бу кубикның ак төсен мин әти - әнием белән тиңләр идем. 

 - Әнием, ә сары төс - нинди төс?

- Сары төс ул, кызым,  күктә янган җылы кояш төсе. Кояш төсе белән мин онытылмас укытучыларымны - беренче укытучым - Сираева Рәшидә апаны, татар теле һәм әдәбияты укытучым Исмәгыйлева Гүзәлия Габдрахман кызын тиңләр  идем. Мин хәзер чын күңелемнән, үз һөнәремне нәкъ менә шушы укытучыларымны өлге итеп, аларга ияреп сайладым дип әйтә алам. 

 - Әнием, ә кызыл төсне син нәрсәгә тиңлисең?

- Кызыл төс ул, кызым, дәрт, ялкынлы теләк, гашыйк булу, кайнар кан төсе. Кыскасы, дәртләндерә, рухландыра торган төс. Кызыл төс минем өчен Бөгелмә педагогия училищесы, соңрак Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алу бәхете белән ассоциацияләнә. 

- Кызым, ә сиңа  нинди төс ошый?

- Яшел. 

- Мин дә яратам, кызым, бу төсне. Яшел төс - ул сез, балам, минем гаиләм.

-  Әнием, кубик Рубикта төрле төсләр килеп чыкты. 

- Төрле төсләр, кызым, көр күңел, кыюлык, тәвәкәллек  төсе. Кубик Рубикның бу төсләрен  мин гимназиядә эшләгән елларым белән тиңләр идем. Чөнки эшчәнлегем күп төрле. Тумыштан укытучы булсаң да, үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, остазларың югарылыгына күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга кирәк. Мин, бигрәк тә, Мещерякованың авторлык программасына нигезләнеп рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүче, сөйләмгә чыгаручы коммуникатив һәм уен технологиясенә өстенлек бирәм. Рус төркемнәрендә эшләү- үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү - иҗадилыкка нигезләнгән. Һәр баланы дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен төрле алымнар, технологияләр кулланып дәресләр үткәрәм. Мин әле класс җитәкчесе дә. Укучыларымның ата -аналары белән эшләү миңа көч бирә. 

     Шулай эшләү матур нәтиҗәләр белән сөендерә. Укучыларым район олимпиадаларында катнашып җиңүче булдылар, республика күләмендә үткән фәнни конференцияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә үзем, укытучы буларак, регион, мәктәп , район күләмендә үткән семинарларда катнашып үз тәҗрибәм белән уртаклашам. 

   Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

Юлдан барам. Алларымда 

Әллә ничә такыр сукмак 

Кайсысыннан китәргә соң-

Юл чатында калдым туктап. 

Бер көн килде: "Вакытыңның 

Кадерен бел - торма туктап.

Туры юлга алып чыксын 

Үзең салган яңа сукмак"

Үз сукмагымны сала-сала, мөгаллимлек итү юлымны дәвам итәм, кызым.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ф. Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Очар кошлар күккә омтылгандай 

Көн дә мәктәбемә юл алам,

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыкларын мин салам.

Туган телем- татар теле аша 

Тормыш серләренә өйрәтәм, 

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән  бары тәм табам.

Һәрбер укучымның уңышына 

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына, 

Алар түгел, гүя мин менәм.

Мои достижения

1.Почетная грамота Отдела образования исполнительного  комитета Агрызского муниципального района РТ, 2008

2.Благодарность администрации МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ,2015

3.Почетная грамота  КФУ за 1 место в Международном научно- познавательном, творческом и интеллектуальном конкурсе "Тамчы- шоу", 2015

4.Диплом Государственного природного заказника "Кичке-Тан", 2016

5.Диплом лауреата  II степени Министерства национальной политики Удмуртской республики  в номинации "Педагогическое мастерство", 2017

6.Благодарственное письмо журнала  "Сабантуй", 2017

7.Благодарственное письмо  КНИТУ за подготовку призера республиканской НПК "Нобелевские надежды-2017", 

8.Сертификат за участие в межрегиональном НПК, 2016

9.Благодарность администрации МБОУ гимназия №1 г. Агрыз РТ, 2017

10.Сертификат участника XIV республиканского чтения им. Р. Фахреддина,2017

11.Сертификат участника межрегионального семинара учителей татарского языка и литературы, 2018

12.Почетная грамота Главы Агрызского  муниципального района РТ,2018

13.Грамота  МКУ Управление образования Агрызского  муниципального района РТ за призовое  место в конкурсе "Учитель года - 2018"

14.Сертификат участника международной  НПК по теме "Актуальные тенденции социальных коммуникаций: история и современность",  2019

15.Диплом за активное участие в международном литературном марафоне, 2019

16.Сертификат докладчика круглого стола lll Межрегиональной  НПК имени М.Вахитова, Н.Челны 2020

17.Грамота от территориальной профсоюзной организации работников образования, 2020

18.Свидетельство о публикации материала в сборнике  "Методические разработки учителей РТ", 2020

19.Сертификат об участии  международной  НПК по теме "Актуальные тенденции социальных коммуникаций: история и современность",  2020

20.Диплом  3 степени 29 Международного конкурса научно-исследовательских работ, 2020 

21.Сертификат ИРО за участие в республиканском конкурсе методических разработок ,2020

22.Сертификат участника 2 межрегионального фестиваля " Изучение родных языков народов России: научно-методические решения и образовательные практики" ИРО УР, 2021

23.Сертификат докладчика Всероссийской НПК им. М. Вахитова, 2021

24.Сертификат докладчика республиканской НПК " Современное образование: опыт, проблемы, перспективы", ИРО РТ, 2021

25.Сертификат участника международной НПК "Актуальные тенденции социальных коммуникаций: история и современность", УдГУ, 2021

26.Диплом 2 степени II  республиканского конкурса  " Современные подходы к организации воспитательно- образовательного процесса в соответствии с ФГОС", 09.10.2021

27.Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, декабрь, 2021

28. Сертификат участника межрегионального практико- ориентированного семинара "Изучение этнокультурных традиций как инструмент духовно- нравственного воспитания обучающихся", Ижевск,2021

29. Грамота победителя в муниципальном этапе Всероссийского конкурса "Учитель года - 2022" 

30. Диплом 3 степени межрегионального этнокультурного форума -фестиваля "Малая Родина в поликультурном пространстве", 2021

31. Диплом 1 степени республиканского конкурса дидактических разработок, декабрь 2021

32. Грамота за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку для русскоязычных учащихся школ с русским языком обучения, 2022

33. Диплом 1 степени  I Всероссийской научно- практической конференции "Язык, общество и информационные технологии", 2022

34.Диплом МОН РТ  победителя в номинации "Профессиональный рост" Всероссийского  конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы- 2022

35. Диплом за 1 место на VII Всероссийских  Айтматовских научных чтениях "Культурное наследие и цифровизация: вызовы современности", 2023 г.

36. Грамота за 2 место в муниципальном кокурсе для педагогов "Жить, помня о корнях своих", 28.12.2022 г.

37. Сертификат за выступоение на межрегиональной методической конференции "Исследовательская деятельность и креативный потенциал учительских сообществ" , 2022

38. Сертификат за выступление в межрегиональном форуме "Обеспечение развития родных языков в системе поликультурного образования", 2022

39. Сертификат участника в международной НПК "Актуальные  тенденции социальных коммуникаций: история и современность",2022

40. Диплом 1 степени республиканских чтений им. Буби в номинации  " Учитель будущего",2023

Моё портфолио

 

Минем портфолио - ул  еллар буена тупланган тәҗрибәм, минем профессиональ  эшчәнлегемнең нәтиҗәсен  күрсәтүче "портфель"  

Мои публикации:
Другие языки
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы