Укучының әтисе һөнәре турында язган иншасы
Вложение | Размер |
---|---|
minem_honrem-minem_kilchgem.docx | 17.2 КБ |
Республиканский конкурс сочинений о профессиях “ Билет в будущее”
Тема: Минем һөнәрем-минем киләчәгем
Шайдуллин Ильяс Айдарович
Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясе, 10 нчы сыйныф
2016
Бүгенге көндә баласы булган һәрбер ата-ананы бер сорау борчый: 11нче сыйныфны тәмамлагач, улыбыз яки кызыбыз кая укырга керер, кем булыр? Әйе, һәр әти-әни үз баласының күренекле һөнәр иясе булуын, күп акчалы эштә хезмәт итүен тели. Алар өчен акчалы профессия булып эшче һөнәре түгел, ә, бәлки, эшмәкәр, адвокат, экономист кебекләр санала. Шуңа күрә дә алар тырышып-тырмашып, зур акчалар түгә-түгә үз баласын дәрәҗәлерәк югары уку йортына кертергә тырыша.Бала бу һөнәрне ошатамы-юкмы - күпләр бу турыда уйлап та карамый. Әмма күпчелек әти-әнинең өмете акланмый, хыялы тормышка ашмый. Көч-хәл белән укырга кергән бала авырлыкларга түзә алмый әлеге югары уку йортын ташлап китә яки алган профессиясе буенча эшләми. Әти-әнинең күпме акчасы, “ көче” җилгә оча.
Әйе, беркемгә дә сер түгел: җәмгыятебездә эшче һөнәр ияләренең абруе юк дәрәҗәсендә, ә югары белемлеләр кирәгеннән күпкә артык. Аларга эш урыннары җитми. Ә илебездә эшче көчләргә кытлык. Кайсы гына газета битен ачып карасаң да, анда сатучылар, эретеп ябыштыручылар, токарьлар кирәк дигән игъланнарны укырга мөмкин. Уйлап карасаң, тормышта нинди кирәкле һөнәр ияләре, әмма алар җитешми. Чөнки эш авыр, түләү тиешенчә түгел. Ә биш-алты ел институт эскәмиясендә утырып чыккан берәүнең дә “кара эшкә” алынасы килми. Ни генә әйтсәң дә, хезмәт кешесенә хөрмәт кимеде, шикелле. Элек исемнәре мактау тактасыннан төшмәгән сыер савучылар, механизатор һәм башка һөнәрләр ияләре бүген “пристижлы” профессияләр күләгәсендә калды.
Әтием миңа һәрвакыт: “Бары тик хезмәт кешене кеше иткән дип тәрбияләндек, хезмәт тәрбиясен үз җилкәбездә татыдык”,- дип кабатларга ярата. Әйе, алдагы тормышында да ул һөнәрнең җиңелен сайламый – локомотив депосында электрик булып эшли. Мин дә мәктәпне тәмамлагач, әтием үрнәгендә тормышымны тимер юлда техник хезмәт күрсәтү эше белән бәйләргә уйлыйм.Бу һөнәр ияләренең төп бурычы - сафтан чыккан тепловоз детальләрен ремонтлау. Эш урынында алар үзләренең махсус киемнәре белән башкалардан аерылып торалар: өсләрендә зәңгәр төстәге ак буйлы костюмнар, башны бәрелүдән саклаучы каскалар, аякларында таймый торган ботинкалар, кулларында латекстан ясалган перчаткалар, детальләрне югары басымлы һава белән чистартканда кия торган күзлек һәм маскалар.
Локомотив ремонтлаучы техник хезмәткәрләр өч төркемгә бүленә: электриклар-локомотивның электр өлешен төзәтүчеләр, ходовиклар-тепловозның көпчәкләрен көйләүчеләр һәм дизелистлар-дизель өлешен тәртипкә китерүчеләр. Ә минем хыялым- электрик булып эшләү. Аның төп эш коралы-токның көчәнешен күрсәтүче прибор. Шушы коралы ярдәмендә ул тепловозның йөрәге булган электр өлешендәге кимчелекләрне күрә, таба һәм төзәтә. Минемчә, бу һөнәр ияләренең эше беренче карашка үзенә әллә ни җәлеп итеп тормаса да, бик катлаулы һәм мөһим.Чөнки алар төзәткән тепловозлар безнең илебез буйлап йөк ташыйлар, пассажирларны йөртәләр, халыкка хезмәт күрсәтәләр.
Әйе, нинди генә һөнәр сайласа да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючәнлек, тырыш,намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү кебек сыйфатлар булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәя бирерләр. Ә эш нәтиҗәсен күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү-дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Бу сыйфатлар һөнәри осталыкның нигезе булып тора.
Бүгенге көндә эшче белгечлекләренең абруен күтәрү, югары квалификацияле, техник яктан белемле кадрлар әзерләү мәсьәләсен Россия һәм Татарстан җитәкчелеге күз уңаенда тота. Чөнки эшче һөнәр ияләренә ихтияҗ зур бүген. Ә яшьләр кагыйдә буларак, югарырак эш хакы, уңайлырак эш урыны өмет итә.Мондый каршылык килеп чыкмасын өчен бәләкәйдән үк балаларны эш белән үстерергә кирәк дип саныйм. Ә кече яшьтән эшне хөрмәтләп үскән баладан бик яхшы Кеше чыгачак. Мәктәпләрдә башка фәннәр белән беррәттән “ Тормыш дәресләре”дә кертелсә, яхшы булыр иде. Минемчә, нәкъ менә эшче һөнәр ияләре илнең киләчәген билгелиләр дә инде.
Мороз Иванович
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Хитрость Дидоны
Рисуем акварельное мороженое
Что есть на свете красота?