Дәрес эшкәртмәсе. "Аралашу серләре" 8 кл. рус төркеме
план-конспект урока (8 класс)

Мурзина Гульнара Фаридовна

8 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. УМК Р.З. Хәйдәрова 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_murzina_g.f.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Текст өстендә эш. “Аралашу серләре”.  8 кл. Рус төркеме

Максатлар:

-әдәплелек темасына караган сүзләр, сөйләм калыплары белән танышу,аларны диалогик , монологик сөйләмдә куллана алу мөмкинлеген булдыру.

-Лексик минимумны җанлы сөйләмдә актив куллану, сүзлек байлыгын арттыру, тәрҗемә итү осталыгын камилләштерү, анализлау һәм чагыштыру күнекмәләрен үстерү,уку гамәлләрен ныгыту.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Мотивация

- Исәнмесез, укучылар. Минем исемем  Гөлнара Фәритовна. Бүген татар теле дәресен мин алып барырмын. Һәрберегезгә дә уңышлы көннәр һәм файдалы эшләр телим.

- Ребята, чтобы определить тему сегодняшнего урока предлагаю вам прочитать пословицу татарского народа.

ТЕЛЕ ТАТЛЫНЫҢ   ДУСТЫ КҮП .

-Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Димәк, дусларың күп булуын теләсәң, башкалар белән ничек сөйләшергә кирәк?

- Димәк, бүген дәреснең темасы нинди булыр?

(тактага беркетә : СӨЙЛӘШҮ)

-Ничек тәрҗемә ителә?

- Подберите синоним к этому слову.

- Что такое общение? Как понимаете это слово?

-В конце учебника на стр. 88 найдите перевод этого слово ( тактага беркетә : АРАЛАШУ)

-Димәк, бүгенге дәрестә без дә сөйләшербез,аралашырбыз.

Укытучы белән исәнләшәләр.

Мәкальне бер укучы кычкырып  укый

Матур сөйләшә белгән кешенең дуслары күп.

Әдәпле сөйләшә  белсәң, дусларың күп булыр.

Әдәпле  матур сөйләшерә

Разговор

Общение

- Общение, это когда два и более человек дружно вежливо разговаривают.

2.Яңа маиериалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Максатлар кую.

-Уйлагыз,ә  кешеләр бер-берсе белән нинди юллар белән аралашалар?

-Беләсезме, аралашуның тагы бер юлы бар:ул газета-журналлар уку,үз фикереңне мәкалә итеп газета –журналларда бастыру.

- Ә безнең районда нинди газета чыга?

-ә сезнең бу газетаны укыганыгыз бармы?

- Бүгенге дәрестә без “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының махсус кушымтасын чыгарырбыз. Ул “Аралашу серләре” дип атала.

- “Ә.Х” газетасының баш редакторы –мөхәррире- Дания Абзалиева. Ә без чыгара торган кушымтаның мөхәррире  мин  булырмын. (өстәлгә мөхәррир сүзен куя). Ә сез кушымтаны әзерләүче  журналистлар- хәбәрчеләр булырсыз (хәбәрчеләр сүзен куя)

-Рольгә ныклап керү өчен сезгә хәбәрчеләрнең атрибутларын таратыйм әле.(футболка, бейзболка, яулык)

- Редакторның максаты – хәбәрчеләргә эш юнәлеше бирү. Ә хәбәрчеләр нәрсә эшләргә тиешләр?

-Килешәм. Бүгенге дәрестә башкарган эшләрне без шушы кушымтага беркетеп барырбыз ( кушымта шаблоны тактага эленгән) , эш беткәч, “Ә.Х” редакциясенә тапшырырбыз.

- Беләсезме, әле моңа кадәр “Ә.Х” газетасының укучылар иҗатына багышланган кушымтасы юк иде. Бу – безнең яңалыгыбыз булыр.

-телефон аша, СМС язалар, ватсап аша

“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы

Хәбәрчеләр төрле статьялар язалар, интервьюлар алалар.

3 Актуальләштерү.

-Эшне башлыйбыз, хөрмәтле хәбәрчеләр. Беренче рубрикабыз “ӘДӘПЛЕ СҮЗЛӘР” дип атала. Сары төстәге  карточкаларны алып күршегез белән төшеп калган сүзләрне языгыз.

Сыйфат (прилаг.)

-лык/лек

Исем (Сущ.)

Әдәпле

тыйнак+лык

Тәрбиялелек

Оялчан

-Эталон  буенча эшегезне тикшерегез.

- Кайсы пар бер хатасыз эшләде?

-Әлеге сүзләрне тәрҗемә итик .

-Әйдәгез, шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк.

- Кушымтабызның беренче рубрикасын эшләп куйыйк. Әлеге кирәкле сүзләрне беркетегез.

- Беренче этапта үз эшегезне бәяләгез

Парларда эшлиләр.

Эталон буенча тикшерәләр.

 Чылбыр буенча  тәрҗемә итәләр:

Вежливый-вежливость

Скромный-скромность

Воспитанный- воспитанность

Стеснительный- стеснительность

Мөстәкыйл рәвештә  җөмләләр төзиләр

Шаблонга карточкаларын беркетәләр

Үзбәя карточкаалрына билге куялар

4. Танып-белү эшчәнлеге.

Кушымтабызның  икенче  рубрикасы “ Ачык хат “ дип атала.Дания ханым  “Ә.Х” редакциясенә Ринат исемле малайдан  хат килде диде. Әйдәгез тыңлап карыйк.

-Хаттан нәрсә аңладыгыз?Эчтәлеген кыскача рус телендә кем сөйли?

-Текста аңлашылмаган сүзләр бармы? Бу сүзләр белән танышып китик.

- Дәреслекнең 33нче битендә Ринат язган хатны  үзлектән укыгыз.

- Текст белән таныштык. Тәрҗемә дә итик. В третьем упражнении по цепочке  прочитайте  предложения и соответствующий перевод найдите в тексте.

- текстны ничек аңлавыгызны сораулар ярдәмендә тикшереп карыйк. 7 нче күнегүдәге сорауларга җавапны күршегез белән 1 мин. дәвамында  әзерләнегез.

-Тикшереп карый.  Чылбыр буенча һәр пардан сорый.

- Димәк, Ринат  үз хатында нәрсә әйтергә теләгән?. Аның төп фикере нинди?

-Килешәм сезнең белән.

Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт. Чөнки ул сине тыңлый белә, синнән көлми, кимчелекләреңне гафу итә белә.

-Бу әдәплелек  кагыйдәсен без махсус кушымтабызның икенче рубрикасына беркетеп куйыйк, аны башка балалар да укысын, алар да әдәпле булсын.

-Текст өстендә ничек эшләдегез. Үзегезне бәяләгез.

Аудиоязманы тыңлыйлар

Бер укучы эчтәлеген русча сөйли

Әйе

Мөст . укыйлар

Чылбыр буенча уку, тәрҗемә итү.

Парларда сорауларга җавап әзерлиләр.

-Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт

-Аралашканда башкаларны рәнҗетергә ярамый...

ҮЗБӘЯ

Динамик сәгать

5. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Кушымта чыгару өстендә эшебезне дәвам итәбез, хөрмәтле хәбәрчеләр. Алдагы рубрикабыз “Сорагыз, җавап бирәбез” дип атала. Элемтәдә “Ә.Х” газетасының баш мөхәррире ДанияАбзалиева.  Видеязманы карыйк.

-Баш мөхәррирнең сорауларына җавап бирергә сезгә конверт эчендәге җөмләләр ярдәм итәр. Тиешлесен сайлап алыгыз һәм төшеп калган сүзләрне куегыз.

- кто скажет, что скромность украшает человека.

-Өченче  рубрикага беркетеп куй.

-(видеоны карыйлар)

- Кто скажет, что твои друзья воспитанные. Беркетеп куй.

- (видеоны карыйлар)  Кто скажет, что нельзя обижать девочек. Өченче рубрикага җавабыңны  беркетеп куй.

-Димәк, сезнең файдалы киңәшләр кушымтада урын алды.

-хөрмәтле хәбәрчеләр, бу этапта да үз эшегезне бәяләгез.

Тыйнаклык кешене бизи.

Минем дусларым тәрбияле.

Кызларны рәнҗетергә ярамый.

ҮЗБӘЯ

6.Яңа белемнәрне мөстәкыйль ныгыту.

- Сез хәбәрчеләрнең  төп эше  мәкалә язу дигән идегез. Иҗат эшенә керешәбез.1 нче вариантта утыручы укчылар, кызгылт төстәге карточкаларда үзегезнең дустыгыз турында 4-5 җөмлә уйлап языгыз. Ул нинди?.Аңа нинди сыйфатар хас? Аның белән  аралашу рәхәтме ?

Ә 2 нче вариантта утыручылар, сез зәңгәр төстәге карточкаларны алыгыз һәм җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения.

-Тыңлап карыйк. Кем үзенең дусты турында иншасын укырга  тели?

-Җөмләләрне ничек дәвам иттегез икән?

- Ә синеке ничек?

- Һәрберегез үз эшегезне “Минем дустым” рубрикасына беркетеп куегыз.

-Үз эшегезне бәяләргә онытмагыз

Иҗади эш

1-2 укучының чыгышы

ҮЗБӘЯ

7.Уку эшчәнлеген йомгаклау. Өй эше бирү.

-Менә, хөрмәтле хәбәрчеләр, “Ә.Х” газетасының махсус кушымтасы әзер. Мин аны баш мөхәрриргә тапшырырмын. Ул, әлбәттә, сезнең эшләргә төзәтмәләр кертер һәм газетаның алдагы саннарында бастырып чыгарыр дип ышанам.

-Ә өй эшен сезгә сайлап эшләү мөмкинлеге бар:

1.https://learningapps.org/watch?v=puixnafwk21 

       конструкторында  кроссворд   чиш.

2.    https://crosswordlabs.com/about  конструкторында                                             үзегез      кроссворд  төзегез.

3.    Иҗади эш: схема буенча “Аралашу серләре” темасына   диалог төзе

        - сорау

        -җавап

        -гаҗәпләнү

        -җавап

        -сорау

8.Рефлексия

- Бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясау вакыты җитте.

-Үзбәя карточкаларыгызда урта арифметик санны табып, үзегезгә билге куегыз.

(укытучы һәр укучыга билге куя.)

  • Дәресебезгә йомгак ясыйк. Дуслыкның башы нәрсәдә?
  • Дуслар белән ничек аралашырга кирәк?

-Дәрес  тәмам.

Үзләренә билге куялар

Аралашуда

Әдәпле , тыйнак, кимсетмә, рәнҗетмә

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Төркемнәрдә эшләү – аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы.

Берәү өчен дә яңалык түгел, белемнәр бары аларны гамәлдә кулланганда һәм башкаларга тапшырганда гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерелә. Бу очракта белемнәр актуальләшә, конкретлаша һәм ныгытыла. Ә рус...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

Аралашу серләре

Презентация по родному языку по теме "Аралашу серләре" ( 8 сыйныф)...