Аралашу чарасы буларак татар теле. Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны.
статья на тему

Хусаинова Гульназ Гаптрахмановна

Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәенова Г.Г.

Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш.

 Тема: Аралашу  чарасы буларак татар теле. Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә  диалогик сөйләмнең урыны.

  Кеше, табигате буенча социаль зат буларак, башка кешеләр белән бәйләнешкә кермичә яши алмый. Ул үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен, ниятләрен башкаларга җиткерергә, алар белән киңәшергә омтыла. Шуңа күрә ул аралашуга мохтаҗ була. Төп аралашу коралы булып тел санала.

          Димәк тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр бер-берсен аңлый алмаслар иде. Тел шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа буынга тапшыру чарасы. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.

        Татар теле – Татарстанның дәүләт теле. Ул үзбәк, казакъ, төрек, башкорт, төрекмән һәм башка телләр белән төрки телләр гаиләпсенә керә. Татар телендә җиде миллион чамасы кеше сөйләшә. Татарча аңлаган һәм сөйләшкән кешеләр кайбер башка төрки телләрне аңлый ала.

        Дәүләт теле буларак татар телен балар бакчасында ,мәктәпләрдә рус телле өйрәтелә башлады.

Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәрестә төрле алымнар кулланып, аларны актив сөйләмгә тартырга тырышырга кирәк. Мин үзем һәр дәресне башлар алдыннан һава торышы, укучыларның кәефләре турында әңгәмә оештырам. Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Шулай ук  сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Рәсемгә карап хикәя төзү – иҗади эш. Бу безнең дәресләрдә шактый урын ала.

       Югары сыйныф укучылары тема буенча җөмләләр төзеп кенә калмыйча, төрле күренешләр хакында үз фикерләрен әйтә белергә һәм аны исбатлый алырга тиеш. Дәресләрдә тәрҗемә эшләренә дә зур урын бирәм. Чөнки рус теленнән татар теленә дөрес итеп тәрҗемә итү бәйләнешле сөйләмнең барлык формаларына ия булуны сорый.

       Сөйләмнең диалогик формасы аралашуда күбрәк очрый һәм сөйләм эшчәнлегенең башка төрләрен тулыландыруны да үз эченә ала. Балаларның тыңлап аңлау һәм монологик сөйләм күнекмәләре дә камилләшә. Һәрбер дәрес укучының сөйләм телен үстерергә тиеш. Мәсәлән, дәрес материалында диалог бирелгән. Укучылар аны күз йөртеп яисә кычкырып укып чыгалар, бер укучы монолог итеп сөйли, аннары төп фикерне ачыклыйбыз һәм төркемнәрдә эш башлана: төп тема буенча фикер алышалар. Бу эшне тексттан соң да үткәрергә була. Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр, нәтиҗәләр ясыйлар. Укыту дәверендә дәреслек һәм сүзлек белән эшләүгә аеруча зур урын бирәм. Яңа сүзләр белән  сүзтезмәләр ,җөмләләр төзетәм. Тестларга зур әһәмият бирәм. Балаларга татар теле укыту методикасын чит ил телләрен өйрәтү ысуллары белән туры китерергә тырышам. Татар теленең аралашу өчен кирәклеген аңлатам. Татар язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары турында да мәгълүмат биреп торам. Районыбыз язучыларын һәм шагыйрьләрен дә онытмыйм. Алар турында мәгълүмат бирәм.

Әйтеп үткәнемчә ус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалогик сөйләмгә өйрәтү зур урын алып тора. Билгеле булганча, телдән сөйләмнең ике формасы: диалогик һәм монологик формалары бар.Әйдәгез әле диалогик сөйләмгә якынрак тукталыйк .Безнең сөйләмебездә  диалогик сөйләм киңрәк таралган.Телнең аралашу функциясеннән чыгып, диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татарча телдән сөйләмгә өйрәтүне диалогик сөйләмнән башлау дөресрәк. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә, аның составында күнегелгән сүзтезмәләр һәм калыплар бар, шуның нәтиҗәсендә аны үзләштерү дә җайлырак. Чит тел өйрәнә башлаган балага, шул телдә бәйләнешле текстлар төзүгә караганда, сораулар бирү йә шуларга җавап бирү җиңелрәк.

Шуны да әйтеп китми булмый: рус мәктәбендә татар теле укытуның башлангыч этабында балаларны татар диалогының барлык моментларына да өйрәтеп бетереп булмый. Кече яшьтәге мәктәп балаларының татарча сөйләменең табигыйлыкка якынаюы һәм диалогик сөйләмнең төп сыйфатларын саклавы мөһим. Боларга әңгәмәне башлый белү, мәсәлән, сәламләү белән; сорау бирү һәм шуңа кыскача итеп яисә кечерәк кенә хәбәр рәвешендә җавап бирү; сөйләшүне дәвам итү, әңгәмәдәш фикерен үстереп, диалогны логик азагына җиткерү сәләте керә.

Ә хәзер башлангыч рус мәктәбе укучыларының татарча авыр сөйләшү сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк. Башлангыч рус мәктәпләренең күп укытучылары “өйрәнелгән лексика һәм грамматик формалар күләмендә татарча әңгәмә кору сәләтен»” үстерү таләпләрен үтәми. Татар теле дәресләрендә укучыларның диалоглары ниндирәк?

- Син кая барасың?

- Мин кинога барам.

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн матур.

Гадәттә мондый әңгәмәләрдә укытучы сорый, ә укучылар җавап бирә. Галимнәр мондый диалогларның укучыларның сөйләмен үстерүдә файдасы бик аз дип саный.Чөнки:

  • укучылар укытучы соравына таянырга күнегәләр һәм мондый таяныч югында әңгәмә кора алмыйлар;
  • мондый диалоглар билгеле бер ситуациягә корылмыйлар;
  • сорау бирергә өйрәнә алмыйлар.

Шуңа күрә, кече яшьтәге укучыларны татар теленә өйрәткәндә, укытучы беренче көннән үк укыту процессында сөйләмгә коммуникатив чара (фикерләрне тапшыру чарасы) буларак карарга тиеш. Түбән сыйныфларда диалогик сөйләмне сорау һәм җавапларга гына кайтарып калдырырга ярамый. Балаларны җавап бирергә, фикер алышуга, әңдәмәшенең фикерен куәтли алуга өйрәтергә кирәк.

Диалог үрнәкләре диалогик сөйләмгә өйрәтү өчен материал булып торалар. Түбән  сыйныфларда сорау-җавап диалогик берлекләре диалог үрнәкләре була. Балалар бер үк вакытта сорау һәм җавапларны куллану күнекмәләре алалар. Балаларга әзер диалог үрнәкләрен дә бирергә кирәк. Кечкенә диалогларны сайлап алу гына җитми, аларны укучыларның хәтеренә кертүнең, сөйләм ситуацияләрендә куллануның дөрес формаларын табарга кирәк.

Диалогларны яңа өйрәнелгән сүзләр, грамматик форма конструкцияләрне сөйләмгә кертеп җибәргәндә һәм активлаштырганда, укылган текст һәм рәсем өстендә эшләгәндә куллану файдалы.

Рус телле укучылар, беренче чиратта, татар телендә диалогик сөйләмнең нинди күнекмәләрен алырга тиеш? Бу – рәсемнәр, укытучы тәкъдим иткән тема буенча сорауларга җавап бирү, сораулар бирә белү, төрле ситуацияләрдә иптәшләре белән гади генә булса да әңгәмә кору. Һәр дәрестә сөйләм теле күнекмәләрен кабатлау, эшкәртүгә билгеле бер урын бирелергә тиеш.

Башкача әйткәндә. Сөйләм күнегүләрен эшләгәндә, укучылар үтккән материалны кабатларга, үзләштерергә һәм диалогның яңа төрләре белән танышырга тиеш.Мәсәлән, әңгәмәдәшенең репликасына раслау җавапларын биргәч, укучы әңгәмәдәшенә каршы сораулар бирергә һәм кайтарып сорарга өйрәнә:

- Кайдан кайтасың?

- Кибеттән.

- Кибеттән? Нәрсәләр алдың?

- Китап.

- Нинди китап алдың?

- “Алмачуар”

- Алмачуар? Аның авторы кем?

Кечкенә диалогларны әкренләп катлауландырырга кирәк. Диалогик сөйләм эчтәлеге укучының көндәлек тормыш шартларына, балалар белән вакыйгаларга якын булуы шарт. Укытучыга укучылар өчен сөйләргә кирәкми, бары тик аларның сөйләм эшчәнлеге белән идарә итү һәм репликаларын төзәтеп җибәрү генә зарур.

Диалогик сөйләмгә өйрәтү өчен, берничә репликадан торган диалоглар материал була. Алар укучыларга әзер килеш, бернинди билгеләмәләр, кагыйдәләрсез бирелә. Бу үрнәкләрне хәтерендә калдырган укучылар аларны төрле ситуацияләрдә куллана алачаклар.. Мәсәлән:

- Нәрсә укыйсың?

   - “Татар халык әкиятләре.

- Мин бүген Маратны күрдем.

   - Син аны урамда күрдеңме?

- Син бүген китапханәгә барасыңмы?

    - Барам.

- Мин дә синең белән барам.

- Саша, иртәгә миңа татарча-русча сүзлек алып кил әле?

  - Ярый алып килермен.

- Рәхмәт.

- Алеша, синең дәфтәрең бармы?

   - Бар.

- Биреп тор әле.

   - Мә. Миңа бүген яңа дәфтәр кирәкми.

Әзер диалогларны бергәләп яттан өйрәнүләр сөйләм телен үстерүгә зур ярдәм итә. Укытучы диалогны берничә мәртәбә укып чыга. Балалар парларга бүленеп, аның артыннан репликаларны кабатлап баралар, аннары диалог буенча мөстәкыйль рәвештә бер-берсе белән сөйләшәләр.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк , балаларга диалоглар өйрәнергә биргәндә  диалогның тәрҗемәсен бирүе мөһимрәк ,чөнки бала нәрсә турында сүз барганын аңлап эш итә һәм диалогны дәвам итү  укучы өчен җиңелерәк була

Ә инде 5-7 сыйныфларда түбәндәге ситуатив күнегүләрне бирү, укучыларның сөйләм телен үстерүдә яңшы нәтиҗәләргә китерә.

       Әгәр дә башлангыч сыныфларда шушы 40 якын диалог өйрәнелә башлап, урта сыйныфларда тулыландырылса, әлбәттә, безнең укучыларыбыз татар телендә сөйләшә башларлар дип уйлый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...