4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.
план-конспект урока на тему

Гильмутдинова Гулия Фаргатовна

"Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана белү, тема буенча фикерне җиткерә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү һәм табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү, кышкы табигать белән хозурлана белергә өйрәнү тора. Дәрес кызыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен төрле карточкалар, рәсемнәр, аудио, видеоязмалар, проектор ярдәмгә килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Кышкы матурлык42.61 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы -  Гыйлметдинова Г.Ф.                       Дата

Предмет:  татар теле

Программа:  “Рус телендә урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар” Татарстан китап нәшрияты,  2011. Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

Дәреслек: Күңелле татар теле, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел

Бүлек темасы: Кышкы уеннар

Дәрес темасы: Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)

Дәреснең максаты, бурычлары:  

  1. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүматлар алу.
  2. Яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана белү, тема буенча фикерне җиткерә белү. Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.
  3. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү, кышкы табигать белән хозурлана белү, аралашу теләге уяту.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату, ЛГКФ

Җиһазлау:  рәсемнәр, пректор, карточкалар

                           

Универсаль уку гамәлләре

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Оештыру өлеше

Этапның максаты:

  • Укучыларны дәрескә һәм яңа белемнәр алуга әзерләү.
  • Укучыларны уку процессына кереп китү мотивациясе өчен шартлар тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • ...
  • Хәерле көн!
  • ...
  • Укучылар, минем исемем Гөлия Фәргатовна. Мин сезгә үземнең укучыларымнан сәлам алып килдем. Әйдәгез шуны карыйк әле. (видеода 170 нче мәктәпнең укучылары мөрәҗәгате)
  • ..

Шәхси УУГ

  • Бер – береңне хөрмәт итү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Танып белү УУГ

  • Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү.

Коммуникатив УУГ

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

III. Белемнәрне актуальләштерү

Этапның максаты:

  • Яңа белемнәрне проблемалы итеп җиткерү өчен кирәкле фикерләү операцияләрен актуальләштерү.
  • Балаларның тормыш тәҗрибәсенә якын булган биремнәр бирү.
  • Укучылар, сез әле генә караган видеодан нәрсә анладыгыз?
  • ...
  • Укучылар нишләделәр?
  • ...
  • Әйтегез әле, безнең сөйләмебез нәрсәләрдән тора?
  • ...
  • Тактага карыйк әле, анда кояш бирелгән, кояшның уртасында сөйләм (речь) дип язылган. Безгә аның нурларын табып язарга кирәк. Моның өчен без 3 төркемгә бүленәбез. Мин һәр төркемгә берәр нур бирәм (алмашлык, исем, фигыль). Сезгә нурларның артына видеода ишеткән сүзләрне язарга һәм тактага элергә кирәк була.

(Укучылар нурларның артына язып, тактага беркетәләр, 1 нурның урыны буш кала).

-... (җаваплар тыңлана)

- Бик яхшы, молодцы! Ә хәзер экранга карыйк, анда төрле рәсемнәр бирелгән игътибар белән карагыз да әйтегез әле, рәсемнәр нәрсә белән аерылалар.

- (җаваплар тыңлана)

- Әйе, бик дөрес. Кайсы рәсем матур, төслесеме, төссез рәсемме?

-...

- Ә төсләрне белдергән сүзләр нәрсә дип аталалар?

- ... (сыйфат)

- Ә хәзер әйтегез: сыйфатлар безгә ни өчен кирәк?

-... (сөйләм матур булсын өчен, сөйләмне баетыр өчен)

- Бик яхшы! Әйе, чыннан да, сыйфатлар безнең сөйләмебезне баеталар, матурлык өстиләр. Ә сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- ... (нинди? кайсы?)

- Мәктәпкә килгәндә игътибар иттегезме: бүген көн нинди? Көн салкынмы? Көн кояшлымы? Көн җылымы?

- (укучыларның җаваплары тыңлана).

- Бик яхшы! Ә хәзер сезгә Карина исемле кыз матур сүзләр кергән бер  шигырь сөйли, тыңлап карагыз әле.

(видео карау)

  • Укучылар, шигырьне аңладыгызмы? Ул нәрсә турында?
  • ....
  • Әйдәгез, дәреслекләрнең 100 нче битен ачып, шигырьне тагын бер тапкыр укып чыгыйк әле. Шигырьдә нинди сыйфатлар бар?
  • ... (укучыларның җаваплары тыңлана).
  • Әйдәгез, таныш булмаган сүзләрне сүзлекләргә язып куйыйк.
  • Шигырьдә кайсы тартык аваз еш кабатлана? ([къ] авазы). Бу сүзләрне тагын бер тапкыр бергә кабатлап чыгыйк әле (йомшак, кар, кына, каплады, ап-ак, кырлар)
  • Ә хәзер, әйдәгез, “Иң матур шигырь укучы” конкурсы үткәрәбез. Кем шигырь уку осталыгын күрсәтергә тели?

(Шигырь уку)

Шәхси УУГ

  • Булган белемнәрне активлаштыру.
  • Тема буенча актив эшләү.

Танып белү УУГ

  • Укытучының сорауларын тыңлау.
  • Укытучы сорауларына җавап бирү.
  • Шәхси тормыш тәҗрибәсен актуальләштерүне тормышка ашыру.
  • Билгеләре буенча гомумиләштерү һәм классификация ясауны формалаштыру.

Коммуникатив УУГ

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

-Укытучының сорауларына җавап бирү.

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

IV. Яңа белемнәрне проблемалы ачып бирү

Этапның максаты:

  • Белемнәр җитмәүне күрсәтә торган ситуацияне билгеләү
  • Шәхси биремнәрне үтәүдә килеп чыккан авырлыкларны билгеләүне һәм ярдәм итүне оештыру.

  • Укучылар, шигырьдә бирелгән сыйфатлар нинди дәрәҗәдә кулланылганнар (в какой степени даны)?
  • (гади һәм артыклык дәрәҗәләрендә)
  • Артыклык дәрәҗәсе нәрсәне аңлата икән, кем әйтә ала?
  • ....
  • Ә артыклык дәрәҗәсе нәрсә ярдәмендә ясала икән?
  • ...
  • Бик яхшы! Молодцы! Артыклык дәрәҗәсе (превосходная степень прилагательных) нинди дә булса билгенең өстен булуын күрсәтү өчен кулланыла (употребляется, когда мы хотим выразить превосходство какого-либо качества). Артыклык дәрәҗәсе бик, иң сүзләре ярдәмендә ясала (Превосходная степень прилагательных образуется при помощи слов бик – очень и иң – самый). Ләкин төсләр белән бу сүзләрне кулланырга ярамый (но со словами, обозначающих цвета нельзя употреблять эти слова). Һәр төсне белдергән сүзләрдә сүз алдына сүзгә охшаш иҗек өстәлеп ясала, сүзнең беренче хәрефләрен алабыз һәм  п хәрефе өстибез (от слова берем первые  буквы и к ним добавляем букву п), мәсәлән: кызыл – кып-кызыл, кара – кап-кара, ак – ап-ак. Исключение слово яшел (зеленый), к ниму мы добавляем букву м: ямь-яшел).
  • Дәреслектәге кагыйдәне карыйк әле. (Кагыйдәне уку)

Регулятив УУГ

  • Дәрес темасын мөстәкыйль билгеләү
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Танып белү УУГ

  • Укытучы сорауларына җавап бирү.
  •  Шигырьдән информация ала белүне формалаштыру
  • Анализ ярдәмендә нәтиҗә ясый белүне формалаштыру.
  • Билгеләре буенча гомумиләштерү һәм классификация ясауны формалаштыру.

V. Укучыларның белемнәрен беренчел ныгыту

Этапның максаты:

  • яңа материалны үзләштерүне оештыру;
  • үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллану.
  1. Парларда эш.
  • Укучылар, мин сезгә хәзер һәр парга 1 төс бирәм, сезгә ул төсне дәфтәрләргә язарга кирәк була. Ә хәзер бу төсләр артыклык дәрәҗәсендә ничек булыр икән, шуны язып куябыз. Бик яхшы! Әйдәгез, һәр пар үзенең эшен каршы як парга биреп, бер-беребезне тикшереп алабыз. Молодцы!
  1. Электрон белем ресурслары белән эш.
  • Ә хәзер, без дөрес эшләдекме икән, тикшереп карыйк. (ап-ак, кып-кызыл, ямь-яшел, зәп-зәңгәр, кап-кара)

Шәхси УУГ

  • Яңа материалны һәм төп сорауларны аңлау.
  • Яңа материалны кабатлау һәм гамәлдә куллана белү.

Коммуникатив УУГ

  • Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белүне, укытучы һәм сыйныфташарың белән бергә эшли белүне формалаштыру.
  • Парларда эшли белү.

VI. Физкультминутка.

Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк! “К” хәрефенә башланган сүзләр белән тизәйткеч әйтеп карыйк.

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

VII. Материал белән практик эш

Этапның максаты:

  • үзконтроль, бер-береңә карата контроль һәм үзбилгелүгә өйрәтү;  
  • ситуатив күнегүне оештыру;
  • ясаган хаталарны төзәтүне оештыру.

  1. Проект эше
  •  Укучылар, әйдәгез, бергәләшеп бер проект төзеп алабыз. Сезнең парталарыгызда булган кар бөртекләрен җил тузгытып адаштырган. Аларга үз урыннарын табарга, дуслашырга ярдәм итик.
  • Карларны дуслаштыргач нәрсә килеп чыкты? (Килеп чыккан җөмләләрне тактага элеп куябыз). Әйдәгез, җөмләләрне тикшереп алыйк әле. (Һәр җөмләне тикшерәләр, төркемнәрдә фикер алышалар, смайлик белән килешәме, килешмиме икәнен күрсәтәләр). Ә хәзер килеп чыккан җөмләләрне укыган шигырь һәм логика буенча җөмләләрне дөрес итеп урнаштырыйк. Нинди исем бирербез икән? (Кышкы матур көн. Йомшак кар яуды. Болыннар ап-ак булды.)
  1. Динамик пауза.
  • Укучылар, Иң һәм Бик кар бөртекләре үзләренә кунакка чакыралар һәм иң оста хисләрне тасвирлаучыларга бәйге игълан итәләр (матур көн – иң матур көн; салкын кар – бик салкын кар; йомшак кар – бик йомшак кар).
  1. Ситуатив күнегүләр

Как скажешь о том, что:

  • Природа родного края очень богатая.
  • Идет белый-пребелый снег.
  • Самый красивый язык – это родной язык.

Шәхси УУГ

  • Яңа материалны кабатлау һәм практикада куллана белү.
  • Алган белемнәр буенча фикерләрне тулыландыру, ачыклау.
  • 3)        Табигатьнең матурлыгын күрә белү.

Регулятив УУГ

  • Фикерләрне логик чылбырга салу,
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү,
  • күршең белән хезмәттәшлек итү
  • ясаган хаталарны төзәтүне оештыру.

Танып белү УУГ

  • Белемнәрне структуралаштыра белү.
  • Биремнәрне үтәүнең уңайлы чараларын табу.
  • Логик фикерләүне үстерү

VIII. Рефлексия. Өй эше бирү.

  1. Йомгаклау эше. Дәрекә нәтиҗә ясау.
  • Сез бүгенге дәрестән нәрсә истә калдырдыгыз?
  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  •  (укучыларның җавапларын тыңлау)

Бүген алган белемнәребез киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Тормышта сөйләмебез матур булсын өчен сыйфатларны ешрак кулланыйк.

  1. Өй эше бирү: мәҗбүри эш 100 биттәге кагыйдәне өйрәнергә һәм теләсә-кайсы 3 сүз белән 3 җөмлә төзергә. Укучыларга кояшлар бирелә, аларда укучылар я ! , я ? билгесе куялар (үзләренә ошаганын сайлап алалар). ! сайлаучыларга өй эше: я бирелгән тексттан артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табып язарга, я артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар кулланып, “Кар бөртекләре” диалогы төзергә.

Диалог төзү өчен сезгә үзегезне кар бөртекләре урынына куеп карарга кирәк булачак. Алар нәрсә турында сөйләшерләр икән?

Кар бөртекләре сөйләшеп кенә калмыйлар, әле күзәтәләр дә икән. Ә менә нәрсәне күзәтүләрен без киләсе дәрестә белербез.

  1. Дәрестә катнашкан укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.

Танып белү УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе

Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...