Дәрес эшкәртмәсе.Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы .6 нчы сыйныф , татар төркеме
план-конспект урока (6 класс)

Мурзина Гульнара Фаридовна

6 нчы сыйныфта укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл murzina_g.f._iro_1_dres_razrabotkasy.docx171.27 КБ

Предварительный просмотр:

        

Татар теле

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

                                                                

6 нчы сыйныф , татар төркеме

Мурзина Гөлнара Фәрит кызы

Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

vahitovagf@mail.ru

8 905 372 56 88

Дәрес тибы: яңа материалны  ачу

        

Максатлар: 

Укучының эшчәнлеген формалаштыру максаты(деятельностная цель): Укучыларда яңа эш ысулларына күнекмә формалаштыру: күзәтү, анализ ясау, эзләнү, алгоритм төзү.

Эчтәлек максаты (содержательная цель): боерык фигыль  турында укучыларда яңа белем формалаштыру һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Шәхескә кагылышлы – укучы үзлегеннән белемен арттыру мотивациясе нигезендә, үз эшчәнлеген оештыра алу осталыгына өйрәнәчәк.

Метапредмет нәтиҗәләре:

  •  Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укучы яңа уку мәсьәләсен куя һәм уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнәчәк;

-укучы куелган максатларга ирешү юлларын планлаштырырга, очраган авырлыкларны чишү алымнарын табарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.

  • Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- укучы тиешле мәгълүматны таба, сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә сала белергә өйрәнәчәк;

-дәлилләр нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.

  • Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- укучы төрле фикерләрне исәпкә алырга, үз фикерләрен телдән төгәл итеп җиткерә һәм дәлилли белергә өйрәнәчәк;

- күмәк эшчәнлектә гомуми нәтиҗә чыгарырга өйрәнү мөмкинлеге алачак.

  • Предмет буенча:

- укучы боерык фигыльне табарга, танырга өйрәнәчәк;

- укучы боерык фигыльне сөйләмдә куллана белергә өйрәнү мөмкинлеге алачак.

 Эшне оештыру: фронталь, парларда һәм индивидуаль эшләү.

 Дәреснең урыны: “Фигыльләр” бүлегендә дүртенче дәрес.

Дәреслек: Сәгъдиева Р.К., Гарәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы с-ф. / Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015. – 191 б.: рәс. б-н.

Җиһазлау:  компьютер, экран, проектор, Интернет, дәрес презентациясе, эталоннар, Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт ” мультфильмы, нетбуклар, үзбәя  карточкалары

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

1.Мотивлаштыру.

 Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

–Исәнмесез, хәерле көн, укучылар.

- Татар теле дәресен экрандагы мәкальне уку белән башлыйк:

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

– Әлеге мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

– Ә сезнең бәхетле буласыгыз киләме?

‒ Әйдәгез белемле булыйк, белемебезне арттырыйк.

Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!
-Белемле булган кеше генә бәхетле була ала.

-Белемне табу җиңел түгел, ул юлда аунап ятмый.

-Әйе.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оешты руда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: укуга мотивация тудыру, үзмаксат кую

2.Актуаль

ләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:
өй эшен аңлап эшләүләрен тикшерү, уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес уку күнекмәләрен
 булдыру.

Укучылар өчен максат: сәнгатьле итеп укый белү, монологик, диалогик сөйләм төзү, үз фикерләрен аңлата алу.

– Өй эшен тикшерик. 343 нче күнегүнең эталоны тактада , тикшерегез.

Тоз-тозла

Сан-сана

Матур-матурла

Якын-якынлаш

Киң-киңәя

Тырма-тырмала

Горур-горурлан

- Нәтиҗә ясыйбыз: фигыльләр нинди сүз төркемнәреннән ясала?

-Кемнәр әлеге сүзләр белән җөмләләр төзеп язды? Иң уңышлы  дип санаган җөмләгезне класска кычкырып укыгыз.

-Үзбәя карточкасына билге куегыз.

 

 

-Фигыльләр  исемнән, сыйфаттан һәм рәвештән ясала.

Укучылар җавабы тыңлана

Өй эшенә үзбәя куялар

ТБУУГ: үз фикереңне белдерү, РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

3.Проблеманың урынын һәм сәбәбен табу. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:
яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат:уку материалын чагыштырып нәтиҗә ясый белү

 - Экранда бирелгән шигырьне укыгыз. Фигыльләрне табыгыз. Беренче дүртюллыктагы фигыльләр икенче дүртюллыктагы фигыльләрдән ничек аерыла?  

Кояш чакыру

Кояшкаем,чык,чык!

Кояшкаем, чык, чык!

Ялындырма, көттермә,

Безнең янга ашык!

Яшел чирәм өстендә

Олы казан асармын,

 Майлы ботка пешереп,

Матур бәйрәм ясармын

 

- Ә хәзер эталонга карыйк, дөрес фикерләр әйттегезме икән?

        
Чык, ялындырма, көттермә, ашык – эш кушуны , боеруны белдерә.

Асармын, ясармын – теләкне белдерә

 

 

-Дәрес башында  укыган мәкальгә әйләнеп кайтыйк әле.Болар нинди фигыльләр ?

-Беренче дүртюллыкта фигыльләргә кушымча ялганмаган,алар эш кушалар, команда бирәләр, ә икенче дүртюллыктагы фигыльләргә кушымча ялганган һәм алар кешенең теләген белдерәләр.

-Эш кушуны, боеруны белдергән фигыльләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую , чагыштырып  нәтиҗә ясый белү
РУУГ: Уку эшчәнлеген оештыру
КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ:яңа белем алуга кызыксыну уяту

4.Авырлык

тан чыгуның проектын төзү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Димәк, алдагы эшебезнең максаты нинди булыр?

- Әлеге максатка ирешү өчен нишләргә тиешбез?

- Дәресебезнең темасын ничек формалаштырырсыз?

- Эш кушуны , боеруны белдергән фигыльләрне таный белергә, табарга өйрәнү

- Бу фигыльләр белән җөмләләр төзергә өйрәнү,дәреслек белән эшләргә, төрле күнегүләр башкарырга

- Боерык фигыль

ТБУУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү.

ТБУУГ: проблема кую һәм  адымлап чишү юлларын билгеләү

5.Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:
боерык фигыль турында белемнәр формалаштыруга дөрес юнәлеш бирү.  
Укучылар өчен максат: боерык фигыль турында яңа белемнәр туплау, нәтиҗә ясау.

-  Күнегүләр эшләп карыйк. Дәфтәрләрегездә УКЫ фигылен зат-сан белән барлык һәм юклык формасында төрләндерегез.

- Үз эшегезне эталон буенча тикшерегез  

Берл.

Күплек

Барл.

юклык

барлык

юклык

-

-

-

-

укы

укыма

укыгыз

укымагыз

уксын

укымасын

укысыннар

укымасыннар

- Үзбәя карточкасына билге куегыз.

- Башкарган эшегез буенча нинди нәтиҗә ясап әйтә аласыз?

- Дөрес нәтиҗә ясадыгыз микән, дәреслекнең 150 нче битендәге кагыйдәне укып карагыз.

-Кагыйдәне укып тагы нәрсә белдегез?

-Төркемнәргә бүленегез һәм боерык фигыль  турында алган яңа белемнәрне туплап кластер төзегез. Биремне үтәү вакытында түбәндәге таблицадан файдалана аласыз

http://tatarschool.ru/posobie/morfologiya

-Һәр төркемнән бер укучы чыгып үзләренең кластерларын башкаларга аңлатыгыз.

- Кайсы төркемнең кластерын иң уңышлы дип таптыгыз? Ни өчен?

Укучылар  мөстәкыйль рәвештә  дәфтәрдә  эшлиләр

Үзбәя карточкасына билге куялар.

- Боерык фигыль 2 нче һәм 3 нче затта гына була, берлек һәм күплек санда кулланыла.Ә 1 нче затта булмый.

Дәреслектән кагыйдә укыйлар.

-Боерык фигылнең сораулары: нишлә? Нишләсен?

Укучылар төркемнәргә бүленәләр һәм кластер төзиләр

Һәр төркемнән бер укучы чыгып үзләренең кластерларын башкаларга аңлата.

ТБУУГ:  иҗади һәм эзләнү характерындагы  ысуллардан файдаланып проблеманы чишү  юлларын  мөстәкыйль рәвештә  булдыру,

сорауларга дөрес җавап бирү, үзара бәяләү.

ТБУУГ: алган белем күнекмәләрен кулланып, алгоритм төзү.

Регулятив эшчәнлек: анализлый  белү

КУУГ: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Динамик пауза

 

 

 

6.Яңа белемнәрне беренчел  ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны ныгытуга  өстәмә материал булдыру;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә материал кулланып камилләштерү

 - Хәзер  алган белемнәрне ныгытабыз.  Алгоритм-кластерны кулланып 150 нче биттәге 348 нче күнегүне фронталь эшлибез. Сезнең максат: боерык фигыльне табып затын-санын билгеләү.

- Әлеге күнегүне эшләгәндә авырлыклар тудымы?

-Үзбәя карточкаларына билге куегыз.        

- Боерык фигыльләрне ныгытуыбызны парларда дәвам итәбез. Күршегез белән әлеге сылтама аша кереп боерык фигыльне барлык - юклык формаларын билгеләгез һәм фигыльләрне дәфтәрегезгә язып, аларга басым куегыз, нәтиҗә ясагыз. https://learningapps.org/12081182

- Эшегезнең җавапларын эталон буенча тикшерегез.

Барлыкта

Юклыкта

Укыгыз

Шаярсын

Кил

Көл

Язсыннар

кайтыгыз

Тыңлама

Тырышмасын

Биемәгез

Килмәсеннәр

Уйнама

алма

- Күнегүне эшләгәндә  нинди авырлыклар туды?

-Әлеге сорауга җавапны түбәндәге презентациядән табарсыз.

Р.К. Сәгъдиева, Д.Х. Хөснетдинов “Татар теленнән презентацияләр”, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты

C:\Users\Гульнара\OneDrive\Изображения\Снимки экрана\2020-10-22 (1).png

- Димәк, нинди  нәтиҗә ясарсыз?

-Үзбәя карточкаларына билге куегыз.        

 Укучылар алгоритмны кулланып  чылбыр буенча җавап бирәләр.

- Боеру фигыльләренең кушымчаларын билгеләү авыр булды.

Үзбәя карточкаларына фронталь эш өчен билге куялар

Нетбукларда сылтама аша кереп эшлиләр.

-Басым я беренче иҗеккә, я соңгы иҗеккә төшә. Кайчан кая куелуы аңлашылмый.

-Боерык фигыльдә басым  2  нче затта 1 нче иҗеккә , 3 нче затта соңгы иҗеккә төшә.

Үзбәя карточкаларына парларда  эш өчен билге куялар

РУУГ: үзконтроль, белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ:
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, үзара бәяләү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

7. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны  мөстәкыйль ныгытуга  өстәмә материал булдыру;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:боерык фигыльләргә морфологик анализ ясау

 - Боерык фигыль турында алган белемнәрне тагы да ныгыту өчен ишетеп аңлау күнегүе -  Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт ” мультфильмын карарга тәкъдим итәм. Сезнең максат- ишеткән боерык фигыльләрне язып алу :  https://edu.tatar.ru/cor/281

- Җавапларыгызны эталон буенча тикшерегез:

Өйрән

Тор

Аума

Утыр

тырыш

-  Ә хәзер дәрес башында төзегән кластер- алгоритмны файдаланып бер фигыльгә морфологик анализ ясагыз. Сезгә дәреслекнең 315 нче күнегүе  ярдәм итәр.

- Үз эшегезне эталон буенча тикшерегез.

Өйрән- б.ф,затланышлы,  2 зат, берл. сан., барлыкта,хәбәр.

Тор-  б.ф,затланышлы,  2 зат, берл. сан., барлыкта,хәбәр.

Аума – б.ф,затланышлы,  2 зат, берл. сан., юклыкта,хәбәр.

Утыр – б.ф,затланышлы,  2 зат, берл. сан., барлыкта,хәбәр.

Тырыш- б.ф,затланышлы,  2 зат, берл. сан., барлыкта,     хәбәр.

- Кемнең эшендә бер хатада юк? Сезгә дөрес итеп эшне башкарырга нәрсә ярдәм итте?

-Үзбәя карточкаларына билге куегыз.

 Укучылар тыңлыйлар һәм яза баралар.

1 укучы тактада, калган укучылар дәфтәрдә морфологик анализ ясыйлар.

-Кластер- алгоритм

Үзбәя карточкаларына мөстәкыйль   эш өчен билге куялар

КУУГ: аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

РУУГ: үзбәя һәм үзара  бәя бирү.

ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру.

8. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү,
өй эшен дөрес башкару

- Укучылар, дәрестә нинди яңалык белдегез?

-Күз алдына китер: дустың авырып бүгенге дәрестә булмады ди. Аңа бу теманы кыскача ничек аңлатырсың?

- Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар:

-Кем бүгенге теманы аңладым дип уйлый, ул боерык фигыль кергән 6 мәкаль эзләп яза.

-Кем бүгенге теманы яхшы аңладым, биремнәрне хатасыз эшләдем дип уйлый, сезгә боерык фигыльләрне кулланып “Китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләрен” язарга.

- Кем бу теманы яхшы аңладым һәм башкаларга да аңлата алам дип уйлый, сезгә боерык фигыльләр кергән мәкальләрдә  кулланылган фигыльләрдән https://crosswordlabs.com сылтамасы аша кереп кроссворд төзү.

- Ә хәзер  үзбәя карточкаларын кулыгызга алыгыз. Куйган билгеләрезнең урта арифметик санын табыгыз һәм язып куегыз һәм миңа җыеп бирегез.

- Бүгенге дәрестә миңа сезнең белән эшләү ошады. Рәхмәт сезгә.Дәресебез тәмам.

-Боерык фигыль турындагы белемнәребезне тулыландырдык.

- Кластер- алгоритмны күрсәтеп боерык фигыль турында  сөйләрмен.

Укучылар көндәлекләренә  үзләре сайлаган өй эшен язып куялар

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Үзбәя   карточкасы

ФИ_________________________________________

Биремнәр

Билге

1.

Өй эше

2.

Укы фигылен зат-сан белән төрләндерү.

3.

Фронталь эш. 150 нче күнегү

4.

Парларда эш. Барлык-юклык формасын билгеләү, басым кую.

5.

Мөстәкыйль эш. Ишетеп аңлау күнегүе. Морфологик анализ.

Урта арифметик сан :

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)

"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)...