"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boeryk_figyl_tehnologik_karta.docx29.85 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Нуриева Эльвира Азат кызы

Сыйныф: 5 А, 5 Б

Төркем: рус төркеме

Дата: 5 А – 26.09.2015,

           5 Б – 25.09.2015

Дәреслек: . Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Дәреснең темасы: Боерык фигыль

Планлаштырылган нәтиҗәләр:                          

  1. П р е д м е т — Укучыларны боерык фигыль һәм аның юклык төре белән    

                                таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Метапредмет — Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне

                                 камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Шәхескә кагылышлы — Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү,

                                  китап укуга кызыксыну уяту.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Җиһазлау: интерактив такта, китаплар, портретлар, буклетлар

Дәреснең технологик картасы:

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.

Дәрескә игътибарлы булу.

 - Хәерле көн!

- Бик яхшы.

-Егерме алтынчы сентябрь.

 -Шимбә.

- Бүген көн салкын, яңгырлы.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

2. Актуальләштерү.

Тапкырҗанның хаты белән таныштыру (слайд ярдәмендә).

Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

  • Укучылар хаттан фигыльләрне табалар.

  • - Предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә.

  • - Фигыль Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына җавап булып килә.

Танып-белү: 

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив:

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.

Регулятив:

 күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

3. Уку мәсьәләсен кую.

 1. Сорауларга җавап бирү

( 3 - 4нче слайдлар )

           - Бу шигырь юллары сезгә танышмы?

  •  Аларның авторы кем ?

           

  •  Г.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?

             

  •  Нинди сүзләр эшкә өндәүне, боеруны белдерә?            

  • Әйе. Бу “Акбай”, “Эшкә өндәү” шигырьләре.

  • Авторы -  Г.Тукай.

  • Эшкә, ...

  • Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез.

Танып-белү: 

танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

Коммуникатив:

Коллектив фикералышуда катнашу

Регулятив:

кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

  •  Мондый фигыльләр - боерык фигыльләр дип атала.

  • Боерык фигыльләр нәрсәне белдерәләр?

           

          2. Мәкальләрнең ахырын тап! ( 6нчы слайд )

             - Бу мәкальләрне беләсезме, ахырын әйтегез!

             - Боерык фигыльләрне табыгыз!

             - Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

             - Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

             - Бу очракта басым кая төшә?

          4. Кагыйдә белән танышу

( 7нче слайд )

            -Боерык фигыль.

            -Басымы.

  • Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны,өндәүне белдерә.

Укучы җаваплары тыңлана.

  • Нишлә? Нишләмә?

-ма/-мә кушымчалары ярдәмендә.

  • юклык кушымчалары алдында куела

Танып-белү: 

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әһтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

5. Яңа белемнәрне ныгыту

 Китап буенча эш

( 8 - 9 нчы слайдлар )

  1. 17 бит, 6 нчы күнегү:

Сүзләрне юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.

  1.  17 бит, 8 нче күнегү: тексттагы фигыльләрне табыгыз, аларны боерык фигыльнең II зат берлек сандагы барлык һәм юклык формаларында языгыз.
  2. Ял итеп алу  (күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү)

 ( 10 - 15 нче слайдлар )

Укучылар биремнәрне башкаралар

Танып-белү:

белемнәрне структуралаштыру

Коммуникатив:

Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Регулятив:

үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

6. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану

           3. Рәсем буенча эш (ситуатив бирем) ( 16нчы слайд )

           (Әниләр һәм олылар сүзен тыңларга кирәк.)

           4. Рәсем буенча киңәшләр чыгару ( 17нче слайд )

           5. 1) Хәсән Шабановның “ Анам сүзләре ” шигырен уку.

( 18нче слайд )

Ни өчен шигырь “Анам сүзләре” дип атала?Ничек уйлыйсыз?

             

        2) Боерык фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен

                икенче баганага языгыз

- Китапларның почмакларын  бөкләмә!

-  Битләрен ертма!

- Пычрак кулларың белән  тотма!

            -  Ашаганда китап укыма!

            -  Китапларыңны тышла!

-  Кадерлә!

 -  Сакла!

 -  Яратып укы!

Укучылар фикере тыңлана.

Тактада 2 укучы эшли  

кадерлә                      бөкләмә

укы                             ертма

бул                              тотма

Танып-белү:

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

Коммуникатив:

күршең җелән хезмәттәшлек итү

Регулятив:

эшләнгән эшнең свыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

5. Рефлексия

Мин белми идем, белдем:

 ( 19нчы слайд )

        Фигыльнең юклык төрен, боерык фигыльләрдә басымның урынын.

             Барлыкта килгәндә басым сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык

кушымчалары алдында куела.

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

коррекция

6. Йомгаклау.

1. Билгеләр кую. 

(Буклетларны тарату)

 2. Милли китапханәгә чакыру 

( 20нче слайд )

             

  3.  Өй эше бирү

  1. Боерык фигыльне   кулланып, китапханәдә “үз – үзеңне тоту” кагыйдәләрен язып килегез.
  2. Күп нокталар урынына боерык фигыльләрне  куеп языгыз.
  3. Бирелгән фигыльләрдән боерык фигыльнең юклык формасын ясап языгыз.

Китапның белмәгәне юк, диләр.

Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы !

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме)

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл.,  татар төркеме) ...

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме.

"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме....