Боерык фигыль. Татар теле. 4класс
методическая разработка по теме

Габидуллина Альмира Ильгизовна

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dresnen_plany._tatar_tele_4_klass.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.    Боерык фигыль.

Максат. 1. Укучыларга боерык фигыль турында төшенчә бирү һәм аның барлык,  юклык      төрен өйрәнү.                                                                                                                                                                                        

                 2 . Фигыль төркемчәләре   турында белемнәрне ныгыту.

                3.  Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

                4. Әсәрләр аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү,  иҗади-эзләнүле

Дәресне җиһазлау, материал:  

 Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова  “Татар теле” 4 сыйныф, 99-101 бит,  карточкалар,  фигыль модуле,  төсле карандашлар,  ромашка һәм  өй  рәсемнәре,  интератив мультимедиа уку- укыту әсбабы:  Г Тукайның “Кызыклы шәкерт” әсәре.

                                      Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

                         Сәламләү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

  Тукай телен, анам телен

  Өйрәнергә дип килдек!

   - Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз,  эшкә керешик.

  1. Матур язу күнегүе,  Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә күчереп язу. Язганда  дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү. Китапта 99 биттә, 243 күнегү.

Бул бәхетле, син ирекле,

Үз эшеңне бел, татар.

Мең яшә, миллион яшә,

Әй яшь татар, хөр татар!

Нәҗип Думави.

 (Сүзлек эш: Хөр – свободный)

III. Актуальләштерү.  

1.Үткән дәрес  материалын хәтердә яңарту. Фигыль модулен төзү.

   - Укучылар, сезгә фигыль турында белгәннәрегезне искә төшерергә кирәк. Әйдәгез фигыль модулен төзик.

  -  Фигыль нәрсәне белдерә?

  -  Фигыль нинди сорауларга бавап бирә?

  – Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  –  Кайбер фигыльләр эшнең үтәлү-үтәлмәве турында хәбәр итәләр. Ул фигыльләр ничек атала? (хикәя фигыль)

Хикәя фигыль          Фигыль          Боерык  фигыль

Предметның эш-гамәлен, хәл-торышын

Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк?

Зат-сан,   заман

Үткән заман         Хәзерге заман      Киләчәк заман  

Нишләде? Нишләгән?              Нишли?           Нишләр? Нишләячәк?

2. Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер карточкадагы биремне үтик. Андагы сүзләрне төрле төсләргә буягыз.

Бирелгән тәртиптә буя:                                                                                               үткән заман – зәңгәр, хәзерге заман – кызыл, киләчәк заман - яшел.

бәйли

киләчәк

укыды

кайткан

ашый

утыр

сөйлә

килмә

йөгерә

язар

китте

кайтыр

- Хәзер тикшерәбез инде.(бер төркемне бер укучы укый). Кайсы сүзләр буялмыйча калды? Бу сүзләргә сорау куегыз. Җөмләләр төзегез. Нәрсәне белдерә ул сүзләр? ( боеру, эш кушу, эшкә өндәү). Молодцы, укучылар!

III.  Яңа материалны аңлату.

Нишлә? соравына җавап бирә(сөйлә, утыр). Нишләмә? (килмә)

(Кагыйдәне 100 биттә укыгыз әлә)

 Боеру, эш кушу, өндәү, үтенү, чакыру белдерә

Боерык фигыльләр

 Нәҗип Думавиның  шигыренә  кире кайтыйк,  243 күнегү, 99 биттә калын хәрефләр бирелгән сүзләр нинди сүзләр? (Боерык фигыльләр)

Бул, бел, яшә. Сүзләре нишлә? Соравына җавап бирәләр һәм эш кушуны белдерәләр.

244 күнегү (1,2 бирем) Укыйбыз, боерык фигыльләрне табабыз, алар нәрсәне белдерә? Яу- үтенүне белдерә, Чык- чакыруны белдерә.

 - Укучылар, сез Г.Тукай әсәрләрен  яратасызмы? Аның нинди әсәрләрен  беләсез? ( иллюстрацияләрне карау) Бүген без сезнең белән мультфильм карыйбыз, аның “Кызыклы шәкерт” әсәре буенча .  Сезгә шундый бирем, мультфильмны караганда нинди боерык фигыльләр очрар. Игътибар белән тыңлагыз.  (Мультфильм карау).

- Өйрән, тор, аума, утыр  боерык фигыльләр

- Аума сүзе ничек барлыкка килгән Ау- тамыр, -ма – кушымча.

-Боерык  фигыльләрнең барлык һәм юклык төре була.

- -ма/ -мә кушымчалары ярдәмендә боерык фигыльнең юклык төре ясала. Кайчан –ма ялгана, кайчан –мә ялгана? Басым турында аңлату.

- Димәк, бүген без нинди фигыль турында сөйләшәбез?  Боерык фигыльләр нәрсәне белдерә инде?    Боерык фигыльнең нинди төре була?                                                                                                                        (Дәреслектән билгеләмәне уку, кабатлау).

IV.  Ныгыту.

1)Физкультминутка. Чәчәкләр.

Болында чәчәкләр үсә,

Әкрен генә җил исә,

Чәчәкләр тибрәләләр (балалар чүгәләп утырганнан соң басалар, кулларын өскә күтәрәләр һәм чайкалалар).

2)Ә хәзер әйдәгез“Ромашка” уены уйнап алабыз. Таҗларына язылган сүзләрне укыйсыз аннары боерык  фигыльнең юклык төрендә әйтәсез, тәрҗемә итәсез һәм җөмлә төзисез.(245 күнегүдән сузләр:)

Уйна, сөйлә, җырла, эшлә, ал, әйт, укы, бар, кит, кайт, яз, ки, бас, кил.

 102 бит 247 күнегүне язмача  эшлибез. Мәкальләрне укыйбызда, боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык төрләрен табабыз.

 

V.  Рефлексия. Дәрескә йомгак.                                                                                                                         – Укучылар, без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?                                              -  Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

  “Кем тизрәк?” уены. Сыйныф 2 командага бүленә. Һәр командага сүзләр язылган карточкалар бирелә. Тактада өй рәсемнәре (Боерык фигыль дип язылган). Кайсы команда сүзләр арасыннан  боерык фигыльләрне тизрәк һәм дөрес табып өйгә тутырып бетерә. ( 1.Диңгез, эшлә, күрсәтте, төзәт, шатлана, тотма, сакла, уйлагыз.  2.   Ал, күрегез, йөрмә, матур, ачсыннар, кил, кайтты.)

  1. Рәхмәт, укучылар                                                        

 VI. Үзбәя.  Безгә кояшлар булышыр. (Шат кояш һәм күңелсез кояш)

VII. Өй эше. 246 күнегү 101 бит; малайлар кыз турында хикәя  язалар, ә кызлар малай  турында хикәя язалар..

Татарстан республикасы Лаеш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка гомуми урта белем бирү мәктәбе

Дәрес темасы:

“Боерык фигыль”

Габидуллина А.И. II категорияле  

татар теле һәм әдәбият укытучысы.

Нармонка. 2013ел.

Министерство образования и науки Республики Татарстан ГАОУ ДПО “Иститут развития образования Республики Татарстан”

МБОУ Нармонская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов Лаишевского муниципального района Республики Татарстан.

Название урока:

Повелительное наклонение глагола.

Габидуллина Альмира Ильгизовна

Учитель татарского языка и литературы

II квалификационная категория.

Казань.2013г


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе.Татар теле. Фигыль. 4кл.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема:Фигыль.Максат: 1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; 2. Фигыльнең сан, заман...

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Шарт фигыль. Татар теле дәресенең дәрес эшкәртмәсе.7нче сыйныф.

1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.  2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...