Шарт фигыль. Татар теле дәресенең дәрес эшкәртмәсе.7нче сыйныф.
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.

  2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

    3. Бер- береңне хөрмәт итү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар  тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_shart_f.docx19.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шарт фигыль.

Максат: 1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.

               2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

               3. Бер- береңне хөрмәт итү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар  тәрбияләү..

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

                Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

                Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Г.Тукай шигырләре

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне  миңа күрсәтегез әле.  Рәхмәт. Укучылар,  минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да  кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь

- Тактада  4 рәсем берелгән.Уйлыйбыз.   Бу рәсемнәрне нинди сүз төркеме берләштерә ( укучылар  һәр картинага игътибар белән карап, предметларның эш-хәрәкәтен белдерүче сүзләр- фигыль икәнен әйтергә тиеш)

Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. 1 һәм 3 нче өстәлләр 1 нче вариант, 2, 4 нче өстәлләр 2 нче вариант биремнәрен эшләрләр. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

Сораулар:

Карточка №1          1 нче  вариант

-Фигыль нәрсәне белдерә?

-Фигыльнең нинди  формалары бар?

-Фигыльнең юнәлешләре ничәү? Әйтеп чыгыгыз.

-Фигыльнең нинди төркемчәләрен өйрәндегез?

Карточка № 1         2 нче вариант

- Боерык  фигыль нәрсәне белдерә?

- Теләк фигыль нәрсәне белдерә?

- Хикәя  фигыль нәрсәне белдерә?

- Ни өчен хикәя , боерык, теләк фигыльләр затланышлы дип атала? Сигнал карточкалары куллану.

Афәрин, укучылар. Бик матур , тулы итеп җавап бирдегез.

.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 -Укучылар, сезең алда төрле төсле карточкалар.Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Әйдәгез, ал төсле  карточкаларны алабыз.. (6 шар сүз)

  Бу сүзләрнең язылышларына игътибар итәбез, сорау куеп карыйбыз нинди сүз төркеме икәнлеген билгелибез һәм төркемнәргә таркатабыз

Карточка №2 1 нче вариант  укысам, утырмасам,  күрсәң, эшләмәсәк, , тыңласагыз, ишетмәсәләр, алмасалар,сайласагыз

Карточка №2 2 нче вариант  ятласам, булышмасам, йөгерсәм, кычкырсаң, китмәсәк, , кайтмасалар, алмасам, утыртсаң

Укучылар, сез бу сүзләрне ничә төркемгә таркаттыгыз?1 нче багананы укыйбыз.  Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез? Нәрсәгә карадыгыз?. Әйдәгез , бу сүзләргә сорау куеп карыйк әле. ?  Алар  нәрсәне белдерәләр? -Димәк бүген , без нинди тема үтәрбез? Шарт  фигыл икенче бер фигылдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү- үтәлмәвенә шарт булган эш- хәлне белдерә һәм –са,сә кушымчасы ялганып ясала.   Баганададагы сүзләргә тагын бер кат карыйк әле. Шарт фигыл кушымчасыннан башка, сеә тагын нинди кушымчалар күрәсез.

Шарт фигыл турында тагын нәрсә әйтә алабыз. (Берничә фигылнең затын санын әйтеп китү)

Зат- сан белән  төрләнә икән бу фигыль ничек аталыр? Схема нигезендә тагын бер каткарау.

Затланышлы фигыльләр

Хикәя     боерык       теләк           шарт

Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз.

Зәңгәр  карточкаларны алабыз. Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез

Мәкальләрнең  дәвамын табып, тоташтыр, шарт фигыльләрнең затын һәм санын билгелә.

Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз 

  1. Җылы итеп киен(шарт ф, юклыкта IIз берлек сан), салкын тидерерсең.
  2. Күзләреңне саклыйм ди( шарт ф, барлыкта, IIз берлек сан), телевизорны якыннан карама!
  3. Сәламәт булырга телә(шарт ф, барлыкта,IIз күплек сан), спорт белән шөгыльләнегез!

Документкамера аркылы тикшерү. Сәламәтлек- зур байлык. Мәктәптәме, өйдәме- без һәрвакыт сәламәтлегебезне кайгыртырга тиеш.

Ял итү минуты.

Килешәм, килешмим уены. Г.Тукай шигырләреннән өзекләрне укып, шарт фигылләрнең зат-санының дөреслеген тикшерү.

  1.  Яшьлегеңдә күп тырышсаң,(2з күплек сан)

                Эшкә бирсәң,(2з берлек сан) чын күңел,

                Каршыларсың картлыгыңны

               Бик тыныч һәм бик җиңел

                   

  1. “Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә(1 з берлек сан), 
    Мөгаллимне олугъ күрсә(3 зат берлек сан ), белергә кушканын белсә(3зат күплек с) Г.Тукай)
  2. “Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
    -Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам(1з берлек сан), дәрсем кала.”

IV. Ныгыту .

Тест биремен эшләү

Өй эше. 1.116 нчы күнегү Шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә;

               2. Шарт  фигыльләр кергән 5 мәкаль язып алырга;

               3. Әдәбият китабыннан шарт фигыль кергән  5 җөмлә язып алырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

“Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты

1) Затланышлы  фигыльләр  (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алганбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау.  Зат-сан белән дөрес төрләндерүкүнекмәләрен камилләштерү. 2) Логик фикерл...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов...