Дәрес эшкәртмәсе.Татар теле. Фигыль. 4кл.
методическая разработка по теме

Фассахова Айгюль Азатовна

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема:Фигыль.Максат: 1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; 2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү; 3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 5нче гомуми урта белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе

4 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

 (рус мәктәбендә белем алучы

татар балалары өчен)

Төзүче: 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фассахова Айгөл Азат кызы

Тема: Фигыль.

Максат: 

1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү;

3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:

"Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше" таблицасы.

Презентация

Татар теле дәреслеге 4/ Ф.Ф. харисов, Ч.М.Харисов.-2009. 36, 37б.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.

Дәрес төре: кабатлау.

Дәрес планы

Оештыру: Исәнләшү, укучыларны барлау, дежур укучы рапорты.

Актуальләштерү:

Өй эшен тикшерү. (5 укучы)

Сүз төркемнәрен барлау максатыннан сорауларга җавап алу.

Яңа теманы аңлату

Таблица белән эш.

Дәреслектән эш.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

"Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт " — дигән темага әңгәмә.

Күнегүләр эшләү.

Аңлатмалы диктант.

Өй эше: 36б. 4-5 җөмлә яз.

1. Сораулар бирү — җавап алу.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнләшү.

-Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып карадык. Дәрес барышында миңа гына карыйбыз. Бер -беребезгә карап елмайдык. Тыныч кына утырдык.

б) Дежур укучы рапорты

- Бүген 19нчы октябрь. Җомга көн. Дәрестә Давлетова А. юк. Өй эше 89к. шиг. ятларга иде.

- Артикуляцион гимнастика.

- Теләк буенча 5укучыдан өй эше тикшерелә. (Билгеләр куела)

II Актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек?

- Исем, сыйфат, алмашлык.

- Хәзер әйдәгез шуларны искә төшереп кабатлап китик. Әлеге сүз төркемнәрен сез аера беләсез микән?

Тактада 4 баганага  “Исем, сыйфат, алмашлык” дип язылаган. Карточкаларда язылган сүзләрне дөрес итеп шул баганаларга урнаштырырга кирәк. (Миңа, мәктәп, ямьле, акыллы, аларга, Әлмәт.)

III Дәрес тема өстендә эш

- Игътибар белән тактага карадык. 1 СЛАЙД

- Монда нәрсә язылган?

- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.        

- Мәкаль.

- Сез бу мәкальнең мәгьнәсен ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

- Нишли? соравына җавап бирә торган сүзен табыгыз.

- күзәт, төзәт.

- Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыль нәрсәне аңлата?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? 2 СЛАЙД

- Фигыль турында тагын нәрсәләр беләсез?

- Саны, заманы, барлык-юклык формалары бар.

- Санын кабатлыйк. Мин сезгә берлек санда әйтәм, сез күплек санда әйтегез.3СЛАЙД

- Заман кушымчаларын искә төшерик. (таблица карау)

- Әйдәгез үзебезнең мәкальгә кайтып фиг-не төрле заманнарга куеп карыйк.4 СЛАЙД

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. 5 СЛАЙД

- 1нче рәт үткән заман формасына  куя.

  2 нче рәт хәзерге заман формасына  куя.

  3нче рәт киләчәк заман формасына  куя.

Димәк, үткән (киләчәк, хәзерге) заманда фигыльгә нинди кушымчалар ялгана.

- Мәкальгә тагын бер карыйк әле.

- Бу фиг-р эшнең эшләнүен белдерәме, әллә эшләнмәвен?

- Эшләнә.

- Әгәр эш эшләнмәсә бу җөмләләр ничек үзгәрер? Үзгәртеп карыйк.

- Кеше холкын күзәтми, үзеңнекен төзәтми.

- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число, теманы язып куябыз.

- Бүген өйрәнгән мәкальне матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куйыйк.

Парта артында утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

IV Ял минуты

VI Ныгыту

а) дәреслек буенча эш. 37б. 92к.

сүзлек өстендә эш 6 СЛАЙД

-Текстны укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин. Шул сүзләрне карап китик.

чүкеч-молоток

кәтүк-катушка

беләк-кул өлеше

кадак-гвоздь

шүрлек- полка

үртибез-дразним

зубило-эш коралы

б) тексты уку.

Яхшы укучы 2 укчы бүлеп укый.

- Әйдәгез текстка исем бирик.

- Үз исеменнән сөйләүче малай нинди? Аңа характеристика бирик. Мисаллар белән дәлилләгез.

- Ул чын дусмы?

- Ни өчен?

- Ә кешедән көлергә ярыймы? Ни өчен ярамый? (Чөнки бу әдәпсезлек)

- Әйдәгез соңгы биремне карыйк. Биремне укыгыз.

в) (мөстәкыйль эш) Сайланма диктант.

Бирелгән фиг-не баганаларга бүлеп языгыз. 7 СЛАЙД

Бирде, сөйләде, куйды, кайткан, карый, бармаячак, үртибез, башламый, эшләгән, төшә, теләми.

Үткән заман                           Хәзерге заман                       Киләчәк заман

VII Йомгаклау

- Билгеләр кую.

- Өй эше бирү. 36б. 91к. (10-12 җөмлә яз)

- Без бүген нәрсә өйрәндек?

- Фигыль турында нәрсәләр белеп калдыгыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татат теле, Фигыль, 4кл. татар группасы

Татар теленнән 4нче сыйныфта Фигыль темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе, рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...